Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
⚡️Казан халыкара һава аланы эшен туктаткан. 11:30дан бирле Татарстан башкаласына хезмәт күрсәтә торган аэропорт очкычларны кабул итми. Ул хакта Росавиация хәбәр итә. #Татарстан @azatliqradiosi
Казан халыкара һава аланыннан соң Чаллы белән Түбән Кама арасында урнашкан Бигеш һава аланы да эшләми башлаган.

Әлегә бу аэропорт очкычларны җибәрми дә, кабул да итми.

#Татарстан

@azatliqradiosi
🤣5👍1🤬1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Казан халыкара һава аланыннан соң Чаллы белән Түбән Кама арасында урнашкан Бигеш һава аланы да эшләми башлаган. Әлегә бу аэропорт очкычларны җибәрми дә, кабул да итми. #Татарстан @azatliqradiosi
⚡️Соцчелтәрләрдә Татарстан оешмаларында кисәтү (тревога) сигналы эшли башлаган дип язалар.

"Нижнекамск.Жесть" Telegram-каналы Кама аръягында урнашкан ТАНЕКО һәм ТАИФ объектларында тревога тавышы яңгырый дип яза. "Казань на максималках" Telegram-каналы исә "Казаноргсинтез" хезмәткәрләрен эвакуацияләп "Авиатөзелеш" метро станциясенә китергәннәр дип яза.

#Татарстан

@azatliqradiosi
🔥5🎉3😁1🤬1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
⚡️Казан халыкара һава аланы эшен туктаткан. 11:30дан бирле Татарстан башкаласына хезмәт күрсәтә торган аэропорт очкычларны кабул итми. Ул хакта Росавиация хәбәр итә. #Татарстан @azatliqradiosi
✈️Казанга киләсе очкычлар башка шәһәрләргә китә.

Новосибирскидан очкыч Ульянга киткән, Анталья һәм Минеральные Воды шәһәрләреннән очкан рейслар Самарга җибәрелгән.

#Татарстан

@azatliqradiosi
🤣6👍1😱1🤬1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
❗️Украинаның Харьков шәһәрендә 10 шартлау булган. Ул хакта шәһәр мэры Игорь Терехов хәбәр итә. 5 кеше яраланган диелә. Транспорт инфраструктурасы һәм шәһәр халкына хезмәт күрсәтә торган бер оешмага зыян килгән. Өлкәнең хәрби хакимият башлыгы Олег Синегубов…
Русиянең Харьковка оештырган һөҗүме аркасында 6 кеше һәлак булган, 16 кеше яраланган.

Өлкәнең хәрби хакимият башлыгы Олег Синегубов шәһәргә бүген кимендә 15 тапкыр һөҗүм ителгән, һөҗүмдә С-300 ракетлары кулланылган, ди.

Русия Украинага каршы сугышын 2022 елның 24 февралендә башлады. Бүген — шушы сугышның 820нче көне.

@azatliqradiosi
🤬4😢3💔2👍1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
⚡️Соцчелтәрләрдә Татарстан оешмаларында кисәтү (тревога) сигналы эшли башлаган дип язалар. "Нижнекамск.Жесть" Telegram-каналы Кама аръягында урнашкан ТАНЕКО һәм ТАИФ объектларында тревога тавышы яңгырый дип яза. "Казань на максималках" Telegram-каналы исә…
⚡️ "ТүбәнКамаУглерод", "ТүбәнКамаШин", "Таиф-НК", "Танеко" һәм "ТүбәнКамаНефтехим" оешмалары хезмәткәрләрен дә эвакуациялиләр, дип яза SHOT басмасы.

Түбән Каманың җылылык белән тәэмин итү станциясендә дә эвакуация үткәрелә диелә.

#Татарстан

@azatliqradiosi
🎉6🤣3🤬1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
❗️Менә бу фото "Авиатөзелеш" метро станциясе янында төшерелгән булса кирәк. #Татарстан @azatliqradiosi
Казандагы "Авиатөзелеш" метро станциясе янында төшерелгән тагын бер фото.

"Казаноргсинтез" хезмәткәрләрен шушында алып килгәннәр дип язалар.

#Татарстан

@azatliqradiosi
🎉5👍3🤣3🔥2🤔2🤬1🤡1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
⚡️ "ТүбәнКамаУглерод", "ТүбәнКамаШин", "Таиф-НК", "Танеко" һәм "ТүбәнКамаНефтехим" оешмалары хезмәткәрләрен дә эвакуациялиләр, дип яза SHOT басмасы. Түбән Каманың җылылык белән тәэмин итү станциясендә дә эвакуация үткәрелә диелә. #Татарстан @azatliqradiosi
Татарстан хакимиятләре бүгенге эвакуацияләр турында фикер белдерде:

"Гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда иң мөһиме — кешеләрнең иминлеген һәм сәламәтлеген кайгырту. Шуңа күрә кайбер оешмаларда эвакуация үткәрелә дә"

ди Татарстан президентының матбугат хезмәте.

