Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Татарстанда Русия сәясәте белән килешмәүчеләр һәм "неформал" яшьләр белән эшли башлаячаклар

Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин түрәләргә Русиянең хәзерге сәясәте белән риза булмаучы "неформал" яшьләр белән шөгыльләнергә кушты.

Бу хакта ул парламенттагы утырышта, республиканың яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков хисабыннан соң әйтте.

— Формал яшьләрнең санын ничек арттырырга? "Неформаллар" белән нишләргә? Кайсы урында эшләп җиткермибез? "Неформал" яшьләр социаль челтәрләрдә генә утырамы? Фейклар аламы?" дип кызыксынды ул.

"Үзләрен "неформал" дип атаучы һәм Русиядәге сәясәт белән риза булмаучы бу төркемнәр белән төгәл эшләү кирәк", дип өстәде ул.

▪️Былтыр Дәүләт шурасы патриотик тәрбия турында канун өлгесе кабул итте. Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сугыш чорында бу тема әһәмиятле дип санавын белдерде.

👉 Тулырак Азатлык сайтында укыгыз.

#Татарстан
@azatliqradiosi
😁10🖕6🤮4🤣2👍1🤬1
Татарстанда тимер юлда диверсия ясауда гаепләп өч егетне хөкем иткәннәр

Татарстан Югары мәхкәмәсе Тукай районындагы тимер юлда светофорның реле җайланмасы урнашкан тартмасына ут төртеп диверсия ясауда гаепләнүче өч егеткә хөкем карары чыгарган. Бу хакта мәхкәмәнең матбугат хезмәтенә сылтама белән "Интерфакс" яза.

Мәхкәмә аларны гаепле дип тапкан һәм берсен — Булат Ибраһимовны 17 елга ирегеннән мәхрүм иткән. Тагын икесе әле балигъ түгел, аларга бишәр ел тәрбия колониясе бирелгән.

Җинаять эшен өч хөкемдардан торган коллегия караган.

▪️Тикшерү ышандыруынча, 2023 елның мартында Булат Ибраһимов үсмерләрне Тукай районындагы тимер юлда реле шкафына ут төртергә җәлеп иткән. Ибраһимовка моның өчен акча түләгәннәр һәм ул балаларга да берешәр мең сум биргән диелә.

👉 Тулырак Азатлык сайтында укыгыз.

#Татарстан
@azatliqradiosi
😢6🔥3👍1👎1
"Баймак эшенең" беренчесе мәхкәмәгә җитте. Орскида Илшат Ульябаев эшен карау башланды

Бүген, 6 июньдә Оренбур өлкәсенең Орски шәһәрендәге Ленин районы мәхкәмәсе Башкортстанның Хәйбулла районында яшәүче 50 яшьлек Илшат Ульябаевның җинаять эшен карый башлаган. Аны 17 гыйнварда Баймакта активист Фаил Алсыновны хуплап үткән халык җыенында булуы өчен "киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашу"да һәм "хакимият вәкиленә каршы көч куллануда" гаеплиләр.

Уфаның "Аспекты" басмасы җирле журналистка сылтанып хәбәр итүенчә, мәхкәмә утырышында Чиләбе ОМОНы җитәкчесенең күрсәтмәләрен укыганнар. Аның күрсәтмәләрендә 17 гыйнвар көнне ОМОН хезмәткәрләренә дә, милеккә дә җитди зыян килмәве, бары тик бер "КамАЗ" машинасы гына зыян күрүе әйтелгән, дип сөйләгән журналист басмага.

Шулай ук ул утырышка зыян күрүчеләрнең вәкилләре килмәде, дип әйткән.

Кайбер шаһитлар да булмау сәбәпле мәхкәмәне 13 июньгә күчергәннәр.

👉 Тулырак Азатлык сайтында укыгыз.

#Бвшкортстан
@azatliqradiosi
❤2😁2🤬2👍1
Азатлык Украинадагы сугышта һәлак булган Татарстан һәм Башкортстаннан кимендә 4078 кешене ачыклый алды

Безнең хисапка күрә, Путин режимы башлаган сугышта бүгенге көнгә Татарстаннан кимендә 1908 кешенең, Башкортстаннан кимендә 2170 кешенең үлгәне расланган.

