Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 3нче июнь. Азатлык Радиосы эшен дәвам итә. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.
🔹Төрекмәнстан һава юллары Ашхабад белән Казан арасында очышларын туктатып торырга булган. Сәбәбе әйтелми, әмма узган елны Мәскәү белән Ашхабад арасында очышларын туктатып торган вакытта сәбәп итеп "Мәскәү күгендәге иминлек мәсьәләсе" күрсәтелгән иде. Ул вакытта очышлар Мәскәүдә беренче дроннар бәреп төшерелә башлаганнан соң туктатылды. Соңгы ике айда Татарстанда дроннар 5 тапкыр: 2 һәм 17 апрельдә, 15, 23 һәм 31 майда бәреп төшерелде.
🔹Мальдив утраулары Израил ватандашларын — Израил Газзәгә каршы алып барган сугышы аркасында — үзләренә кертмәскә булган. "Шул рәвешле без Газзәдәге кардәшләребезгә теләктәшлек күрсәтәбез, солидарлык белдерәбез" ди Мальдив президенты Мөхәммәд Мөъиззу. Израилнең Газзәгә каршы башлаган сугышы аркасында инде 36,4 меңнән артык кеше үтерелгән, аларның күбесе — хатын-кызлар вә балалар.
🔹Израил Сүриядәге Алеппо шәһәрен утка тотты. Әлеге һөҗүм аркасында 12 кеше һәлак булган дип хәбәр итә Сүриядәге кеше хокукларын күзәтү Үзәге.
🔹Сербиядәге муниципаль сайлауларда "Александар Вучич — Сербия иртәгә" коалициясе җиңеп бара. Вучич 2017 елдан бирле — Сербия президенты (республиканың 5нче президенты).
🔹Атна башында Татарстанда 31 дәрәҗәгә кадәр эссе көтелә. Кыскавакытлы яшенле яңгырлар да яварга мөмкин.
Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә кыймаган яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.
@azatliqradiosi

👍2❤1
Төнлә Русия гаскәре Харьков өлкәсенә аткан. Әлеге һөҗүм аркасында бер кеше һәлак булган, ике кеше яраланган ди өлкә хакимияте башлыгы Олег Синегубов.
Шулай ук төнлә Русия Украинаның Николаев, Одесса, Херсон, Киев, Днепропетровски, Кировоград, Винница өлкәләренә һөҗүм иткән. 24 пилотсыз очкыч бәреп төшерелгән ди Украина ягы. РФ саклану министрлыгы бу хакта берни дәшми.
Узган атнада гына да Русия армиясе Украинага мең тапкыр диярлек аткан. Һөҗүмдә төрле төрдәге ракетлар, авиабомбалар, пилотсыз очкычлар кулланыла, ди Украина президенты Владимир Зеленский. Ул Украинага теләктәшлек белдергән ил җитәкчеләреннән ерак араларга һөҗүм итә ала торган корал бирүләрен сорый.
Русия Украинага каршы сугышын 2022 елның 24 февралендә башлады. Бүген — ошбу сугышның 831нче көне.

👍1😢1
Башкортстан депутатлары Уфада чыгыш ясаган җырчы Ольга Бузованы сәхнә киеме өчен тәнкыйтьли.
Башкортстан мәдәният министрлыгына республикада киңкүләм мәдәни чаралар үткәрүнең бердәм тәртибен расларга кирәк, анда җырчыларның киеме турында да әйтелгән булырга тиеш дип саныйлар. "Барыбыз өчен дә рухи-әхлакый кыйммәтләр һәм патриотик тәрбия беренче урында булырга тиеш", ди депутатларның берсе.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Башкортстан

🙈10👍6😁3👎1💊1
Урыс православ чиркәве һәм Роспатент сәүдә максатларында дини символика куллануны тыю турында канун өлгесе әзерләгән.
Аерым алганда, руханиларны "Монах җаны" ("Душа монаха") һәм "Гөнаһлының тәүбәсе" ("Исповедь грешницы") шәраблары, "Saint George" ("Изге Георгий") тәмәкеләре, "Күндәм монашка" ( "Кроткая монашка") белән "Атакай онлайн" ("Батюшка онлайн") тауар билгеләре борчый.
Православларның бу тәкъдиме белән мөселманнар да килешкән.
Русия мөселманнары диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Дамир Мөхетдинов "дини символиканы намуссыз кешеләр куллана башлады, бигрәк тә бу хәләл туклануга кагыла", дигән.
дигән ул.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
@azatliqradiosi
Аерым алганда, руханиларны "Монах җаны" ("Душа монаха") һәм "Гөнаһлының тәүбәсе" ("Исповедь грешницы") шәраблары, "Saint George" ("Изге Георгий") тәмәкеләре, "Күндәм монашка" ( "Кроткая монашка") белән "Атакай онлайн" ("Батюшка онлайн") тауар билгеләре борчый.
Православларның бу тәкъдиме белән мөселманнар да килешкән.
Русия мөселманнары диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Дамир Мөхетдинов "дини символиканы намуссыз кешеләр куллана башлады, бигрәк тә бу хәләл туклануга кагыла", дигән.
"Дуңгыз сосискаларында һәм исерткеч эчемлекләрдә "хәләл" тамгасы кулланыла, һәм кешеләр моңа ышанып аларны ашый"
дигән ул.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
@azatliqradiosi
💩8🤡6🤮3
❗️Казан халыкара һава аланы янә эшләми башлаган.
11:29дан бирле Татарстан башкаласы аэропорты очкычларны кабул итми. Казанда төшәсе очкычларны Ульян, Самар, Чабаксар, Уфа һәм Мәскәүгә җибәрәләр дип яза һава аланының матбугат хезмәте.
#Татарстан

