Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Хәерле иртә, дуслар!

🔸27 кешелек балык тоту көймәсе Атлантик океанда баткан. Көймәдә русиялеләр дә, Испания, Индонения, Уругвай ватандашлары да булган.

🔸 Белгород өлкәсендә өч дрон бәреп төшерелгән. Грайварон тирәсендәге күпкатлы йорт янында шартлаткыч ыргытылган, каза күрүчеләр юк, дип белдергән җирле хакимият.

🔸Харьковны утта тоту аркасында бер кеше һәлак булган. Русия гаскәрләре С-300 ракетларын кулланган дип белдерде Харьков мэры.

🔸 Мәхкәмә пошлиналары 5-30 тапкырга артачак. Бу - бюджетны акча белән тулыландыруның бер чарасы.

🔸 7 елга хөкем ителгән рәссам А. Соколиченкога теләктәшлек күрсәтер өчен мәхкәмә утырышларына йөргән Питербур университеты укытучысына хезмәт килешүен озайтмаганнар. Филолог университетта 30 елдан артык вакыт эшләгән.

🔸 Парижда русияле кеше тоткарланган. Ул Олимпиада вакытында төрле тәртипсезлекләр оештырырга әзерләнүдә шикләнелә. Аны шымчылык маддәсе белән ябып куюлары ихтимал, аңа 30 ел төрмә яный.

🔸 Президентлык өчен ярышта АКШның вице-президенты Камала Харрис Дональд Трамптан ике процентка алда бара. Бу - сораштыру күрсәткечләре.

🔸 Башкортстанда "Башкорт аты" дигән бәйге булачак, шунда ук иң оста кымыз ясаучы да билгеләнәчәк.

🔸 Казанның хайваннар бакчасында Стефан исемле селүәсен үзенең 20 яшен тутырган.

Менә шундый иртәнге хәбәрләр сезгә.
✍2🔥1
Көн язмасы. Нариман Джелял: "Кырым сугышка әзер торырга тиеш"

28 июньдә Украина Русия әсирлегендәге ун ватандашын кайтарды. Кайтарылучылар арасында кырымтатар халкы мәҗлесе башлыгының урынбасары Нариман Джелял да булды. Ул 2021 елда аннексияләнгән Кырымда кулга алынып, газүткәргечтә диверсия ясауда гаепләнеп, 17 ел төрмәгә хөкем ителгән иде. Июль башында ул һәм аның гаиләсе Киевка күченде.

Интервьюдан бер-ике өзек.

— Гаиләгез сезне ничек каршылады?

— Бу бик хисле вакыйга булды. Балаларыңны, хатыныңны кочаклауның нинди бәхет икәнен аңлатып та бетереп булмый.
Кызым минем кайтуыма ничек карар микән дип борчыла идем. Чөнки миннән аерганда, аңа нибары 11 ай гына иде. Ул әтисе турында фотолар яки элегрәк төшерелгән видеолар аша гына белде. Мин дә аның үскәнен фотолардан гына карап бара алдым. Мин баланың беренче тапкыр тәпи атлавы, беренче сүзләрен әйткән иң матур вакытларын күрми калдым. Ул мине ихлас күңелдән кабул итте. Башка балалар да. Һәм хәзер, беренчедән, без бергә була алу мөмкинлегеннән ләззәтләнәчәкбез. Икенчедән, яңа шартларда, Украинада нормаль тормыш кору турында уйлаячакбыз. Кызганыч, Кырымнан читтә.

 — Кырымда сугышка әзер торырга кирәкме?

— Бүгеннән үк. Тыныч кына узар дип хыялланмагыз да. Украина яки башка илләр дипломатик юлны теләми дигән сүз түгел, Русия теләми! Шуңа күрә, аңлашыла ки, Кырым төрле юллар белән азат ителәчәк. Шул исәптән хәрби юл белән дә. Моңа әзер торырга кирәк. Корбаннар да булачак.

