Татарстанлылар җиләк-җимешкә, аерып алганда җиләк, төче чия, күк җиләккә бәяләр югары булуыннан зарланганнар. Базара бәяләр 500 сумнан башлана.
Җиләкнең бәясе узган елны 250-300 сум булса, быел 500-600 сум. Узган елны төче чиянең бер килограммы 350-400 сумга сатылган булса, быел ул 750 сумга кадәр җиткән. Күк җиләк иң кыйммәте, аның килограммы 1500 сумны тәшкил итә.
Татарстанда җиләк җитештерүче фермерчылар салкын һава торышына зарлана. Кырау бик тиз бәрде ди алар, шуның аркасында 19 мең куакны каплап өлгермәгәннәр. Салкын һава торышы аркасында быел җиләк уңышы өч атнага соңарачак, чөнки җиләкнең чәчәк аткан вакытында кырау төште, дип аңлата җиләк үстерү белән кәсеп итүчеләр.
Быел Идел-Уралда яшәүчеләр уңыш белән җәфа чигәрләр кебек...

😱5👍1
🔺Земфира, Монеточка тыела, Динә Гарипова, Хәния Фәрхи, Дима Билан ярый.
Татарстанда җәйге аланнарда балаларга совет чоры фильмнар күрсәтергә кушканнар. Балалар ничек күңел ачачак?
Кино карыйлар икән, Советлар Берлеге вакытында төшерелгән классика караячаклар. Мәсәлән, түрәләр җәйге аланнарда балаларга "Сугыш һәм тынычлык", "Тыныч Дон", "Чучело", "Кечкенә Вера" драмасы, "Бриллиант кул" комедиясен карау бик кызык булачак дип саный. Заманча фильмнар арасында гаилә кыйммәтләре турында, мәсәлән, былтыр чыккан "Чебурашка" фильмын күрсәтергә кушканнар. Түрәләр мондый кинолардан торган тулы бер исемлек төзегән.
Ә Татарстанда төшерелгән фильмнар бармы бу исемлектә? 👉 Моннан укыгыз.
Татарстанның балалар аланнарында кайбер җырларның тыелуы турында язган идек. Мәсәлән сүгенү сүзләре, "яшерен мәгънә" йөртүче җырларны һәм "ят агентлар"ның җырларын уйнатырга ярамый. Балаларга Григорий Лепс, Динә Гарипова, Дима Билан, Хәния Фәрхи һәм башкаларны тыңлатырга тәкъдим итәләр.
Ничек сезгә бу яңалык? "Тыныч Дон"ны күптән карадыгызмы?

🤮10🤯6🤬6👍2🔥2😁2❤1
Башкортстан башлыгын 8 сентябрьдә сайлаячаклар
Бүген, 30 майда Башкортстан Дәүләт җыены республика башлыгын сайлау көнен билгеләгән. Ул Бердәм тавыш бирү көнендә — 2024 елның 8 сентябрендә үтәчәк. Бу карар өлгесен хуплап 103 депутат тавыш биргән. Каршы чыгучылар, тотылып калучылар булмаган.
Белгечләр фаразлавынча, сайлауларда төп зат — республиканың хәзерге башлыгы Радий Хәбиров булачак. Апрельдә Русия президенты Владимир Путин Хәбировның Башкортстан башлыгы булып калу ниятен хуплады, әмма аңа халык белән күбрәк эшләргә кушты.
"Путинны сайлаган кебек сайлаулар булачак, һәр фиркадән Хәбировка каршы "күз буяу өчен генә" намзәт чыгарылачак", дигән "Idel.Реалии"-га белгеч, исемен күрсәтмәү шарты белән.
👉 Хәбәрне тулырак укыгыз.

