Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Эчке эшләр министрлыгы: 2021-2022 елларда Русиядә гаиләләрендә көч кулланып 895 хатын-кызны үтергәннәр

2023 елда хатын-кызларны үтерүләре турында статистика китерелми, тик "вазгыять киеренке булып кала бирә", дип искәртелә.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз.

@azatliqradiosi
😱5
2024 елда Татарстан чит илгә, шул исәптән Европа илләренә 50 мең тонна ашлык саткан

Моңа кадәр Татарстан келәтләрендә 1,3 млн тонна ашлык сатылмыйча ятуы хәбәр ителде.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз.

#Татарстан
@azatliqradiosi
👎3😁2
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 24нче май. Азатлык Радиосы эшен дәвам итә. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.

🔹Аннексияләнгән Кырымга булган ракет һөҗүме аркасында 2 кеше һәлак булган дип белдерде Кырымның Русия билгеләп куйган башлыгы Сергей Аксёнов. Исегезгә төшерәбез: Украинага каршы сугышын Мәскәү 2022 елның 24 февралендә башлады. Бүген —шушы сугышның 821нче көне.

🔹Япония Русиягә каршы кертелгән чикләүләрен киңәйткән. Яңа санкцияләр тагын 9 оешмага, шул исәптән 224нче очучы отрядка карата кертелгән.

🔹Иранның Баш штабы президент Ибраһим Рәиси очкан боралак һәлакәтенең беренчел сәбәпләрен ачыклаган. Боралак тау белән бәрелешкәч кенә яна башлаган, корпусына нинди дә булса һөҗүм ясалмаган диелә.

🔹Соңгы тәүлектә Казанда исерек хәлдә 7 машина йөртүче тоткарланган, башкала урамнарында барлыгы 161 юл-транспорт һәлакәте булган.

Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә кыймаган яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

@azatliqradiosi
✍1👍1
⚡️⚡️Татарстанда татар активистында Русия куәт оешмалары тентү үткәрә.

"Азатлык" татар яшьләре берлеге үзенең Telegram-каналында хәбәр итүенчә, полиция активист Рәфикъ Кәримуллин өенә килгән. Әлегә Кәримуллин белән элемтә юк диелә.

#Татарстан

@azatliqradiosi
🤬18
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
⚡️⚡️Шулай ук, полиция активист Зиннур Әһлиуллинны да алып киткән. Ул хакта "Азатлык" татар яшьләре берлеге үзенең Telegram-каналында хәбәр итә. #Татарстан #татарлар @azatliqradiosi
Кем ул Зиннур Әһлиуллин?

Зиннур Әһлиуллин — сәясәтче, татар милли хәрәкәте җитәкчеләренең берсе. 1987 елда Чаллы шәһәрендә берничә кеше белән бергә татар милли хәрәкәтен оештыру эшен башлап җибәрә. 1990 елның августында Чаллыда Татарстанга союздаш республика статусы таләп итеп ачлык игълан итә.

1993 елда Татар иҗтимагый үзәге рәисе булып сайлана, бу вазифада ярты елга якын эшли. Сәяси карашлары өчен Русия кануннары нигезендә берничә тапкыр мәхкәмәгә тартыла. Узган елны Азатлык Радиосы Әһлиуллин белән интервью эшләгән иде.

#Татарстан #татарлар

@azatliqradiosi
🔥16
Русиядә узган ел тоткыннар саны нык кимегән.

2022-2023 елларда тоткыннарның кимүе — "Вагнер" хосусый хәрби ширкәтенә, соңрак саклану министрлыгының "Шторм" отрядларына яллы сугышчылар җибәрү белән дә бәйле диелә.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

@azatliqradiosi
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Рәфикъ Кәримуллин — "Азатлык" татар яшьләре берлеге активисты. Төрле елларда ул төрле темаларга багышланган пикетларга чыкты. Аны борчыган мәсьәләләрне Рәфикъ күтәреп чыккан плакатларда күрергә мөмкин. #Татарстан #татарлар @azatliqradiosi
Рәфикъ Кәримуллинны кая алып китүләре әле дә билгеле түгел.

Ул хакта "Азатлык" татар яшьләре берлеге үзенең Telegram-каналында яза.

"Рәфикънең өенә 5 полиция вәкиле килгән. Барлык телефоннарын, компьютерын һәм башка әйберләрен алып киткәннәр. Рәфикънең кайсы полиция бүлегендә икәнен белмибез" дип яза "Азатлык" берлеге каналы.