👉Төп сәхифә
👉
Көзге сәхифә
❤4🔥3👍1🙏1🤡1🖕1
Башкортстанда эшкә сәләтле яшьтә үлгән ирләрнең саны 11,7 процентка арткан

Башкортстанда бу елның биш аенда 21,5 мең кеше үлгән. Бу 2023 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 1,2 мең кешегә күбрәк. Аеруча 16-61 яшьлек, эшкә сәләтле ирләр арасында үлем очраклары күбәйгән (11,7 процентка). Андыйларның саны биш мең кешегә җиткән, дип яза "Коммерсантъ" Росстат белешмәләренә таянып.

Иң күп үлүчеләр — өлкәнәйгән хатын-кызлар арасында — 8,6 мең кеше. Өлкән яшьтә үлгән хатын-кызларның саны 6,3 процентка арткан.

Тагын башка саннар 👉 монда.
💔4😢2👍1
📍Мәскәүнең төньягында Русия саклану министрлыгы офицеры утырган машина шартлаган

Андрей Торгашовның аяк табаннары өзелгән, хатынын кыйпылчыклар яралаган, аларның икесен дә хастаханәгә алып киткәннәр. Янәшәдә торган биш машина да зыян күргән.

Русия эчке эшләр министрлыгында бу — Торгошевка һөнәри эшчәнлеге аркасында ясалган һөҗүм булырга мөмкин, дип фаразлыйлар.

Казаның сәбәпчесе нәрсә булган? Бу 👉 сылтамадан укыгыз.

◾️Соңрак Андрей Торгашев медиада чыккан бу хәбәрләрне кире какты. RT белән сөйләшкәндә ул шартлау турында эштә вакытта белеп алдым дигән һәм шартлаган Toyota Land Cruiser машинасына катнашым юк дип белдергән. "Мин ул урында яшәмим дә. Бөтенләй башка урында яшим", дигән Торгашев.

◾️ Агентство" басмасы язуынча, шартлау булган Синвиянски урамында Торгашовның хатыны Майя яши.
🔥2🤔2🎉2❤1👍1🤯1
🏆 Тиздән Олимпиада. Көтәсезме? Уеннар турында берничә факт

🔹Бу - 33нче җәйге Олимпиада. Уеннар 26нчы июльдә башлана, 11нче августка кадәр дәвам итәчәк. Парижда моңа кадәр җәйге Олимпиада 1900, 1924 елда булды, ә 1924, 1968, 1992 елларда кышкы Уеннар узган.

🔹Спортчылар үзара 28 традицион уеннарда катнашып көч сынашачак. Шулай ук серфинг, брейкинг, кыяга менү, скейтбординг кебек тагын 4 спорт төрендә чемпионнар билгенәләчәк.

🔹Олимпиа утын Летиция Каста, MC Solaar, Сергей Бубка, Снуп Догг кебек шәхесләр күтәреп барачак.

🔹 Олимпиадада Русиядән 15 спортчы нейтраль статуста катнашачак. Алар ачылышта башка спортчылар кебек парадта катнаша алмый, җиңә калса, Русия гимны яңгырамаячак, байрак күтәрелмәячәк.

🔹 Алдан ук Олимпиадада катнашудан Русиянең нәфис гимнастика федерациясе, боксчылар, суга сикерүчеләр, фехтовальщиклар, уктан атучылар, синхрон йөзүчеләр баш тартты.

🔹 "Беренче", "Россия-1", "Матч ТВ" каналлары Олимпиаданы күрсәтмәячәк. Sports.ru, язуынча, бу - сәяси карар, әлеге вакытта Русия гимны, байрагы булмаган Уеннарны күрсәтергә ярамый дип санаган сәясәтчеләр.

Соңгы тапкыр мондый хәл 1984 елда булды, ул вакытта Лос Анжелеста уздырылган Олимпиадага Советлар Берлеге байкот игълан итте. Олимпиада ачылышы һәм ябылышы, берничә ярыш трансляциясен "Вконтакте" оештырачак.

🔹Русиянең бер түрәсе дә, шул исәптән президенты да Олимпиадага чакырылмаган һәм трибунага узар өчен аккредитация алмаган.

🔹Олимпиаданың инфрастуктурасын булдыруга 4 млрд евро, ә уеннарны оештыруга 5 млрд евро кача тотылган. Бу иң арзан Уеннар булырга тиеш дип әйтелде. Иң зур чыгымлы Олимпиада Сочида булды, анда 1,5 трлн сум акча тотылды.

