Казан теннисчысы Вероника Кудерметованы Парижда узучы Олимпия уеннарына кертмәгәннәр.
Бу хакта аның әтисенә сылтанып, «Бизнес Онлайн яза».
Әтисе сүзләренчә, теннисчыны ЦСКА белән бәйле булуы өчен уздырмаганнар. Элегрәк ул чынлап та әлеге клубта уйный иде.
Тенниста Русиядән Даниил Медведев, Роман Сафиуллин, Павел Котов, Екатерина Александрова, Мирра Андреева һәм Диана Шнайдер. Парлы разрядта Елена Веснина һәм Александрова, Андреева һәм Шнайдер, Медведев һәм Сафиуллин булачак.

👏11🥱3🔥1
Хәерле иртә, дуслар! Төнлә, бүген иртән ниләр булды - шулар хакында кыскача.
🔸 Аннексияләнгән Кырым, Брянск өлкәсендә 33 дрон бәреп төшерелгән. Дингездә 10 экипажсыз катерлар юк ителгән. Бу хакта Русия Саклану министрлыгы белдерде.
🔸 Херсонның Крынки авылы өчен сугышта 788 Украина хәрбие югалган. Украинаның "Слідство.Інфо" медиасы язуынча, сүз 2023 елның октябреннән башлап 2024 елның июненә кадәр вакыт аралыгы турында бара. 262 хәрби җирләнгән.
🔸 Мәскәүнең мәдәният департаментының элеккеге башлыгы Александр Кибовскийны кулга алганнар. Аны зур акчаны үзләштерүдә гаеплиләр. Соңгы вакытта ул Сергей Собянинның Укриананың басып алган җирләре белән хезмәттешлек итү өчен җавап биргән.
🔸 Русия белән Кытай арасында акча күчерү белән проблем чыккан, дип яза Bloomberg.
🔸 Луһанскида Сталин репрессияләре корбаннары һәм ачлык корбаннары истәлегенә куелган ике һәйкәлне алып ташлаганнар. Җитәкчеләр бу һәйкәлләр Украина вакытында куелган дип аңлаткан. Әмма беренче һәйкәл 1990 елга кадәр үк урнаштырылган булган.
🔸 АКШ президенты Джо Байденда - корановирус. Ул кешеләргә чирне йоктырмас өчен изоляциядә булам, әмма эшне дәвам иттерәм дигән.
🔸 Молдовада АКШ соравы белән Грузия ватандашы кулга алынган. Тикшеренүчләр әйтүенчә, М. Чхиквишвили Нью Йоркта Санта Клаус киеменә киенеп яһүди балаларга агуланган кәнфитләр таратырга ниятләгән. Аны "Маньяклар. Үтерү культы" наци төркеме башлыгы диләр.
🔸 Татарстанда бүген яңгыр, кискен җил исәчәк, ә һава торышы 29 градус эссе була дип язалар. Һава торышы имин түгел, янгыннар килеп чыгарга мөмкин дип кисәтәләр.
🔸 Башкортстанның Төзелеш министрлыгы торакның бер дүрткел метры 113 262 сум дип әйтте. Бу - базардагы уртача бәя дип аңлаткан түрәләр.
Менә шундый иртәнге яңалыклар. Көнегез күңелле узсын!
@azatliqradiosi

🔥3👍1😢1
Русиядә 2024 елның беренче ярты елында автоһәлакәтләр аркасында 5,9 мең кеше һәлак булган.
Гомумән Русиядә 56,3 мең авария очраклары теркәлгән.
Татарстан башка төбәкләр белән чагыштырганда трамвай казалары белән алдынгы сафка чыккан.
Трамвай йөртүчеләре гаебе белән булган аварияләр узган ел белән чагыштырганда, Русиядә 27%ка арткан. Сүз һәлак булучылар һәм җәрәхәтләр алган кешеләр белән булган аварияләр турында бара. Мондый очраклар Татарстанда җидәү булган.
Июнь азагына булган мәгълүматларга күрә, Татарстанда ел башыннан санаганда, юлларда 1271 авария булган. 140 кеше һәлак булган, 1553 кеше төрле җәрәхәт алган.
#Татарстан

Байден кабат COVID-19 белән авырый. Лас-Вегастагы чыгышы булмый калды
Байденның табибы Кевин О’Коннор матбугатка әйтүенчә, президентка томау төшкән, ул ютәлли һәм вируска каршы Паксловид дигән даруның беренче дозасын алган. Көн башында үзен яхшы хис иткән, тик коронавируска тапшырган чираттагы анализы уңай нәтиҗә белән чыккан.
Байденның Лас-Вегаска сәфәрен яктырткан репортерлар әйтүенчә, очкычка менгән чакта ул акрын һәм сак кына менгән, дип искәртә ВВС.
Тулырак 👉 монда яздык.

