⚽️ Евро 2024: Испания җыелмасы финалда!
Беренче ярымфиналда Испания такымы Францияне 2:1 исәбе белән җиңеп, финалга узды. Беренче голны уенның 9нчы минутында Франция кертсә дә, испаннар бирешмәде, беренче таймда ук 2 гол кертә алды.
Финалда Испания җыелмасы Англия - Нидерланд уенының җиңүчесе белән көч сынашачак. Икенче ярымфинал уены иртәгә узачак.

🎉9
Хәерле иртә, дуслар! Иң соңгы вакыйгалар турында кыскача.
🔸 АКШ, Германия, Румыния, Нидерландлар, Италия Украинага өстәмә 5 ПВО системын тапшырачак. Моны Ак йорт белдерде.
🔸 Япониянең Осака шәһәрендә Русия ватандашын тоткарлаганнар, Astrade сәүдә ширкәтенең вәкилен чикләүләрне урап эш итүдә шикләнәләр. Ул гидроциклар, көймәләргә двигательләр саткан.
🔸 Волгоград өлкәсенең Дондагы Калаче җирендә нефтебазага пилотсыз очкыч килеп төшү аркасында янгынны бер тәүлек буена сүндергәннәр. Һәлак булучылар, зыян күрүчеләр юк.
🔸 АКШның Европада хәрби базалар сугышу әзерлегенә китерелгән. Алар диверсия турында хәбәр алган, дип яза CNN.
🔸 Русиядә льготалы кредитлар програмы тукталганга күрә русиялеләрнең 66%ы торак алудан баш тарткан. Кешеләр җитмәгән акчаны тупларга җыена.
🔸 Бүген Казанда кичә вафат булган танылган музыкант, баянчы, җәмәгать эшлеклесе Әнвәр Шәрәфиевне соңгы юлга озаталар. Аны "Курган" зиратында җирлиләр.
🔸 Башкортстанда, ниһаять, бераз булса да салкыйнайта. Синоптиклар яңгыр, кайбер җирләрдә боз ява да ала дип фаразлый.
Әлегә шулар. Туган телдә оператив хәбәрләр бездә! Укыгыз да башкаларга да безнең турында сөйләгез.

❤7👍1🔥1😁1😢1
13 ел элек бу көнне якынча сәгать 13.30да "Булгария" көймәсе батты.
Фаҗига Кама Тамагы районында, Идел елгасында яр буеннан өч чакрым ераклыкта булды. Һәлакәтнең төп сәбәбе — корабтагы иллюминаторларның ябылмаган булуы диелде.
"Ространснадзор" хисабына караганда, кораб борылган вакытта кисәк җил өреп ул бер якка ныграк авышкан һәм сул яктагы иллюминаторлардан кораб эченә су керә башлаган. 1 минут эчендә корабка 50 тонна чамасы су тулган. Капитан көймәне җилнең яннан тәэсирен киметү өчен тиз генә җилгә каршы борган. Нәтиҗәдә кораб тагын да ныграк авышкан, иллюминаторлардан су керү тизлеге 1 минутка 125 тонна күләмендә булган. Шуннан соң корабның авышу почмагы 5-7 секундта 15-20 градуска җитә һәм ул ян якка ятып тиз арада су төбенә киткән. Эчтәге кешеләр чыгарга да өлгерми…
Көймә эчендә 201 кеше булган иде. Болгар барысы да - Болгарга сәяхәткә чыгып киткән кешеләр. 122 кеше һәлак булды, шуларның 28е - балалар. 79 кеше исән калды.
Рәсемдә су астыннан чыгарылган "Булгария" көймәсе.

😭4🤯2👍1😢1🐳1
❗️Татарстанда бер моторлы очкыч һәлакәткә эләккән. Өч кеше һәлак.
Каза Кама Тамагында булган. "Cessna-172" очкычы чатырлар аланына якын булган урынга килеп төшкән. Өч кеше һәлак булган, бер кеше зыян күргән.
Идел буе транспорт прокуратурасы тикшерү уздыра башлаган.