🔹 Олимпиада уеннары Парижда гына түгел, Марсель, Ницце, Лион, Нанте, Бордо һәм башка шәһәрләрдә узачак.

🔹 Французларның күбесе Олимпиаданың Франциядә узуына каршы, 2023 елда уздырылган сораштыруларга күрә, халыкның 44%ы бу Уеннарны начар бәяләгән, 52% Олимпиада узган вакытта башкаладан китәргә туры киләчәк дип җавап биргән. Туристлар күпләп киләчәк, тынычлык бетәчәк, дип аңлатканнар.

🔹 Хакимиятләр Олимпиада вакытында җәмәгать транспорты бушлай булачак дип вәгъдә биргән булган, әмма ахыр чиктә бәяләр ике тапкырга арткан.

@azatliqradiosi
✍4⚡2❤2🔥2👍1😁1
👭Айгөл белән Айтуган балаларны башкортчага өйрәтә

Башкортстанда "Әлифба" мультфильмы чыкты. Аны Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров тәкъдим итте.

Мультфильмның каһарманнары — Айгөл белән Айтуган балаларга башкорт теле әлифбасы турында сөйли.

"Әлифба" кыска гына серияләрдән тора, алар 3-5 яшьлек балаларга каралган. Һәр серияне әзерләүдә сценарий язучылар һәм рәссамнар гына түгел, балалар психологлары, музыкантлар, укытучылар да катнашкан.

Мультсериал инде төгәлләнеп килә, дип сөйләгән телеканалга проект продюсеры Юнир Әминев. Аның әйтүенчә, гомуми кулланылышка сериал быел көзгә таба чыгачак.

Тагын ниләр бар "Әлифба"да? ➡️ Монда яздык.

❗️Һәм Әйдә! Online проекты быел 21 февральдән башкорт теленә өйрәтә башлавын искә төшерәбез. Бик кызыклы һәм файдалы ул. Кем башкортча сөйләшергә өйрәнәсе килә, рәхим итегез!
👍5✍1🔥1
АКШ вице-президенты Камала Һаррис президент вазифасына Республикан фиркасеннән намзәт — Дональд Трамптан ике процентка алда бара.

Бу Reuters/Ipsos сораштыруыннан күренә. Һаррисны сораштыруда катнашканнарның 44 проценты, ә Трампны — 42 проценты хуплаган. Сораштыру 22-23 июльдә үткән.

Респондентларның 56 проценты Камала Һаррисны "үткен акылга ия һәм авырлыкларны җиңәргә сәләтле", дип саный. 78 яшьлек Дональд Трамп турында исә сораштыруда катнашканнарның 49 проценты шундый фикердә.

Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
👍6✍3💩3
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
🏆 Тиздән Олимпиада. Көтәсезме? Уеннар турында берничә факт 🔹Бу - 33нче җәйге Олимпиада. Уеннар 26нчы июльдә башлана, 11нче августка кадәр дәвам итәчәк. Парижда моңа кадәр җәйге Олимпиада 1900, 1924 елда булды, ә 1924, 1968, 1992 елларда кышкы Уеннар узган.…
Парижда Олимпия уеннары вакытында "тотрыксызлыкка китерердәй гамәлләр" әзерләүдә шикләнеп Русия ватандашын тоткарлаганнар.

40 яшьлек русиялене (аның исеме әйтелми) узган якшәмбедә, 21 июль көнне Франция эчке эшләр министрлыгының эчке иминлек баш идарәсе хезмәткәрләре тоткарлаган һәм сак астына утырткан диелә.

23 июльдә аңа Франциядә дошманлык уяту максаты белән, чит дәүләт мәнфәгатьләрендә, күзләү эшчәнлеге алып бару турында гаепләү белдерелгән. Гаепле дип табылса, аңа 30 ел төрмә яный.

Le Parisien мәгълүматынча, Франция эчке эшләр министрлыгының эчке иминлек идарәсе берничә көн буе русиялене күзәтеп торган, ә 21 июльдә аны тоткарлаганнар. Фатирында тентү үткәргәннәр.

