Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
👩‍❤️‍👨 Майя Ада, Эрфан, Илиан, Фемида...

Бу - Башкорстанда балаларга бирелгән исемнәр. 2024 елда туган балаларга нинди үзенчәләкле исемнәр кушылганын Башкортстан ЗАГСы ачыклаган. Шул ук вакытта иң популяр исемнәрне дә атаган.

👧 Кыз балаларга нинди исемнәр бирелгән?

Фемида, Асена, Гөлсәйдә, Майя Ада, Зәйнәп.

👶 Нинди исемле ир балалар барлыкка килгән?

Илиан, Гомәр, Азнай, Корюн, Эрфан.

Әминә, Сафия, Арина, Ева, Ясминә, Әмир, Марк, Тимур, Артем - болары иң популяр исемнәр. Балаларга бу исемнәрне бирү елдан ел дәвам итә.

2023 елда 3,8 мең башкортстанлы исемнәрен алыштырганнар икән.

@azatliqradiosi
😱5👍3
11 июльдә Татарстан Дәүләт шурасы утырышы бер мизгелгә милли мәгариф турында бәхәс урынына әверелеп алды.

Депутатлар татар теленең торышы, татар теленнән имтихан тапшыручыларның 7 генә кеше булуы өчен борчылды.

Азатлык сайтында Дәүләт шурасы утырышыннан репортаж тәкъдим итәбез. Бу рәсемнәрдә аннан иң кызыклы фикерләрне укый аласыз.

@azatliqradiosi
👍4😢2
Бүгенге көн язмасы татарларда диндарлык дәрәҗәсе турында

Мәрҗани исемендәге Тарих институты Татарстанда татарлар арасында диндарлык көчәя дип саный. Шул ук вакытта бүген татарларның төп өлеше Аллага ышанса да, динне үтәргә ашыкмый. Ислам дине белгече Ринат Мөхәммәтов фикеренчә, хәзер татарлар арасында динсез "неосовет халкы" кыйммәтләре, динилеккә караганда, көчлерәк тарала.

Азатлык Радиосы элекке елларда үткәрелгән социологик тикшеренүләргә күз салып, татарлар арасында динилекнең ничек көчәюен карады.

Тикшеренү нәтиҗәләре һәм моңа белгеч фикерен безнең язмада укыгыз:

👉 төп сайт
👉 көзге-сылтама (VPN булмаса)
👍3✍1
📍Кешеләргә "брат", "сестра" дип эндәшмәскә!

Урта Азиядән килүчеләрне Русиядә яшәргә өйрәтә торган адаптацион курс барлыкка килгән. Аны милләтләр эше буенча федераль агентлык ясаган.

Лекция вакытында чит илдән килүчеләргә таныш булмаган кешеләргә "брат", "сестра" сүзләрен кулланып эндәшмәскә, башка кешеләр янында туган телләрендә пышылдап сөйләшмәскә, чит кешеләрне тикшермәскә, намазны урамда, җәмәгать урыннарында кылмаска дип өйрәтәчәкләр.

Таныш булмаган кешеләргә кагылырга, аларга сызгырырга, тел шартлатып озатып калырга ярамый. Русиядә хатын-кызлар ачык һәм җете төсле киемнәрдән йөрүе — гадәти күренеш һәм бу аларның танышырга әзер булуын аңлатмый дип өйрәтеләчәк.

Тагын ниләр сөйлиячәкләр лекциядә?

Мәсәлән, үз ихтиярлары белән Русия гаскәрләренә барсалар, Русия ватандашлыгына ия булу бик җитез башкарылачак дип аңлатачаклар.

Документ турында җентекле итеп монда яздык. Кызык урыннар шактый.
🤡15🤮2❤1
📍 2100 елга дөньяда кеше саны кимиячәк, әмма гомер озынлыгы артачак

БМО фаразларына караганда, 2084 елда бу йөз ел арасында кешеләрнең саны иң югары ноктага җитеп, 10,3 млрд кешене тәшкил итәчәк.

XXI гасырның азагына кеше уртача 81,7 ел яшәячәк. Ирләрнең гомер озынлыгы 80 яшь тирәсе булса, хатын-кызларның уртача яше 84 яшь булуы көтелә.

Тулырак 👉 безнең сайтта укыгыз.
🤮2✍1👍1
🇷🇺 Татарстан мәктәпләренә 80,7 млн сумга республика символикасы сатып алыначак

Татарстан байраклары һәм герблары республиканың 35 районындагы 1117 мәктәбе өчен сатып алынырга тиеш диелә.

Яңа уку йортыннан уку йортларында дәүләт символикасын урнаштыру мәҗбүри булачак.