✈️ Уфа белән Ереван арасында тагын бер авиаширкәт очышлар ясый башлаган.
Бүген Armenian Airlines очкычын Уфа һава аланынында каршы алганнар. Бу 220 юлчыны сыйдырган Airbus А321-200 очкычы иде. Очышлар атнасына бер тапкыр булачак. Уфа белән Ереван арасы - 2 сәгать 45 минут.
Моннан тыш Әрмәнстан белән Башкортстан арасында Shirak Avia белән "Азимут" авиаширкәтләре үз рейсларын башкара.

Apple Русиядәге AppStore кибетеннән VPN-хезмәтләрне бетерә
Июль башыннан Apple кимендә 12 кушымтаны бетергән, дип санады "Медиазона". 6 VPN‑хезмәт кушымтасы июль башында ук бетерелгән булса, кичә тагын 6 кушымтаның юкка чыгуы билгеле булды.
Apple VPN-хезмәтләрне Роскомнадзор таләбе белән бетерә диелә.
2024 елның 1 мартыннан Роскомнадзор томалауны урап узу юлларын рекламлаган яки популярлаштырган мәгълүматны томалау эшен башлаган. Апрель аенда оешма 150гә якын популяр VPN-хезмәтен томалау турында хисап тотты.
Русиядә барлык диярлек бәйсез медиа сайтлары, шул исәптән Азатлык сайты да томаланган. Томалауны урап узу юллары турында монда белә аласыз.
@azatliqradiosi

Telegram
Azatlıq Radiosı
‼️Хөрмәтле укучылар! Исегезгә төшерәбез, Азатлык сайты Русиядә томаланган. Шулай ук, безнең көзге сылтамалар да томаланган булырга мөмкин. Бу вазгыятьтә сез VPN хезмәтләрен куллана аласыз!
Бу видеоларда без сезгә томалауларны урау һәм интернетны имин куллану…

🤡2❤1😢1
Татарстанда Украинага барырга кешене күндерүчегә 100 мең сум түлиләр. Менә шундый бонус.
Татарстанда ирләрне Русия саклану министрлыгы белән контракт имзаларга үгетли алганнарга акча түли башлаганнар. Бу хактагы мәгълүмат 9 июль көнне республиканың контракт белән хәрби хезмәткә җыю сайтында чыккан.
Үгетләүчегә хәрби хезмәткә китү турында килешү төзегән һәр танышы өчен (соңрак ул кеше, һичшиксез, Украинадагы сугышка җибәрелә) 100 мең сум бирәләр. Кешене контракт төзергә дуслары, туганнары, хәрби комиссариат хезмәткәрләре, хакимиятләр һәм җирле оешма вәкилләре, шулай ук башка "физик затлар" чакыра ала диелгән. Бары тик элек хөкем ителгәннәр, тикшерү астында булганнар һәм хәзерге вакытта сугышта катнашучы ихтыярилар гына танышларын сугышка җибәреп акча эшли алмаячак.
Бу акчаны хәрби сугышка киткәч кенә түлиләр, дип тә искәртелә.
👉 Хәбәр ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

Азатлык Радиосы
Татарстанда кешене Украинадагы сугышка барырга күндергән өчен акча түли башлаганнар
Әгәр танышыңны саклану министрлыгы белән килешү имзаларга китерә алсаң, ул сугышка киткәч 100 мең сум бирәләр.
🤬4😈4🙈4👍1😨1
Татарстан һәм Украинадагы сугыш турында тагын бер хәбәр...
"Русия коммунистлары" фиркасенең Татарстандагы бүлекчәсе җитәкчесе Альфред Вәлиев Украинадагы сугышка китәргә булган, аңа фирканең берничә әгъзасы да иярәчәк.
Шул сәбәпле "Русия коммунистлары" Татарстан дәүләт шурасына депутатлар сайлауда катнашудан баш тарткан. Бу карарны "Русия коммунистлары"ның республика бүлекчәсе комитет бюросы кабул иткән, дип җиткерә Коммерсантъ.
▪️Альфред Вәлиев Украинадагы сугышка барган иде инде. 2023 елда "Татар-Информ" мәгълүмат агентлыгы аның яздан бирле "махсус хәрби операция"дә булуын, анда "Енисей" диверсия-күзләү батальоны җитәкчесенең урынбасары булып хезмәт итүен, сугыштагы кушаматы "Альфа" булуын язды. Вәлиев сүзләренчә, "Енисей" батальонында нигездә 40 яшьтән алып 60 яшьтән дә өлкәнрәкләр сугыша.
Тулырак хәбәргә сылтама аша кереп була.

