Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Газзә сызыгының төньягында ачлык котылгысыз һәм ул якындагы ике айда башланачак. Бу хакта БМО хуплаган хисапта әйтелә. Документка ярашлы, "фаҗигаи ачлык" яный торган кешеләр саны 1,1 миллионга кадәр арткан, бу исә Газзә сызыгындагы халыкның яртысы диярлек.…
БМО хәбәр итүенчә, Газзә сызыгында 557 меңгә якын хатын-кызга ризык җитми.
Аларның күбесе үз ризыкларын балаларына бирә.
625 меңнән артык бала соңгы сигез айда мәктәпкә бармаган. Шуларның 300 меңе Фәләстин качакларына ярдәм итү агентлыгы (UNRWA) мәктәпләрендә белем алган булган.
▪️Узган ел 7 октябрьдә Израилгә Газзә сызыгыннан атышлар башланды. ХӘМӘС сугышчылары Израил җиренә бәреп керде, анда меңнән артык кешене үтерде, күпләрне, шул исәптән гади халыкны, тотык итеп алды (АКШ һәм Европа берлеге илләрендә ХӘМӘС террор оешмасы дип танылган). Моңа җавап итеп Израил "Тимер кылычлар" дигән хәрби операция уздыра башлады. Шушы операция аркасында Газзәдә һәлак булучылар саны 30,8 меңнән артып китте, аларның 12,3 меңләбе — балалар. Израил хакимияте 7 октябрьдә ХӘМӘС һөҗүме нәтиҗәсендә элек хәбәр ителгәнчә 1400 түгел, ә 1139 кеше үлде дип ачыклык кертте. Дөньяның кайбер илләре (мәсәлән, Боливия, Белиз) Израил белән дипломатик мөнәсәбәтләрен өзде, ә Үрдүн, Колумбия, Чили, Бәхрәйн, Һондурас, Төркия һәм Көньяк Африка Республикасы Израилдән илчеләрен чакыртып алды. Колумбия президенты Густаво Петро исә Израилнең Газзә сызыгына оештырган һөҗүмен Икенче дөнья сугышында нациларның яһүдләрне эзәрлекләвенә тиңләде.
@azatliqradiosi

😢7🤬4💔3🌚1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Екатеринбурда төнге музыка фестивалендә татар һәм башкорт музыкасы да яңгырады
Ural Music Night фестивалендә Татарстан һәм Башкортстаннан Al Su, Juna, qaynar, HANQYZY, Elina һәм АлияНур катнашты.
Чарадан соң Екатеринбур татарлары фестивальгә килгән артистлар белән шәһәрнең Татар мәдәни үзәгендә фатирлык оештырды.
Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

🔥13
Азатлык YouTube: Ул сезгә биш тиенлек күзлек кияргә тиешме?
Бу атнада Азатлыкның YouTube каналында халык артисты Равил Шәрәфинең Камал театрыннан китүе, Татарстан президентының улы Искәндәрнең Казан Сабан туена 130 мең сумлык күзлектән килүе, татар-мөселманнар арасында динилекнең артуы турында фикер алыштылар.
"Рәхмәт, Равил абый, сәламәтлек сезгә юлдаш булсын. Җайлап кына театрларны да бетерәләр. Татарчасы чамалы булган актерлар килде, сәхнәгә җилбәзәк спектакльләр менде, кая ул безнең Шәхсәнәм, Роза, Вера, Рәшидә апалар, Шәүкәт абыйлар. Алар синең җаныңа керә торган рольләр башкардылар. Милли хис, милли тел, татар җаны булырга тиеш һәр актерда, һәр куелган спектакльдә. Тинчуринны алты елда бетерделәр инде, кайда ул Рәшит Заһидуллин? Аның кебек талантлы режиссер юк ул, ә җитәкчеләргә талант кирәкми, Тинчуриннарның хәзерге спектакльләрен һәр авыл клубы аннан яхшырак куя. Камал театры үз югарылыгына кире кайта алырмы? Әллә аны да Тинчурин язмышы көтәме?", дигән бер укучыбыз Равил Шәрәфинең театрдан китүенә фикер белдереп.
Казан Сабан туена Татарстан президентының улы Искәндәр Миңнеханов Cartier күзлеге белән Louis Vuitton аяк киеме киеп килгән иде.
"Шуннан ни? Ул сезгә биш тиенлек күзлек кияргә тиешме?" дигән бер укучыбыз.
Күбрәк фикерләр 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.
Бөтен фикерләрне Азатлыкның YouTube-нда укып була.