Бу хакта 👉 монда укый аласыз.
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
👍18❤5🤡1
АКШның Висконсин штатында Республикан фиркасенең җыены башлана

Җыенда Дональд Трамп АКШ президентына фирканең намзәте буларак рәсми тәкъдим ителергә тиеш булачак. Шулай ук ул үз вице-президентына намзәтне атаячак дип көтелә.

Чара Трампка һөҗүм ясау омтылышыннан соң уза.

Күпчелек иҗтимагый фикер сораштыруларына күрә, Трамп һәм Байден рейтинглары бер-берсенә якын бара. Кайбер белгечләр атыш омтылышыннан соң Трамп рейтингы күтәрелергә мөмкин дип саный.

Тулырак 👉 безнең сайтта укыгыз.
❤2👍2👌1
Уфаның кайбер автобус маршрутларында юл бәясе артачак

Уфаның өч автобус ширкәте шәһәрнең җәмәгать транспортында юл йөрү хакын күтәрә. 1 августтан кайбер автобус маршрутларында бару хәзер 41 сумга төшәчәк.

Юл бәясенең артуын эшмәкәрләр ягулыкка һәм ремонтка чыгымнарның артуы белән аңлата.

Бу хакта күбрәк мәгълүмат 👉 монда.
👎2👍1
Русия хакимияте Youtube-ны акрынлап томалый башлыймы?

Төрле белгечләр Youtube-ны хакимият тарафыннан чыннан да акрынайту башланды дип саный. Томалау булса, бу нинди нәтиҗәләргә китерә ала? Моңа ничек әзер булырга?

Бу хакта Азатлык язмасын укыгыз:

👉 төп сайт
👉 көзге-сылтама (VPN булмаса)
🤬8🔥2🌚1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 16нчы июль. Азатлык Радиосы эшен дәвам итә. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.

🔹Казанда йөк машиналары йөртүчеләренә ихтыяҗ арткан. Аларга хәзер аена 75 мең сум түләргә әзерләр, дип яза "Бизнес-online" басмасы. Ерак араларга йөрүче машина йөртүчеләргә (дальнобойщикларга) аена 178 мең сум түлиләр.

🔹 АКШ президентына намзәт Дональд Трамп ял көннәрендә булган атыштан соң беренче тапкыр халык янына чыкты. Ул Республикан фиркасенең җыенына бәйләнгән колак белән килде.

🔹 Русия ягы төнлә Ростов өлкәсендә тугыз дрон бәреп төшерелгән дип белдерә.

🔹 Курски өлкәсендә урнашкан түбәнвольтлы җиһаз заводына дроннан шартлаткыч килеп төшкән, нәтиҗәдә цехларның берсендә янгын башланган.

🔹Маҗарстан премьер-министры Виктор Орбан Европа шурасы президенты Шарль Мишельгә хат язган, шушы хатта Русия белән дипломатик мөнәсәбәтләрне торгызырга кирәк дигән. Ул хакта Bild басмасы җиткерә.

Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә кыймаган яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

@azatliqradiosi
❤1👍1🔥1
Кичә АКШның Висконсин штатында Республикан фиркасенең дәүләт конвенциясе Дональд Трампны АКШ президенты вазифасына тәкъдим итте.

Шул ук көнне Трамп Оһайо штаты сенаторы Джеймс Вэнсны АКШ вице-президентына намзәт итеп сайлады.

2016 елда Вэнс Трампны нык тәнкыйтьләде. Шулай да соңрак ул аның тугры тарафдарларыннан берсе булды.

Трампны хәтта башка югары дәрәҗәле республиканчылар хупламаганда да, хуплап килде, дип искәртә Reuters. Шулай ук ул — Украинага ярдәм бирүгә каршы чыккан сенаторларның берсе.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

@azatliqradiosi
👍1😢1
Казан мәчете имамы хатын-кызларны ничек дөрес кыйнарга икәнен аңлатты.

Халыкта фикерләр төрле булганнан соң бу видеоны YouTubeтан сөртеп куйганнар. Әлегә Татарстан мөселманнары диния нәзарәте видеога фикер белдермәде.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
🤡16👍9🤬8😁6🔥1🤔1😡1
☝🏻Русия дигитал үсеш министрлыгы "Элемтә турындагы" канунга үзгәрешләр әзерләгән.

Аларга ярашлы, телефонга акча салу өчен кәгазь акчалар белән түләгәндә паспортны да күрсәтергә кирәк булачак. Бу хакта чыганакларының сүзләренә сылтама белән "Ведомости" яза.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

@azatliqradiosi
👎2👍1
Кукмара районындагы 117 еллык мәчетне Русиянең мәдәни мирас объекты исемлегенә кертергә җыеналар.

Аның манарасы сакланмаган, ләкин бут ташларыннан салынган диварлары әле дә сафта.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
👍4🔥3