Күптән түгел Франция эчке эшләр министры Жеральд Дарманен Олимпиада-2024кә йөзләгән чит ил кешесен — журналистларны, физиотерапевтларны һәм техник эшчеләрне кертмәячәкләрен әйткән иде. Министр сүзләренчә, бу исемлеккә Русия һәм Беларус ватандашлары да керә.

@azatliqradiosi
👍4❤1⚡1🔥1🤔1
23 июльдә Австралиянең Аделаида шәһәрендә уйгырлар геноциды турында All Static & Noise ("Бөтен статика һәм шау-шу") дип аталган фильм күрсәттеләр. Аны карарга җирле татарлар һәм уйгырлар җыелган.

— Кинодан соң очрашу булды. Фильмда төшкән уйгыр кешесе Абдулвәли Әюп килгән иде. Ул элек Төркиядә торган, хәзер Норвегиядә яши. Фильмны еламыйча гына карап булмады, — дип сөйләде Австралия татары, исемен күрсәтмәүне сорап.

▪️All Static & Noise — Кытай хакимиятләре "тәрбия лагерьләре" аша узган уйгырларның язмышы турында документаль фильм.

Фильмда Кытайның "тәрбияләү лагерьлары" челтәре аша узган уйгырларның ничек җәберләнүләре турында сөйләнә. Аның аннотациясендә Кытайның дәүләт тарафыннан финансланган киң масштаблы репрессияләре фаш ителә, диелә.

Кинотасмада 6 яшьлек балаларга уйгыр телен өйрәткән өчен тәрмәгә ябылган һәм җәберләнгән тел белгеченең, Пекин һава аланында кулга алынып һәм баласыннан аерым төрмәгә салынган ир-атның һәм башка дистәләгән кешенең язмышы белән танышырга була.

@azatliqradiosi
💔10❤3👍2🙏1🤣1
Украинага каршы сугышырга киткән Башкортстан хәрбиләре Русия баскынлыгындагы Донецки "халык республикасы"ның бер авылында мәчет салган.

Бу хакта социаль челтәрләрдә Башкортстан башлыгы хакимияте җитәкчесе Максим Забелин хәбәр итте.

"Бу эшләр хезмәттән бушаган чакта алып барылды. Төзелеш кирәк-яраклары: бүрәнәләр, такталар, брус - Башкортстаннан.", дип яза түрә.

Забелин мәчеттән соң православ чиркәве төзү башлана, ди.

▪️Басып алынган украин авылында мәчет салган Башкортстанның үзендә инде 17 ел буе "Әр-Рәхим" мәчетен дә төзеп бетерә алмыйлар.

▪️Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров исә, берничә тапкыр мәчетне төзергә акча юк дип искәрткән иде.

📷IslamNews

@azatliqradiosi
🤡12👍1👎1😢1😐1😈1
Хәерле иртә, дуслар! Атнакич иртәсендә ниләр бар, ниләр юк - шуларны сезнең өчен барладык.

🔸Калуга өлкәсендә Ми-28 хәрби боралак казага эләккән, барлык экипаж һәлак булган. Сәбәбе техник җитешсезлекләр дигән Русия саклану министрлыгы.

🔸Шул ук министрлык иртән Белгород, Курск өлкәләрендә җиде дрон, аннексияләнгән Кырымда дүрт дрон бәреп төшерелде дип хисап тотты. Ләкин шул ук вакытта Курск өлкәсе губернаторы 17 дрон бәреп төшерелде диде.

🔸Владимир Путин прокуратура белән Тикшерү комитеты хезмәткәрләре өчен армиягә баруны кичектерү турында кануннын имзалаган.

🔸 Мәскәүдә Русия саклану министрлыгының хәрби төзелеш компаниясенең башлыгы А. Белков тоткарланган. Ул акча белән хәрәмләшүдә шикләнелә, дип яза "Коммерсант".

🔸 Җырчы Глюкозаның акча хисаплары томаланган. РИА Новости язуынча, бу аның 262 мең сумлык бурычы булуына бәйле. Моңа кадәр "Имин интернет Лигасы" башлыгы Елена Мизулина җырчыны сәхнәдә исерек килеш җырлауда гаепләде.