30 май көнне генә ике республикага кимендә 3988 кеше дип хәбәр иткән идек. 7 көндә исемлеккә тагын 90 кеше өстәлде, шуларның 48е — Татарстаннан, 42се — Башкортстаннан.

Саннар зуррак та була ала, хакимиятләр үлүчеләр турында тулы мәгълүматны чыгармый.

Бүген 6 июнь, сугышның 834нче көне.

#сугышта_үлүчеләр

#Татарстан
#Башкортстан
@azatliqradiosi
😢8🎉6🔥3🤬3🤯2
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 7нче июнь. Азатлык Радиосы эшен дәвам итә. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.

🔹Бу ялларда Татарстан авылларында һәм район үзәкләрендә Сабан туйлары узачак. Ә менә Питрәч районында хезмәт бәйрәме фәкать район үзәгендә генә үткәреләчәк. Авыл Сабан туйларын үткәреп тормаска булганнар: сәбәбе — авыл җирлекләрендә иминлек чараларын тиешле дәрәҗәдә тәэмин итә алмыйлар.

🔹"Аэрофлот" Казанда яңадан ясала башлаган Ту-214 очкычларыннан баш тартырга җыена. Ту-214 урынына Русия һава юллары МС-21 очкычларын сатып итәргә тели, дип белдерде ширкәтнең мөдире Сергей Александровский.

🔹АКШ президенты Дҗо Байден фикеренчә, Украинага Русиядәге объектларга Америка коралы белән атарга рөхсәт итү эскалациягә китерергә мөмкин.

🔹Швейцариядә узачак Украина саммитына Мексика да, Никарагуа да килмәячәк. Аргентина президенты Һавьер Милей дә килергә җыенмый. Русия-Украина сугышына һәм ике ил арасында тынычлык урнаштыруга багышланган саммит 15-16 июньдә узарга тиеш. Русия ягын бу җыенга чакырмаганнар.

🔹Кемерово шәһәрендә ике трамвай бәрелешү аркасында яраланган кешеләр саны 130га җиткән, бер кеше һәлак булган.

Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә кыймаган яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

@azatliqradiosi
😁1
Питрәч районы авылларында "иминлекне кайгыртып" Сабантуй үткәрмәячәкләр.

"Быел чаралар уздырган урыннарда иминлекне тәэмин итү таләпләрен кырыслаттылар. Күп кенә җирлекләр әлеге таләпләрне үти алмый, шуңа күрә җирлек башлыклары һәм район белән авылларда Сабантуй уздырмаска дигән карар кабул иттек"

дигәннәр.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
🤡13👎8😁1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Татар җырчылары Сабантуйда күпме акча эшли?

2024 ел хаклары билгеле булды.

Илсөя Бәдретдиновага Сабан туена килеп җырлап китүе өчен 800 мең сум түләргә сез әзерме? Ә Гүзәл Уразовага 1 млн бирергә ризамы?

#татарлар

@azatliqradiosi
👎16🤡6👍3🤯3😁1
⚡️"Аэрофлот" Казанда җитештерелгән Ту-214 очкычларыннан баш тартырга тели.

2010нчы елларда "Аэрофлот" Ту-214тән баш тарткан иде инде.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
✍6🤔4👍2
Хокук яклаучылар Һаагадан Русия пропагандачыларын кулга алуны сорый.

"Алар барысы да украин сивил халкына каршы нәфрәт кампаниясендә катнашты, Русиянең сугыш җинаятьләрен һәм башка явыз гамәлләрен хуплап торды"

диелә мөрәҗәгатьтә.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

@azatliqradiosi
👍11🔥2💯2❤1
Русия банкы төп ставканы 16% дәрәҗәсендә калдырды.

Үзә банк релизыннан:

🔻Бәяләр арту 5,8%ка тизәйгән.

🔻3 июньгә еллык инфляция 8,5% тәшкил иткән. Апрельдә 7,8% иде.

🔻Русия икътисады югары темплар белән үсүен дәвам итә.

🔻Кадрлар кытлыгы арта, бу иң зур проблемнарның берсе.

Русия банкының мөдирләр шурасының чираттагы утырышы 26 июльдә булачак. Төп ставка артырга мөмкин.
💩3
Азат Мифтаховны Свердлау өлкәсенең Камышлов шәһәрендәге тикшерү изоляторына күчергәннәр.

