❗️Белгород өлкәсендә Русия хәрбие ут ачкан.
Кимендә ике кеше һәлак булган. Бер кеше яраланган. Бу хәл кичә булган дип хәбәр итә куәт органнарына бәйле берничә Telegram каналы.
Атучы качкан. Үзе белән корал, пулялар алган. Аны Чуашстаннан 29 яшьлек Алексей Журавлев дип язалар.
Бу хәл турында әлегәчә бернинди рәсми белдерүләр юк.
Бу сылтамага басып укырга мөмкин.

👍5😁4
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Җырчы Ринат Рәхмәтуллин исерек килеш машина йөртү һәм юл-транспорт казасы китереп чыгару өчен ярты елга ирегеннән мәхрүм ителгән. Юл казасы быел җәен Буада булган. Рәхмәтуллинга мәхкәмә карары 7 августта чыгарылган. Шуннан соң җырчы апелляциягә биргән, әмма…
Җырчы Ринат Рәхмәтуллин Украинадагы сугыш сызыгына барган. Ул анда концертлар куйган.
Җырчы һуманитар ярдәм илткән. Ул сугышчыларга "Ринат Рәхмәтуллиннан бүләк" дип тамгалаган ВАЗ-2104 машинасын алып барган, әмма юлда ул ватылган. Аны калдырганнар, әмма соңрак аны барыбер сугышчыларга җиткерәчәкләр, дип сөйләгән ул "Бизнес Online" медиасына.
Аның сүзләренә караганда, ул Угледар, Авдеевка, Макеевка якларына барган. "Безнең танкчылар урманда тора иде, каршы якта - Украина танклары" дип сөйләгән ул. Ул барган һәр җирдә концерт куйган. Аны сугыш барган җиргә җитә алган беренче татар җырчысы дип билгеләгәннәр.
Ринат Рәхмәтуллин сугышка һуманитар ярдәм илтү теләге төрмәдә утырган вакытта башына килде дип сөйләгән.
Узган елны җырчы Ринат Рәхмәтуллин исерек килеш машина йөртү һәм юл-транспорт казасы китереп чыгару өчен ярты елга ирегеннән мәхрүм ителгән иде. Ул утырып иреккә чыкты.
#Татарстан
@azatliqradiosi

💩22👍2🤮2🤡2👎1
Кама Тамагында очкыч килеп төшкәннән соң, тагын бер җинаять эше ачылган
Кама Тамагында очкыч килеп төшкәннән соң, Русия тикшерү комитетының үзәк төбәкара транспорт тикшерү идарәсе икенче җинаять эшен ачкан.
Очышларны оештыручы ирне кулланучыларның иминлеге һәм сәламәтлеге таләпләренә туры килми торган хезмәт күрсәтүдә һәм өч затның үлеменә китерүдә гаеплиләр. Мәхкәмә аңа сәүдәгә корылган очышлар ясауны тыйган булган. Аның сертификаты булмаган, шулай ук ул Cessna 172 очкычына медицина тикшеренүе үтмәгән пилотны утырткан диелә.
Очышларны оештыручы — Казан кешесе булган диелә.
Тулырак 👉 монда. Ачылмаса 👉 бу сылтамага басыгыз.

76 яшьлек Фәрит Мөхәммәтшин Дәүләт шурасы спикеры урынына янә дәгъвә итәчәкме? "Мин әле карар бирмәдем", дип белдерде ул журналистларга. "Мин җаваплы кеше, вазгыять таләп итсә, бәлки, тагын эшләп алырмын", дип тә өстәде ул. Быел Татарстан Дәүләт шурасына…
Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан парламентына сайлауларда катнашуын "ташларга намусы кушмау" белән аңлатты
"Хушыгыз, парламент эшчәнлеген төгәлләде, соңгы утырышларны үткәрдем, бүләкләрне тапшырдым һәм мин ял итәм, дип тә әйтә алыр идем. Тик бөтен нәрсәне болай ташларга намусым һәм тәрбиям кушмый. Шуңа күрә кешеләр "Мөхәммәтшин курыкты, ташлады, бөтен кеше җиңелен тели, пенсиядә утырасы килә", дип әйтмәсен өчен мин дә намзәтемне тәкъдим итәргә булдым", дигән ул.
Шул ук вакытта Фәрит Мөхәммәтшин "хакимияткә атлыгып тора торган кеше түгелмен" дигән. Парламентны җитәклим дип тә өздереп әйтмәгән.
Фәрит Мөхәммәтшинга 77 яшь, Татарстан парламентын 30 еллап җитәкли.
👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. 👉Ачылмаса, монда басыгыз.

