Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
⚡️Волгоград өлкәсендә Казаннан Адлерга баручы поезд казага юлыккан. Поездда 800 кеше дип хәбәр ителә. Составның 10 вагоны юлдан җиргә авып төшкән. #Татарстан @azatliqradiosi
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Казаның сәбәбе — тимер юлга чыккан Камаз машинасы.
Поезд вагоннарының рельслардан төшүе аркасында 40 кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган дип хәбәр ителә.
#Татарстан
@azatliqradiosi

😱7👍3😢2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Казаның сәбәбе — тимер юлга чыккан Камаз машинасы. Поезд вагоннарының рельслардан төшүе аркасында 40 кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган дип хәбәр ителә. #Татарстан @azatliqradiosi
Волгоград өлкәсендәге поезд казасы турында билгеле булган мәгълүматны биредә тупладык.
Моннан да кереп укый аласыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
Моннан да кереп укый аласыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
YouTube
Волгоград өлкәсендә Казаннан Адлерга баручы поезд рельслардан авып төшкән
Игътибар! Русия хакимиятләре Азат Европа / Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешмалар" исемлегенә кертте. РФ кануннарына күрә, бу видеоны уртаклашкан, аңа лайк куйган яки фикер белдергән очракта сезне моның өчен җинаять җаваплылыгына тартырга мөмкиннәр. Шул ук…
👍4😢2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Волгоград өлкәсендәге поезд казасы турында билгеле булган мәгълүматны биредә тупладык. Моннан да кереп укый аласыз. #Татарстан @azatliqradiosi
❗️Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итүенчә, Волгоград өлкәсендәге поезд казасыннан соң 5 кешене хастаханәгә илткәннәр. Алар арасында бер бала да бар.
Поездның йөртүчесе дә, поезд белән бәрелешкән Камаз машинасы йөртүчесе дә исән калган. Һәлак булган кешеләр турында мәгълүмат юк.
#Татарстан
@azatliqradiosi
Поездның йөртүчесе дә, поезд белән бәрелешкән Камаз машинасы йөртүчесе дә исән калган. Һәлак булган кешеләр турында мәгълүмат юк.
#Татарстан
@azatliqradiosi
👍3😢1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
❗️Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итүенчә, Волгоград өлкәсендәге поезд казасыннан соң 5 кешене хастаханәгә илткәннәр. Алар арасында бер бала да бар. Поездның йөртүчесе дә, поезд белән бәрелешкән Камаз машинасы йөртүчесе дә исән калган. Һәлак булган кешеләр…
Поезд казасында яраланган кешеләр саны 140ка җиткән. Алар арасында — кимендә 33 бала.
#Татарстан
@azatliqradiosi
#Татарстан
@azatliqradiosi
😢3👍2🤯1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Поезд казасында яраланган кешеләр саны 140ка җиткән. Алар арасында — кимендә 33 бала. #Татарстан @azatliqradiosi
❗️Волгоград өлкәсендәге поезд казасында яраланган 30 кешене район хастаханәсенә илткәннәр.
Шушы 30 кешенең яртысы — балалар.
#Татарстан
@azatliqradiosi
Шушы 30 кешенең яртысы — балалар.
#Татарстан
@azatliqradiosi
😢3👍1🤯1
Дәүләт проектларына акча кими бара. Мисал итеп Казанны алырга мөмкин
2024 елда Казанда 11 дәүләт проектын тормышка ашыруга барлыгы 10,1 млрд сум акча биреләчәк. Федераль бюджеттан — 7,3 млрд сум, республиканыкыннан — 2,8 млрд сум.
Бу узган елгыдан 8 млрдка диярлек аз.
2023 елда 11 дәүлдәт проектына 17,8 млрд сум бүлеп бирелгән иде. Федераль бюджеттан — 9 млрд, республиканыкыннан 8,8 млрд сум.
Мәгариф, сәламәтлек, юллар өчен ничә сум акча бүленгән дип уйлыйсыз?
👉 Монда яздык.

Азатлык Радиосы
2024 елда Казанда дәүләт проектларына 10 млрд сум тотачаклар, бу узган елгыдан 8 млрдка диярлек аз
Федераль бюджеттан — 7,3 млрд сум, республиканыкыннан — 2,8 млрд сум бүлеп бирелә.
🤬3✍1👏1😁1
Эрдоган Төркия Израилгә каршы сугыш башларга мөмкин диде.
Фәләстинннәргә ярдәм итү өчен Төркия Израилгә барып керергә мөмкин, ул моны элегрәк Ливиядә һәм Таулы Карабахта эшләгән иде инде, дип белдерде кичә, 28 июльдә Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган. Шул ук вакытта Эрдоган моның нинди тыкшыну булачагын төгәл генә әйтмәде, дип яза Reuters.
Эрдоган сүзләреннән аңлашылганча, ул "без" дип Төркияне түгел, ә мөселман дөньясын атый.
2020 елда Әнкара Ливиянең БМО таныган хөкүмәтен хуплау өчен үзенең гаскәрләрен Ливиягә җибәрде. Таулы Карабахка килгәндә исә, Төркия бу төбәктә Азәрбайҗанның хәрби операцияләрендә үзенең турыдан-туры катнашуын кире каккан иде
Бу хакта тулырак яздык.