Баштарак аны Ирбит шәһәрендәге 2нче тикшерү изоляторына алып китәчәкләре әйтелгән иде. Тарафдарлары татар математигын башка изоляторга алып китүләрен "көтелмәгән хәл" дип атый.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#татарлар #Татарстан

@azatliqradiosi
😢11💔7❤‍🔥1
2025 елдан эшләүче пенсионерларның пенсияләрен индексацияли башлыйлар

Бу хакта Петербург халыкара икътисад форумында (ПМЭФ) Русия президенты Владимир Путин белдерде.

Эшләүче пенсионерлар пенсиясен ел саен арттырып бару президент фәрманы белән 2016 елда туктатылган иде. Шуннан пенсия яшендәгеләрнең күпчелеге эшләреннән китте. Бүгенге көндә эшләүче пенсионерлар 18,8 процентны тәшкил итә. Аларның уртача пенсиясе – 17 мең сум. Ә эшләмәүчеләрнеке – 21 мең сум.

Русия кадрлар кытлыгы кичерә. Моны бүген Русия банкы да таныды. Студентларны, хәтта 14 яшьтән башлап үсмерләрне хәрби сәнәгать оешмаларына эшкә җәлеп итү турында яңа документлар әзерләнә.

Сәясәт белгече Сергей Марков хакимият пенсионерларны эшкә кайтарырга тели ди. "10 ел буена хөкүмәт аларны эштән кысрыклап чыгарды. Ә хәзер киресенчә, кызыктырып, җәлеп итәләр. Ура!" дип язды ул үзенең телеграм каналында.
😁5😴4✍1
Еврокомиссия Украинаның Европа берлегенә керүе турында сөйләшүләр башларга киңәш итте

Сөйләшүләр башлансын өчен, Украинага коррупциягә каршы реформалар үткәрү, сәяси лоббины чикләү, түрәләрнең мөлкәтен декларацияләү кагыйдәләре һәм милли азчылыкларның телләрен яклау кебек шартлар куелды.

Financial Times газеты Еврокомиссия сөйләшүләрне 1 июльгә - Европа берлеге рәислеге Маҗарстанга күчкәнче башларга киңәш итә, дип язды.

Маҗарстан - Европа берлегенең Русиягә иң якын әгъза дәүләте дип санала, ул Европа берлегенең Украина белән бәйле күпчелек карарларын томалый.

Тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
👍6⚡4🔥1😁1🤡1🤣1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Салым реформасы Татарстанга нинди йогынты ясар? Бүген Азатлыкта көн язмасы Русия игълан иткән салым реформасы һәм аның төбәкләргә йогынтысы турында. Реформа халыктан да, эшмәкәрләрдән дә, эре ширкәтләрдән дә салымны күбрәк җыюны күз алдында тота. Русия рәсмиләре…
"Татарстанга бернинди өстәмә керем булмаячак". Дәүләт шурасында Русиянең салым реформасын тәнкыйтьләделәр

Русиянең салым реформасы турында Татарстанда да сөйләшә башладылар. Дәүләт шурасы утырышында депутатлар моннан республикага керем булмаячак, өстәмә табыш — федераль үзәккә китәчәк дип белдерде.

Шулай да ахыр чиктә Русия хөкүмәте тәкъдим иткән салым реформасы концепциясен хупларга булдылар.

Шул ук вакытта Татарстанның 2024 елга исәпләнгән бюджетының дефициты 16,7 млрд сумга арттырырга мәҗбүр булдылар. Моңа кадәр ул дефицитсыз кабул ителгән иде. Кичә депутатлар республика бюджетының керемнәре 429,9 млрд сум, чыгымнары — 446,6 млрд тәшкил итәчәк дип карар итте.

Тулырак Азатлыкта укыгыз:
👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтама.
😁8🤬2👍1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 8 июнь, шимбә, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Русия оккупация хакимияте Херсон өлкәсендәге Садовое авылына һөҗүмдә һәлак булучылар саны 22гә җитте дип белдерде. 15 кеше яраланган.

🔸Русия саклану министрлыгы хәбәр итүенчә, бүген төнлә ракетка каршы тору чаралары Кырым, Кубань, Әстерхан өлкәсе һәм Төньяк Осетия күгендә пилотсыз очкычлар бәреп төшергән.