🍾4🤡2👍1🔥1
Британия тышкы эшләр министры Русияне кичекмәстән Кара-Мурзаны азат итәргә чакырды
Британия тышкы эшләр министры Дэвид Лэмми сүзләренчә, оппозиционер сәясәтче Владимир Кара-Мурзаның "Украинадагы сугыш турында дөресен сөйләргә кыюлыгы җитте, шуңа күрә ул төрмәдә бик начар шартларда тотыла".
Министр Кара-Мурзага адвокатларны кертмәүләренә, Британия илчелегенә аңа консуллык ярдәме күрсәтергә мөмкинлек бирмәүләренә борчылу белдерде.
▪️Владимир Кара-Мурза 4 июльдән ФСИН хастаханәсендә ята, аңа әле дә адвокатларны кертмәделәр.
▪️Сәясәтченең хәле турында да, ни өчен хастаханәгә ятуы хакында да инде берничә көн буе берни билгеле түгел.
▪️Сәясәтченең хатыны Евгения Кара-Мурза иренең ике тапкыр агулану нәтиҗәсендә полинейропатиядән изалануын сөйләгән иде. Бу авыруы булган кешеләр җәза үтәүдән азат ителергә тиеш.
▪️2023 елның апрелендә Мәскәү шәһәр мәхкәмәсе оппозиционер Владимир Кара-Мурзаны 25 елга кырыс тәртипле колониягә хөкем итте.
Тулырак — монда, ачылмаса — монда.

👍6
Галимә Һелен Фаллер Мүнһенда татар эмиграциясе турында лекция укыды
Германиянең Мүнһен шәһәрендә галимә, антрополог Һелен Фаллерның "Татарстанда милләт төзүдән алып диаспорада татар мәдәниятен саклауга кадәр" дигән лекциясе узды. Чарага берничә дистә кеше килде, ул инглиз телендә узды.
Лекцияне Мүнһенда яшәүче арт-менеджер Айгөл Дәүләтшина оештырган. Ул чараның кирәклеген лекция темасының бүгенге көндә бик мөһим һәм файдалы булуы белән аңлатты.
Фаллер башта Татарстан белән таныштырды, аның Русиядәге урынын аңлатып, 90нчы елларда суверенитет хәрәкәтенә тукталды. 1992 елгы референдумын телгә алып, республиканың ул чактагы казанышлары турында сөйләде. Шуннан соң 2000нче еллардагы үзгәрешләрне, республика казанышларының әкренләп юкка чыгуын аңлатты.
Лекциянең икенче өлешендә галимә 2022 елгы мобилизация һәм аның нәтиҗәсендә күп кенә татарларның чит илләргә китүе турында сөйләде. Шуннан соң ул соңгы елларда чит илләрдә оешкан татар проектлары һәм чараларына күзәтү тәкъдим итте.
▪️Һелен Фаллер — галимә, антрополог, элекке Совет берлегендә 30 еллап эш тәҗрибәсе булган тикшерүче. Татарстан, Казакъстан, Кыргызстан белгече.

Галимә 2022 елгы мобилизациядән соң чит илләрдә оешкан татар проектлары һәм чаралары турында сөйләде.
👍9❤4
Казанда мөһаҗирлек турындагы җыр юллары язылган баннерны салдырганнар
Татарстан яшьләр эшләре министрлыгы Казанда репрессияләр һәм мөһаҗирлек турындагы җыр юллары язылган баннерларны алыштырган, дип яза 116.ru. Бу баннерларга шәһәрдә яшәүчеләр һәм медиа игътибар иткән иде.
Июнь ахырында Казанда Беларус башкаручысы AP$ENT-ның "Можно я с тобой?" дигән җырыннан сүзләр язылган реклам барлыкка килде. Рекламда QR-код та бар, аны укыткач республиканың яшьләр эшләре министрлыгының Telegram-каналы ачыла.
Мөһаҗирлеккә мәҗбүр булу турында 2022 елда яздырылган җыр "Тикток"та бу язда нык танылды. AP$ENT үзе бу җыр турында "тормышымдагы вакыйгаларны рифмага гына салдым", дип сөйләгән иде.
Казандагы баннер турында исә җирле медиа язган иде. Хәзер хакимиятләр аны алыштырды. Мөһаҗирлеккә мәҗбүр булу турындагы җыр сүзләре урынына "Синең иң яхшы җәең минем белән булачак", дигән язу куелган.
Тулырак — монда, ачылмаса — монда.
#Татарстан

