Дума депутаты Хәмзәев Русиядә никаб киюгә каршы чыкты
"Никабның исламга бернинди катнашы да юк. Шуны гына аңларга кирәк. Никаб, һичшиксез, гарәп киеме, әмма гарәпләрнең исламга кадәр чордагы киеме, ягъни ул гарәпләрдә ислам динен кабул иткәнче барлыкка килгән", дигән Хәмзәев. "Бу мәдәниятнең Төньк Кавказ, Идел буе төбәкләре халыкларына һәм Русиянең башка милли республикаларына бернинди катнашы юк", диде Бийсолтан Хәмзәев.
▪️Күптән түгел Русия президенты каршындагы Кеше хокуклары шурасы башлыгы Валерий Фадеев Русиядә никабларны тыярга тәкъдим итте.
▪️Соңрак Русия думасында никаб киюне тыю турында канун өлгесе әзерләүләре билгеле булды. Анда "никаб" сүзе юк, "яшерелгән йөз" сүзтезмәсе кулланыла.
▪️Русия мөселманнары диния нәзарәте рәисе урынбасары, Мәскәү мөфтие Илдар Әләүетдинов Конституцияне һәм дөньяви хокукны бозу булачак дип саный һәм никабның экстремизм белән бәйлелеген дәлилләүне сорый.
👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. 👉Ачылмаса, монда басыгыз.

💩9🤮5👍2🤡2❤1👎1😁1🤔1🖕1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Уфада июнь башыннан автобуста йөрү бәясе арта Башкортстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры вазифаларын башкаручы Любовь Минакова юлда йөрү хакларын күтәрүне "мәҗбүр булдык" дип аңлата. Әле уфалар автобуска утыргач, 33 сум түли, ә "Алга" картасын кулланса…
Уфада хосусый ширкәтләр транспортта юл хакын 45 сумга кадәр күтәрәчәк 🚌
Кайбер маршрутларда кулакча яки банк/транспорт картасы белән түләү очрагында, 3 июньнән башлап юл хакы 45 сум булачак, ди хәбәр итә "Аспекты".
Аерым алганда, сүз 207нче автобус маршруты турында бара. Маршрутны "Техника" хосусый оешмасы башкара.
Элегрәк Уфа автобусларында юл бәясе артуы хәбәр ителгән иде. Уфада билет бәясе кулакча яки банк картасы белән түләгәндә 41 сум торачак диелә.

👎5👍2
Уфада "Мин башкортча сөйләшәм" фестивале үтәчәк
Башкорт теле фестивале балалар һәм аларның әти-әниләре өчен "Тел лабораториясе" мәйданчыгыннан башланачак. Биредә башкорт телендә шигырьләр ярышы, башкорт телен өйрәнү өчен дидактик материаллар күргәзмәсе, әти-әниләр өчен остаханәләр оештырыла.
Кичен концерт көтелә, анда башкорт эстрадасының яшь бәйсез җырчылары чыгыш ясаячак.
Чараны Башкорт телен саклау һәм үстерү оешмасы уздыра. Аны Башкортстан башлыгы грантына үткәрәләр.
Тулырак 👉 безнең сайтта укый аласыз.

👍12❤3🔥3🥴3
Татарстан язучылар берлеге Энгел Фәттахов һәм Раил Садриевны яклап мөрәҗәгать чыгарды
Хатта Энгель Фәттахов республикада гына түгел, Русия төбәкләрендә дә билгеле шәхес булуы, аның милли мәгарифкә, әдәбият үсешенә өлеш кертүе турында әйтелә.
Раил Садриевны яклап язылган ачык хатны яклап Язучылар берелеге исеменнән оешманың рәсие Ркаил Зәйдулла имзалаган. Мөрәҗәгатьтә ул аны театрга йөрүдән читләштермәүне сорый.
Тулырак 👉 безнең сайтта укыгыз.

