Татарстан Дәүләт шурасы депутаты Украинадагы сугышта катнашучыларның хезмәт хакларын арттырырга тәкъдим итә.
Аларга 200 мең сум бирелә.
ди ул.
Эдуард Шәрәфиев һәр ай 300 мең сум кирәк ди.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
Аларга 200 мең сум бирелә.
"Бу акчаны Мәскәүдәге курьерлар да эшли. Яңа төбәкләргә (Украинадан басып алынган төбәкләргә) эшкә җибәрелгән белгечләр дә аена 250 мең сум ала. Тик бу эшләр безнең сугышчылар башкара торганы белән чагыштырырлык та түгел"
ди ул.
Эдуард Шәрәфиев һәр ай 300 мең сум кирәк ди.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
🤮14🤡5🤬3👍2
Чаллыда социаль челтәрләрдә ЛГБТ байрагын чыгарган ирне кулга алганнар.
Куәт оешмалары вәкилләре социаль челтәрләрне күзәткән чакта Чаллыда яшәүченең сәхифәсендә ЛГБТ байрагы күргән. Бу рәсемдә бер милләткә һәм хакимиятләргә карата сүгенү сүзләре белән фикер дә язылган.
Анда иң әдәпле сүз — "сабын" дигән сүз булган диелә.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
Куәт оешмалары вәкилләре социаль челтәрләрне күзәткән чакта Чаллыда яшәүченең сәхифәсендә ЛГБТ байрагы күргән. Бу рәсемдә бер милләткә һәм хакимиятләргә карата сүгенү сүзләре белән фикер дә язылган.
Анда иң әдәпле сүз — "сабын" дигән сүз булган диелә.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
🤬5👍2😁1🤯1
Һолливудның шушы йолдызларын нәрсә берләштерә?
Дҗеннифер Лопез, Рэйчел МакАдамс, Һоакин Феникс, Бен Аффлек, Сарита Чоудхури, Марсия Кросс, Җүльет Бинош, Дҗессика Честейн, Кейт Бланшетт, Брэдли Купер...
Алар һәм тагын берничә дистә җырчы һәм актер Газзә сызыгындагы сугышны кичекмәстән туктату таләбе белән ачык хат имзалаган иде. Ә кичә, Әниләр көнендә, АКШ президентының тормыш иптәше Дҗилл Байденга тагын бер видеомөрәҗәгать җибәрелде.
Әлеге мөрәҗәгатьтә берничә актриса сугышны, Газзә халкына карата үткәрелгән геноцидны кичекмәстән туктатуны сорый. Шулай ук алар ХӘМӘС тотык итеп алган кешеләрне дә азат итәргә чакыралар.
диелгән актрисалар яздырган видеомөрәҗәгатьтә.
Шунысы да игътибарга лаек: бу видеода яһүд нәселеннән булган комик Илана Глейзер да катнаша.

"Без сезгә хатын-кыз, ана, кыз, дәү әниләр буларак мөрәҗәгать итәбез. Ачлыктан интеккән сабыйларны күреп сезнең дә күңелегез әрнидер. Бу геноцидны туктатыйк!"
диелгән актрисалар яздырган видеомөрәҗәгатьтә.
Шунысы да игътибарга лаек: бу видеода яһүд нәселеннән булган комик Илана Глейзер да катнаша.
@azatliqradiosi
👍9❤5🤡2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Һолливудның шушы йолдызларын нәрсә берләштерә? Дҗеннифер Лопез, Рэйчел МакАдамс, Һоакин Феникс, Бен Аффлек, Сарита Чоудхури, Марсия Кросс, Җүльет Бинош, Дҗессика Честейн, Кейт Бланшетт, Брэдли Купер... Алар һәм тагын берничә дистә җырчы һәм актер Газзә сызыгындагы…
Энни Леннокс, Илана Глейзер, Кристин Барански, Марсия Кросс, Синтия Никсон һәм башка хатын-кызлар Дҗилл Байденга яздырган видеомөрәҗәгатьтә мондый сүзләр дә бар:
@azatliqradiosi
"Доктор Дҗилл Байден, сез дә — безнең кебек үк — хатын-кыз, ана, дәү әни, хатын һәм кеше. Сез — АКШның беренче ханымы, бөтен дөнья карап тора бит. Сез үз тавышыгызны куллана аласыз бит. Ачлыкны, кешеләрне, Фәләстин балаларын үтерүне туктатырга вакыт. Сезне Фәләстиндәге геноцидны туктатырга чакырабыз! Беләбез ки, сез битараф түгел. Беләбез ки, ачлыктан интеккән сабыйларны күреп сезнең дә күңелегез әрнидер. Бу сугышны туктатырга сезнең көчегез җитә. Без шулай ук тотыкларны азат итәргә һәм һуманитар ярдәмне кирәкле кешеләргә җибәрергә чакырабыз. Тарих үзе һәм халыкара хокук карап, күзәтеп тора бит. Кешелеклелек җиңеп чыгарга тиеш."