🔸 Чистай шәһәрендәге өч йортны республиканың архитектура һәйкәле итеп таныну сорыйлар. Алар өчесе дә  XIX гасыр азагы —  XX гасыр башында төзелгән агач йортлар. 

🔸 Башкортстанда тычкан чире белән авыручлар саны арткан. Мондый диагноз белән Уфаның инфекцион хастаханәсендә 10 кеше дәвалана.

Менә шундый яңалыклар. Көнегез матур узсын!
👍2🔥2✍1
🔺Джо Байден халыкка мөрәҗәгать белән чыгыш ясады. Ул президент мөддәтенең азагына кадәр Украинага ярдәм итәчәкмен диде

Шулай ук НАТОны көчләтүгә, Газзәдәге сугышны туктатуга да тырышлык куячакмын дип сөйләде. Бу Байденның ноябрьдә буласы сайлаулардан чыккач, беренче тапкыр халыкка мөрәҗәгать итүе булды.

Ул сайлауда катнашмавын эстафетаны яшь буынга тапшыру кирәклеге белән аңлатты, демократия принципларын сайлау зарур диде.

"Безнең демократияне коткарырга берни комачау итә алмый. Шәхси амбицияләр дә. Шуңа күрә, алга барган иң яхшы юл — эстафетаны яңа буынга тапшыру, дигән карарга килдем. Бу безнең милләтне берләштерү өчен иң яхшы ысул", диде ул видеомөрәҗәгатьтә.

Джо Байденның президентлык мөддәте 2025 елның гыйнварында бетәчәк. Аңа кадәр башлаган эшләр, реформалар тәмамланырга тиеш диде.

Моннан тыш ул Камала Һарриска теләктәшлек белдерде. Аны сәләтле, тәҗрибәле кеше диде һәм үзе өчен искиткеч партнер булганлыгын искәртте. "Хәзер сайлау үзегездән тора", диде Байден.

Тулырак укырга теләсәгез, менә 👉 сылтама.
🔥5❤1🤡1
📍 Көн язмасы. Төмәндеге татарлар мәчетләре өчен ничек көрәшә?

Төмән шәһәренең Кырынкүл бистәсендә тарихи мәчет бинасын мөселманнарга кайтару мәсьәләсендә һаман нокта куелмаган. 

Татар мәчете бинасы 1885 елгы. Әмма мәчетнең беренче төзелеше 1822 елда ук башланган. Татарлар бу бинаның фундаментын күчергәннәр. Бу гыйбадәтханәне татарлар үзара акча җыеп төзеп чыккан, әмма бүгенге хакимият бинаны мөселманнарга бирмәс өчен бөтен тырышлыкларын куя. Мәхкәмәләр карары мөселманнар яклы булса да, хакимият яңадан мәхкәмәгә бирә.

Хакимият ни татарларга кайтармый, ни бинага ремонт ясамый. Ә бу - шәһәрнең тарихи һәйкәле.

"Хөкүмәтнең һич ояты юк. Әлеге мәчетне безнең агаларыбыз-бабаларыбыз үз акчаларына салып калдырган, ә дәүләт 1930 елда аны мәктәп итеп тартып алды. Мәчеттә сиксән елдан артык мәктәп булды. Хәзер яңа мәктәп салдылар, ә безгә иске бинаны һаман бирмиләр.

Тарихи һәйкәл бит ул, тиздән йөз илле ел була инде аңа. Төзекләндерүче юк. Безгә бирсәләр, без аны үзебез торгызып, үзенең тарихи рәвешенә кайтарыр идек — манарасын утыртыр идек, тышлавын салдырыр идек.

Мөселманнар ике мәхкәмәне отты. Омскидагы Себер бүлекчәсе мәхкәмәсе "документларын карап чыгыгыз да биналарын кайтарыгыз" дип җибәрә. Төмәндә арбитраж мәхкәмәсе карый, шаһитләрне сораштыра, мөселманнар мәхкәмә өчен документлар туплый. Бу мәхкәмә дә Кырынкүл мөселманнары файдасына карар чыгара. Хәзер апелляциядә хәл ителергә тиеш", ди татарлар.

