Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
❗️Русиядә "Дуслык уеннары"н 2025 елга күчерәләр.

"Турнирны үткәрү көннәрен яңадан карауга этәргән төп сәбәп — 2024 елның җәендә зур халыкара турнирларда катнашучы алдынгы атлетларның тернәкләнүгә вакыты җитәрлек булмавы", диелә хәбәрдә.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

@azatliqradiosi
😁2🤣2
Узган атна АКШта Әсир милләтләр атналыгын билгеләделәр.

Ул төрле шәһәрләрдә пикетларга чыгып узды.

Азатлык Радиосы бу атналык уңаеннан пикетларга чыгучылар белән сөйләште. Ниләр сөйләде алар? Фикерләре нинди булганын яздык.

"Карточка"ларда — төп фикерләр.

@azatliqradiosi
❤7👎1
АКШның Орегон белән Вашингтон штатларында урманнар яна.

Янгынны сүндерүдә 12 300 кеше катнаша.

Янгын Көньяк Айдаһо, Төньяк Юта, Вайоминг, Калифорния, Колорадо, Монтана кебек штатларга күчә ала дип фаразлана.

Вазгыять катлаулы дип бәяләнә.

@azatliqradiosi
😢4❤1🔥1🙏1
⚡️Лилия Чанышеваны утырган колониясеннән алып китүләре аны ярлыкау яки җәзаны көчәйтү белән бәйле булырга мөмкин, ди адвокат Рамил Гыйззәтуллин.

Колония җитәкчелеге әлегә кадәр аның кайда булуы турында мәгълүмат бирми.

Уфадагы Навальный штабының элекке җитәкчесе Лилия Чанышеваның кайда булуы турында әлегә кадәр адвокаты Рамил Гыйззәтуллин да, ире Алмаз Гатин да белми. Адвокаты әйтүенчә, колония җитәкчелеге бу хакта мәгълүмат бирми, дип яза "Аспекты" басмасы.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
😢3🙏3🤬1
Бүген Татарстанда татар телен белү соралган һөнәрләр арасында иң күбе халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсендәге хезмәткәрләргә — менеджерларга, сатучыларга — ихтыяҗ зур.

Шул ук вакытта ике дәүләт телен белгән белгечләргә тәкъдим ителгән хезмәт хакы республикадагы уртача хезмәт хакыннан 30 процентка кимрәк. Азатлык Радиосы эш базарында татар телле вакансияләрне өйрәнде.

✔️Бүген эш эзләү платформаларында татар телен белү сорала торган барлыгы 83 актив вакансия булуы ачыкланды.

✔️Биектауда 1С програмы белән эшли һәм татар телен белгән хезмәткәр кирәк. Хезмәт хакы — 30-70 мең сум.

✔️Әлмәттәге "Нур" хосусый мәктәбендә татар телен белгән башлангыч сыйныф укытучыларына 50 мең сум түләргә әзерләр.

✔️"Умай" татар ресторанына татар телле барменга 70-90 мең сум түләргә әзерләр.

✔️Татар телле вакансияләрнең уртача хезмәт хакы — 50,5 мең сум килеп чыкты. Бу бүгенге Татарстандагы уртача хезмәт хакыннан 30 процентка азрак.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
❤8👍3🔥3😢3
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 31нче июль. Азатлык Радиосы эшен дәвам итә. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.

🔹Иран башкаласы Тәһранда ХӘМӘС төркеменең лидеры Исмәгыйль Хәния үтерелгән. Ул үзенең резиденциясендә Израил үткәргән операция нәтиҗәсендә юк ителгән. Фәләстиндә оешкан ХӘМӘС төркемен Европа берлеге илләре һәм АКШ террорчы оешма дип саный. Русиянең тышкы эшләр министрлыгы бу вакыйганы "кабул ителмәслек сәяси үтерү" дип бәяләде.

🔹Шулай ук, кичә кич Израил Лүбнән башкаласы Бәйрутка һөҗүм итте. Һәдәфләре (максатлары) — "Хезболла" радикаль исламчылар төркеме командирларының берсен юк итү иде. Нәтиҗәдә 3 кеше һәлак булган, 70кә якын кеше яраланган. Израилнең шушы һөҗүменнән соң Иран БМОдан Израилне хөкем итүне таләп итте. Иран хакимиятләре сүзләренчә, Израил халыкара хокук нормаларын хөрмәт итми.

🔹АКШ президенты Дҗо Байден Бразилия президенты Луис Инасиу Лула да Силва белән телефоннан сөйләшкән, G20 саммитында катнашырга җыенуын белдергән. Әлеге саммит Рио-де-Жанейруда 18-19 ноябрьдә узачак.

🔹Бүген Татарстанда 20-25 дәрәҗә җылы булыр дип фаразлана. Казанда көчле, яшенле яңгыр көтелә. Җилнең көчәюе дә мөмкин. Кичә Татарстанда чыккан давыл "Бигеш" халыкара һава аланындагы берничә җиңел очкычны һәм бер боралакны бәреп очырды, ике кеше яраланды.

Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә кыймаган яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

@azatliqradiosi
✍2🔥2
Кичә кич Израил Бәйрутка һөҗүм иткән.

Төрле медиа хәбәрләрендә әйтелгәнчә, бу һөҗүмнең һәдәфе — "Хезболла"ның хәрби җитәкчесе Фоад Шөкр булган (ул Хаҗ Мөһсин буларак та билгеле).

Ул һөҗүмдә үлгәнме-юкмы — әлегә билгеле түгел.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

@azatliqradiosi
🤬3👏2✍1
Инде хәбәр иткәнебезчә Тәһранда ХӘМӘС лидеры Исмәгыйль Хәния үтерелгән.

"Әл-Хәдәс" телеканалы чыганаклары әйтүенчә, Хәния Тәһран вакыты белән төнге сәгать икедә, "үз ятагында булган вакытта", өенә ракет төшүдән үлгән.

АКШ һәм Европа берлеге илләре ХӘМӘСне террорчы оешма дип саный.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

@azatliqradiosi
🤯6👍5🔥3👏3👎2🎉1
⚡️Русиянең асаба халыклары вәкилләре 55 оешманы "Русиягә каршы сепаратист хәрәкәт"кә кертүләре аркасында БМОга мөрәҗәгать иткән.

"Русия хөкүмәте асаба халыкларның хокукларын боза һәм бу хокук бозулар белән көрәшә торган оешмаларны, шәхси затларны экстремизмда гаепли", диелә мөрәҗәгатьтә.

Исегезгә төшерәбез: узган атнада РФ юстиция министрлыгы экстремист оешмалар исемлегенә Русиядә яши торган халыкларның үзбилгеләнүе мәсьәләләре белән шөгыльләнә торган берьюлы 55 оешманы кертте. Хәзер экстремист исемлеккә кертелгән оешмалар арасында

✔️"Азат Идел-Урал" иҗтимагый хәрәкәте,
✔️Башкорт милли сәяси үзәге,
✔️чит илләрдәге татар активистлары төзегән "Татарстанның сөргендәге хөкүмәте",
✔️чит илләрдәге Башкорт милли хәрәкәте комитеты,
✔️Мукшы милли комитеты,
✔️"Азат милләтләр лигасы",
✔️"Абориген Форус",
✔️"Бурят халкы конгрессы",
✔️"Азат Русия" фонды һәм башка оешмалар бар.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Башкортстан #Татарстан

@azatliqradiosi
👍6🔥3✍1
⚡️ Татарстанда ике ир-атны яшен суккан.

Казан янындагы Столбище авылы тирәсендә яңгыр астында атлап барган ике ир-атны яшен суккан. Берсенә — 39 яшь, икенчесенә — 52 яшь.

Ирләрнең берсе хәзер — реанимациядә. Аның тәненең 30%ы пешкән. Икенче ир-ат аякларым авырта ди, ул да хастаханәдә.

#Татарстан

@azatliqradiosi
😱5😢2🤯1
Русиянең кимендә 9 төбәгендә танышларын сугышка китәргә күндергәннәргә акча бирә башлаганнар.

Иң әзен Мордовия белән Калуга өлкәсендә бирәләр — танышыңны сугышка барырга үгетли алсаң бишәр мең сум түлиләр.

Кешене Украинадагы сугышка барырга күндергән өчен акча түли башлаган иң беренче төбәк Татарстан булды. Монда андыйларга 100 мең сум бирәләр.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

@azatliqradiosi
🤬10💩4🌚2👍1
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов аннексияләнгән Кырымның Русия куйган башлыгы Сергей Аксенов белән очрашкан.

Аксенов Миңнехановка "Кырымның Русия белән берләшүенә 10 ел тулу уңаеннан — 2014-2024" медален тапшырган. Бу хакта Татарстан президенты матбугат хезмәте җиткерә.

"Татарстан — Кырымның күп өлкәләрдә иң мөһим партнеры. Безнең төбәкләр арасындагы дустанә мөнәсәбәтләр "Кырым язы"ннан бирле урнашты һәм шушы вакыт эчендә уртак эшләрдә әле дә чагыла"

дигән Аксенов.

Аның әйтүенчә, авыр чорында ярымутрауга үсәргә ярдәм иткән өчен, кырымнар тугандаш халыкка рәхмәтле.

Үз чиратында Миңнеханов
"Татарстан белән Кырым халыклары арасында тугандаш мөнәсәбәтләр елдан-ел ныгый бара"

дигән.

Шулай ук ул аннексияләнгән Кырым белән Акъярны "Русия суверенитетын яклауга һәм ил үсешенә зур өлеш кертә", дип тә искәрткән.

Русия Кырымны Украинадан 2014 елда аннексияләде.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Кырым #Татарстан

@azatliqradiosi
💩18