#Татарстан #татарлар

@azatliqradiosi
🤬12👍1
Раил Садриев, Энгель Фәттахов, Рәфикъ Кәримуллин, Зиннур Әһлиуллин — куәт оешмалары 4 көндә шушы 4 татарга килде...

2017 елда мәгариф министры булган чакта татар телен якларга тырышкан Фәттахов тоткарланды, Садриевка кайбер эшләрне башкару тыелды. Кәримуллин белән Әһлиуллинга нәрсә булганы әлегә билгеле түгел.

Моңарчы татар милли хәрәкәтендә актив катнашкан Руслан Айсинга карата ике җинаять эше ачылды.

Нәрсә бу? Куәт оешмаларының гадәти рәвештә үз эшләрен башкаруымы? Әллә татар милли активистларына каныгумы?

Азатлык Радиосы укучыларының берсе болай ди:

"Бу — репрессиянең бер төре. Башкортларны пыран-заран китерделәр бит, хәзер безгә күчтеләр..."


Бу фикер белән килешәсезме? Астагы постта тавыш бирегез. 👇🏻

#Татарстан #татарлар

@azatliqradiosi
🤬10👍2🤔2😢2🤯1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Раил Садриев, Энгель Фәттахов, Рәфикъ Кәримуллин, Зиннур Әһлиуллин — куәт оешмалары 4 көндә шушы 4 татарга килде... 2017 елда мәгариф министры булган чакта татар телен якларга тырышкан Фәттахов тоткарланды, Садриевка кайбер эшләрне башкару тыелды. Кәримуллин…
⚡️⚡️Бүген иртәнге сәгать 7дә полиция татар активистлары Рәфис һәм Нәфис Кашаповларның хатыннары янына да килгән.

Ул хакта Рәфис Кашапов "Азатлык" татар яшьләре берлегенең Telegram-каналында хәбәр итте.

"Хатыным Нурзиянең эш телефоннарын, компьютерын, үзен дә алып киткәннәр. Соңыннан аны җибәргәннәр. Нәфиснең хатыны Изәлияне дә алып киткәннәр. Аның да телефоннарын тартып алганнар"

ди Рәфис Кашапов.

#Татарстан #татарлар

@azatliqradiosi
🤬14👍1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
⚡️⚡️Бүген иртәнге сәгать 7дә полиция татар активистлары Рәфис һәм Нәфис Кашаповларның хатыннары янына да килгән. Ул хакта Рәфис Кашапов "Азатлык" татар яшьләре берлегенең Telegram-каналында хәбәр итте. "Хатыным Нурзиянең эш телефоннарын, компьютерын, үзен…
Рәфис һәм Нәфис Кашаповларның хатыннарында уздырылган тентү "террорчылык эше" белән бәйле дип яза "Sota" каналы.

Кашаповларның икесе дә Русиядән читтә яши: Рәфис Кашапов Британиягә күченеп киткән, ә Нәфис Кашапов хәзер Польшада гомер итә. Икесе дә — "Азат Идел-Урал" дигән хәрәкәт әгъзалары.

Рәфис Кашапов Кырымны аннексияләүне хөкем итүе, сәяси карашлары өчен өч ел Русия төрмәсендә утырып чыккан иде.

#Татарстан #татарлар

@azatliqradiosi
🤬9❤1👍1
Аннексияләнгән Кырымда ракет һөҗүмендә ике кешенең һәлак булуы хәбәр ителә.

Русия саклану министрлыгы ышандыруынча, җомгага каршы төндә Кырым күгендә өч ATACMS ракеты бәреп төшерелгән.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Кырым

@azatliqradiosi
👍4🔥1😢1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Рәфикъ Кәримуллин — "Азатлык" татар яшьләре берлеге активисты. Төрле елларда ул төрле темаларга багышланган пикетларга чыкты. Аны борчыган мәсьәләләрне Рәфикъ күтәреп чыккан плакатларда күрергә мөмкин. #Татарстан #татарлар @azatliqradiosi
Бүген полиция тентү белән килгән Рәфикъ Кәримуллинны полиция бүлегеннән чыгарганнар.

"Рәфикъны җибәргәннәр. Телефонны алып калганнар. Сорау алу, имеш, Татарстанга пилотсыз очкыч һөҗүме белән бәйле булган"

дип яза "Азатлык" татар яшьләре берлеге үзенең Telegram-каналында.

#Татарстан #татарлар

@azatliqradiosi
👍9