Башкортстанда күпбалалы гаиләләр өчен оештырылган аланда балаларга черек җиләк-җимешләр таратканнар.
Ата-аналар бу балаларның сәламәтлегенә куркыныч булырга мөмкин дип саный.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Башкортстан
@azatliqradiosi

😁6🤡2🤯1💩1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Photo
Корбан гаетен бәйрәм итәсезме?
Азатлык Радиосының YouTube-каналында әнә шундый сораштыру үткәргән идек. Нәтиҗәсен күрәсез, ә без исә шушы сорауга килгән иң кызык(лы) комментарларны да китерик.
#халыкфикере

"Корбан чалу өлешен ошатып бетермим диючеләр бөтенесе дә үлән ашап торучылар гына булырга тиештер бит инде? Гает көнне мал суйганны яратмыйча, ә башка вакытта авыз тутырып ит ашап утыручылар алай әйтә алмый. Бигрәк күп икән безнең татарда вегетарианецлар!"
Шуңа җавап: "Корбан чалу өлешен ошатып бетермим диючеләр, бәлкем, бүлешергә яратмаучылардыр. Тирә-ягыбызда күпме мохтаҗ кешеләр бар, ә без күрмибез! Күңел күзең күрмәсә, маңгай күзең — ботак тишеге дип әйткән бит бабаларыбыз."
"Бу — барлык мөселманнарга Аллаһның кушкан, боерган эше! Кем бер Аллаһыбызга буйсынган, шул кулыннан килгәнчә эшләргә тиеш. Корбан чалырга тиеш һәм фәкыйрьләргә өләшергә тиеш! Гаиләсен, туганнарын сыйларга тиеш. Аллаһ боерыгы үтәлергә тиеш!"
"Гаиләбездә тик мин генә әзерләнгән булам бәйрәмгә, иртән. "Әнкәй, бәйрәм белән сине" дигән кеше дә юк — үскән балаларым булса да. Иман белән үстерелгән кызлар. Үпкәләп тә куям, әйткән дә булам намус турында. Карт әни дә безнең белән яши, аны да игътибар белән карыйм, аларга да үрнәк булсын диеп. Эх, минем йөрәк чыдар микән... Ирем мәчеттән кайта, аңа да ихтирам юк..."
Шуңа җавап: "Аллаһ Тәгалә һәрбер кешенең күңелен Үзе теләгәнчә ача. "Синең эшең — чакыру" дигән пәйгамберебезгә Аллаһ. Кайгырмагыз, апа, сез үзегез өчен генә җавап бирерсез, кызларыгыз — үзләре өчен. Сезнең кайгыруларыгыз — сезнең туры юлда булуыгызга дәлил!"
"Мохтаҗны көн дә ашатырга кирәк — елга бер тапкыр түгел, ә дөресрәге аларны тукмаклап эшләтергә кирәк, ә безнекеләр 12 кг сарык суя инде, аннары кешеләргә тарата. Минем суйган юк — кут*гым ашасыннар! Эшләп ашарга кирәк! Мин эшләп ашыйм."
"Атеист татар булсаң да ярый. Сүз уңаеннан, бу — типик күренеш."
"Корбан гаете мөбарәк булсын, кан кардәшләребез!"
#халыкфикере
@azatliqradiosi
YouTube
Poll from Азатлык Радиосы — ничек бар, шулай
Корбан гаетен бәйрәм итәсезме?
👍7❤1🔥1🤣1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 18нче июнь. Азатлык Радиосы эшен дәвам итә. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.
🔹Төнлә Казанда яшенле яңгыр яуды, кайбер урыннарда давыл чыкты. Көчле җил вә яңгыр аркасында Черек күл паркындагы чатыр җимерелде. Казанга очкан кайбер очкычлар Татарстан башкаласы аэропортында утыра алмыйча һава аланы тирәли очып торырга мәҗбүр булды. Шушы сәгатькә булган хәбәрләргә күрә төнге яңгыр аркасында зыян күргән кешеләр юк. Бүген Татарстанда 35 градуска кадәр эссе булачак, урыны белән көчле җил, давыл чыгарга мөмкин, дип кисәтә синоптиклар.
🔹Төнлә Русиянең Белгород өлкәсенә пилотсыз очкыч һөҗүм иткән. Ул хакта өлкәнең губернаторы Вячеслав Гладков хәбәр итә. Ростов өлкәсе губернаторы исә дрон Азов шәһәренә һөҗүм иткән ди. Әлеге һөҗүм аркасында эшкәртелгән нефть резервуарлары яна башлаган. Исегезгә төшерәбез: 2022 елның 24 февралендә Русия Украинага каршы сугыш башлады. Бүген — шушы сугышның 846нчы көне.
🔹Түбән Новгородта 12 кеше ризык белән агуланып хастаханәгә эләккән. Табиблар аларда ботулизм булырга мөмкин ди. Бу кешеләр ризык китертү хезмәте аша заказ иткән салат ашаган булган дип хәбәр итә кайбер медиа чаралары. Ризык белән агуланучылар Казанда да бар: 14 кеше дип яза "Коммерсант" газеты, аларның 8е реанимациягә эләккән.
🔹АКШның финанслар министрлыгы Русия ягын икеләтә салым алуны булдырмау турындагы килешүнең туктатылып торуы турында хәбәр иткән. АКШ белән РФ арасындагы әлеге килешү 1992 елда имзаланган булган.
Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә кыймаган яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