👍10💩4🤡3😈3❤2👎1
❗️Татарстанда яшәүче егетне гаскәрне кабат "кимсеткән" һәм террорчылыкка чакырган өчен психиатрия хастаханәсенә дәваланырга җибәргәннәр.
Элегрәк "Агентство" басмасы Русиядә мәхкәмәләр сәяси эшләрдә гаепләнүчеләрне мәҗбүри дәвалануга биш тапкыр ешрак җибәрә башлаган, дип язган иде. ☝🏻
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
Элегрәк "Агентство" басмасы Русиядә мәхкәмәләр сәяси эшләрдә гаепләнүчеләрне мәҗбүри дәвалануга биш тапкыр ешрак җибәрә башлаган, дип язган иде. ☝🏻
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
🤬10❤1🙏1
☝🏻Башкортстанда Русиянең Украинага һөҗүмендә катнашучы хәрбиләр өчен күмәк дога кылулар үтәчәк.
Аерым алганда Башкортстан мәчетләрендә бу — җомга көнне вәгазьдән соң булачак, диелә.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Башкортстан

👎6💩6😁4🤮2🙏1🤡1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Эрдоган Төркия Израилгә каршы сугыш башларга мөмкин диде. Фәләстинннәргә ярдәм итү өчен Төркия Израилгә барып керергә мөмкин, ул моны элегрәк Ливиядә һәм Таулы Карабахта эшләгән иде инде, дип белдерде кичә, 28 июльдә Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган. Шул ук…
Сүз уңаеннан, Газзә сызыгында эшләп киткән АКШ табиблары Израилнең һөҗүмнәре аркасында һәлак булган кешеләр саны 92 меңнән артып киткән дип белдерде.
Ул хакта The Guardian газеты язып чыкты.
Газзә ягының рәсми саннарына күрә, Израилнең һөҗүмнәре аркасында 39 меңнән артык кеше һәлак булган. АКШ табиблары исә чын сан күпкә күбрәк, 92 мең кешедән күбрәк дип белдерә.
"Бу — Газзә халкының 4,2%ы дигән сүз. Израил Газзә сызыгының бөтен сәламәтлек саклау системын максатчан рәвештә юк иткән. Мескен халык ачлыктан, коточкыч шартлардан интегә. Эчәргә яраклы су җитми, эпидемияләр дә яный", диелә Газзә сызыгында эшләп киткән АКШ табиблары язган ачык хатта. Хатны 45 табиб һәм волонтер имзалаган.

🤬13👎2👍1🤔1🤯1🙏1
Хәерле иртә, дуслар! Бу сәгатькә нинди вакыйгалар булган - кыскача:
🔸Казан-Адлер маршруты белән барган, әмма казага очраган поездда булганнарга билет бәясен кире кайтарачаклар. 140 кеше хастаханәдә ята.
🔸 Курск өлкәсенең һавасында шартлау булган. Моны халык социаль челтәрләрдә язган. Губернатор дүрт ракет тотып алынды диде, әмма һавада нәрсә шартларганы, нинди зыян салынганы турында хәбәр итмәде.
🔸 Сарытау өлкәсенең Энгельс шәһәре электр утсыз, сусыз калган. Монда якынча 250 мең кеше яши.
🔸 Венесуэла җиде илдә эшләгән дипломатларын кире өйгә кайтара. Бу илләр Венесуэлада узган президент сайлауларын танымаган. Илдә каршылык чаралары уза.
🔸 Telegram-ны барлыкка китергән Павел Дуров йөздән артык баланың биологик атасы булуын әйтте. Ул 12 илдә үзенең мәниен донор буларак калдырган. Моннан тыш ул үзенең ДНК мәгълүматларын ачык итәчәген белдерде, бу аның балаларына бер-берсен табу җиңел булачак дип белдерде.
🔸 Татарстанда һава үзгәрәчәк, синоптиклар яңгырлар һәм һава торышының җылынуы вәгъдә итә.
🔸 Башкорстанда Туймазы районында Гобәй исемле җирлектә нефть чыгаруның яңа урыны табылган. Моннан 423 мең тонна нефть һәм 6 млн кубометр газ чыга ала дип чамалыйлар.
Шушындыйрак хәбәрләр җыелмасы. Матур көннәр!