Мәчет тарихын да яздык, хакимият ни өчен бинаны бирергә теләмевен дә аңлаттык. Сылтамалар аста.

👉 Төп сәхифә
👉
Көзге сәхифә
💔9⚡3❤1👍1😢1
🔺Башкортстанда яшәүче егетне ФСБ хезмәткәрләре "дәүләткә хыянәтнең нәтиҗәләре" турында кисәткән

Башкортстанның Әлшәй районы, Торынтаеш авылында яшәүче 26 яшьлек егеткә ФСБ хезмәткәрләре кисәтү ясаган. Алар аны "дәүләткә хыянәт" булырдай гамәлләр кылырга ярамавы турында кискәткән. Бу хакта "Башинформ" яза.

2023 елда егет Украина кораллы көчләрен ягына күчеп, Русиягә каршы сугышырга ниятләвен әйткән булган диелә.

Нәрсәне аңлата бу? Тулырак 👉 монда яздык
🤬6🖕2🤯1😢1
Хәзер приставлар көч һәм утлы корал кулланна алачак

Моны рөхсәт иткән канун кабул ителде. Әлеге канун өлгесенә ярашлы, мәҗбүри үтәттерү оешмалары хезмәткәрләре "аерым бер очракларда" корал, көч һәм махсус җайланмалар куллана ала.

Сүз нинди җайланмалар турында бара? Җилем таяклар, богаулар, электрошокерлар, күз яше агыза торган газ.

Хәзерге вакытка моңа бары тик мәхкәмәләрдә эшләүче приставларның гына хокукы бар иде.

Моннан тыш, яңа канунга ярашлы, бөтен приставлар да фото-видеога төшереп, тавышны яздырып тора алачак. Бу хокук бозулар була калса, аларны теркәү өчеен кирәк.

Хәбәр ачылмаса монда басыгыз.
🖕4🤬2
Русиянең Үзәк банкына Украина сугышында һәлак булучы сугышчылар, басып алынган шәһәрләрнең рәсемнәре белән акча бастырырга тәкъдим ителгән

Бу - Русия Дәүләт думасының тәкъдиме.

Үзәк банкы башлыгы Эльвира Нәбиуллинага юлланган хатта бу акчаларны истәлек буларак түгел, ә барысы да куллана торган итеп бастырырга кирәк диелгән.

50 сумда басып алынган Соледар, 100 сумда - Бахмут, 200 сумда - Работино шәһәрләре рәсемнәрен урнаштырырга тәкъдим ителгән. 500 сумлык купюрада - Луһанск, 1 меңлек акчада - Донецк, 2 меңдә - Авдеевка, 5 мең сумда - Мариуполь шәһәрләре булырга тиеш дип саный депутатлар.

5, 10 сумлыкларда һәлак булучылар рәсемнәре, 1,2 сумнарда Русия хәрби техника урын алырга тиеш, дип тәкъдим ителгән.

Фотода Русия гаскәрләре басып кергәннән соң Украинаның Бахмут шәһәрендәге янып беткән йорт күренеше.
💩7🤡4
☝🏻Украинаның Азат халыклар университеты деколониаль активистларның икенче төркемен укытып чыгарган.

Алар өч ай буе онлайн укыган. Укытуның төп максаты — активистларга хәзерге Русия киңлекләрендә үз бәйсез дәүләтләрен төзергә булышу һәм милли-азатлык хәрәкәтләре лидерларын әзерләү.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

@azatliqradiosi
👍8🤡4🎅2🤷‍♂1❤1🔥1💩1
Татарстанның "Татспиртпром"ы кытайларга да ошарлык исерткеч эчемлек ясаячак.

Оешма Кытайга алкоһол сатмакчы. Тик "Русияләр кытай эчемлеге — байцзюны — өнәп бетермәгән төсле, Кытайда яшәүчеләрнең дә Русия аракысын эчәсе килми", ди "Татспиртпром" җитәкчесе.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
🤡8😁7🤮3🤣1