Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Бүгеннән Татарстан коммуналь тарифлар уртача 10,8 процентка үсәчәк

Республика халкының 2-3 процентына 15,9 процентка кадәр күбрәк түләргә туры киләчәк.

Узган ел ахырында 2024 елда тарифларның үсүе кулланучылар бәясе индексы һәм уртача хезмәт хакы арту белән бәйле, дип аңлаткан иде Татарстан дәүләт тарифлары комитеты рәисе Александр Груничев.

@azatliqradiosi
🤬4😢3👏2
Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Украинадагы сугышта катнашучыларны һәм аларның гаилә әгъзаларын шифаханә-курортларда дәвалау тәртибен үзгәртергә кушты.

Ул сугышта хәбәрсез югалганнарның гаиләләре дә шифаханәләрдә бушлай дәваланырга тиеш ди.

▪️Русиянең Украинада алып барган сугышына ике елдан артык вакыт узды. Үлүчеләр санын, аларның исемнәрен азмы-күпме ачыклап булса, хәбәрсез югалучылар турында мәгълүматны табу авыррак. Рәсмиләр мәгълүмат бирми.

▪️Сугышта югалганнарның күп булуы һәм аларның артканнан арта баруы турында "ВКонтакте" һәм "Телеграм"да барлыкка килгән төрле эзләү төркемнәреннән генә күреп була. Анда туганнары хәрбинең фотосын, мәгълүматын бирә, фәлән вакыттан бирле элемтәгә чыкмый, кайдалыгын белмисезме дип сорый.

@azatliqradiosi
🤡9👍1🫡1
❗️Украина прокуратурасы Башкортстан башлыгы Радий Хәбировка һәм Уфа мэры Ратмир Мәүлиевка читтән торып гаепләү белдерде

Прокуратура аларны "Русия гаскәрләренең ихтыяҗларын мадди тәэмин итүгә булыша" ди. Түрәләргә Украинаның "чикләрен үзгәртү максаты белән кылынучы гамәлләрне финанслау" дигән гаепләү белдерелгән.

Азатлык Радий Хәбировның Украинадагы сугышны актив хуплавы һәм аның җитәкчелегендә Башкортстанның бу өлкәдә алдынгы сафта булуын даими яза. Мәскәүнең Украинага һөҗүменә булышу өчен Башкортстанда дистәдән артык хәрби төркем төзелде. Республика фронтка һәм Украинадан басып алынган җирләргә даими рәвештә һуманитар йөкләр дә җибәрә.

Башкортстанның бу өлкәдә актив булуын сәясәт белгече Андрей Потылицын республика башлыгы Радий Хәбировның Кремльгә ярарга тырышуы һәм эшсезлек, фәкыйрьлек белән аңлата.


Тулырак 👉 монда укыгыз.

@azatliqradiosi
👍6👏1🤡1
Татарстан президенты Өремчедә икътисади форумда катнашкан һәм анда татар мәчетенә барган. Синҗан төбәгендә мөселман халыкларын, шул исәптән татарларны җәберләү турында ул берни әйтмәде.

Сәясәт белгече Кытайның буш мәчетне "бездә мөселманнарга карата яхшы" ишарәсе белән куллануын әйтә.

Бу хакта язманы Азатлык сайтында укыгыз. Сезгә җайлы булсын өчен аны рәсемнәр рәвешендә дә тәкъдим итәбез.

@azatliqradiosi
😢4🙏1🤡1
"Баймак эше"ндә гаепләнүчеләрнең туганнары акча җыя башлады

Аерым алганда, Салават Йылкыбаевның һәм Айгиз Әбсәләмовның туганнары акча җыя башлаган.

— Безгә тагын сезнең ярдәм кирәк. Без кабат адвокат хезмәтләрен түләүгә, аның гаиләсенә һәм ике кечкенә баласына ярдәм өчен акча җыябыз, — диелә аларның хәбәрендә.


Күптән түгел Азатлык "Баймак эшендә" гаепләнүче Салават Йылкыбаев тарихын тәфсилле язган иде. Аны 17 гыйнварда — активист Фаил Алсыновка хөкем карары игълан ителгән көнне тоткарлыйлар. Ул Баймактагы бер кафеда кичке аш ашап утырганда тоткарлана.

Тулырак 👉 монда укый аласыз.

@azatliqradiosi
😢4🙏2
Грозныйдагы Сабантуйда Кадыровның кызын "Татар халкы алдындагы зур казанышлары өчен" медале белән бүләкләгәннәр

Шушы ук бүләкне республиканың дәүләт сәясәте, тышкы эшләр, матбугат һәм мәгълүмат министры Ахмед Дудаев та алган.

Чечня республикасы башкаласында Сабантуйны кичә, якшәмбе көнне үткәрделәр.

2023 елның октябрендә Рөстәм Миңнеханов Кадыровның улы - Адам белән очрашты. Ул чакта Татарстан президенты 15 яшьлек Адамга "Дуслык" ордены тапшыру өчен Грозныйга шәхсән үзе килгән иде. "Дуслык" ордены - Татарстанның дәүләт бүләкләре арасында әһәмиятлеге ягыннан икенче урында тора.

Бу хакта 👉 монда укыгыз.

@azatliqradiosi
🤮25🤣3👍1🤡1
Германиянең Эссен җирендәге Бад Науһейм шәһәрендә узган мәдәниятләр фестивалендә татар мәдәнияте дә тәкъдим ителде

Европада яшәүче татар хатын-кызларын берләштерүче "Ханым" ассоциациясе фестивальгә татар стендын әзерләгән: фестивальдә катнашучылар кош теле, өчпочмак, чәкчәк, сметанник, вак бәлеш кебек милли ашлар тәкъдим итте, татар милли киеме үзенчәлекләре белшн танышты, ә шәһәр паркы сәхнәсеннән җырчы Адилә Әхмәтова башкаруында "Заман", "Син сазыңны уйнадың" җырлары, музыкант Лилия Хөснуллина башкаруында Рөстәм Яхин көйләре яңгырады. Шунысы да игътибарга лаеклы: "Заман" җырының көен сәхнәдән татар, немец, төрек музыкантлары уйнады.

Мэрия оештырган фестивальдә шәһәрдә яшәүче башка милләт мәдәниятләре дә тәкъдим ителде.

@azatliqradiosi
👍4❤2🔥1