🔥3❤1✍1
⚡️Казанда Мәскәү оешмасы җитештергән салатны ашап агуланучылар саны 14 кешегә җиткән.
Ике кеше үпкәне ясалма җилләтү (ИВЛ) җиһазына тоташтырылган.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
Ике кеше үпкәне ясалма җилләтү (ИВЛ) җиһазына тоташтырылган.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
🤬9🤯2😁1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Азатлык Радиосы журналисты Алсу Кормашеваның мәхкәмәдәге бүгенге чыгышыннан кыска видео да ясадык. #Татарстан #freeAlsu @azatliqradiosi
⚡️Азатлык Радиосы журналисты Алсу Кормаш изоляторда калачак. Бу карарны бүген Татарстан Югары мәхкәмәсе чыгарды.
Алсу Кормаш инде 8 ай изоляторда утыра. Бүген ТРның Югары мәхкәмәсе аны төрмәдә калдырырга кирәк дигән карар чыгарды.
Ул хакта "Коммерсант" газеты хәбәр итә. Кормашеваның адвокаты Алсу өчен өй сагын сораган булган.
👉Тулырык Азатлыкта укыгыз. 👉Ачылмаса, монда басыгыз.
#freeAlsu #Татарстан

😢8🤬6😱3🙏1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Көн язмасы: БРИКС уеннары: дөнья танымый, оста спортчылар килми, татар көрәше була Бүген, 12 июньдә Казанда БРИКС уеннары ачыла. Иминлек һәм залның кечкенә булуына сылтап, ачылышны ябык режимда уздыралар. Мультиспорт турниры 24 июньгә кадәр дәвам итәчәк.…
БРИКС уеннарында йөзүче Мальцев алтын медаль яулаган. Ул ярышта берүзе булган.
Интернетта шушы фото тарала. Пьедесталда – русияле йөзүче Александр Мальцев. Ирекле програмда аның бер генә көндәше дә булмады. Ул 211,654 балл җыйды һәм алтын медаль алды.
Техник програмда исә аңа авыргарак туры килә – Таиландтан бер ярышташы була. Аңа көмеш медаль бирелә.
Башка ярыш төрләрендә дә спортчылар күп түгел. Мәсәлән, 10 метрлы каланчадан сикерүдә Русиядән ике хатын-кыз гына иде. Аларның берсе – алтын, икенчесе көмеш медальләр яулады.
БРИКС уеннары Казанда үтә. Гомумән, чара бишенче тапкыр уздырылып, дәүләт медиасы аның турында көне-төне яктыртып килсә дә, популярлыгы әллә ни сизелми.
Көчле спортчылар да юк, нигездә русияләр. 17 июньгә алар инде 117 алтын яулады. Белорусларда – 19, кытайларда – 17.
БРИКС уеннары турында мәкаләне монда укый аласыз.