Азатлык Радиосы
Башкортстан башлыгын 8 сентябрьдә сайлаячаклар
Төп зат — хәзерге башлык Радий Хәбиров булыр дип фаразлыйлар. "Путинны сайлаган кебек сайлаулар булачак, һәр фиркадән Хәбировка каршы "күз буяу өчен генә" намзәт чыгарылачак", ди белгечләр.
🤡10🤣5👍1🦄1
Аждаһа авызыдай төрмә мөддәтләре
Көн язмасын тәкъдим итәбез. Татарстан мәхкәмәсе "Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә хөкем ителеп, инде берничә ел колониядә утыручы мөселманга яңа эш ачып, тагын берничә ел хөкем өстәде.
Мәсәлән, 23 елга хөкем ителгән Рәис Мәүлетовка яңа эш кысаларында мәхкәмә узган атнада тагын 10 ел өстәде. Мәүлетов шушы көнгә кадәр 4 ел һәм 8 ай җәза мөддәтен үтәгән иде инде, шуларны да исәпкә алып, аңа тагын 27 ел утырырга кирәк булачак дигән карар чыгарылган. Шуларның беренче җиде елын ул төрмәдә, калганын кырыс тәртипле колониядә утырачак.
"Мемориал. Сәяси тоткыннарны яклау" проекты язуынча, мәхкәмә элек 19 елга хөкем ителгән казанлы Азат Гатауллинга "террорчылык" турында яңа эш ачып, хөкем карары чыгарган. Гатауллинга ничә ел өстәгәннәре әйтелми.
Моннан тыш "Уфа егермелеге" эше нигезендә 11 ел һәм 8 айга хөкем ителгән һәм Чуашстанның 9нчы тикшерү изоляторында утыручы Фәрит Мостафаевны кырыс шартлы бүлеккә күчергәннәр, моңа кадәр аны берничә тапкыр штраф изоляторына җибәргәннәр иде. Бу хакта ОВД-Инфо яза.
"Хизб ут-Тәхрир" белән бәйле хөкем итүләр кайчан башланды, ни сәбәпле шундый озак вакытка утырталар? Азатлык шул тарихны искә төшерә.
Һәрбер җинаять эшендә бер генә түгел, берничә кеше язмышы. 20шәр елга хөкем ителгәннәрнең балалары ятим үсә, балаларын төрмәдән кайтуын көтеп алырмынмы, юкмы дип өзгәләнүче ата-аналар, ялгыз балаларын үстерергә мәҗбүр ителгән, мәхкәмә, төрмә бусагаларын таптаучы хатыннар язмышы.
👉 Төп сәхифә
👉 Көзге сәхифә

Бер гаепсез мөселманнар 20шәр елга хөкем ителә. "Хизб ут-Тәхрир" белән бәйле эшләр кайчан башланды
Татарстан мәхкәмәсе "Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә хөкем ителеп, инде берничә ел колониядә утыручы мөселманга яңа эш ачып, тагын берничә ел хөкем өстәде. "Хизб ут-Тәхрир" белән бәйле хөкем итүләр кайчан башланды, ни сәбәпле шундый озак вакытка утырталар?…
😢11💔4❤2
Алабугада башлыкның китүен таләп итәләр. Сәбәбе - чыршылар
Алабугада яңа җәнҗал куерып килә: шәһәр хакимияте шәһәрнең тарихи үзәгендә, туристлар күп йөри торган Гассәр урамында бер дигән 14 зәңгәр чыршыны кисә башлаган. 26 майда шәһәр халкы бу агачларны саклап калуны таләп итеп петиция чыгарган. Аны хәзергә 1300гә якын кеше имзалаган.
Тик шәһәр хакимиятләре халыкның үтенеченә колак салмаган.
Социаль челтәрләрдә шәһәр халкы түрәләргә ләгънәт укый һәм кабаттан шәһәр башлыгы Рөстәм Нуриевны вазифасыннан алуны таләп итә. Ул җитәкчелек иткәндә шәһәрдә яшеллекнең зур өлеше юк ителгән. Нуриевны "агач аударучы" һәм "читтән килгән кеше" дип атыйлар.
Алабуга музей-тыюлыгы башлыгы чыршылар турында ни дигән?
👉 Монда тәфсилләп яздык.

🤣9🤬3👍1
Америкада яшәүче Ренат Хәйруллин Украинадагы сугышның беренче көненнән үк аңа каршы чараларга чыга.
Азатлыкка ул Нью-Йоркта татарча сөйләшү клубын оештырулары, чит илдә татарлыкка күбрәк тартылуы һәм кайбер татар сәяси активистларның карашлары белән риза булмавын сөйләде. Зур интервьюны укымаган булсагыз, сезгә җиңел булсын дип "карточка"лар ясадык.

👍7🤮2👎1🔥1🙏1
Уфа белән Казан арасында юлчылар поездын киләсе елда ук җибәрә башларга вәгъдә итәләр
Бу хакта Башкорт төбәгенең Куйбышев тимер юлы җитәкчесе Дмитрий Новиков әйтте, дип җиткерә РБК.
"Бу поезд белән хәзердән үк кызыксыну бар. Бу — өметле проект. Аны 2025-2026 елларда тормышка ашырырбыз, дип уйлыйм", дигән ул.
▪️2022 елда Уфа белән Казан арасында поезд җибәрергә ниятләүләре билгеле булган иде. Ике шәһәр арасын поездда 15 сәгать эчендә үтеп булачак, киләчәктә 12 сәгатькә калдыру максаты куела, дип җиткерелде.
▪️2017 елда Казанда узган "Төркиләр алтыны" форумында Россотрудничество вәкиле Сергей Маленко "Казан белән Уфа арасында тиз йөрешле тимер юл төзергә ярамый, чөнки ике сепаратизм үзәген берләштерү куркыныч" дип белдергән иде.
👉Тулырак безнең сайтта укыгыз, ачылмаса, монда басыгыз.
#Татарстан
#Башкортстан
@azatliqradiosi