— Республикабыз үсеше өчен көчен кызганмаган тынгысыз җанлы, якты күңелле шәхес буларак, аның язмышы безне битараф калдыра алмый. Без аның намуслы кеше булуына ышанабыз, — диелә мөрәҗәгатьтә.
Раил Садриевны яклап язылган ачык хатны яклап Язучылар берелеге исеменнән оешманың рәсие Ркаил Зәйдулла имзалаган. Мөрәҗәгатьтә ул аны театрга йөрүдән читләштермәүне сорый.
— Ул безнең республикабызның да, илебезнең дә лаеклы мәдәният эшлеклесе булып тора, — диелә хатта.
Тулырак 👉 безнең сайтта укыгыз.
Азатлык Радиосы
Татарстан язучылар берлеге Энгел Фәттахов һәм Раил Садриевны яклап мөрәҗәгать чыгарды
Язучылар Фәттаховка карата уңай карар чыгаруны, Садриевны театрда мәхрүм итмәүне сорый.
👍27❤4👎1🔥1
АКШта яшәүче башкорт активисты Айгөл Лайон шушы көннәрдә Украинада булып кайтты, Югары Рада оештырган конференциядә катнашты. Хис-тойгылары, фикерләрен ул Азатлыкка сөйләде.
Язманы 👉 безнең сайтта укый аласыз, төп фикерләрне исә рәсемнәрдә тәкъдим итәбез.

❤9🔥3🤮2✍1⚡1👍1👎1🤔1
📍Хезмәттәшләре атып үтергән дүрт Башкортстан хәрбиен "хәрби бурыч үтәгәндә үлде" дип җирләгәннәр
Мәрхүмнәр "Ватан" ихтыярилар отрядында хезмәт иткән булган. Отрядның "Самурай" кушаматлы җитәкчесе Рамил Ү. һәм аның машина йөртүчесе тоткарланган, аларның хәрбиләрне үтерүдә катнашы бар дип шикләнәләр, дип язган иде басма.
Башкортстан Русиянең Украинага каршы сугышында иң күп кешесен югалткан төбәкләрнең берсе булып тора. Азатлык хисабына күрә, бу сугышта Башкортстаннан кимендә 1837 кеше һәлак булган.
Тулырак 👉 монда укыгыз.

🙊3🤯2👎1😱1🎉1🤣1😭1🙈1🙉1🦄1
Русия Татарстанның "Алабуга"икътисади зонасында дрон җыярга меңнән артык Африка хатын-кызын яллаган
Бу хакта WSJ-га сылтама белән The Moscow Times хәбәр итә.
Алабугадагы заводка эшче көчләрне нигездә Угандадан китергәннәр диелә. Хәбәрдә әйтелгәнчә, 2023 ел башында икътисади зона вәкилләре илнең башкаласы Кампалага килгән, анда җирле студент кызлар белән әңгәмә үткәргәннәр.
Бу икътисади зонаның реклам видеоролигыннан да күренә, чарада катнашучылар да шуны сөйли.
Татарстанның Алабуга көллияте студентларын да аерым икътисади зонада "Шахед" иран дроннары җыюга җәлеп итәләр. Аларның күбесе – балигъ түгел.
Безнең хәбәрне укый аласыз.

2023 ел башында икътисади зона вәкилләре илнең башкаласы Кампалага килгән, анда җирле студент кызлар белән әңгәмә үткәргәннәр.
🤬17😡3
❗️Сәясәт белгече Руслан Айсинның элекке хатыны һәм бәлигъ булмаган кызы өендә тентү узган.
Бу хакта ул үзенең телеграм-каналында хәбәр итте.
Өйдән бөтен телефоннар һәм компьютерлар алып кителгән.
Март аенда Айсинга каршы ике җинаять эше ачылуы билгеле булды. Аны язмаларына "ят агент" статусы тамгасын куймауда һәм нацизмны аклауда гаеплиләр диелә.