7 октябрьдә Израилгә Газзә сызыгыннан атышлар башланды. ХӘМӘС сугышчылары Израил җиренә бәреп керде, анда меңнән артык кешене үтерде, күпләрне, шул исәптән гади халыкны, тотык итеп алды (АКШ һәм Европа берлеге илләрендә ХӘМӘС террор оешмасы дип танылган). Моңа җавап итеп Израил "Тимер кылычлар" дигән хәрби операция уздыра башлады. Шушы операция аркасында Газзәдә һәлак булучылар саны 34,7 меңнән артып китте, аларның 14 меңләбе — балалар. Израил хакимияте 7 октябрьдә ХӘМӘС һөҗүме нәтиҗәсендә элек хәбәр ителгәнчә 1400 түгел, ә 1139 кеше үлде дип ачыклык кертте. Дөньяның кайбер илләре (мәсәлән, Боливия, Белиз) Израил белән дипломатик мөнәсәбәтләрен өзде, ә Үрдүн, Колумбия, Чили, Бәхрәйн, Һондурас, Төркия һәм Көньяк Африка Республикасы Израилдән илчеләрен чакыртып алды. Колумбия президенты Густаво Петро исә Израилнең Газзә сызыгына оештырган һөҗүмен Икенче дөнья сугышында нациларның яһүдләрне эзәрлекләвенә тиңләде. @azatliqradiosi
👍6❤3🤡3
⚡️Лилия Чанышева ярлыкау сорап Русия президентына мөрәҗәгать иткән.
9 апрельдә Уфада Башкортстан Югары мәхкәмәсе Чанышеваның җәза мөддәтен озайтып, 9,5 елга ирегеннән мәхрүм итү карары чыгарган иде.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Башкортстан

😢11👍2👎1🔥1💔1
❗️Камал театрының яңа бинасын БРИКС җыенына кадәр төзеп бетерергә җыеналар
Җәмигъ мәчетне дә төзи башларга телиләр.
▪️БРИКС җыены быел октябрьдә Казанда үтәчәк.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
Җәмигъ мәчетне дә төзи башларга телиләр.
▪️БРИКС җыены быел октябрьдә Казанда үтәчәк.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
🙈11🙊5😁4🙉3👍2🕊2❤1✍1
Салават шәһәренә пилотсыз очкыч һөҗүм иткәннән соң, Башкортстанда һава һөҗүменнән саклану системын көчәйтмәкчеләр
Хәбиров бу хакта әйткәндә беренче тапкыр "сугыш" сүзен кулланган. Русиядә Украинадагы сугыш турында сөйләгәндә "сугыш" дигән сүзне кулланырга ярамый. Мәсәлән, Мәскәүдәге муниципаль депутатны "махсус хәрби операция" сүзе урынына "сугыш" сүзен куллангач, 7 елга ирегеннән мәхрүм иттеләр.
Ә менә Радий Хәбиров:
дип әйткән.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз.
#Башкортстан
@azatliqradiosi
Хәбиров бу хакта әйткәндә беренче тапкыр "сугыш" сүзен кулланган. Русиядә Украинадагы сугыш турында сөйләгәндә "сугыш" дигән сүзне кулланырга ярамый. Мәсәлән, Мәскәүдәге муниципаль депутатны "махсус хәрби операция" сүзе урынына "сугыш" сүзен куллангач, 7 елга ирегеннән мәхрүм иттеләр.
Ә менә Радий Хәбиров:
"Әгәр мондый әйберләр безгә кадәр очып килеп җитә икән, әзер торырга кирәк. Болай булмаячак дип беркем дә әйтми, чөнки сугыш дәвам итә"
дип әйткән.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз.