🔸8 июньгә каршы төндә Русия һава көчләре Харьков өлкәсенең Купянский районына аткан. Берничә шәхси йортка, машиналарга зыян килгән, өч кеше яраланган. Бу хакта өлкә хакимияте башлыгы Олег Синегубов белдерде.

🔸Кичә Дания премьер-министры Метте Фредериксенга билгесез кеше һөҗүм иткән. Ritzau агентлыгы хәбәренчә, премьер-министры Копенһагенның Иске шәһәрендәге мәйданда булган чакта, бер ир аның артыннан килеп суккан.

🔸Русия президенты Владимир Путин Петербург икътисад форумы пленар утырышында сорауга җавап биреп, Русиядә мобилизация уздыру планнары юк дигән.

🔸Бүген Татарстан һәм Башкортстан районнарында Сабантуйлар уза, күңелле яллар сезгә!
👍5✍4
"Сугыш барганда нинди сабантуй?!" Авылларда сабантуен уздырмауга халык фикере

8-9 июньдә Татарстан һәм Башкортстан авылларында сабантуйлар уза. Ләкин бөтен җирдә дә түгел. Русиянең Украинада алып барган сугышы татар милли бәйрәменә дә йогынты ясый, ахры. Питрәч районы авылларында сабантуйлар булмаячак, сәбәбе - иминлек таләпләрен үти алмау.

Авылларда Сабантуй уздырмауны кемдер хуплый, сугыш барганда бәйрәм итү дөрес түгел ди, ә кемдер исә авыл халкының хокукларын кысу, кимсетү дип саный.

Әлеге мәкаләне язганда Татарстан һәм Башкортстанның башка кайбер авылларында да сабантуйларның бетерелүе ачыкланды.

Төрле фикерләрне Азатлыкта укыгыз:
👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтама.
👉Телеграмда.
🤮9👍2
Бүгенге көндә авылларда Сабантуй уздыруга ничек карыйсыз?
Anonymous Poll
74%
Уздырырга кирәк
26%
Сабантуйлар кирәкми
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
"Кырым" газеты җитәкчеләрен Русия армиясен дискредитацияләүдә һәм ялган таратуда гаеплиләр "Кырым" (Qirim) бәйсез газеты мөхәррире Бекир Мамутовка Русия гаскәрен дискредитацияләү һәм ялган мәгълүмат тарату турында административ берктмә төзелгән. 17 майда…
Акмәчетнең Русия контролендәге Киев районы мәхкәмәсе "Кырым" (Qirim) бәйсез газетасы редакциясенә 300 мең сумга штраф салган.

Редакция "Русия кораллы көчләрен дискредитацияләүдә" гаепле дип танылды.

17 майда газет мөхәррирендә һәм гамәлгә куючыларында тентү узган иде.

Мөхәррир Бекир Мамутовка ике административ беркетмә төзелде.

📌Берсе ни өчен кырымнар Русиянең Украинада алып барган сугышында катнашмаска тиешлеге турында мәкалә өчен. Моны "дискредитация" дип таныганнар.

📌Ялган тарату турындагы икенче беркетмә БМОның Кырымга багышланган хисабыннан өзек бастырган өчен төзелгән. Әлеге хисапта Кырымда кешеләрне нигезсез тоткарлаулар, кыйнаулар турында язылган иде. Бу мәкаләдә полиция хезмәткәре "ялган мәгълүмат тарату" күргән.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. 👉Ачылмаса, монда басыгыз.
🤬5😢5👍1
Медиа: Камал театрының иске бинасында музыкаль театр булачак

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов шушы вариантны хуплаган дип яза "Бизнес Онлайн" яза.

Әмма әлегә музыкаль театрның ачык концепциясе юк, Татарстан мәдәният министрлыгында белдерүләренчә, әлегә бу эш башлана гына.

Татар телле проект булачакмы ул? Нинди жанрдагы музыка яңгыраячак? Билгеле түгел.

🔻Камал театры өчен яңа бина төзеләчәк. Ул Кабан күле буенда Һади Такташ урамы ягында урнашса, иске бинада кем калачак дигән сорау кала. Татарстан мәдәният министры ул татарлар белән бәйле урын була дип вәгъдә бирде, әмма татар җәмәгатьчелеге бу проблемны игътибар үзәгеннән җибәрергә ярамый дип исәпли. Рәсмиләр яңа бинаны якынча 2025 елда төзеп бетерергә җыена.
🤔12👍4🔥1