😁2💅2🤬1🥴1
❗️Казан янындагы чүп яндыру заводы төзелеше кабат башланып киткән.
Инвестор әйтүенчә, төзелеш эшләре майда ук башланган.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
Инвестор әйтүенчә, төзелеш эшләре майда ук башланган.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
🤬9👍1😢1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
❗️Казан халыкара һава аланы янә эшләми башлаган. 11:29дан бирле Татарстан башкаласы аэропорты очкычларны кабул итми. Казанда төшәсе очкычларны Ульян, Самар, Чабаксар, Уфа һәм Мәскәүгә җибәрәләр дип яза һава аланының матбугат хезмәте. #Татарстан @azatliqradiosi
❗️Казан халыкара һава аланы янә эшли башлаган.
Ябылып тору аркасында 7 рейс башка аэропортларга очып утырырга мәҗбүр булган. Аерым алганда, Новосибирски, Якутски, Минеральные Воды шәһәрләреннән очкан рейслар башка һава аланнарына киткән.
#Татарстан
@azatliqradiosi
Ябылып тору аркасында 7 рейс башка аэропортларга очып утырырга мәҗбүр булган. Аерым алганда, Новосибирски, Якутски, Минеральные Воды шәһәрләреннән очкан рейслар башка һава аланнарына киткән.
#Татарстан
@azatliqradiosi
😁2❤1💅1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
❗️Казан халыкара һава аланы янә эшли башлаган. Ябылып тору аркасында 7 рейс башка аэропортларга очып утырырга мәҗбүр булган. Аерым алганда, Новосибирски, Якутски, Минеральные Воды шәһәрләреннән очкан рейслар башка һава аланнарына киткән. #Татарстан @azatliqradiosi
Исегезгә төшерәбез: моңарчы Казан халыкара һава аланы да, Чаллы белән Түбән Кама арасында урнашкан "Бигеш" халыкара һава аланы да берничә тапкыр ябылып торырга мәҗбүр булган иде.
Татарстан күгендә очкан дроннар инде 5 тапкыр бәреп төшерелде: 2 һәм 17 апрельдә, 15, 23 һәм 31 майда.
Русия ягы бу дроннарны Украина җибәрә дип ышандыра. Кайбер экспертлар фикеренчә, Украинаның Татарстанда урнашкан кайбер объектларга һөҗүм итәргә хокукы бар, чөнки Мәскәү, мәсәлән, Алабугада җитештерелгән дроннарны Украинага каршы сугышында куллана.
Русия Украинага 2022 елның 24 февралендә бәреп керде. Бүген — шушы сугышның 831нче көне.

👍5❤2💅1
"Төрекмәнстан" һава ширкәте Казанга очышларын туктата.
Сәбәбе әйтелми. Былтыр 1 августта "Төрекмәнстан" һава ширкәте Мәскәүгә очышларын туктаткан иде. Ул чакта моны Мәскәү һава киңлегендәге вазгыять сәбәпле һәм очышлар иминлеген тәэмин итү өчен дип аңлаттылар.
Ә бүген Казан халыкара һава аланы янә 1,5 сәгатькә ябылып торды...
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
Сәбәбе әйтелми. Былтыр 1 августта "Төрекмәнстан" һава ширкәте Мәскәүгә очышларын туктаткан иде. Ул чакта моны Мәскәү һава киңлегендәге вазгыять сәбәпле һәм очышлар иминлеген тәэмин итү өчен дип аңлаттылар.
Ә бүген Казан халыкара һава аланы янә 1,5 сәгатькә ябылып торды...
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
😁4🔥3❤1
Хәбиров Башкортстанда узасы депутатлар сайлавында һәр муниципалитеттан Украинадагы сугышта катнашкан кешеләр дә тәкъдим ителсен диде.
Республикада шәһәр бүлгеләре һәм муниципаль районнар депутатларын сайлау 8 сентябрьдә узачак.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Башкортстан
@azatliqradiosi
Республикада шәһәр бүлгеләре һәм муниципаль районнар депутатларын сайлау 8 сентябрьдә узачак.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Башкортстан
@azatliqradiosi
🤡6👍2😁1
Татарстанда хатын-кызлар беренче баланы уртача 27 яшендә таба.
Республикада туучы балалар саны 2017 елдан кими, дип искәртелә.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
Республикада туучы балалар саны 2017 елдан кими, дип искәртелә.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
🥰3👍1😁1😱1😢1
Русиядә мөселманнарны яклаучы адвокатларга карата басым көчәйде. 21 майда танылган татар-мөселман адвокаты Марат Ашимов хәрәмләшүдә шикләнелеп сак астына алынды.
Аңа кадәр аннексияләнгән Кырымда ике кырымтатар адвокатлары Лиля Гемеджи һәм Рустем Кямилев адвокат статусларын югалтты. Әлеге юристлар нигездә мөселманнарның хокукларын яклау белән шөгыльләнде.
Азатлык мөселман адвокатларына басым баруы, аларның куәт оешмалары белән каршылыкта торуы һәм моңа кадәр нинди эшләр белән шөгыльләнүенә күзәтү ясады.

🤬4😢3