🤡11🤮3❤1👍1
Мәскәү янында Superjet 100 очкычы килеп төшкән.
Беренчел мәгълүматларга күрә, ул ремонттан соң сынау очышы башкарган булган. Өч кешедән торган экипаж һәлак булган. Очкыч Жуковский һава аланыннан очып киткән, юлчылар алмаган.
🔸Путин фәрманы белән Украинага каршы сугыш башланганнан соң, Русиянең һава ширкәтләренә очкычлар, алмаш өлешләр һәм җиһазлар сатуны тыя торган чикләүләр кертелде. Йөзләгән очкычка легаль сервис хезмәте күрсәтелми. Алмаш өлешләр җитмәү сәбәпле, һава ширкәтләре кайбер очкычларын сүтеп, шундагы кирәк-яракларны кулланырга мәҗбүр.
Тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.

Азатлык Радиосы
Мәскәү янында Superjet очкычы килеп төшкән
Очкыч төзекләндерү узганнан соң сынап карау вакытында килеп төшкән дип фаразлана. Анда юлчылар булмаган.
👏3👍1
Юстиция министрлыгы "ят агентлар" исемлеген яңартты:
"ВЧК-ОГПУ" телеграм каналы.
Блогер Дарья Богданова ("Пепел Клааса").
Элекке муниципаль депутат Анна Каруличева.
"Русский криминал" проекты.

Яңа "теләнмәгән оешмалар":
🔸MitOst e.V. (Германия)
🔸The John Smith Trust (JST, "Фонд Джона Смита") (Великобритания).

Дәүләт шурасында: "Болай барса, татар дигән халык булмаячак"
11 июльдә Татарстан Дәүләт шурасында республика Мәгариф министры Илсур Һадиуллин депутатлар алдында хисап тотты. Аның нотыгы нигездә бу тармактагы казанышларны санауга багышланды.
Шулай да парламент сессиясе көтмәгәндә бер мизгелгә бәхәс урынына әверелеп алды. Депутатлар татар теленең торышы, татар теленнән имтихан тапшыручыларның 7 генә кеше булуы, БДИның башка телләрдә тапшырылмавы, юкка чыккан милли мәгариф язмышы өчен борчылды.
— Без Дәүләт шурасыннан башка телләрдә дә БДИ бирүне Мәскәүдән сорый алмыйбызмы? Күренеп тора, безнең 10 ел эчендә ярты миллион татар юкка чыкты, татар телен югалтучылар тагын да күбрәк. Болай барса, 20 елдан телебезне югалтабыз. Татар дигән халык булмаячак – диде язучы һәм депутат Ркаил Зәйдулла.
Әмма Һадиуллин Мәскәүгә өмет багламый.
— Безнең вәкаләтләрдә ул юк, — дип җаваплады ул. — Без мөрәҗәгать итеп карадык.
Укучылар татар телен сайласын өчен без аларда татар теле һәм әдәбиятына мәхәббәт уятырга тиеш дип кенә котылды министр.
Зәйдулла каршы әйтә башлаган иде, аның микрофонын сүндереп куйдылар.
Азатлык Дәүләт шурасы утырышыннан репортаж тәкъдим итә.
👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтама.

2017 елда татар телен ихтыяри укытуга күчерүне хуплаган парламент милли мәгариф торышы турында уйлана башлады: Ркаил Зәйдулла Мәскәүгә басым ясарга чакырды, Фәрит Мөхәммәтшин аның микрофонын сүндертте һәм шартнамә вакытын сагынып искә алды.
👍8❤4🤬3
Уфада Таҗикстанның ике ватандашы 16 баланы әсирлектә тоткан, берсе качып китеп ярдәм сорый алган
Балаларны узган төндә азат иткәннәр, ә кыерсытучыларын кулга алганнар. Хәзерге вакытта бу балаларның әти-әниләре кем булуын ачыкларга, аларның сәламәтлегенә бәя бирергә тырышалар. Балаларны социаль оешмаларга урнаштырганнар, анда аларга ярдәм күрсәтелә.
▪️Уфада моңа охшаш хәл элегрәк тә булган иде. Уфаның Инорс торак районындагы "Мәдинә" мәчете идән астында Таҗикстаннан күчеп килгән Азизмурод Кенджа мәдрәсә ачкан, анда балигъ булмаган балаларны ябып тоткан һәм тәннәре күгәргәнче кыйнаган. Биредәге шәхси мәктәптә 12 бала укыган булган, дип хәбәр ителде.

