Америкада яшәүче Ренат Хәйруллин Украинадагы сугышның беренче көненнән үк аңа каршы чараларга чыга.
Азатлыкка ул Нью-Йоркта татарча сөйләшү клубын оештырулары, чит илдә татарлыкка күбрәк тартылуы һәм кайбер татар сәяси активистларның карашлары белән риза булмавын сөйләде. Зур интервьюны укымаган булсагыз, сезгә җиңел булсын дип "карточка"лар ясадык.

👍7🤮2👎1🔥1🙏1
Уфа белән Казан арасында юлчылар поездын киләсе елда ук җибәрә башларга вәгъдә итәләр
Бу хакта Башкорт төбәгенең Куйбышев тимер юлы җитәкчесе Дмитрий Новиков әйтте, дип җиткерә РБК.
"Бу поезд белән хәзердән үк кызыксыну бар. Бу — өметле проект. Аны 2025-2026 елларда тормышка ашырырбыз, дип уйлыйм", дигән ул.
▪️2022 елда Уфа белән Казан арасында поезд җибәрергә ниятләүләре билгеле булган иде. Ике шәһәр арасын поездда 15 сәгать эчендә үтеп булачак, киләчәктә 12 сәгатькә калдыру максаты куела, дип җиткерелде.
▪️2017 елда Казанда узган "Төркиләр алтыны" форумында Россотрудничество вәкиле Сергей Маленко "Казан белән Уфа арасында тиз йөрешле тимер юл төзергә ярамый, чөнки ике сепаратизм үзәген берләштерү куркыныч" дип белдергән иде.
👉Тулырак безнең сайтта укыгыз, ачылмаса, монда басыгыз.
#Татарстан
#Башкортстан
@azatliqradiosi

✍6🤡2❤1😁1
Башкортстанның Мәчетле районында Украинадагы сугышны сәбәп итеп Сабан туен үткәрмәскә булганнар
Моны "махсус хәрби операция" (Украинага каршы сугышны хакимиятләр шулай дип йөртә) барган чакта бәйрәм чараларыннан баш тартырга кирәк дип санаучы кешеләрнең фикерләрен исәпкә алып эшлиләр. Сабантуйны солдатлар сугыштан кайтканнан соң уздырачаклар. Бу хакта Мәчетле районы матбугат хезмәтенә сылтама белән "Пруфы" җиткерә.
Ә 12 июньдә — Русия көнендә Мәчетледәге үзәк мәйданда язгы кыр эшләрендә үзләрен күрсәткән иң яхшы хезмәткәрләрне котлаячаклар. Шулай ук патриотик концерт үткәрәчәкләр.
▪️Былтыр Башкортстанның Белорет районы башлыгы Андрей Иванюта татар һәм башкортларның язгы кыр эшләре беткәннән соң үткәрә торган милли бәйрәме – Сабантуйны сугышка бәйләп, "патриотик бәйрәм" дип атады.