🤬21😡5🤯3
Хәерле иртә, хөрмәтле укучылар! Бүген 29 май, сугышның 826нчы көне. Шушы сәгатькә булган берничә хәбәр кыскача.
🔸Украинаның беректәшләре президент Владимир Зеленскийдан илнең НАТОга керү вакыты мәсьәләсендә альянс әгъзаларына басым ясамаска сораган, дип яза The Telegraph. Мондый үтенеч белән АКШ һәм Германия дә чыккан. Чыганаклар әйтүенчә, НАТО июль саммитында Киевның хәрби блокка керү юнәлешендә юл харитасын раслаячак.
🔸Украинаның кораллы көчләре Көнбатыш коралын Русия территориясенә һөҗүм итү өчен инде берничә тапкыр кулланган, дип хәбәр итә AFP чыганаклары. Соңгы тапкыр шундый һөҗүм Краснодар янындагы объектларга ясалган диелә. Коралның төре төгәл әйтелми. Кичә Bild газеты Patriot системы Русия территориясенә һөҗүм итү өчен кимендә бер тапкыр кулланылган дип язды.
🔸Украина бу җәйдә беренче F-16 очкычларын алырга өметләнә. Бу хакта илнең премьеры Денис Шмыгаль Прагада Европа җитәкчеләре белән очрашканнан соң белдерде. Очрашуда Чехиянең Украинага артиллерия снарядларын китерү тәкъдиме дә каралган. Шмыгаль һава һөҗүменнән саклану өчен өстәмә Patriot системнарын да сораган.
🔸Starlink иярчен интернет системы эшендә өзеклек барлыкка килде дип хәбәр итте ширкәт вәкилләре. Downdetector мәгълүматына күрә, интернетка керү проблемнарына 40 меңгә якын кулланучы зарланган. Бер сәгать эчендә систем яңадан эшли башлаган.
🔸Төньяк Корея Көньяк Кореяга эченә чүп-чар тутырылган 150дән артык шар очырып җибәргән. Yonhap агентлыгы хәбәр итүенчә, шарларга бәйләнгән пакетларда пластик шешәләр, батареяләр һәм тирес табылган. Көньяк Корея хәрбиләре күршеләрен бу "кешелексез һәм әдәпсез гамәлләрен" туктатырга чакырган.

❤2👍1
Русия финанс министрлыгы керемгә салымны 22%ка кадәр арттырырга тәкъдим итте
Сүз физик затларның керемгә салымын (НДФЛ) үзгәртү турында бара. Аны керемгә карап прогрессив итү тәкъдим ителә:
🔸еллык керем 2,4-5 млн сум (аена 200–417 мең сум) — 15%
🔸еллык керем 5-20 млн сум (аена 417 мең – 1,7 млн сум) — 18%
🔸еллык керем 20–50 млн сум (аена 1,7–4,17 млн сум) — 20%
🔸еллык керем 50 млн сумнан артса — 22%
Аена 200 мең сумнан азрак алучылар өчен салым элеккечә 13% булып калачак.
👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. 👉Ачылмаса, монда басыгыз.
@azatliqradiosi

🤣3👍2😁2🤬2❤1
Башкортстанда үсмерне колониягә канунсыз җибәргән хөкемдарлар эштән китә
Бүген, 29 майда Башкортстанда балигъ булмаган Константин Носыревка гаепләү карары чыгарган хөкемдарлар эшләреннән китәчәк.
Квалификация коллегиясе карары белән Уфаның Дим районы мәхкәмәсе хөкемдары Галина Верещак, шул ук мәхкәмәнең рәисе Равил Идиятуллин, республиканың Югары мәхкәмәсе хөкемдары Фаиз Каскынбаевка кисәтү ясалган, аларның эштән китү турындагы гаризалары кабул ителгән.
▪️Хәзерге вакытта Константин Носырев үзенә килгән рухи зыян өчен Русия финанс министрлыгыннан 100 млн сум күләмендә компенсация сорый.
👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. 👉Ачылмаса, монда басыгыз.
#Башкортостан

👍8
"Баймак эшендә" гаепләнүчеләр турында сөйләүче "Тоткондар" проекты дөнья күрде
Яңа проект Instagram социаль челтәрендә урнашкан.
"Тотҡондар" (башкортчадан — "Тоткыннар") дигән проектның төп максаты — эзәрлекләнүчеләрнең тарихын бәян итеп, аларга адвокатлар өчен акча җыярга ярдәм итү. "Без алар белән иң яхшы белгечләр эшләвен телибез", дип яза проект авторлары.
"Баймак эше"ндә гаепләнүчеләр — "гади башкорт ирләре һәм хатын-кызлары. Аларның күбесенә Җинаять кодексының 212 маддәсе, 2 өлеше (киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашу) турында гаепләү белдерелде, ә бер өлешенә Җинаять кодексының 318 маддәсе нигезендә (хакимият вәкиленә көч куллану). Без сездән гаделлеккә ирешергә булышуыгызны сорыйбыз", дип яза алар.
▪️"Баймак эше"ндә гаепләнүчеләр турында Азатлык та даими язып тора. Аерым алганда, 25 яшьлек Айтуган Китиков, гомер буе башкорт телен тараткан, Куштауны яклаган Әлфинур Рәхмәтуллина, тоткарланганда полиция тарафыннан кыйналуы әйтелгән Дим Дәүләткилдин, аналы-уллы Үзәнбаевлар һәм башкаларның тоткарлану тарихлары чыкты.