✍6🤡2❤1😁1
Башкортстанның Мәчетле районында Украинадагы сугышны сәбәп итеп Сабан туен үткәрмәскә булганнар
Моны "махсус хәрби операция" (Украинага каршы сугышны хакимиятләр шулай дип йөртә) барган чакта бәйрәм чараларыннан баш тартырга кирәк дип санаучы кешеләрнең фикерләрен исәпкә алып эшлиләр. Сабантуйны солдатлар сугыштан кайтканнан соң уздырачаклар. Бу хакта Мәчетле районы матбугат хезмәтенә сылтама белән "Пруфы" җиткерә.
Ә 12 июньдә — Русия көнендә Мәчетледәге үзәк мәйданда язгы кыр эшләрендә үзләрен күрсәткән иң яхшы хезмәткәрләрне котлаячаклар. Шулай ук патриотик концерт үткәрәчәкләр.
▪️Былтыр Башкортстанның Белорет районы башлыгы Андрей Иванюта татар һәм башкортларның язгы кыр эшләре беткәннән соң үткәрә торган милли бәйрәме – Сабантуйны сугышка бәйләп, "патриотик бәйрәм" дип атады.
👉Тулырак безнең сайтта укыгыз, ачылмаса, монда басыгыз.
#Башкортстан
@azatliqradiosi
Моны "махсус хәрби операция" (Украинага каршы сугышны хакимиятләр шулай дип йөртә) барган чакта бәйрәм чараларыннан баш тартырга кирәк дип санаучы кешеләрнең фикерләрен исәпкә алып эшлиләр. Сабантуйны солдатлар сугыштан кайтканнан соң уздырачаклар. Бу хакта Мәчетле районы матбугат хезмәтенә сылтама белән "Пруфы" җиткерә.
Ә 12 июньдә — Русия көнендә Мәчетледәге үзәк мәйданда язгы кыр эшләрендә үзләрен күрсәткән иң яхшы хезмәткәрләрне котлаячаклар. Шулай ук патриотик концерт үткәрәчәкләр.
▪️Былтыр Башкортстанның Белорет районы башлыгы Андрей Иванюта татар һәм башкортларның язгы кыр эшләре беткәннән соң үткәрә торган милли бәйрәме – Сабантуйны сугышка бәйләп, "патриотик бәйрәм" дип атады.
👉Тулырак безнең сайтта укыгыз, ачылмаса, монда басыгыз.
#Башкортстан
@azatliqradiosi
Азатлык Радиосы
Башкортстанның Мәчетле районында Украинадагы сугышны сәбәп итеп Сабантуй үткәрмәскә булганнар
Сугыш барганда бәйрәм чаралары кирәкми дип саныйлар. Сабантуйны солдатлар сугыштан кайткач уздырачаклар. Ә быелга чәчү эшләре алдынгыларын бүләкләү белән генә чикләнмәкчеләр.
🤡11🤬5🤣3👍2🔥1
Татар активисты Рәфис Кашаповка "теләнмәгән" оешма эшчәнлегендә катнашуда гаепләп штраф салганнар
Чаллы шәһәр мәхкәмәсе Татар иҗтимагый үзәгенең Чаллы бүлегенең элекке җитәкчесе Рәфис Кашаповны "теләнмәгән" оешма эшчәнлегендә катнашуда гаепле дип тапкан һәм аңа 15 мең сум штраф салган. Бу хакта Chelny-biz хәбәр итә.
Күптән түгел аңа һәм бертуганы Нәфис Кашаповка "теләнмәгән" оешма эшчәнлегендә катнашу турында беркетмәләр төзелүе (Административ хокук бозулар кодексының 20.33нче маддәсе) хәбәр ителгән иде. Сәбәбе әйтелмәде.
▪️Узган атнада Татарстанда татар активистларында тентүләр булды. Ул чакта бертуган Кашаповларның хатыннарына да тентү белән полиция хезмәткәрләре килгән иде. Телефоннарын, компьютерларын һәм хатыннарның үзләрен алып киттеләр.
👉Тулырак безнең сайтта укыгыз, ачылмаса, монда басыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
Чаллы шәһәр мәхкәмәсе Татар иҗтимагый үзәгенең Чаллы бүлегенең элекке җитәкчесе Рәфис Кашаповны "теләнмәгән" оешма эшчәнлегендә катнашуда гаепле дип тапкан һәм аңа 15 мең сум штраф салган. Бу хакта Chelny-biz хәбәр итә.
Күптән түгел аңа һәм бертуганы Нәфис Кашаповка "теләнмәгән" оешма эшчәнлегендә катнашу турында беркетмәләр төзелүе (Административ хокук бозулар кодексының 20.33нче маддәсе) хәбәр ителгән иде. Сәбәбе әйтелмәде.
▪️Узган атнада Татарстанда татар активистларында тентүләр булды. Ул чакта бертуган Кашаповларның хатыннарына да тентү белән полиция хезмәткәрләре килгән иде. Телефоннарын, компьютерларын һәм хатыннарның үзләрен алып киттеләр.
👉Тулырак безнең сайтта укыгыз, ачылмаса, монда басыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
Азатлык Радиосы
Татар активисты Рәфис Кашаповка "теләнмәгән" оешма эшчәнлегендә катнашуда гаепләп штраф салганнар
Аңа күптән түгел шул хакта беркетмә төзелгән иде, сәбәбе әйтелмәде.
🤬10😁1
Азатлык Радиосы Украинадагы сугышта һәлак булган Татарстан һәм Башкортстаннан кимендә 3988 кешене ачыклый алды
Безнең хисапка күрә, Путин режимы башлаган сугышта бүгенге көнгә Татарстаннан кимендә 1860 кешенең, Башкортстаннан кимендә 2128 кешенең үлгәне расланган.
23 май көнне генә кимендә 3882 кеше дип хәбәр иткән идек. Соңгы 7 көндә исемлеккә ике республикадан да 53әр кеше, барлыгы 106 кеше өстәлде.
Саннар зуррак та була ала, хакимиятләр үлүчеләр турында тулы мәгълүматны чыгармый.
Бүген 30 май, сугышның 827нче көне.
#сугышта_үлүчеләр