👍3✍1
Мәскәүнең Басман районы мәхкәмәсе сәясәт белгече Аббас Галләмовны читтән торып сигез елга ирегеннән мәхрүм иткән.
Сәясәт белгече 2022 елның язында "Грошi" YouTube-каналына әңгәмә биргән булган, Украинадагы сугыш турында сөйләшкәннәр. Җинаять эшен шул сәбәпле ачканнар.
Ничек җавап кайтарган Габбасов? 👉 монда бар.

😁6🤡3
Русия ватандашлыгын аласың икән, ике ел хезмәт итәсең
Мигрантларга кагылышлы тагын үзгәрешләр көтелә. Русия думасы Русия ватандашлыгы алганнарның гаскәрдә хезмәт итү вакытын арттырып, ике елга җиткерергә тәкъдим итә. Бу хакта Дума сайтында хәбәр ителә.
Моннан тыш мигрантларны хәрби хезмәткә чакыру яшен арттыру да тәкъдим ителә, тик аларны ничә яшькә кадәр алмакчы булалар — монысы әйтелмәгән.
Депутатлардан тагын ниләр көтелә? 👉 Моннан укыгыз.

🤬6👍2👎1🤮1
28 июль Түбән Новгородның татар авылы Сафаҗайда "Шәкертләр бәйрәме" узган.
Бу инде унберенче тапкыр уздырыла торган бәйге. Барлыгы 15 такым катнашкан. Сафаҗайның үзеннән балалардан ике такым тупланган, калганнары Түбән Новгородның башка татар авылларыннан. Тагын бер такым Татарстаннан һәм бер такым Чуашстаннан булган.
"Шәкертләр бәйрәме" татар телендә узган. Чыгышларның да татарча булуы — төп шартларның берсе. Әмма урысча чыгыш ясаучылар да булган.
Сафаҗайның үзендә быелгы җәйнең ике аенда 265 бала мәчеткә йөргән. Авылдагы дүрт мәчет балаларга сабак укыткан.
Кем җиңгән? Бәйрәм ничек узган. Барысын да яздык. Фотолар да, аңлатма да безнең фотогалереядә. Кереп карагыз!
Фотолар төрле социаль челтәрдән алынды.

❤13👍6
🔻 Татарстан Русиянең Украинага каршы сугышы дәвамында балаларны Кырымга ял итәргә аланнарга җибәрә
Бу юлы Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов аннексияләнгән Кырымның Форос бистәсендәге "Сәләт-Ак Барс" балалар аланына килгән. Хәзерге вакытта биредә Татарстаннан — 237, Кырымнан — 60 бала ял итә, дип җиткерә Татарстан президенты матбугат хезмәте. Якындагы көннәрдә Форостагы аланга чираттагы төркем киләчәк дип искәртелә.
Нишләгән Миңнеханов Кырымда? Монда яздык.
▪️Анексияләнгән ярымутрау даими рәвештә пилотсыз очкычлар һөҗүменә һәм атышларга дучар була.

Миңнеханов аннексияләнгән Кырымдагы "Сәләт-Ак Барс" балалар аланына килгән
Хәзерге вакытта биредә Татарстаннан — 237, Кырымнан — 60 бала ял итә.
🤬6✍5❤1🌚1
2017 елдагы татар теленә һөҗүмне хәтерлисезме?
Менә ул вакытта татар теле урынына урыс теле күбрәк укытылсын дигән фикерләр еш яңгырады. Урыс теленнән БДИ бирәсе бар, татар теле дәресләре юкка вакытны уздыру гына диелде.
Татар теле дәресләре кыскарды, ә мәктәпләрдә урыс теле сәгатьләр бермә-бер артты. Әмма нинди нәтиҗә?
Татарстанда урыс теленнән бердәм дәүләт имтиханының (БДИ) уртача нәтиҗәсе 67,3 баллны тәшкил иткән. Бу узган уку елыннан 4,7 баллга кимрәк. Әлеге саннарны бүген Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хөкүмәттә узган матбугат очрашуында белдерде.
Министр нәтиҗәләрнең төшү сәбәпләрен атамады. Шул ук вакытта ул Татарстандагы күрсәткечләр Русия нәтиҗәләреннән 3 баллга югарырак дип искәртте.
Кайда иң начар күрсәткечләр? Кайда яхшырак? Моннан укыйсы.
Бу уку елында 11 сыйныфны тәмамлаган 7 укучы татар теленнән бердәм республика имтиханы тапшырды. Аларның нәтиҗәләре аталмады.

👍6✍1