27 июль Омскида икенче Халыкара Иртыш сабантуе узды.
Яшел утрау" паркында төрле милләт вәкилләре, Татарстан һәм башка төбәкләрдән килгән катнашучылар, Казакъстан һәм Кытайдан кунаклар җыелды. Өлкә губернаторы хәбәр итүенчә, әлеге сабантуйда 50 меңгә якын кеше катнашкан.
Җанисәп нәтиҗәләренә караганда, Омски өлкәсендә 20 меңнән артык татар яши. Татарлар биредә элек-электән яшәп килә. Өлкә җирләре Алтын Урданың Себер ханлыгы составына кергән. Казан ханлыгы җимерелгәч, Идел буеннан күчеп килүчеләр саны арта.
Казан татарлары XVI гасырда Тара шәһәрен төзүдә катнаша. XVII гасырда Көнбатыш Себердә Казан татарлары авыллары барлыкка килә.
1802 елда Тара шәһәрендә, 1827-1829 елларда Омскида мәчет төзелә.
1908 елда Тара өязендә генә 15 меңнән артык татар кешесе исәпләнгән.
1920 еллар ахырында Омскида 3 мәчет була, татарча газеталар басыла. Хәзерге вакытта биредә төбәк һәм шәһәрнең татар мохтариятләре, төрле милли оешмалар эшли.

👍6❤1
Бу Башкортстанда балалар аланына илтүче юл.
Мәләвез районында "Зеленые дубки" һәм "Горное эхо" аланарына баручы юлны су баскан.
МЧС вәкилләре балаларга куркыныч янамый, урау юлдан аланнарга барып була, эвакуация кирәкми дип белдерде.
Әлеге вакытта Башкортстанда иң авыр хәл Баймак районы Миңдегол авылында. Анда 15 йортка су кергән. Республикада барлыгы 69 хуҗалыкка су кергән.
Яңгыр күп явып, елгалар күтәрелүеннән Әбҗәлил, Баймак, Бөрҗән, Белорецки, Салават, Учалы, Мәләвез районнары зыян күрде.

🐳4😢1
34 - Как обещать татарча?
Әйдә Подкаст
Татарлар ничек вәгъдәләшә һәм ант бирә? Сүзләрендә тормаса, нишли? Алдакчыларны татарлар ничек атый? Әйдә!Online проекты шушы темага подкаст чыгарган.
Айнур татар телен өйрәнә, Римма - өйрәтә.
Подкастларны Яндекс.Музыкада, Азатлык сайтында, Ютубта һәм Телеграмда тыңлап була.

👍12❤1
Хәерле иртә! Яңа атнаны башлыйбыз, дуслар, ниләр бар, ниләр юк, - иртәнге хәбәрләр җыелмасы сезгә.
🔸Русия саклану министрлыгы төнлә 39 дрон бәреп төшерү турында хисап тотты. Бер дрон Орел өлкәсендәге электрастанциягә эләккән, ул эштән чыккан, Воронеж өлкәсендә бер бинада янгын чыккан.
🔸 Украина гаскәрләре 10 дронның 9ын бәреп төшерү турында хисап тотты. Корбаннар юк, әмма аңа кадәр Херсон өлкәсендә дроннар һөҗүме аркасында 11 кеше зыян күргән.
🔸 Русиянең Тикшерү комитеты Маргарита Симонянга һөҗүм итү җинаять эшен тикшерүне тәмамлаган. "Коммерсант" язуынча, 10 кешегә алар нәрсәдә гаепләнгәне игълан ителгән. Алар Украинаның куәт структуралары кушуынча эш иткән дип санала.
🔸 Русиядән китүче мөһаҗирләр ешрак Көньяк Америка дәүләтләрен яшәү өчен сайлый. Русия Украинага каршы сугыш башланганнан соң Аргентинага 75 мең русияле, ә Бразилиягә - 60 мең киткән. Биредә тиз паспорт алу мөмкинлеге бар.
🔸 Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган Израилне аңа каршы сугыш башлый алуын кисәтте. Эрдаганның бу сүзләре Израилнең Ливанга каршы операция әзерли дигән сүзләрдән соң әйтелде.
🔸 Венесуэла президенты Н. Мадуро чираттагы сайлауларда 51,2 % белән җиңгән. Аның көндәше Э. Гонсалес 44% тавыш җыйган.
🔸 1-18 августа Салават Фәтхетдиновның Казанда яңа концерт сезоны узачак. Бу - 36нчы сезон. Ул гадәттәгечә Камал театры сәхнәсендә уза. Билетлар бәясе 700 сумнан башлана. Иң кыйммәте - 3200 сум.
🔸 Башкортстанда яңгырлар аркасында Әй, Агыйдел елгаларының дәрәҗәсе күтәрелгән. Мәчетле, Салават, Белорет районнарында авыллар су ташуы астында кала ала.
Менә шундый яңалыклар. Бу атнагыз күңелле вакыйгаларга бай булсын !

🔥4✍1
Төрмәгә утыртылган Лилия Чанышева кайда икәне билгесез
Аның ире Алмаз Гатин 28 июльдә хатыны утыра торган Березникидагы 28 колониягә Лилиягә ризык, кирәк-яраклар китергән. Әмма аңа инде 26 июльдән бирле Лилиянең төрмәдә юклыгын әйткәннәр. Кая алып киткәннәр - билгесез.
Ул хатынын табарга сорап мөрәҗәгать иткән.
👉Тулырак хәбәрне укырга.
Лилия Чанышева 9,5 елга хөкем ителгән иде. Ул гаебен танымады.