🔥4👍1😢1💔1
⚡️Татарстанда Казан һәм Бигеш халыкара һава аланнары ябылган.
Кайбер оешмаларда эвакуация үткәрелә. Ул хакта Татарстан президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Казанга һәм Түбән Камага очучы очкычларны исә Самар һава аланына борып җибәрәләр. Сәбәбе — дрон яки пилотсыз очкычның һөҗүм итә алуы.

🎉4🤣3
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
⚡️Татарстанда Казан һәм Бигеш халыкара һава аланнары ябылган. Кайбер оешмаларда эвакуация үткәрелә. Ул хакта Татарстан президентының матбугат хезмәте хәбәр итә. Казанга һәм Түбән Камага очучы очкычларны исә Самар һава аланына борып җибәрәләр. Сәбәбе —…
❗️Казан белән Бигеш һава аланнары янә эшли башлады, барлык чикләүләр дә бетерелгән.
Исегезгә төшерәбез: моңарчы дрон һөҗүмнәре Татарстанда инде 4 тапкыр булды: 2 һәм 17 апрельдә, 15 һәм 23 майда.
Русия Украинага каршы сугышын 2022 елның 24 февралендә башлады. Бүген — шушы сугышның 828нче көне.
#Татарстан
@azatliqradiosi
Исегезгә төшерәбез: моңарчы дрон һөҗүмнәре Татарстанда инде 4 тапкыр булды: 2 һәм 17 апрельдә, 15 һәм 23 майда.
Русия Украинага каршы сугышын 2022 елның 24 февралендә башлады. Бүген — шушы сугышның 828нче көне.
#Татарстан
@azatliqradiosi
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
❗️Казан белән Бигеш һава аланнары янә эшли башлады, барлык чикләүләр дә бетерелгән. Исегезгә төшерәбез: моңарчы дрон һөҗүмнәре Татарстанда инде 4 тапкыр булды: 2 һәм 17 апрельдә, 15 һәм 23 майда. Русия Украинага каршы сугышын 2022 елның 24 февралендә башлады.…
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Әтнә районында яшәүчеләр пилотсыз очкычның калдыкларына тап булган.
Ул хакта "Mash-иптәш" Telegram-каналы хәбәр итә. Дронны "Оргсинтез" өстендә бәреп төшергәннәр диләр. Әлеге оешма хезкәткәрләрен дә, боралак (вертолёт) заводын да эвакуацияләгәннәр.

😁5🔥1😱1