116.RU | Новости Казани
«Стой, можно я с тобой?»
Чиновники разместили на улицах Казани рекламу с песней о политических репрессиях 🙃
Она появилась на остановке «КАИ» на Карла Маркса, напротив христианской школы. Перейдя по QR-коду, который есть на баннере, можно попасть в телеграм…

🤔5👍4❤1
❗️Русиянең баш прокуратурасы The Moscow Times басмасын "теләнмәгән" оешма дип тамгалады
🤯1
Ирада Әюпова: Камал театрының яңа бинасында башка иҗат берләшмәләре дә эшләячәк
Бу хакта бүген Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова Татарстанның төбәк белән идарә итү үзәгендә (ЦУР) узган туры эфир вакытында сөйләде.
Әюпова Милли китапханә эшчәнлеген мисалга китерде. Аныңча, чаралар вакытында көненә китапханәгә 8 мең кеше килә. Камал театры да шуның нигезендә эшләячәк диде ул.
Моннан тыш, Камал театрында балалар өчен аерым мәйдан булдыру каралган. "Спектакль караганда баланы калдырырга мөмкин булачак", диде ул. Шулай ук театрда намаз укырга теләүчеләр өчен гыйбадәт бүлмәсе, ресторан, остаханәләр оештыру күздә тотыла.
Министр Камал театрының хәзерге бинасы язмышы турында сөйләмәде.
Тулырак — монда, ачылмаса — монда.
#Татарстан
@azatliqradiosi
Бу хакта бүген Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова Татарстанның төбәк белән идарә итү үзәгендә (ЦУР) узган туры эфир вакытында сөйләде.
— Безнең режиссерлар, культуртрегерлар төркеме бар. Алар республиканың театр һәм мәдәният тормышына җәлеп ителгән. Бина үзенә күрә арт-mall, ягъни форматы белән сәүдә үзәге кебек мәдәният өлкәсендә төрле чаралар тәкъдим итәчәк. Безнең идеология нигезендә, бинада "Апуш", "Калеб", Yummy Music булачак, — диде ул.
Әюпова Милли китапханә эшчәнлеген мисалга китерде. Аныңча, чаралар вакытында көненә китапханәгә 8 мең кеше килә. Камал театры да шуның нигезендә эшләячәк диде ул.
Моннан тыш, Камал театрында балалар өчен аерым мәйдан булдыру каралган. "Спектакль караганда баланы калдырырга мөмкин булачак", диде ул. Шулай ук театрда намаз укырга теләүчеләр өчен гыйбадәт бүлмәсе, ресторан, остаханәләр оештыру күздә тотыла.
Министр Камал театрының хәзерге бинасы язмышы турында сөйләмәде.
Тулырак — монда, ачылмаса — монда.
#Татарстан
@azatliqradiosi
Азатлык Радиосы
Ирада Әюпова: Камал театрының яңа бинасында башка иҗат берләшмәләре дә эшләячәк
Шулай ук яңа бинада намаз бүлмәсе, ресторан, спектакль вакытында баланы калдыру мәйданы булдыру күздә тотыла.
❤3🤡2🤨1
Башкортстан мөфтие Русия думасын дини киемнән йөрүне тыя торган канунны яңадан карарга чакырды
Башкортстан мөфтие Айнур Биргалин Русиядә җәмәгать урыннарында һәм мәгариф оешмаларында дини киемнән йөрүне тыя торган канунга каршы чыкты, дип җиткерә UTV телеканалы.
Биргалин фикеренчә, бу канун өлгесе кабул ителсә, мөселманнарның хокуклары бозылачак һәм бу Русиядә дин тоту ирегенә җитди комачаулык тудырачак.
Ул канун чыгаручылардан канун өлгесен кире карауны, мөселманнарның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен исәпкә алуны сораган.
Шул ук вакытта Биргалин мөселман хатын-кызларының никабтан йөрүенә каршы чыккан иде. "Никаб күп кешеләрне куркыта, аларны исламнан читләштерә. Бүген никаб исламга һәм мөселманнарга бәйле куркыныч һәм тискәре әйбер белән тәңгәлләштерелә", дип белдерде ул.
Тулырак — монда, ачылмаса — монда.
#Башкортстан