#Башкортстан
@azatliqradiosi
🤡8👍2😁1
⚡️Журналист Надежда Кеворкова террорчылар һәм экстремистлар исемлегенә кертелде
Росфинмониторинг оешмасы журналист Надежда Кеворкованы "террорчылар һәм экстремистлар" исемлегенә керткән. Шулай ук аның хисапларын да томаланган.
▪️7 май көнне мәхкәмә 64 яшьлек Кеворкованы "террорчылыкны аклау" эше нигезендә тикшерү изоляторына җибәргән иде.
▪️Журналистны телеграм-каналында чыгарган ике посты өчен эзәрлеклиләр. Тикшерү фаразынча, аларның берсендә ул "Талибан" хәрәкәте эшчәнлеген аклый. Икенче постында үзенең якын дусты, журналист Орхан Җамалның 2005 елда Нальчиктагы һөҗүм турында язган текстын чыгарган.
▪️"Талибан" Русиядә террорчы оешма дип танылган, әмма Мәскәү Әфганстан хакимиятендә утыручы "Талибан" оешмасы белән мөнәсәбәтләр кора һәм монда Татарстанны да файдалана.
▪️Әфганстанның премьер-министры урынбасары Мәүләви Абдул Кәбир тиздән Татарстанга килер дип көтелә. Ул Казанда узачак Kazan Forum икътисади җыенына чакырылган.
👉Тулырак Азатлык сайтында, ачылмаса — монда.

Азатлык Радиосы
Журналист Надежда Кеворкова террорчылар һәм экстремистлар исемлегенә кертелде
7 май көнне мәхкәмә 64 яшьлек Кеворкованы "террорчылыкны аклау" эше нигезендә тикшерү изоляторына җибәргән иде.
😱6👍1🔥1🤬1
"Мондый вакыйгалар барганда ул өйдә утырмас иде". "Баймак эшендә" гаепләнүче Әлфинур Рәхмәтуллина тарихы
Пенсионер Әлфинур Рәхмәтуллина Баймактагы каршылык чараларыннан соң тоткарлаган беренче хатын-кыз булды. Аны "киңкүләм тәртипсезлекләр"дә һәм полициягә каршы көч куллануда гаеплиләр. Өстәвенә хакимият яклы Telegram-каналлар аның кемлеген "фаш итә торган" видеолар тарата.
Азатлык гомер буе башкорт телен укыткан, Куштауны яклаган ханымның тормышын өйрәнде. Ул эзәрлекләнгән активистларны яклап чыкты, ә үзенең 60 яшьлек юбилеен тикшерү изоляторында каршы алды.
Тулырак монда укыгыз:
👉 Төп сайт
👉 Көзге сылтама
#Башкортстан
@azatliqradiosi
"Әти-әнием йортына килеп җиткәндә, анда куәт оешмалары машиналары тора иде. Силовиклар үзләре, кайсы — урамда, кайсы — икенче катта, фатир ишеге янында басып тора иде. Фатирга керүем булды — ишек шакыдылар. Ачтым, әмма аларны эчкә уздырмадым — ишек каршындагы мәйданчыкка чыгып, нигә килүләрен сорадым. Алар әнинең җинаять эшендә гаепләнүен әйтте, имеш ул Баймактагы киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашкан. Тентү уздыру карарын күрсәттеләр. Үзләре белән таныштырып тормадылар. "Биш минуттан ишекне ачмасагыз — ватабыз", диделәр.
Пенсионер Әлфинур Рәхмәтуллина Баймактагы каршылык чараларыннан соң тоткарлаган беренче хатын-кыз булды. Аны "киңкүләм тәртипсезлекләр"дә һәм полициягә каршы көч куллануда гаеплиләр. Өстәвенә хакимият яклы Telegram-каналлар аның кемлеген "фаш итә торган" видеолар тарата.
Азатлык гомер буе башкорт телен укыткан, Куштауны яклаган ханымның тормышын өйрәнде. Ул эзәрлекләнгән активистларны яклап чыкты, ә үзенең 60 яшьлек юбилеен тикшерү изоляторында каршы алды.