Азатлык Радиосы
Башкортстанның Мәчетле районында Украинадагы сугышны сәбәп итеп Сабантуй үткәрмәскә булганнар
Сугыш барганда бәйрәм чаралары кирәкми дип саныйлар. Сабантуйны солдатлар сугыштан кайткач уздырачаклар. Ә быелга чәчү эшләре алдынгыларын бүләкләү белән генә чикләнмәкчеләр.
🤡11🤬5🤣3👍2🔥1
Татар активисты Рәфис Кашаповка "теләнмәгән" оешма эшчәнлегендә катнашуда гаепләп штраф салганнар
Чаллы шәһәр мәхкәмәсе Татар иҗтимагый үзәгенең Чаллы бүлегенең элекке җитәкчесе Рәфис Кашаповны "теләнмәгән" оешма эшчәнлегендә катнашуда гаепле дип тапкан һәм аңа 15 мең сум штраф салган. Бу хакта Chelny-biz хәбәр итә.
Күптән түгел аңа һәм бертуганы Нәфис Кашаповка "теләнмәгән" оешма эшчәнлегендә катнашу турында беркетмәләр төзелүе (Административ хокук бозулар кодексының 20.33нче маддәсе) хәбәр ителгән иде. Сәбәбе әйтелмәде.
▪️Узган атнада Татарстанда татар активистларында тентүләр булды. Ул чакта бертуган Кашаповларның хатыннарына да тентү белән полиция хезмәткәрләре килгән иде. Телефоннарын, компьютерларын һәм хатыннарның үзләрен алып киттеләр.
👉Тулырак безнең сайтта укыгыз, ачылмаса, монда басыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
Чаллы шәһәр мәхкәмәсе Татар иҗтимагый үзәгенең Чаллы бүлегенең элекке җитәкчесе Рәфис Кашаповны "теләнмәгән" оешма эшчәнлегендә катнашуда гаепле дип тапкан һәм аңа 15 мең сум штраф салган. Бу хакта Chelny-biz хәбәр итә.
Күптән түгел аңа һәм бертуганы Нәфис Кашаповка "теләнмәгән" оешма эшчәнлегендә катнашу турында беркетмәләр төзелүе (Административ хокук бозулар кодексының 20.33нче маддәсе) хәбәр ителгән иде. Сәбәбе әйтелмәде.
▪️Узган атнада Татарстанда татар активистларында тентүләр булды. Ул чакта бертуган Кашаповларның хатыннарына да тентү белән полиция хезмәткәрләре килгән иде. Телефоннарын, компьютерларын һәм хатыннарның үзләрен алып киттеләр.
👉Тулырак безнең сайтта укыгыз, ачылмаса, монда басыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
Азатлык Радиосы
Татар активисты Рәфис Кашаповка "теләнмәгән" оешма эшчәнлегендә катнашуда гаепләп штраф салганнар
Аңа күптән түгел шул хакта беркетмә төзелгән иде, сәбәбе әйтелмәде.
🤬10😁1
Азатлык Радиосы Украинадагы сугышта һәлак булган Татарстан һәм Башкортстаннан кимендә 3988 кешене ачыклый алды
Безнең хисапка күрә, Путин режимы башлаган сугышта бүгенге көнгә Татарстаннан кимендә 1860 кешенең, Башкортстаннан кимендә 2128 кешенең үлгәне расланган.
23 май көнне генә кимендә 3882 кеше дип хәбәр иткән идек. Соңгы 7 көндә исемлеккә ике республикадан да 53әр кеше, барлыгы 106 кеше өстәлде.
Саннар зуррак та була ала, хакимиятләр үлүчеләр турында тулы мәгълүматны чыгармый.
Бүген 30 май, сугышның 827нче көне.
#сугышта_үлүчеләр

🔥4👍1😢1💔1
⚡️Татарстанда Казан һәм Бигеш халыкара һава аланнары ябылган.
Кайбер оешмаларда эвакуация үткәрелә. Ул хакта Татарстан президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Казанга һәм Түбән Камага очучы очкычларны исә Самар һава аланына борып җибәрәләр. Сәбәбе — дрон яки пилотсыз очкычның һөҗүм итә алуы.