🔥5❤3👍2
Русия армиясе турында сүз әйтү тыелды. Зөлфия Ситдыйкова эше шартлы хөкем белән тәмамланды
28 майда Татарстан Югары мәхкәмәсе Казан активисты Зөлфия Ситдыйкованы ике елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү карары чыгарды. Аны "Булмасын сугыш" һәм "9 waй" дигән ике плакаты өчен "гаскәрне кимсетүдә" һәм "нацизмны аклауда" гаепле дип таптылар.
Моннан тыш мәхкәмә, прокуратура теләген искә алып, активистны "Русия армиясе эшчәнлеге турында мәгълүмат тарату белән белән шөгыльләнү" хокукыннан ике елга мәхрүм итте — шул исәптән интернетта, шулай ук митинглар, демонстрацияләр, йөрешләр һәм пикетлар үткәргәндә дә.
"9 waй" дигән плакатны хөкемдар юк итәргә карар итте.
Азатлык бер елдан артык барган мәхкәмә процессын җентекләп искә алды.
👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. 👉Ачылмаса, монда басыгыз.
#Татарстан

28 майда Татарстан Югары мәхкәмәсе Казан активисты Зөлфия Ситдыйкованы ике елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү карары чыгарды.
🤬6😡3❤1
Украинадагы сугышта катнашучы Татарстан хәрбиләре Раил Садриевны яклап Миңнехановка мөрәҗәгать яздырган
Алар президенттан Буа театры сәнгать җитәкчесе һәм мөдире Раил Садриевка ачылган җинаять эшенә тыкшынуын сорый. Хәрбиләрнең исемнәре әйтелми, йөзләрен битлек каплаган, Садриевны алар якташ дип атый.
▪️Буа театры сәнгать җитәкчесе һәм мөдире Раил Садриев 450 мең сум үзләштерүдә шикләнелә. Мәхкәмә аңа карата чикләү чарасы буларак кайбер гамәлләрне тыю карарын чыгарды. Аңа театрга барырга, әлеге эшкә бәйле шаһитлар белән сөйләшергә, төнлә өеннән чыгарга тыелды. Чикләү карары 2 июльгә кадәр гамәлдә булачак.
👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. 👉Ачылмаса, монда басыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
Алар президенттан Буа театры сәнгать җитәкчесе һәм мөдире Раил Садриевка ачылган җинаять эшенә тыкшынуын сорый. Хәрбиләрнең исемнәре әйтелми, йөзләрен битлек каплаган, Садриевны алар якташ дип атый.
"Без Раил Илдар улына даими күрсәткән ярдәме өчен чиксез рәхмәтле, ул үз акчаларына безгә монда кирәкле әйберләр сатып алды. Безгә рухи һәм мадди ярдәм күрсәтте. Раил Илдар улы — без таяна алырдай кеше", дип сөйли хәрбиләр.
▪️Буа театры сәнгать җитәкчесе һәм мөдире Раил Садриев 450 мең сум үзләштерүдә шикләнелә. Мәхкәмә аңа карата чикләү чарасы буларак кайбер гамәлләрне тыю карарын чыгарды. Аңа театрга барырга, әлеге эшкә бәйле шаһитлар белән сөйләшергә, төнлә өеннән чыгарга тыелды. Чикләү карары 2 июльгә кадәр гамәлдә булачак.
👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. 👉Ачылмаса, монда басыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
Азатлык Радиосы
Украинадагы сугышта катнашучы Татарстан хәрбиләре Раил Садриевны яклап мөрәҗәгать яздырган
"Ул үз акчаларына безгә монда кирәкле әйберләр сатып алды. Безгә рухи һәм мадди ярдәм күрсәтте. Раил Илдар улы - без таяна алырдай кеше", дип сөйли хәрбиләр. Алар Миңнехановның Садриевка ачылган җинаять эшенә тыкшынуын сорый.
😐6👍5🤡3🤨3