😱6🤔2🥴2🌚1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучылар. Бүген 13 июль, шимбә. Азатлык эшен дәвам иттерә. Хәзергә булган хәбәрләр белән таныштырабыз.
🔸Бүген иртәнге сәгать 4.00тә Ростов өлкәсе Цимлянский районы нефть базасына дроннар һөҗүме нәтиҗәсендә янгын чыккан. Корбаннар һәм зыян күрүчеләр юк диелә.
🔸Шулай ук бүген Русия саклану министрлыгы Ростов, Белгород һәм Курски өлкәләрендә дүрт дронны бәреп төшерүләре турында хисап тотты.
🔸Польша парламенты 1944 елгы кырымтатар сөргенен геноцид дип таныды. 2022 елны Канада шулай ук сөргенне геноцид дип таныган иде.
🔸40 ел эчендә беренче тапкыр Русия телевидениесы каналлары Олимпия уеннарын күрсәтмәячәк. Соңгы тапкыр мондый хәл 1984 елны булган иде. Ул вакытта уеннар Лос-Анджелеста үтте. Бу юлы Олимпиада Парижда уза. Аның ачылышы 26 июльгә каралган.
🔸Финляндия парламенты чик сакчыларына сыену урыны сораучы русияләрне кире илләренә кайтарырга рөхсәт бирүче канун кабул итте. Yle телеканалы хәбәр итүенчә, сүз дәүләт иминлегенә куркыныч тудырган очраклар турында бара.
🔸Махачкалада халык ут булмау сәбәпле төнлә протест чарасына чыкты. Бу беренче тапкыр гына түгел. Узган юлы алар 10 июльдә чыккан иде. Июнь азагында берничә көн ут булмагач митинг та оештырганнар иде.

👍2
Кичә Казада Горки-Әмәт паркында татар әниләре һәм балалар өчен "милли пикник" узды.
"Пикникка җыелабыз дигәндә 15-20кеше җыелса шәп булыр дип уйладым, чарада балалар белән бергә 100 ләп кеше җыелды. Уңышлы пикникның төп сере - бергәлек! Һәркем әзерләнде, хәтта, килә алмаучылар да бүләк җибәрде", дип сөйләгән "Татар афиша" телеграм каналына чараны оештыручы журналист Ләйсән Фәтхи.
Пикникны оештыру турында сөйләшү әти-әниләрен берләштергән "Биби" чатында барды. Чарага килүчеләргә киемдә берәр милли элемент булдыру шарты да куелды.
Әниләр үзара бүлешеп, балаларга чүлмәк вату, күз бәйләп бүләк кисү, акча уйлап чыгару бәйгеләре оештырды. Балалар азан әйтте, дога укыды, җырлады-биеде, кыскасы һәркайсы үз осталыгын күрсәтте. Шул ук вакытта милли ризыклар белән дә сыйланды.
Чара күмәкләшеп "Туган тел" җырын җырлау белән тәмамланды.
Фотолар "Биби" чатыннан

❤6👍3🥱1
Шимбәгә каршы төндә Херсон өлкәсенә һөҗүмдә бер кеше һәлак булган, алты кеше җәрәхәтләнгән.
Өлкәнең хәрби хакимият башлыгы Олександр Прокудин хәбәр итүенчә, Русия хәрбиләре һөҗүме нәтиҗәсендә административ бинага, уку йортына, кибеткә, тулай торакка, күпкатлы өч йортка һәм шәхси өч йортка зыян салынган.

Telegram
Прокудін Олександр - Офіційна сторінка
Оперативна інформація з 06:00 12.07.2024 по 06:00 13.07.2024
Минулої доби під ворожим вогнем та авіаударами опинилися Золота Балка, Львове, Білозерка, Берислав, Антонівка, Станіслав, Олександрівка, Кізомис, Одрадокам'янка, Гаврилівка, Високе, Первомайське…

😢5❤1
Мәскәүдәге Тарихи мәчет ишек төбенә дуңгыз башы атканнар
Бу хәл үткән җомгага каршы төндә була. Аның видеосын Islamnews чыгарды.
Әлеге хәлне Русия Диния нәзарәте рәисе, мөфти Равил Гайнетдин провокация диде һәм аны инкарь итәргә чакырды.
Аныңча, бу акция ислам диненә һәм мөселманнарга каршы эшләнгән.
Тулырак👉 монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

IslamNews
К двери Исторической мечети Москвы подкинули голову свиньи
🤬11🤪2❤1
Татарстан Конституция шурасына бер ел. Ул ике карар кабул итте
Татарстанда инде бер ел дәвамында Конституция шурасы эшли. Ул Мәскәү таләбе белән юк ителгән Конституция мәхкәмәсе урынына барлыкка килде. Шушы ел эчендә Шура нибары ике карар чыгарган: бер пенсионерның шикаятен кире каккан, ә бер гаилә мөрәҗәгатен канәгатьләндергән.
Конституция шурасы өч әгъзадан тора. Бу затларның мәхкәмә вәкаләтләре юк һәм бу шура үзе дә киңәш бирүче оешма булып кына тора. Дәүләт органнарына аның карарларын үтәү мәҗбүри түгел.
Русиядә Конституция шуралары шулай ук Башкортстанда, Саха (Якутия) һәм Адыгеядә бар.
▪️2020 елда Русия Конституциясе үзгәртелгәннән соң Дәүләт думасы Русия төбәкләрендә Конституция һәм низамнамә мәхкәмәләрен бетерү турында канун кабул итте. Бу Татарстан дәүләт хакимияте системы өч тармакның берсен югалтуына китерде.
▪️Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әлеге мәхкәмәне саклап калырга чакырган иде. Ләкин аңа карап республика парламенты бернинди карар да, мөрәҗәгать тә кабул итмәде.
Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

🥴7❤1