Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
28 июль Түбән Новгородның татар авылы Сафаҗайда "Шәкертләр бәйрәме" узган.

Бу инде унберенче тапкыр уздырыла торган бәйге. Барлыгы 15 такым катнашкан. Сафаҗайның үзеннән балалардан ике такым тупланган, калганнары Түбән Новгородның башка татар авылларыннан. Тагын бер такым Татарстаннан һәм бер такым Чуашстаннан булган.

"Шәкертләр бәйрәме" татар телендә узган. Чыгышларның да татарча булуы — төп шартларның берсе. Әмма урысча чыгыш ясаучылар да булган.

Сафаҗайның үзендә быелгы җәйнең ике аенда 265 бала мәчеткә йөргән. Авылдагы дүрт мәчет балаларга сабак укыткан.

Кем җиңгән? Бәйрәм ничек узган. Барысын да яздык. Фотолар да, аңлатма да безнең фотогалереядә. Кереп карагыз!

Фотолар төрле социаль челтәрдән алынды.
❤13👍6
🔻 Татарстан Русиянең Украинага каршы сугышы дәвамында балаларны Кырымга ял итәргә аланнарга җибәрә

Бу юлы Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов аннексияләнгән Кырымның Форос бистәсендәге "Сәләт-Ак Барс" балалар аланына килгән. Хәзерге вакытта биредә Татарстаннан — 237, Кырымнан — 60 бала ял итә, дип җиткерә Татарстан президенты матбугат хезмәте. Якындагы көннәрдә Форостагы аланга чираттагы төркем киләчәк дип искәртелә.

Нишләгән Миңнеханов Кырымда? Монда яздык.

▪️Анексияләнгән ярымутрау даими рәвештә пилотсыз очкычлар һөҗүменә һәм атышларга дучар була.
🤬6✍5❤1🌚1
2017 елдагы татар теленә һөҗүмне хәтерлисезме?

Менә ул вакытта татар теле урынына урыс теле күбрәк укытылсын дигән фикерләр еш яңгырады. Урыс теленнән БДИ бирәсе бар, татар теле дәресләре юкка вакытны уздыру гына диелде.

Татар теле дәресләре кыскарды, ә мәктәпләрдә урыс теле сәгатьләр бермә-бер артты. Әмма нинди нәтиҗә?

Татарстанда урыс теленнән бердәм дәүләт имтиханының (БДИ) уртача нәтиҗәсе 67,3 баллны тәшкил иткән. Бу узган уку елыннан 4,7 баллга кимрәк. Әлеге саннарны бүген Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хөкүмәттә узган матбугат очрашуында белдерде.

Министр нәтиҗәләрнең төшү сәбәпләрен атамады. Шул ук вакытта ул Татарстандагы күрсәткечләр Русия нәтиҗәләреннән 3 баллга югарырак дип искәртте. 

Кайда иң начар күрсәткечләр? Кайда яхшырак? Моннан укыйсы.

Бу уку елында 11 сыйныфны тәмамлаган 7 укучы татар теленнән бердәм республика имтиханы тапшырды. Аларның нәтиҗәләре аталмады.

@azatliqradiosi
👍6✍1
Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият, сәнгать интитуты "Татарның визуаль мирасы" интерактив проект ясаган

Татарга кагылышлы нинди фотолар бар, бер урынга тупланган. Алар төрле елларга, чорларга бүленгән.

Иң беренче фотолар 1860нчы елларга бәйле. Анда, мисал өчен, Шиһабетдин Мәрҗани һәм Минзәлә өязендәге мөгаллим фотосы урнаштырылган.

Әлегә проектка 1980нче елларга кадәр фотолар тупланган. Әмма эш дәвам итәчәк. Һәм бу проектка уникаль фотолары булган һәр кеше рәсемен тәкъдим итә алачак.

Әлеге фотобанкта, мисал өчен, язучы Гаяз Исхакыйның киң җәмәгатьчелеккә билгеле булмаган фоторәсемнәрен карап була. Аның Төркиядәге мөһаҗирлек чорында хастаханәдә авырып ятканда төшерелгән фотолар бар, шулай ук аның диңгез буенда ял иткән вакытын истәлек итеп калган рәсемнәрне карап була. Башка татар язучылары, сәнгатькәрләрнең фотоларын карау үтә дә кызыклы.

Тагын нинди уникаль рәсемнәр бар? Монда яздык.

Проект татарча да ясалачак.

Проект белән 👉 шушы сылтама аша танышырга мөмкин.
🔥10❤4👍1
❗️Русиядә "Дуслык уеннары"н 2025 елга күчерәләр.

"Турнирны үткәрү көннәрен яңадан карауга этәргән төп сәбәп — 2024 елның җәендә зур халыкара турнирларда катнашучы алдынгы атлетларның тернәкләнүгә вакыты җитәрлек булмавы", диелә хәбәрдә.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

@azatliqradiosi
😁2🤣2
Узган атна АКШта Әсир милләтләр атналыгын билгеләделәр.

Ул төрле шәһәрләрдә пикетларга чыгып узды.

Азатлык Радиосы бу атналык уңаеннан пикетларга чыгучылар белән сөйләште. Ниләр сөйләде алар? Фикерләре нинди булганын яздык.

"Карточка"ларда — төп фикерләр.

@azatliqradiosi
❤7👎1