Азатлык Радиосы
Азатлык YouTube: Ул сезгә биш тиенлек күзлек кияргә тиешме?
Бу атнада Азатлыкның YouTube каналында халык артисты Равил Шәрәфинең Камал театрыннан китүе, Татарстан президентының улы Искәндәрнең Казан Сабан туена 130 мең сумлык күзлек киеп килүе, татар-мөселманнар арасында динилекнең артуы турында фикер алыштылар.
👍7
Хәерле иртә, хөрмәтле, укучыларыбыз! Бүген 30 июнь, якшәмбе, әлеге вакытка булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:
🔸Русия саклану министрлыгы Курск, Липецк, Воронеж, Брянск, Орел һәм Белгород өлкәләре күгендә 36 пилотсыз очкыч бәреп төшерү турында белдерде.
🔸Украиананың Запорожье өлкәсе Вольянски шәһәренә һөҗүм урынында коткару эшләре тәмамланган. 29 июньдә анда ракет һөҗүмендә 7 кеше, шул исәптән 2 бала һәлак булды. 31 кеше яраланган, алара арасында 8 бала бар дип хәбәр итте Украина гадәттән тыш хәлләр хезмәте.
🔸Кичә Евро-2024 ярышларының 1/8 финалында Германия Данияне җиңде. Швейцария Италияне отты һәм чирек финалга чыкты, Италия төшеп калды.
🔸Кытай зонды тарихта беренче тапкыр Айның икенче ягыннан туфрак үрнәкләре алган һәм Кытайга уңышлы төшеп утырган. Галимнәр бу туфрак Кояш Системы, Җир һәм Айның формалашуы турында күбрәк белергә ярдәм итәчәк ди.
🔸Франциядә чираттан тыш парламент сайлаулары башланды. Икенче дөнья сугышыннан соң беренче тапкыр анда ультрауң хакимият төзелергә мөмкин.

✍2👍2🔥1👌1
Атна мизгелләре фотоларда
Узып баручы атнага йомгак ясап, шушы атнада дөньяның төрле төбәкләрендә төшерелгән фотоларны тәкъдим итәбез.
Башка фотолар һәм һәрберсенең тасвирламасы Азатлыкта:
👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтама аша.

🔥2👍1
Бөтен телеграм-каналлар америка рэперы Канье Уэстның Мәскәүгә килүен язганда, без Башкортстандагы Шүлгән-таш мәгарәсе тирәсен су басу һәм экскурсияләр уздырылмау турында хәбәр итәбез.
Көчле яңгырлар нәтиҗәсендә мәгарәгә керү урынын су баскан, сәяхәтләрне кичектерергә киңәш итәләр. Инде дә сәфәргә җыенасыз икән, резин итек, яңгыр үткәрмәүче кием алыгыз.

😱5😢1
Бүген Татарстанның Ютазы районында “Кымыз бәйрәме” төбәкара фестивале узды.
Анда “Осталар шәһәре” күргәзмәсе эшләде, төрле ярышлар оештырылды. Җәядән ук аттылар, “Ык ташы” дип аталган таш ату уены да бар иде. Ат ярышы, атларда “Аударыш” көрәше дә уздырыды.
Кунаклар, әлбәттә, кымыз белән дә сыйланды.
Фестиваль Ютазыда икенче тапкыр узды.
Фото Вконтактедан төрле авыл клублары төркемнәреннән.

