Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
⚡️Белгородта ун катлы торак йортның бер подъезды тулысынча җимерелгән. Биш кеше зыян күргән дип яза Baza. Җимерекләр астында кешеләр булырга мөмкин. @azatliqradiosi
Йортның түбәсе җимерелгән.
Бу хакта 112 телеграм каналы яза.
Җимерекләр астында коткаручылар калган булуы ихтимал.
@azatliqradiosi

Telegram
112
Крыша белгородской многоэтажки обрушилась, под завалом, предварительно, оказалось несколько спасателей.
🔥4🥱3💅2⚡1🤬1
Көн язмасы: Сугышта хәбәрсез югалганнарны эзләү: элек һәм хәзер
Русиянең Украинада алып барган сугышына ике елдан артык вакыт узды. Үлүчеләр санын, аларның исемнәрен азмы-күпме ачыклап булса, хәбәрсез югалучылар турында мәгълүматны табу аеруча авыр. Һәлак булып, җәсәдләре туганнарына бирелгән кешеләрне гадәттә җыелышып күмәләр — бу хакта район басмалары, төрле пабликлар яза, социаль челтәрләрдә туганнары кайгы уртаклаша, зиратларда каберләр пәйда була.
Дәүләт медиасы һәлак булучыларны каһарман итеп күрсәтеп булса да нидер яза ала, ә югалган кеше турында нәрсә язасың?
Сугышта югалганнар белән хәлләр катлаулы. Рәсмиләрдән мәгълүмат чыкмый. Дәүләт медиасы һәлак булучыларны каһарман итеп күрсәтеп булса да нидер яза ала, ә югалган кеше турында нәрсә язасың? Әлеге төркемгә караучы сугышчыларның күп булуы һәм аларның артканнан арта баруы турында "ВКонтакте" һәм "Телеграм"да барлыкка килгән төрле эзләү төркемнәреннән генә күреп була. Анда туганнары хәрбинең фотосын, мәгълүматын бирә, фәлән вакыттан бирле элемтәгә чыкмый, кайдалыгын белмисезме дип сорый.
Сугышта югалучыларны өч төп төркемгә бүләргә мөмкин: 1) бәрелешләр барган урында һәлак булып яки яраланып, кырда ятып калучылар; 2) әсирлеккә төшүчеләр; 3) үз ихтыярлары белән Украинага чыгучылар.
Гомумән төрле сугышларда һәлак булучы, яраланучылардан тыш хәбәрсез югалганнар төркеме аерым урын алып тора. Аларны эзләү, табу, табылмаса, үлгән дип тану — вакыт һәм чыгымнар таләп итә. Икенче дөнья сугышыннан соң 75 елдан артык вакыт узып та, миллионнарча солдатның язмышы билгесез. Русиянең Украинада алып барган сугышында да хәбәрсез югалганнар белән проблемнар зур.
Тулырак👉 Азатлык сәхифәсендә, ачылмаса👉 монда басыгыз.

Азатлык Радиосы
Сугышта хәбәрсез югалганнарны эзләү: элек һәм хәзер
Төрле сугышларда һәлак булучы, яраланучылардан тыш хәбәрсез югалганнар төркеме аерым урын алып тора. Аларны эзләү, табу, табылмаса, үлгән дип тану — вакыт һәм чыгымнар таләп итә. Икенче дөнья сугышыннан соң 75 елдан артык вакыт узып та, миллионнарча солдатның…
💔2❤1👍1😢1
11 май, шимбә көнне Анталья башкортлары Сабан туе уздырды.
Ататөрек культур паркында милли ашлы табын хәзерләнде, башкорт көйләре яңгырады, кунаклар котлавы җыр-бию белән үрелеп барды.
Анталья башкортларының күбесе милли киемнәрдән иде.
Башкортстаннан килгән кунак – Дөнья башкорт корылтае әгъзасы, Башкортстанның атказанган сәнгать хезмәткәре музыкант Вильмир Әбүбакиров милли көйләр башкарды.
Анталья татарлары Сабан туен 9 июньдә уздырачак.
Башкортлар Сабан туеннан күбрәк фото-видеоларны Азатлыкның Instagram битеннән күрә алачаксыз.

👍8❤5🎉2🥱2🐳1
Дөнья татар конгрессы Омски өлкәсендә су басудан зыян күргән татар авылларына ярдәм җыю турында игълан итте
Омскиның Ишим-Кала (Усть-Ишим) районындагы Әшевән авылында, дамбаны җимереп, авыл урамнарына су керә. Өйләр тәрәзәгә кадәр суда. Авыл халкының мөлкәтенә зарар килә, терлек зыян күрә. Су басу аркасында авыл халкы эвакуацияләнә.
"Без, Дөнья татар конгрессы, Татар дөньясын табигать афәтенә дучар булган кешеләргә булышырга чакырабыз", диелә мөрәҗәгатьтә.
Тулырак👉 монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

❤5🔥4👎1😢1
Әфганстан дәүләт медиасы хәбәр итүенчә, Русия илчесе Дмитрий Жирнов Әфганстанның сәяси мәсьәләләр буенча премьер-министры урынбасары Мәүләви Абдул Кәбирны Казанга кунакка чакырган. Әлеге чакыруны "Талибан" оешмасы вәкиле җылы кабул иткәне әйтелә. Бу Русия белән Әфганстан арасында мөнәсәбәтләрнең мөһим булуын күрсәтә диелә әфган медиасында.
Әлеге очрашу турында хәбәр 6 майда дөнья күрде. Ни гаҗәп, шул ук көнне — 6 майда — журналист, язучы Надежда Кеворковага "Талибан" турындагы посты өчен террорчылыкны аклау гаепләве белдерелде. Белгечләр моны икейөзлелек, ди.
Бу хакта тулырак 👉монда укый аласыз, ачылмаса 👉монда басыгыз.
Сезгә уңайлы булсын дип карточкалар да ясадык.

👍6🤯4✍1👎1😁1🤡1
"Бала йортларында тәрбияләнүче балалар, безгә караганда, яхшырак ашыйлар иде. Аларны Америка ашатты, Америка... Кайберәүләр, әнкәйләре булса да, балаларын шушы йортларга "блат" белән кертә иде"
дип сөйләгән иде 2020 елда Башкортстанның Өчбүләк авылында туып үскән 89 яшьлек Миңнияр Мәсәгутов.
1941 елның 28 августында әтисен фронтка озатканда аңа 10 яшь була. Миңнияр абый ― сугыш чоры баласы.
Бу видеоны моннан дүрт ел элек, 2020 елда эшләдек. Бүген аны кабат сезгә тәкъдим итәбез.
#Башкортстан
@azatliqradiosi
YouTube
Сугыш балалары: Миңнияр Мәсәгутов
"Бала йортларында тәрбияләнүче балалар, безгә караганда, яхшырак ашыйлар иде. Аларны Америка ашатты, Америка... Кайберәүләр, әнкәйләре булса да, балаларын шушы йортларга "блат" белән кертә иде", дип сөйли Башкортстанның Өчбүләк авылында туып үскән 89 яшьлек…
🔥8💔3👍2😢1
❗️Путин Сергей Шойгуны Саклану министры вазифасыннан алган.
Ул Федерация шурасына министр итеп элеккеге вице-премьер булып эшләгән Андрей Белоусовны куярга тәкъдим иткән.
Шойгу Николай Патрушев урынына Иминлек шурасы сәркатибе итеп күчерелә.

🥱11😁4😱3🤔2