👍3🤡3
"Башкортстан бәйсезлек алган очракта гына кайтачакбыз"
Русиянең Украинага каршы сугыш башлавыннан соң Башкортстаннан Кыпрыска (Кипр) күчеп киткән ирле-хатынлы Шөһрәт Ханнанов һәм Гөлназ Рәхимкулова сугышка каршы сәяси активизм белән шөгыльләнә башлаган. Алар үзләре яшәгән Лимасол шәһәрендә Украинаны яклап төрле пикетлар үткәрә.
Cоңгысы узган атна ахырында үтте. Пикетка чыккан берничә кеше Ukraine must win (Украина җиңәргә тиеш), Russia kills Ukranian children (Русия украин балаларын үтерә) һәм башка шигарләр тотып торды. Әлеге пикетлар атна саен үткәрелә диелә.
Шөһрәт белән Гөлназ Telegram-да "Татарлар рашизмга каршы" дип аталган төркем оештырган. Алар үз эшчәнлеге белән таныштырып тора. Аның язылучылары әлегә күп түгел. Төркемдә Татарстан һәм Башкортстанга бәйсезлек таләп итү дә бар.
Азатлыкка биргән әңгәмәдә алар сугыш башлангач милли хисләре уянуы, Башкортстанга кайсы очракта кайтырга әзер булулары турында сөйләде.
Тулырак — монда, ачылмаса — монда.
#Башкортстан
@azatliqradiosi
Безгә бервакытта да Русиядә яшәү уңайлы булмады. Моның төрле сәбәпләре бар. Күрәсең, без уңайсызлыкларга күз йомарга тырышканбыздыр. Сугыш башлану белән моңа түзеп торыр хәл калмады. Бу ил үзенең нинди рәхимсезлеккә һәм кансызлыкка сәләтле икәнен күрсәтте. Ул чакта ашап та, йоклап та булмый иде. Башта бердән-бер юл — китү иде.
Русиянең Украинага каршы сугыш башлавыннан соң Башкортстаннан Кыпрыска (Кипр) күчеп киткән ирле-хатынлы Шөһрәт Ханнанов һәм Гөлназ Рәхимкулова сугышка каршы сәяси активизм белән шөгыльләнә башлаган. Алар үзләре яшәгән Лимасол шәһәрендә Украинаны яклап төрле пикетлар үткәрә.
Cоңгысы узган атна ахырында үтте. Пикетка чыккан берничә кеше Ukraine must win (Украина җиңәргә тиеш), Russia kills Ukranian children (Русия украин балаларын үтерә) һәм башка шигарләр тотып торды. Әлеге пикетлар атна саен үткәрелә диелә.
Шөһрәт белән Гөлназ Telegram-да "Татарлар рашизмга каршы" дип аталган төркем оештырган. Алар үз эшчәнлеге белән таныштырып тора. Аның язылучылары әлегә күп түгел. Төркемдә Татарстан һәм Башкортстанга бәйсезлек таләп итү дә бар.
Азатлыкка биргән әңгәмәдә алар сугыш башлангач милли хисләре уянуы, Башкортстанга кайсы очракта кайтырга әзер булулары турында сөйләде.
Тулырак — монда, ачылмаса — монда.
#Башкортстан
@azatliqradiosi
Азатлык Радиосы
"Башкортстан бәйсезлек алган очракта гына кайтачакбыз"
Русия Украинага каршы сугыш башланнан соң Башкортстанда яшәүче ирле-хатынлы Шөһрәт Ханнанов һәм Гөлназ Рәхимкулова Кыпрыска күчеп киткәннәр һәм сугышка каршы сәяси активизм белән шөгыльләнә башлаганнар. Алар Азатлыкка милли хисләре уянуы, туган якка кайсы…
👍8🤣1
⚽️ Евро 2024 көндәлеге: Англия финалга чыкты һәм анда Испания белән уйнаячак
Икенче ярымфиналда Англия Нидерландны 2:1 исәбенә җиңеп, финалга чыкты. Беренче голны уенның 7нче минутында ук Хави Симонс (Нидерланд) кертте. 37нче минутта Һарри Кейн пенальтидан исәпне тигезләде (1:1). Уенның соңгы минутында Олли Уоткинс Англияне финалга чыгарды (2:1).
Кичә узган беренче ярымфиналда Испания Францияне 2:1 исәбенә җиңгән иде.
Шулай итеп, 14 июльдә Берлинның Олимпия стадионында узачак финал уенында Испания белән Англия көч сынашачак.
#euro2024