🎉4🤣3
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
⚡️Татарстанда Казан һәм Бигеш халыкара һава аланнары ябылган. Кайбер оешмаларда эвакуация үткәрелә. Ул хакта Татарстан президентының матбугат хезмәте хәбәр итә. Казанга һәм Түбән Камага очучы очкычларны исә Самар һава аланына борып җибәрәләр. Сәбәбе —…
❗️Казан белән Бигеш һава аланнары янә эшли башлады, барлык чикләүләр дә бетерелгән.
Исегезгә төшерәбез: моңарчы дрон һөҗүмнәре Татарстанда инде 4 тапкыр булды: 2 һәм 17 апрельдә, 15 һәм 23 майда.
Русия Украинага каршы сугышын 2022 елның 24 февралендә башлады. Бүген — шушы сугышның 828нче көне.
#Татарстан
@azatliqradiosi
Исегезгә төшерәбез: моңарчы дрон һөҗүмнәре Татарстанда инде 4 тапкыр булды: 2 һәм 17 апрельдә, 15 һәм 23 майда.
Русия Украинага каршы сугышын 2022 елның 24 февралендә башлады. Бүген — шушы сугышның 828нче көне.
#Татарстан
@azatliqradiosi
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
❗️Казан белән Бигеш һава аланнары янә эшли башлады, барлык чикләүләр дә бетерелгән. Исегезгә төшерәбез: моңарчы дрон һөҗүмнәре Татарстанда инде 4 тапкыр булды: 2 һәм 17 апрельдә, 15 һәм 23 майда. Русия Украинага каршы сугышын 2022 елның 24 февралендә башлады.…
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Әтнә районында яшәүчеләр пилотсыз очкычның калдыкларына тап булган.
Ул хакта "Mash-иптәш" Telegram-каналы хәбәр итә. Дронны "Оргсинтез" өстендә бәреп төшергәннәр диләр. Әлеге оешма хезкәткәрләрен дә, боралак (вертолёт) заводын да эвакуацияләгәннәр.
#Татарстан
@azatliqradiosi
Ул хакта "Mash-иптәш" Telegram-каналы хәбәр итә. Дронны "Оргсинтез" өстендә бәреп төшергәннәр диләр. Әлеге оешма хезкәткәрләрен дә, боралак (вертолёт) заводын да эвакуацияләгәннәр.
#Татарстан
@azatliqradiosi
😁5🔥1😱1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Әтнә районында яшәүчеләр пилотсыз очкычның калдыкларына тап булган. Ул хакта "Mash-иптәш" Telegram-каналы хәбәр итә. Дронны "Оргсинтез" өстендә бәреп төшергәннәр диләр. Әлеге оешма хезкәткәрләрен дә, боралак (вертолёт) заводын да эвакуацияләгәннәр. #Татарстан…
Республика күгендә күренгән тагын бер дрон фотосы.
Аны да "Mash-иптәш" Telegram-каналы чыгарган.
#Татарстан
@azatliqradiosi
Аны да "Mash-иптәш" Telegram-каналы чыгарган.
#Татарстан
@azatliqradiosi
😁7🔥5
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Республика күгендә күренгән тагын бер дрон фотосы. Аны да "Mash-иптәш" Telegram-каналы чыгарган. #Татарстан @azatliqradiosi
❗️Тагын бер дрон Дары заводына таба очканда бәреп төшерелгән дип хәбәр итә кайбер Telegram-каналлар.
#Татарстан
@azatliqradiosi
#Татарстан
@azatliqradiosi
🤣5🔥1🤔1
Русиянең башка төбәкләрендә дә бүген төнлә дроннар бәреп төшерелде.
Краснодар төбәгендә корабларга һөҗүм итүче 5 ракетны һәм 29 пилотсыз очкычны бәреп төшергәннәр. Воронеж, Белгород, Тамбов өлкәләрендә дә берешәр дрон юк ителгән. Ул хакта Русиянең саклану министрлыгы хәбәр итә.
Ә Русия гаскәре исә төнлә Харьковтагы торак йортка аткан. Нәтиҗәдә 4 кеше һәлак булган, 25 кеше яраланган. Ул хакта Харьков шәһәре хакимияте хәбәр итә.

🤣7🤯2🔥1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Әтнә районында яшәүчеләр пилотсыз очкычның калдыкларына тап булган. Ул хакта "Mash-иптәш" Telegram-каналы хәбәр итә. Дронны "Оргсинтез" өстендә бәреп төшергәннәр диләр. Әлеге оешма хезкәткәрләрен дә, боралак (вертолёт) заводын да эвакуацияләгәннәр. #Татарстан…
Татарстанда Украина җибәргән дрон бәреп төшерелгән дип хәбәр итә Русия саклану министрлыгы.
Азатлык Радиосы моның ни дәрәҗәдә дөрес икәнен раслый алмый.
#Татарстан
@azatliqradiosi
Азатлык Радиосы моның ни дәрәҗәдә дөрес икәнен раслый алмый.
#Татарстан
@azatliqradiosi
🤣6👍1🔥1🤯1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Татарстанда Украина җибәргән дрон бәреп төшерелгән дип хәбәр итә Русия саклану министрлыгы. Азатлык Радиосы моның ни дәрәҗәдә дөрес икәнен раслый алмый. #Татарстан @azatliqradiosi
Моңарчы Татарстанга дроннар һөҗүме 4 тапкыр булды. Бүгенге очрак — бишенчесе.
2 апрель: Алабуга районына һөҗүм булды
17 апрель: янә Алабуга районы
15 май: Югары Ослан районы
23 май: Түбән Кама вә Алабуга районнары
#Татарстан
@azatliqradiosi
2 апрель: Алабуга районына һөҗүм булды
17 апрель: янә Алабуга районы
15 май: Югары Ослан районы
23 май: Түбән Кама вә Алабуга районнары
#Татарстан
@azatliqradiosi
YouTube
Татарстанга дроннар һөҗүм итте. Реакция нинди?
Татарстанга дроннар һөҗүм итте. Блогер Рүзәл Минһаҗев шушы уңайдан янә Русия Украинага каршы башлаган сугышны яклап чыкты, ә "Алабуга" икътисадый зонасы мөдире Тимур Шаһивәлиев 1815 елдагы Париж яулауларны искә алды.
2 апрель иртәсендә Алабуга белән Түбән…
2 апрель иртәсендә Алабуга белән Түбән…
🔥4🎉4⚡1👍1🤣1