🤬7🙈2👍1
📍 Белгород өлкәсендә тугыз Русия хәрбие сугыштан качкан
Алар Русиянең саклану министрлыгы белән контракт төзегән булган. Алтысы полигоннан 26 июльдә качып киткән, өчесе — 27 июльдә.
Тоткыннар үзләре белән корал алганмы — монысы әйтелми.
Качып китүчеләрнең исемләре дә бар: Эдуард Арутунян, Игорь Болонин, Павел Мигунов, Денис Мустяков, Роман Сер, Николай Багров, Алексей Грязютин, Александр Иванов һәм Александр Касаткин.
Бу тоткыннарның икесен — үтергән өчен, икесен — авыр тән җәрәхәтләре ясаганга, берсен — кеше урлаганга хөкем иткән булганнар.
Ни өчен качкан алар? 👉 Моннан укыгыз.

Азатлык Радиосы
Белгород янындагы полигоннан саклану министрлыгы белән контракт төзегән тоткыннар качкан
Бу тоткыннарның икесен - үтергән өчен, икесен — авыр тән җәрәхәтләре ясаганга, берсен — кеше урлаганга хөкем иткән булганнар. Алтысы полигоннан 26 июльдә качып киткән, өчесе — 27 июльдә.
👏5🤯2💩1
Кытайда, татар белән уйгылар яшәгән Синҗанда ниләр булып ята?
Көн язмасын тәкъдим итәбез.
Кытай хакимияте 630 уйгыр авылы атамасын партия идеологиясенә яраштырып үзгәрткән. Элегрәк Синҗан төбәгендә ислам динен тотучылар өчен махсус кагыйдәләр кертелде. Әлеге документка күрә, хәзер мәчетләр төзү, хаҗга бару һәм дини белем бирү җирле хакимият рөхсәте белән генә башкарыла.
Human Rights Watch һәм Норвегиянең "Uyghur help" оешмасы Кытай Милли статистика бюросы сайтыннан 2009 елдан 2023 елга кадәрге чорда Синҗандагы авыл исемнәрен анализлаган. Тикшерү 630га якын авылның исеме үзгәртелүен ачыклаган.
Элеккеләре урынына кертелгән яңа исемнәр арасында Кытай идеологиясенә якын "Кызыл йолдыз", "Кызыл байрак", "Бәхет", "Бердәмлек" исемнәре кулланыла.
Хакимият авыл исемнәреннән уйгыр мәдәни гореф-гадәтләрен белдерә торган сүзләрне дә алып аткан. Мисал өчен, уйгыр музыка мәдәниятендә төп урынны алып торган дутар (ике кыллы уен коралы) кебек сүзләр бетерелгән.
Андагы кешеләр нинди кыенлыклар кичерә?
Бу хакта Азатлыкка Норвегиядә яшәүче һәм уйгырларның хокуклары өчен көрәшүче сөйләде.
👉 Төп сәхифә
👉 Көзге сәхифә

Кытай Синҗандагы уйгыр авылы атамаларын үзгәртә: хакимият уйгырларны тарихи һәм мәдәни тамырларыннан аермакчы
Кытай хакимияте 630 уйгыр авылы атамасын партия идеологиясенә яраштырып үзгәрткән. Элегрәк Синҗан төбәгендә ислам динен тотучылар өчен махсус кагыйдәләр кертелде. Әлеге документка күрә, хәзер мәчетләр төзү, хаҗга бару һәм дини белем бирү җирле хакимият рөхсәте…
🤬15👍1🕊1😈1
📍Баймак ирләренең бер өлешен Ижауда хөкем итәчәкләр
"Баймак эше"ндә нигезләнеп гаепләнгән ирләрнең берсенең дә әлегә мәхкәмәсе Башкортстанда булмады. Хакимият халык аларны яклап чыгар дип курка.
Моңа кадәр мәхкәмә Орскида булды. Илшат Ульябаевны 5 ел төрмәгә утырттылар.
Менә чираттагы биш кешенең — Илнар Асылгуҗинның, Айгиз Ишмурзинның, Рафил Үтәбәевнең, Фәнүр Хаҗинның һәм Фәнгиз Шәрифгалиевның җинаять эшләрен Ижаудагы Устинов районы мәхкәмәсенә карауга җибәрәчәкләр икәне билгеле булды.
Бу хакта Telegram-чатларда гаепләнүчеләрнең туганнары һәм танышлары хәбәр итте.
Кем бу башкортлар? Бу биш кешене ничек, кайда тоткарлаганнарын, гаилә хәлләрен яздык.
Бу 👉 сылтамага басыгыз да укыгыз.

🤬6👍1🕊1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
⚡️Волгоград өлкәсендә Казаннан Адлерга баручы поезд казага юлыккан.
Поездда 800 кеше дип хәбәр ителә. Составның 10 вагоны юлдан җиргә авып төшкән.
#Татарстан
@azatliqradiosi

👍3😢2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
⚡️Волгоград өлкәсендә Казаннан Адлерга баручы поезд казага юлыккан. Поездда 800 кеше дип хәбәр ителә. Составның 10 вагоны юлдан җиргә авып төшкән. #Татарстан @azatliqradiosi
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Казаның сәбәбе — тимер юлга чыккан Камаз машинасы.
Поезд вагоннарының рельслардан төшүе аркасында 40 кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган дип хәбәр ителә.

😱7👍3😢2