Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Русиядәге татар авыллары су басудан интеккән вакытта Төркиядәге татар авылында яңгыр сорап догалар укыйлар.

Кичә, 14 май көнне, Төркиянең Искешәһәр өлкәсендәге Корыһөек татар авылында яңгыр догасы узды.

Җыенга 500ләп кеше җыелды, авыл халкыннан тыш, күрше авыллар һәм шулай ук Чифтеләр районы башлыгы да катнашты.

Корыһөектә бу язгы дога — күптәнге традиция. Искешәһәр татарлары башлыгы Вәдат Догу аңлатуынча, бу тирәдә яңгыр аз булгач, халык шулай дога укый, җыен һәр ел саен май аенда оештырыла. Күп яңгырлы елны яңгыр сорап дога укылмый.

Гадәттә һәр авыл үз басулары өчен яңгыр сорый. Җыенга басу җирләре, икмәк кырлары тоткан кешеләр килә. Коръән укырга берничә хәзрәт чакырыла. Килгән халыкка аш урыннары куела, бәйрәм ашы әзерләнә.

Быел Корыһөектә узасы Сабантуйның көне дә билгеләнде — ул Корбан гаетенең соңгы көнендә, 18 июнь узачак.

#Төркия #татарлар

@azatliqradiosi
🤣4❤3👍3🙏1
Уфа журналисты Ольга Комлеваны сәяси тоткын дип таныдылар

Ул "экстремист оешма эшчәнлеген оештыруда" гаепләнә, эш Коррупциягә каршы көрәш фонды белән бәйле.

Комлева RusNews өчен аерым алганда Баймакта быел гыйнварда узган протест чараларын яктырткан иде. Журналист сәяси тоткын Лилия Чанышеваны хуплады, активистларның мәхкәмәләренә йөрде.

"Сәяси тоткыннарны хуплау. Мемориал" хокук яклау проекты моннын тыш журналистлар Антонина Фаворская, Константин Габов һәм Сергей Карелинны сәяси тоткыннар дип таныды.

Туларак 👉 монда укыгыз.

@azatliqradiosi
👍2🎉2🙏1💔1
Башкортстанда ел саен хәрби-патриотик темага, шул исәптән Украинадагы "махсус хәрби операция"гә багышланган әсәрләр бәйгесе үткәреләчәк.

Иң яхшы әсәрләрнең авторларына барлыгы 10 млн сум түләячәкләр. Бу карарны Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров имзалаган.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
🤮10👎3👍2😁1🤬1🤡1
❗️Словакия премьер-министры Роберт Фицо атыш нәтиҗәсендә яраланган.

Бу хакта словак медиалары хәбәр итә.

Атыш Һандлов шәһәрендә булган, хакимият вәкилләре анда киңәшмә үткәргән диелә. Фицо халык янына чыккач, аңа атканнар. Ул шунда ук хастаханәгә озатылган.

Ут ачкан кешене полиция тоткарлаган, дип хәбәр ителә.
🤔5🤯2👍1🔥1😁1🙏1
Пенсионер Әлфинур Рәхмәтуллина — Баймактагы каршылык чараларыннан соң — Башкортстан куәт оешмалары вәкилләре тоткарлаган беренче хатын-кыз булды. Аны "киңкүләм тәртипсезлекләр"дә һәм полициягә каршы көч куллануда гаеплиләр. Моның белән беррәттән хакимият яклы Telegram-каналлар аның кемлеген "фаш итә торган" видеолар тарата.

Азатлык гомер буе башкорт телен тараткан, Куштауны яклаган Әлфинур Рәхмәтуллинаның тормышын өйрәнде. Ул эзәрлекләнгән активистларны яклап чыкты, ә үзенең 60 яшьлек юбилеен исә тикшерү изоляторында каршы алды.

Язманы безнең сайтта укыгыз. Төп эчтәлекне монда рәсемнәрдә тәкъдим итәбез.
😢6💔3👍1🙏1
Мәскәүдә "Булмасын сугыш" дип кычкырган Динис Хәмидуллинны психиатрия хастаханәсенә япканнар

Ул анда тугыз көн булган, егеткә психотроп дарулар кадаганнар. Шуннан соң аңа хәрәкәт итү, басып тору авырлашкан, ди "ОВД-Инфо" хокук яклау проекты адвокаты.

Бу хакта күбрәк 👉 безнең хәбәрдә укый аласыз.

@azatliqradiosi
🤬14😱3😢2👎1😁1
❗️Язгы ташу Омскига да килеп җитте. Биш татар авылы эвакуацияләнгән

Бүгенге көн язмасы Омски өлкәсенең Усть-Ишем районындагы хәлләр турында. Андагы Иртеш белән Ишем елгалары ташый. Өстәвенә соңгы көннәрдә яңгыр ишеп ява. Халык куркуда.

Бу райондагы татар авыллары иң зур зыян күрә. Әшеван, Эбәргүл, Кайнаул, Зур Төбендә, Төрмитәк су эчендә калган. Биш авыл кешеләре дә эвакуацияләнгән. Кемдер үзе чыгып киткән, кемгәдер булышканнар.

Азатлык бу авыллардагы хәлләр турында 👉 язма әзерләде.
VPN булмаса, 👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🤯7🐳1
Минзәлә районы халкы "Кама беконы"ны станциясе төзелешенә каршы җыен уздырды

"Кама беконы" ширкәте дуңгызларны ясалма аталандыру станциясе төземәкче була. Аны Яңа Александровка авылыннан 350 метрда төземәкчеләр һәм ул 84 баш дуңгызга исәпләнә.

Җыенга авылда яшәүче 40лап кеше килгән.

— Нигә алар безнең экологияне боза? Без болай да тузанга тончыгабыз, саф һава юк, шуларның комплексыннан тизәк исе өреп тора. Хәзер безне дуңгыз абзары белән миңгерәтмәкче булалар, — ди авылда яшәүчеләрнең берсе.

Тулырак 👉 безнең сайтта укый аласыз.

@azatliqradiosi
👍10
Кытай Эчке Монголиядә телне кысу өчен монгол укытучыларын кытайныкына алыштыра

Бу хакта Radio Free Asia радиосы эфирында провинция активистлары сөйләде. Кытай хөкүмәте илнең төньягындагы Эчке Монголия автоном районыннан монгол укытучыларын этеп чыгарырга тырыша, ди алар.

Кытай хөкүмәте фәрманына ярашлы, Эчке Монголиянең бөтен мәктәпләрендә дә 2023 елның сентябреннән монгол телендәге дәресләрне туктатканнар. Хәзер бөтен белем бирү кытай теленең мандарин диалектында алып барылачак.

Активистлар фикеренчә, Кытай хөкүмәтенең төп максаты - Эчке Монголиядәге үз телләрендә белем алган һәм үз телләрендә белем бирүче этник монголларны маргиналлаштыру. Пекин аларны төп кытай җәмгыятеннән аермакчы була, ди ул.

Бу хакта тулырак 👉 безнең хәбәрдә укыгыз.

@azatliqradiosi
🤬15😢3😁2😡2❤1