😁5😢3❤1👍1
Украина сугышында катнашкан өчен күпме акча түләнгән?
Русия хакимиятләре Украинага каршы сугышта катнашучыларга яки аларның туганнарына бер ел эчендә 2,75-3 трлн сум акча түләгән.
Моны Re:Russia санап чыгарган.
Re:Russia Русиянең Украинадага хәрби төркемнәренең саны 500-600 мең кеше дип бәяләгән, ә әгәр үтерелгән һәм яраланганнарны исәпкә алсаң, бәяләмәләргә күрә Русия ягыннан бер миллионлап кеше сугыш аша узган.
👉 Тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

Азатлык Радиосы
Бер ел эчендә Украинадагы сугышта катнашучыларга Русия өч трлн сумлап акча түләгән
Тикшеренүчеләр искәртүенчә, бу — федераль бюджетның быелга булган чыгымнарының 7,5-8,2 проценты.
🤬5
✈️ Казаннан Шанхайга туры очышлар башкарылачак
Очышлар 28 сентябрьдән башланачак. Аларны Кытайның China Eastern Airlines һава ширкәте оештыра.
Очкычлар сишәмбе, пәнҗешәмбе һәм шимбә көнне очачак дип көтелә. "Бизнес Online" билетлар инде сатуга чыккан, дип яза.
Һава ширкәтенең сайтындагы мәгълүматка күрә, билет бәясе 22 мең сум тирәсе.
Татарстанны торган саен ныграк Кытайга бәйләү турында 👉 бу сылтамага басып укып була.

🤮4
❗️Энгел Фәттаховны сак астында калдыру 21 сентябрьгә кадәр озайтылган.
Бу - бүген узган мәхкәмә карары. Утырыш Чаллыда булган. Ул Минзәләнең тикшерү изоляторыннан берничә көн элек китерелгән иде.
"Бизнес Online” фотосы.

😡16
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
"Баймак эше"ндә беренче хөкем карары көтелә, Ульябаев үз гаебен таный 17 июльдә Оренбур өлкәсенең Орски шәһәрендәге район мәхкәмәсендә "Баймак эше"ндә гаепләнүче Илшат Ульябаевка хөкем карары игълан ителергә тиеш иде. Ләкин әлегәчә бихәбәр. Ульябаевның эше…
📍"Баймак эше" фигуранты Илшат Ульябаевка 5 ел гомум тәртипле колония карары чыккан
Мәхкәмә Ульябаевны "киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашуда" (Җинаять кодексының 212 маддәсе, 2 өлеше) һәм"хакимият вәкиленә карата гомергә яки сәламәтлеккә куркыныч тудырырдай көч куллануда (Җинаять кодексының 318нче маддәсе, 2нче өлеше) гаепле дип тапкан.
Прокурор аны ун елга утыртуны сораган булган.
👉Азатлык сәхифәсендә
👉Көзге сәхифәдә

Мәхкәмә "Баймак эше"ндә гаепләнүче Илшат Ульябаевны биш елга ирегеннән мәхрүм итте
Бу - "Баймак эше" белән бәйле беренче хөкем карары булды. Прокурор ирне ун елга утыртуны сораган булган. Аны Баймакта 17 гыйнварда "киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашу"дан тыш, полиция хезмәткәренең күзенә зыян салуда гаепле дип тапканнар.
😡6
Сибай концерт-театр берләшмәсе биючесе, Башкортстанның атказанган артисты Раил Ханов Русиянең Украинада алып барган сугышында һәлак булган.
Аның белән хушлашу иртәгә Корама авылы мәчете янында узачак. Бу хакта берләшмәнең «Вконтакте» битендә язылган.
Ханов һәм гомумән берләшмәдән 12 кеше сугышка 2022 елның сентябрендә мобилизацияләнгән иде.
Нәкъ бер ел элек филармониянең 23 яшьлек биючесе Илнар Хатмуллин һәлак булды.
▪️Башкортстан ирләрне Украинадагы сугышка җибәрүдә бик актив. Мәетләр дә күп кайта. Азатлык ачыклаган саннарга караганда, сугыштан кимендә 2498 башкортстанлы алып кайтып җирләнгән.
Бүген сугышның 876нчы көне.