🤡11❤2🤪2👍1😎1
Украинага каршы алып барган сугышында Русиягә зур технологик ярдәм күрсәтүче Пекинның гамәлләрен Көнбатыш беректәшләре болай гына калдырмаска тиеш.
Бу хакта дүшәмбе, 17 июньдә, Вашингтондагы Вильсон үзәгендә чыгыш ясаганда НАТО баш сәркатибе Йенс Столтенберг әйтте.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
@azatliqradiosi
Бу хакта дүшәмбе, 17 июньдә, Вашингтондагы Вильсон үзәгендә чыгыш ясаганда НАТО баш сәркатибе Йенс Столтенберг әйтте.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
@azatliqradiosi
👍5🤡3❤1😁1
Казанда торак бәяләре Мәскәүнекенә якынлашты
Русиянең миллионнан артык кеше яши торган башка шәһәрләрендәге кебек үк, Казанның күчемсез милек базарында да бер дүрткел метры уртача 100 мең сумнан очсызрак торучы фатирлар калмаган.
— Мәскәү белән чагыштырсак — хәтта шәһәр яны белән түгел, ә күптән түгел генә кушылган Яңа Мәскәүне алганда — Казанның Совет районындагы яңа төзелә торган фатирларның бәясе шундый ук булачак, һәм аннан шәһәр үзәгенә метро белән 35 минут эчендә барып җитеп була. Ә шул ук вакытта Мәскәүдәге мондый фатирны Казан белән чагыштырганда ике тапкыр кыйбатрак бәягә арендага биреп була. Казандагы күчемсез милеккә инвестиция кертү соң инде. Яңа төзелгән фатирны сатып алганда, ул шунда ук икенче кул милкенә әйләнә — һәм аны инде гаилә ипотекасы буенча да, дәүләт ярдәме буенча да сата алмыйсың, — дип саный риэлтор.
Тулырак Азатлыкта укыгыз.
👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтама.

Азатлык Радиосы
Казанда торак бәяләре Мәскәүнекенә якынлашты
Русиянең миллионнан артык кеше яши торган башка шәһәрләрендәге кебек үк, Казанның күчемсез милек базарында да бер дүрткел метры уртача 100 мең сумнан очсызрак торучы фатирлар калмаган.
"ЦИАН" күчемсез милек агентлыгында әйтүләренчә, хәзерге вакытта Татарстан…

👍2😁2😢2👎1👏1🤯1
Хәбиров башкорт милли хәрәкәтен шантажда гаепләде һәм бу "шантаж омтылышы"ның бетүен әйтте
Аныңча, 30 ел дәвамында милләтче төркемнәр "республика хакимиятен шантажлау" белән шөгыльләнгән. Хәбиров "Башкорт яшьләре берлеге", "Күк-Бүре", "Башкорт" оешмасына әверелгән милли хәрәкәт эшенә нокта куелды дип саный.
Баймак күтәрелешен оештыручыларны исә ул "башкорт халкының хыянәтчеләре" дип атады.
Тулырак 👉 монда укыгыз.

💩13🤮5🤣1
Татарстанда бурычлы затлар Украина сугышына барган очракта бурычларын түләтү эше туктатыла
Бу бары алимент бурычы җыелучыларга гына кагылмый.
Былтыр мәхкәмә приставларының бурычлары булган русияләрне Украинадагы сугышка җибәрү өчен илнең кораллы көчләре белән контракт төзергә үгетләве турында хәбәр ителде.
Тулырак 👉 безнең сайтта укыгыз.

💩7👍1🤯1🥴1🖕1
Татарстандагы Иннополис шәһәре мэры Руслан Шаһалиев вазифасыннан китүен белдерде
Сәбәпләре әйтелми. Ул Иннополис башлыгы итеп 2016 елда билгеләнгән иде.
👉 Безнең хәбәрне укыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
Сәбәпләре әйтелми. Ул Иннополис башлыгы итеп 2016 елда билгеләнгән иде.
👉 Безнең хәбәрне укыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
🤔4🔥2
12 июньнән 24 июньгә кадәр Казанда БРИКС уеннары бара. Азатлык спорт ярышы турында язма әзерләде.
Аны укырга вакытыгыз булмаса, төп фикерләрне рәсемнәрдә тәкъдим итәбез.

💩10👍2✍1