#Татарстан

@azatliqradiosi
🤣8👍1🤬1
⚡️Түбән Камага дроннар һөҗүм иткән.

Берсен бәреп төшергәннәр, ә берсе Гайнуллин урамы якларына таба очып киткән, дип яза Baza.

#Татарстан
@azatliqradiosi
👍4🎉3⚡2😁2🕊2🤯1🤬1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
⚡️Түбән Камага дроннар һөҗүм иткән. Берсен бәреп төшергәннәр, ә берсе Гайнуллин урамы якларына таба очып киткән, дип яза Baza. #Татарстан @azatliqradiosi
Бу — Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан бирле Татарстанга оештырылган 4нче һөҗүм

Моңарчы пилотсыз очкычлар Татарстанга 2, 17 апрельдә, һәм 15 майда һөҗүм итте.

#Татарстан
@azatliqradiosi
👍3🎉3😁2🤬2😢2🤪1
Русия саклану министрлыгы Татарстан күгендә пилотсыз очкычның юк ителүен раслады. Һава аланнары эшенә кертелгән чикләүләр алынган диелә

Һава һөҗүменнән саклану системы Татарстан күгендә Украинаның пилотсыз очкычның юк итте, диелә хәбәрдә.

Украина ягы әлегә бу хакта бер белдерү дә ясамады.

❗️Элегрәк Украина хәрби белгече Олег Жданов Татарстанның хәрби сәнәгать объектлары, аерым алганда, дрон җитештерүче "Алабуга" икътисади зонасы Украина өчен канунлы һәдәф булып тора һәм аңа һөҗүмнәр дәвам итәчәк дип кисәткән иде.

#Татарстан
@azatliqradiosi
👍4🤣4✍1🤯1🤡1
Мәхкәмә 21 яшьлек Казан егетен хәрби комиссариатка ут төртү ниятендә гаепләп 4,5 елга колониягә хөкем итте

Прокурор Михаил Балабановны 9 елга утыртуны сораган булган.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз.

@azatliqradiosi
🤬5😢5💔3🙏1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Татарстанга янә дроннар һөҗүм итте. Инде 4нче тапкыр!

Бүген, 23 майда, Татарстанның Түбән Кама һәм Алабуга районнарында пилотсыз очкычлар бәреп төшерелде. Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан бирле бу — Татарстанга оештырылган инде 4нче шундый һөҗүм.

15 майда булган һөҗүм вакытында кебек үк (узган атнада дронны Югары Ослан районында бәреп төшергәннәр иде), бүген беркем дә зыян күрмәгән диелде. Шулай да, "Танеко", "Казаноргсинтез" кебек сәнәгать оешмалары хезмәткәрләре эвакуацияләнде, ә Казан һәм Бигеш халыкара һава аланнары берничә сәгатькә ябылып торды.

▪️Русия Украинага каршы сугышын 2022 елның 24 февралендә башлады. Бүген — шушы сугышның 820нче көне. Бүгенге хәл — Татарстан күгендә пилотсыз очкычлар бәреп төшерелүнең инде 4нче очрагы. Моңарчы дроннар 2 һәм 17 апрельдә Алабуга якларына һөҗүм итте. 15 майда Югары Осланда пилотсыз очкыч бәреп төшерелде. Шунысын да искә төшерик: Югары Осланнан Украина чигенә кадәр ара — 1 мең км, ә Алабугадан — 1200-1300 км тирәсе.

#Татарстан
@azatliqradiosi
🎉4⚡3❤2👍2🔥2😁2🤬2😢2
Татарстан хәзрәтләре һәм мөфти Камил Сәмигуллин Русия баскынлыгындагы Луһанскига барган

Аерым алганда алар Украинага каршы сугышучы солдатларга кирәк-яраклар тапшырган.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз.

#Татарстан
@azatliqradiosi
💩16👎5😈2👍1
Азатлык Радиосы Украинадагы сугышта Татарстан белән Башкортстаннан кимендә 3882 кешенең һәлак булганын ачыклый алды

Безнең хисапка күрә, Путин режимы башлаган сугышта бүгенге көнгә Татарстаннан кимендә 1807 кешенең, Башкортстаннан кимендә 2075 кешенең үлгәне расланган.

16 май көнне генә кимендә 3772 кеше дип хәбәр иткән идек. Соңгы 7 көн эчендә исемлеккә тагын 110 кеше өстәлде, шуларның 80е — Татарстаннан, 30ы — Башкортстаннан.

Саннар зуррак та була ала, хакимиятләр үлүчеләр турында тулы мәгълүматны чыгармый.

Бүген 23 май, сугышның 820нче көне.

#сугышта_үлүчеләр

#Татарстан
#Башкортстан
@azatliqradiosi
😭2😢1🙏1