👍5🔥4
Русия Харьков өстенә бомба ташлаган, корбаннар бар
Якшәмбе Харьковка һөҗүм нәтиҗәсендә бер кеше һәлак булган. Яралылар бар, шул исәптән сигез айлык бала яраланган дип хәбәр итә шәһәр хакимиятләр. Бу беренчел мәгълүматлар.
Өлкә хакимияте башлыгы Олег Синегубов бомба почта бүлегенә төшкән дип белдерде. Почтаның җиде йөк машинсы янган.
Харьковка көн саен диярлек һөҗүм була. Күп очракта идарә ителүче бомбалар ташлана. Русия гаскәрләре украин почтасына еш һөҗүм итә, аның келәтләре сугыш ихтыяҗларында кулланыла дип саный.

🤬11
Франция парламент сайлавында беренчелекне үтә уңчылар яулый
"Милли бердәмлек" үтә уңчылар фиркасе, беренчел нәтиҗәләргә караганда якынча 33% тавыш җыя.
Икенче урында сулчыларның яңа оешкан коалициясе, "Яңа халык фронты" 28,5% бара. Франция президенты Эммануэль Макрон яклы коалиция 22% белән өченче урында гына бара.
"Милли бердәмлек" үтә уңчылар фиркасе евроскептицизм һәм миграцияне чикләү белдерүләре белән танылган. Бу фиркане Франциядә еш кына исламобофия һәм ксенофобиядә гаеплиләр. Фирканең рәсми булмаган җитәкчесе Марин Ле Пенны Русия президенты Владимир Путинга лояль мөнәсәбәттә дә еш гаеплиләр. Аның фиркасе Украинага ярдәм итүне хупламый.
7 июль көнне сайлауның икенче туры узачак. Эммануэль Макрон һәм сулчылар лидеры Жан-Люк Меланшон "Милли бердәмлек"кә бер тавыш та бирмәскә өнди. Макрон коалициясенә бу тавышлар китерсә, Меланшон сулчыларның икенче турда кайбер бүлгеләрдә үз намзәтләрен сайлаудан чыгарырга да әзер булуын белдерде.

Франция парламентына сайлауның беренче турның беренчел нәтиҗәләренә күрә, беренчелекне үтә уңчылар яулый. Соңгы 40 елда сайлауга иң күп тавыш бирүче килде.
😢5🤮4🤬3❤1👍1😎1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучылар. Бүген 1 июль, дүшәмбе. Җәйнең икенче ае һәм яңа атна башланып китте. Әлегә булган кайбер хәбәрләр белән таныштырабыз.
🔹Русия армиясенең һөҗүме нәтиҗәсендә Днепрда җиде кеше, шул исәптән 15 яшьлек яшүсмер җәрәхәтләнгән. Төбәк хакимияте вәкилләре әйтүенчә, кибет, шәхси һәм күпкатлы торак йортларга зыян салынган.
🔹Русия саклану министрлыгы Курски, Брянски һәм Белгород өлкәләрендә 36 дронны бәреп төшерүе турында белдерде. Аларның яртысы Брянски өлкәсендә юк ителгән. Белгородта биш йортка зыян килгән. Бу хакта губернатор Вячеслав Гладков хәбәр итте. Өлкәнең кайбер районнарында ут юк.
🔹Кичә Франция парламент сайлавында беренчелекне үтә уңчылар яулаганнан соң, Парижда протестлар башланды. Black bloc хәрәкәте вәкилләре кафеларны җимерә һәм чүп савытларын яндыра башлаганнан соң, полиция аларга карата күз яше чыгаручы газ кулланган.
🔹Европадагы берничә АКШ хәрби базасы теракт куркынычы сәбәпле әзерлек хәленә китерелгән. Бу хакта CNN хәбәр итә.
🔹Бүгеннән Русиядә күчемсез милек базарында зур үзгәрешләр башлана. Яңа йорт алу өчен ташламалы ипотека програмы бетерелә. Хакимият әлеге юл белән бюджет акчаларын экономияләргә исәп тота.
🔹"Башнефть" ширкәте кабат ягулыкка бәяне күтәргән.

✍2👀1