Тулырак монда укыгыз:
👉 Төп сайт
👉 Көзге сылтама
#Башкортстан
@azatliqradiosi
Азатлык Радиосы
"Мондый вакыйгалар барганда ул өйдә утырмас иде". "Баймак эшендә" гаепләнүче Әлфинур Рәхмәтуллина тарихы
Пенсионер Әлфинур Рәхмәтуллина — Баймактагы каршылык чараларыннан соң — Башкортстан куәт оешмалары вәкилләре тоткарлаган беренче хатын-кыз булды. Аны "киңкүләм тәртипсезлекләр"дә һәм полициягә каршы көч куллануда гаеплиләр. Моның белән беррәттән хакимият…
❤2👍2😢2🙏2
Язучы Захар Прилепин яңа саклану министрыннан мобилизацияләнгән 300 мең хәрбине алмаштыруны сорый
Язучы һәм сәяси активист Захар Прилепин саклану министры вазифасына тәкъдим ителгән Андрей Белоусовка атап мөрәҗәгать чыгарды. Telegram-каналында чыгарган мөрәҗәгатендә ул мобилизация чорында Украинадагы сугышка җибәрелгән 300 мең хәрбине алмаштыруны сорый.
▪️Элегрәк Татарстан Дәүләт шурасы депутаты Эдуард Шәрәфиев та мобилизацияләнгәннәрнең хезмәт итү вакытын тәгаенләштерү тәкъдиме белән чыккан иде.
▪️Кичә Путин саклану министры вазифасына Сергей Шойгу урынына элекке беренче вице-премьер Андрей Белоусовны тәкъдим итте.
👉Тулырак Азатлык сайтында, ачылмаса — монда.
@azatliqradiosi
Язучы һәм сәяси активист Захар Прилепин саклану министры вазифасына тәкъдим ителгән Андрей Белоусовка атап мөрәҗәгать чыгарды. Telegram-каналында чыгарган мөрәҗәгатендә ул мобилизация чорында Украинадагы сугышка җибәрелгән 300 мең хәрбине алмаштыруны сорый.
"Мобилизацияләнгән 300 мең хәрби ике елга якын чыкмыйча диярлек фронтта ята. Бу — арттырып җибәрү генә түгел, Русиянең үз өстенә күтәрә алмаслык йөк алган иң җаваплы һәм иң гадел балаларын түбнәсетү дә. Бездә аларны алмаштырырга кешеләр бар. Без аларны алмаштырырга тиеш. Бу сугыш озак барачак".
▪️Элегрәк Татарстан Дәүләт шурасы депутаты Эдуард Шәрәфиев та мобилизацияләнгәннәрнең хезмәт итү вакытын тәгаенләштерү тәкъдиме белән чыккан иде.
▪️Кичә Путин саклану министры вазифасына Сергей Шойгу урынына элекке беренче вице-премьер Андрей Белоусовны тәкъдим итте.
👉Тулырак Азатлык сайтында, ачылмаса — монда.
@azatliqradiosi
🤡5👍3
"Алтын каләм" фестивалендә яшь журналистларны "мәгълүмати сугыш" шартларында эшләргә әзер булырга чакырдылар
Бер ел тукталып торганнан соң, быел "Алтын каләм" яшь журналистлар фестивале оештырыла. Бәйгенең финал өлешенә үткән 72 катнашучыны Казанда өч көн дәвамында "Татмедиа" агентлыгында узучы күчмә мәктәпкә җыйдылар.
Алар белән очрашуда Татарстан Дәүләт шурасы депутаты Римма Ратникова булачак журналистларны "мәгълүмати сугыш" шартларында эшләргә әзерләнергә чакырды.
▪️Быел фестиваль биш тематик юнәлештә узачак. Бу — патриотик тәрбия, яшьләрнең психологик саулыгы һәм сәламәт яшәү рәвеше, милләтара берлек, гаилә һәм фәнни-технология үсеш елы.
👉 Тулырак Азатлык сайтында, ачылмаса — монда.

"Халыкка мәгълүмат тарату — зур җаваплылык. Үзеңнең шәхси фикереңне, позицияңне җиткерәсең. Бүгенге мәгълүмати сугыш шартларында дөрес, тикшерелгән мәгълүматны кешеләргә җиткерү — бик мөһим", диде ул.

🤡5🤮4❤1👍1