Татарстан хөкүмәте республиканың фәннәр академиясенә өстәмә 90,8 млн сум бүлеп биргән.
Аның төп өлеше гамәли һәм фундаменталь фәнгә бүленгән, иң азы мәдәни мирас саклауга тотылачак.
Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.
@azatliqradiosi

Азатлык Радиосы
Татарстан фәннәр академиясенә өстәмә 90 млн сум бүлеп биргәннәр
Аның төп өлеше гамәли һәм фундаменталь фәнгә бүленгән, иң азы мәдәни мирас саклауга тотылачак.
✍2🤡2🔥1
Көн язмасы: Путиннан соң төзеләчәк яңа Русия һәм аның Конституциясе. Урыс демократлары Татарстанга, Башкортстанга нинди урын бирергә тели?
Украинадагы сугыш башланганнан соң чит илгә киткән галимнәр һәм журналистлар нигез салган Глобаль төзекләндерү институты (IGRec) яңа Русиянең Конституция өлгесен булдырды. Ул Владимир Путин режимы беткәннән соң кулланып булачак төп канун була ала, дип саный аны язучылар.
Конституция өлгесе милли республика вәкилләрендә зур сораулар уятты. Киләчәктә республикаларны бәйсез күрүче милли лидерлар Татарстан һәм Башкортстан бу Берлеккә керергә тиеш түгел дип саный.
💬Безгә бу Конституция катгый рәвештә туры килми. Берлекнең башкаласы итеп Мәскәү билгеләнә диелә. Бу Конституция авторларының Мәскәү яклы кешеләр булуын һәм милли республикаларның, төбәкләрнең проблемнарын белмәвен, анда беркайчан да булмавын күрсәтә. Алар Русия проблемына Мәскәү тарафыннан карый.
Берлекнең дәүләт теле итеп урыс теле билгеләнә, республикалар өстәмә дәүләт телләре кертә ала, диелә. Бу шунда ук федерациядә урыс теленең статусын иң югары дәрәҗәгә күтәрү санала. Монда урыс республикасы, урыс дәүләте дигән сүз юк. Әгәр дә алар тигез хокуклы республикалар берлеге төзергә тели икән, нәрсәгә монда урыс теле һәм ни өчен ул дәүләт теле булырга тиеш?", диде "Чит илдәге башкорт милли хәрәкәте комитеты" рәисе Руслан Габбасов.
👉Башка фикерләрне һәм Конституция өлгесе турында тулырак ➡️монда укый аласыз.
👉Ачылмаса ➡️монда басыгыз.

Путиннан соң төзеләчәк яңа Русия һәм аның Конституциясе. Урыс демократлары Татарстанга, Башкортстанга нинди урын бирергә тели?
Чит илдәге татар-башкорт лидерлары яңа Конституция өлгесен тәнкыйтьләп каршы алды.
🤬10✍2👍1👎1🤔1
Бүген Казанда Кирмән тирәли тәре йөреше узды.
Әлеге тәре йөреше гадәте Казанны татардан яулап алганнан соң “табылган” Мәрьямана иконасына бәйле.
Быел аның тантаналары зурлап оештырылды. Атна дәвамында фестивальләр, "түгәрәк өстәл"ләр үтте. Бүген кичен Кирмән янында концерт та каралган.
Казан Мәрьям ана иконасы халыкка елга ике мәртәбә күрсәтелә. Урыс православ чиркәве тарафыннан оештырылучы чараның беренчесе 21 июльдә – әлеге икона иңгән дип саналган көнне, икенчесе 4 ноябрьдә – 1612 елда Мәскәү поляклардан азат ителгән дип аталган көнне үткәрелә.
▪️Казан хакимияте үзәктәге юлларны ябып тәре йөрешен рөхсәт итә, ә менә Хәтер көненә йөрешкә генә түгел, хәтта җыенга да рөхсәт бирми.
📷Социаль челтәрләрдән.