👍9😢4🤡2🎉1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
❗️Энгел Фәттаховны сак астында калдыру 21 сентябрьгә кадәр озайтылган. Бу - бүген узган мәхкәмә карары. Утырыш Чаллыда булган. Ул Минзәләнең тикшерү изоляторыннан берничә көн элек китерелгән иде. "Бизнес Online” фотосы. @azatliqradiosi
Адвкокаты Руслан Сафин әйтүенчә, тикшерү изоляторында утыру дәверендә Энгел Фәттаховның сәламәтлеге сизелерлек какшаган.
Хатыны да төрле чирләрдән азаплана дип әйткән. Яклавы элекке мәгариф министрын йорт сагына күчерүне сораган. Әмма тикшерүче Фәттахов шаһитләргә йогынты ясарга мөмкин дигән.
"Мине сак астында тоту өчен бернинди нигезләр дә юк дип саныйм", дигән Энгель Фәттахов һәм качарга, яшеренергә ниятләре булмавын әйткән. Мәхкәмәгә тагын бер тапкыр ришвәт алмадым дип белдергән. "Мин ришвәтчегә охшаган мени?", дигән.
▪️2012 елда Энгел Фәттахов Татарстан мәгариф һәм фән министры вазифасына билгеләнгәч, татар телен үстерү эшенә алынды. 2017 елда республика мәктәпләрендә татар телен мотлак укыту калсын өчен көрәште. Моның өчен прокуратурадан кисәтүләр алды. Татар теле дәүләт теле буларак укытылмаячагы билгеле булгач, министр вазифасыннан алынды.
▪️Министр вазифасында аның эшчәнлеген милли җәмәгатьчелек уңай бәяләде. Милли мәгариф белгече Марат Лотфуллин сүзләренчә, Фәттахов милли мәктәпләрнең эчтәлеген яңарта алды, еллар дәвамында хәл ителмәгән дәреслекләр мәсьәләсенә алынды, татар телен укыту концепциясе булдырды, "Сәлам" – яңа укыту методикасы эшләнә башланды.
▪️Тарихчы Дамир Исхаков Фәттахов Мәскәүнең сәяси изеп баручы машинасы астына эләкте дип белдергән иде.
Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

👍6😢5🔥3
Башкортстан хакимиятләре "Баймак эше"ндә гаепләнүчеләрнең хатыннарына ирләренә "йогынты ясарга" куша
Бу эш Башкортстан башлыгы хакимияте җитәкчесенең эчке сәясәт өлкәсендә беренче урынбасары, Украинага каршы сугышта булып кайткан Азат Бадрановка кушылган. Аның белән ирләре тикшерү изоляторларында утырган хатыннарны "кыстау" эшенә Башлык каршындагы Кеше хокуклары шурасы рәисе Зөлфия Гайсина җәлеп ителгән.
"Баймак эше" буенча мәхкәмәне көткән ирләрнең туганнарына ни рәвешле басым бара?
👉 Монда барысын да җентекле яздык. Ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

Медиа: Башкортстан хакимиятләре "Баймак эше"ндә гаепләнүчеләрнең хатыннарына ирләренә "йогынты ясарга" куша
Хатыннары ирләрен "гаепләрен танырга, үкенеч белдерергә" күндерергә тиеш. Аерым алганда моның белән әле күптән түгел Украинага каршы сугышта булып кайткан Азат Бадранов шөгыльләнә диелә.
🤬6
Думада русияләрне традицион гаилә кыйммәтләрен "кимсеткән" өчен хөкем итәргә тәкъдим итәләр
Бу тәкъдим белән Русия дәүләт думасы депутаты Солтан Хамзаев чыккан.
"Бездә гаиләнең кагылгысызлыгын саклаучы", яңа өйләнешергә торган яшьләрне "җимергеч пропагандадан, гаилә кыйммәтләрен кимсетүдән яклаучы" канун юк дигән ул.
▪️Соңгы вакытта Русиядә "традицион кыйммәтләр"не яклау һәм аны Көнбатышка каршы кую пропагандасы алып барыла.
▪️2022 елның декабреннән башлап Русиядә һомосексуальлек, бисексуальлек һәм трансгендерлык турында уңай мәгълүмат тарату тыелды. Моның өчен кешеләргә 400 мең сум, оешмаларга биш миллион сумга кадәр штрафлар каралган.