👍1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 11 июль, пәнҗешәмбе, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:
🔸Мәскәүгә очучы дрон Ступино күгендә бәреп төшерелгән. Бу хакта Мәскәү мэры Сергей Собянин белдерде.
🔸Латвиядә активист Елена Крейлены Русия агрессиясен аклау өчен өч ел төрмәгә хөкем иткәннәр. Ул тәрәзәсенә "Путин минем дустым" дип язылган флаг элгән.
🔸Маҗарстан президенты Виктор Орбан пәнҗешәмбе Флоридада АКШның элекке президенты Дональд Трамп белән очрашачак дип яза Bloomberg. Орбан күптән түгел Русия президенты Владимир Путин белән күреште.
🔸Кино төшерү мәйданында ялгыш оператор Галина Хитчесны атып үтергән актер Алекс Болдуин эше мәхкәмәдә карала башлады. Аны присяжныйлар хөкем итәчәк. Актерга 18 айга кадәр төрмә яный. Болдуин гаебен танымый.

😁1
Мәскәүгә очкан дрон турында ниләр мәгълүм:
🔺Дрон 11 июльгә каршы төндә һава һөҗүменнән саклану көчләре Мәскәү өлкәсенең Ступино шәһәре тирәсендә бәреп төшерелә.
🔺Мәскәү мэры Сергей Собянин сүзләренчә, дрон калдыклары төшкән урында "җимереклекләр, җәрәхәтләнүчеләр юк".
🔺Ступино Мәскәүнең көньяк-көнчыгышына якынча йөз чакрымда урнашкан.
🔺Узган төндә Русиянең барлыгы дүрт төтбәгендә биш пилотсыз очкыч бәреп төшерелгән. Икесе - Брянски өлкәсендә, Мәскәү, Тамбов, Тула өлкәләрендә - берешәр.
Рәсмиләр биргән мәгълүматны Азатлык бәйсез рәвештә тикшерә алмый.
▪️Мәскәү Украинага каршы сугыш башлаганнан соң Русия төбәкләренә даими рәвештә пилотсыз очкычлар һөҗүм итә. Корбаннар һәм җимереклекләр дә бар. Күп очракта Киев моңа фикер белдерми.
👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.

🔥1
Ижауда "Баймак эше"ндә гаепләнүчеләрнең тагын бер төркемен хөкем итәчәкләр
Самардагы Алтынчы кассация мәхкәмәсе "Баймак эше"ндә гаепләнүче тагын өч кешенең - Ильяс Байчуринның, Дим Бүләкбаевның һәм Раят Дәүләтбаевның җинаять эшләрен Ижау шәһәренең Индустриаль районы мәхкәмәсенә җибәргән. Шулай ук Данис Әхмәтовның җинаять эше дә каралырга мөмкин диелә.
"Баймак эше" фигурантларының эшләре Башкортстаннан читтәге мәхкәмәләргә җибәрелә: Орски, Тольятти, Ижау. Адвокатлар һәм активистлар моны мәхкәмәләр каршында протестлар булмасын өчен эшләнә дип саный.

🤬2👍1😢1