🤮28🤬5👍1🔥1🥰1👏1😈1
🔸Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты татар һәм саха (якут) милли мәктәпләрендә туган телләрнең торышы турында тикшеренү үткәргән.
Социологик тикшеренүне социология фәннәре докторы Гөлнара Габдрахманова үткәргән. Ул Саха (Якутия) һәм Татарстандагы милли мәктәпләрдә туган телдә сөйләшүче укучы һәм ата-аналар арасында оештырылган. Галимә мондый нәтиҗәләргә килгән:
✔️ ата-аналар балаларга караганда милли телләрне яхшырак белә. Шул ук вакытта алар урыс телен кешенең белем дәрәҗәсе күрсәткече һәм дөнья мәдәниятенең бер өлеше буларак кабул итә;
✔️ якут мәктәпләрендәге өлкән сыйныф укучылары һәм Казандагы ата-аналар якут һәм татар телләрен примордиаль мәгънәдә, ягъни туган тел һәм ата-аналар теле буларак активрак кабул итә. Якутски шәһәренең өлкән буыны үз телен аерым статус һәм кыйммәтләр дип күрә. Казан балалары исә, татар телен татар мәдәнияте белән тиңли.
✔️ата-аналар һәм укытучылар милли телләргә балаларны тәрбия, белем бирү, уңай мохит тудыру аша өйрәтергә кирәк, шулай ук укучыларга белемне мотивациясе көчле булган укытучылар бирергә тиеш дип саный.

🔥4🤔3👍1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Ак йорт әсир милләтләр атналыгын игълан итте АКШ президенты Джо Байден 2024 елның 21-27 июльне Әсир милләтләр атналыгы дип игълан итте (Captive Nations Week). Бу уңайдан Ак йорт сайтында дәүләт башлыгының махсус белдерүе чыкты. "Без асаба халыклар, раса…
Әсир милләтләр атналыгы кысаларында Азат милләтләр лигасы бүген дөнья буйлап чаралар уздыра.
Лига вәкиле Аида Габдрахманова әлеге уңайдан видеомөрәҗәгать чыгарды. Ул татар халкына ирек теләүчеләрне әлеге чарага кушылырга чакырды.
Бүген чаралар АКШның берничә шәһәрендә, Литвада, Төркиядә уза.

YouTube
Деколонизация России: Свободу порабощенным народам!
Лига Свободных Наций приглашает на свои акции в поддержку порабощенных Москвой народов!
🔥11❤3
Кырым XIX гасырда.
1853-1856 елларда ярымутрау нинди булган
Кырым сугышы вакытында Лондон типографиясе рәссам Карло Босолиның Кырым шәһәрләре һәм табигате ясалган картиналарын җыеп китап чыгара. Сугыш вакытында җәмәгатьчелектә Кырымга карата кызыксыну уянган була.
Ике гасырдан соң инде башка сугыш — Русиянең Украинага һөҗүме барышында бу урыннар янә матбугатта яңгырый.
Күбрәк фотолар👉 монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

❤13🔥3👍1🙏1
❗️Джо Байден АКШ президенты сайлавында катнашмаячагын белдерде
Белдерү аның социаль челтәрләрендә чыкты.
— Сезгә президент булып хезмәт итү минем өчен иң югары намус эше иде. Яңадан сайланырга җыенган булсам да, фиркамнең һәм илемнең мәнфәгатьләре өчен намзәт булудан баш тартырга һәм мөддәтемнең калган вакытында президент вазифаларын үтәүгә игътибарымны юнәлтергә тиешмен, — диелә президент мөрәҗәгатендә.
АКШ президентына Республикан фиркасеннән намзәт Дональд Трамп бу белдерүгә фикерен белдереп, Байденны "ил тарихында иң начар президент" дип атады. Ул шулай ук, демократлардан намзәт булу ихтималы югары булган Камала Харрисны җиңү аның өчен җиңелрәк булачагын да әйтте.
Тулырак 👉 безнең хәбәрдә укыгыз.

Джо Байден АКШ президентында сайлауда катнашмаячагын белдерде
Ул Демократик фиркадән президентлыкка намзәт буларак Камала Харрисны хупларга тәкъдим итте.
🤔10👏4😱4❤3✍1👍1😁1🎉1🙏1😍1
Джо Байден АКШ президенты сайлавында катнашмаячагын белдерде һәм Демократик фиркадән президентлыкка намзәт буларак вице-президент Камала Һаррисны хупларга тәкъдим итте.
Һаррис 1964 елда Калифорния штатында туган, ул Һиндстан һәм Ямайкадан килгән иммигрантлар гаиләсеннән. Юрист, сәясәтче. 2011-2017 елларда Калифорния штатының баш прокуроры, 2017 елдан Калифорния штатыннан АКШ сенаторы булып торды.
Камала Һаррис АКШ тарихына вице-президент вазифасында беренче хатын-кыз һәм кара тәнле халык вәкиле буларак керде.
Хәзер аның дәүләт һәм халыкара аренада үзен күрсәтергә дүрт ел вакыты бар.

👍7🤡2❤1😁1🙏1🥱1