🤡4👍1
Пермь шәһәрендә бер төркем активистлар мәчет төзелешенә каршы акция үткәрде. Алар "Мәчеткә - юк", "Хакимият, сез бомба саласыз" дигән шигар күтәреп чыкты.
— Безнең җирне басып алулары һәм мәчет төзү тәкъдиме турында ишетеп килдек, — дигән сүзләр яңгырады митингта чыгыш ясаучылардан. Аның видеосын Ura.ru сайты элде.
Басма язуынча, чарага 100-200 кеше килгән. Алар бу җирлектә мөселманнар саны 2 процент тәшкил итә, мәчетне эшче мигрантлар өчен төзергә телиләр дип белдерә. Якында гына монастырь урнашканны исәкртәләр.
Урам чарасына җыелучыларга Пермь шәһәре депутаты Геннадий Сторожев кушылган. Ул бистәдә урыслар яшәвен һәм мәчет төзергә кирәкмәвен әйткән.
Пермь крае мөфтие Әнвәр Аблаев мәчеткә каршы чыгучыларны милләтара низагъ чыгаруда гаепләде.
Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.
Фото: Ura.ru

🤡14😱5🤬5😁2🤮2👍1🔥1
Хәерле җомга иртәләре булсын, кадерле дуслар! Иртәнге яңалыклар җыелмасы мондыйрак:
🔸 Курск, Белгород һәм аннексияләнгән Кырымда Украинадан җибәрелгән дроннар бәреп төшерелде, дип хисап тотты Русия саклану министрлыгы.
🔸 Сведловскиның өлкә мәхкәмәсе ике утырышта журналист Эван Гершковичның эшен тикшерүне тәмамлаган. Ул ябык форматта уза. Юристлар фаразлавынча, мәхкәмәнең тиз узуы журналистның кемгәдер алмаштыру мөмкинлегенә бәйле була ала.
🔸 Мәскәүдә Дәүләт Думасының элеккеге депутат Сергей Абельцевны кулга алганнар. Аны акча белән хәрәмләшүдә гаеплиләр.
🔸 Тель-Авивта АКШның илчелеге урнашкан бина янында дрон шартлаган. Кимендә бер кеше һәлак булган. Шартлау өчен җаваплылыкны хөситләр үз естенә калган.
🔸 Якутиядә дүрт кеше булган боралак югалган. Билгеләнгән вакытта пилот элемтәгә чыкмаган, аннары авария маягы да эшли башлаган. Боралакны эзлиләр.
🔸 Бүген Казанда Татарстанның Югары мәхкәмәсе Мамадыш районының элеккеге полиция башлыгының урынбасары Илнар Исхаковны кулга алуның канунилыгын тикшерәчәк. Ул үзе тикшерү изоляторында утыра, ул акча белән хәрәмләшүдә шикләнеп сак астына утыртылган иде.
🔸Башкортстанның "Зауралье - 2024" инвестицион Сабантуйның мәдәни өлешенә 2 млн сумнан артык акча тотылган.
Әлегә шулар. Бергә булыйк, без сезнең өчен эшлибез!

🔥3
Ни өчен "Үзгәреш җиле" быел булмый?
Быел "Үзгәреш җиле" татар җыры фестивален БРИКС җыены аркасында үткәрмәячәкләр. Бу хакта республиканың мәдәният министры Ирада Әюпова әйткән.
"Мәдәният министрлыгының дүртенче чиректә чаралары бик аз. БРИКС булачак, бөтен кеше нык тыгыз. "Үзгәреш җиле" — бер концерт кына түгел бит ул, репертуар әзерләү, репитицияләр, образлар тудыру. Быел ул булмаячак инде, чөнки артистларны йолкып алу мөмкин түгел", дигән ул.
Ә киләсе елда "Үзгәреш җиле" булачакмы? Ирада Әюпова ни диде?
Бу хакта 👉 Азатлыктан укыгыз.

Татарстан мәдәният министрлыгы быел "Үзгәреш җиле"нең булмавын БРИКС җыены аркасында дип аңлата
Киләсе елга узармы — әлегә бу да билгеле түгел.
🤡4👍3🔥2👎1
Windows програмындагы глобаль төзексезлекләр аркасында дөньяның төрле илләрендә һава аланнары, вокзаллар, банклар һәм башка оешмалар эшләми.
Бу хәлләр Төркиянең, Американың, Һиндстан һәм Австралиянең һава ширкәтләренә, Германия белән Испаниянең һава аланнарына, Британиянең тимер юл вокзалларына кагылган.
Sky News телеканалы эфирын алып бара алмаган. Берлин һава аланы очышлар тоткарлануын җиткерә. Австралиядә яшәүчеләр банк әсбапларын куллана алмый.
Сәбәбе нидә? 👉 Монда яздык

🔥3👍2
Менә дөнья буйлап һава аланнарында шундыйрак вазгыять.
😢1
‼️ Журналист Эван Грешковичны шымчылыкта гаепләп 18 елга утыртуны сораганнар.
🤬9🙏1