Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Сәлам, дуслар! 1 август иртәсенә дөньяда ниләр булып ята?

🟠The Wall Street Journal журналисты Эван Гершкович тоткыннар алмашы кысаларында АКШка инде бүген үк кайта ала, дип хәбәр итте американ Fox News каналы. Үз чиратында The Moscow Times Русиянең 20-30 сәяси тоткынны алмаштырырга җыенуын хәбәр итте.

🟠Владимир Путин сишәмбе көнне 7 яшерен карар имзалады, аларның эчтәлеге билгесез. "Важные истории" язуынча, бу сәяси тоткыннарны ярлыкау карарлары булырга мөмкин.

🟠Украинага Көнбатыш илләрдән беренче F-16 һөҗүм очкычлары китерелде. Нидерландтан 6 очкыч килде, дип хәбәр итә җирле медиа чаралары, әмма рәсмиләр бу мәгълүматны әлегә расламады.

🟠Русия саклану министрлыгы өчен контрактлар ярдәмендә урлауда гаепләнеп, "Военторг" башлыгы тоткарланган. Аның исеме аталмый, ләкин 2012 елдан бу вазифаны Владимир Павлов башкара иде.

🟠Казан шәһәр думасы "ят агентларга" депутат булып эшләүне тыймакчы була. Бу хакта үзгәреш шәһәр уставына тәкъдим ителде.

🟠Русиянең төрле шәһәрләреннән, шул исәптән Уфа белән Казаннан, YouTube эше начараюына зарланалар. Русия пропагандисты Маргарита Симоньян "Ютуб капут" дип язып чыкты.

Без илдә һәм дөньядагы вакыйгаларны күзәтүен дәвам итәбез, Азатлык белән калыгыз!
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
🔥2✍1🤔1🙏1
Русия буйлап Youtube начар эшли дип зарланалар. Сездә ничек?
Anonymous Poll
41%
Youtube яхшы эшли
20%
Видеолар әкерен йөкләнә
9%
Бөтенләй ачылмый
30%
Нәтиҗәләрне карарга телим
✍2👎1
Медиа: Украина Нидерландтан алты F-16 хәрби очкычы алган

Бу очкычлар һавадагы һәдәфләрне тотып алу өчен дә, җирдәге объектларга һөҗүм ясау өчен дә кулланыла.

Украина президенты офисы башлыгы киңәшчесе Михаил Подоляк Украинага F-16 кайтуы турындагы мәгълүматны "рәсми расламаячакбыз" диде. Киев өчен бу "исән калу факторы", дип тә искәртте.

Украина хакимиятләре Русия бәреп кергәннән бирле үзләренә Көнбатышта җитештерелгән һөҗүм очкычлары бирүне сорап килде.

Тулырак 👉 монда укыгыз.
👍3🤡2🔥1👨‍💻1
❗️Түбән Тагилда торак йортта шартлау булган

Газ баллоны шартлау аркасында тулы бер подъезд җимерелгән. Кимендә 5 кеше зыян күргән, алар арасында балалар бар.

Каза урынында коткаручылар эшли. Җимерекләр астында кешеләр калуы ихтимал. Казада үлүчеләр юк, дип хәбәр иттеләр коткару хезмәтендә.

"Между строк" фотосы.
😢3🔥2
2024-2026 елларда Татарстанга чит илләрдән 900 ватандаш кире кайтырга мөмкин

Татарстан хезмәт министрлыгы моның өчен махсус програм әзерләгән.

Моннан алдагы өч елда Татарстанга өч меңнән артык кеше әйләнеп кайткан. Аеруча 2021 елда күп булган - 1433 кеше. 2022 елда - 1034, 2023 елда - 582 кеше чит илдән республикага кайтып урнашкан.

Бу хакта 👉 безнең хәбәрдә укыгыз.

@azatliqradiosi
👍6🤔2🥱2✍1
Надеждин штабының ике намзәте Татарстан Дәүләт шурасы сайлавына уздырылмады

Намзәтләр өчен хуплап куелган имзаларның гамәлгә яраксызлары күп булуы белән аңлатканнар.

Татарстанда Дәүләт шурасы депутатларын сайлау быел 8 сентябрьдә үтәчәк.

Тулырак 👉 монда укый аласыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
😁5🥱3😢2👍1🤬1
Уфадагы мәхкәмә социаль челтәрдә трансгендерлар байрагы белән фото чыгарган кызга штраф салган

Уфаның Орджоникидзе районы мәхкәмәсе Ника Одинокованы экстремист символиканы күрсәтүдә гаепле дип тапкан һәм аңа мең сум штраф салган.

Кыз "Вконтакте"да фотосын чыгарган булган, ул анда зәңгәр, ал һәм ак сызыклы байракка фотошоп белән үзенең йөзен куйган булган.

Тулырак 👉 монда укыгыз.

@azatliqradiosi
🤯6🤬1🙏1😨1
📍Азат Европа/Азатлык Радиосы президенты Стивен Капус нахакка хөкем ителгән сәяси тоткыннар, аеруча Алсу һәм Эван кебек журналистлар өйләренә кайтарылыр дигән өмет белдерде.

— Журналистика җинаять түгел, — диде Капус. — Азатлык Радиосының өч журналисты тоткын буларак гаделсез рәшәткә артында утыра. Икесе Беларустә, берсе Кырымда. Азатлык Радиосы сезне онытмады. Азатлык Радиосы сезне азат итәр өчен, якыннарыгыз белән кавышуыгыз өчен үз көченнән килгәнен барысын да эшлиячәк, диелә Капусның белдерүендә.

@azatliqradiosi
👍14❤3🙏2😁1
❗️ Русия журналист Эван Гершкович белән элеккеге хәрби Пол Уиланны иреккә чыгарган.

Бу тотыклар белән алмашу эше кысаларында башкарылган. Бу хакта Bloomberg хәбәр итә.
👍10❤1😁1
Русия хакимияте тоткыннар алмашу кысаларында сәясәтче Владимир Кара-Мурзаны да иреккә чыгара. Ул дәүләткә хыянәт итүдә гаепләнеп, 25 елга хөкем ителгән иде.

Омскиның кырыс тәртипле колониясендә утырган Кара-Мурзаның хатыны март аенда Русиядәге сәяси тоткыннарны азат итү максатында Көнбатыш белән тоткыннар алмашуны тәкъдим иткән иде.
❤11👍3😁1
Азат Европа/Азатлык Радиосы президенты Стивен Капус Алсу Кормашның азат ителүен тәбрикләп чыкты

Бу уңайдан ул АКШ хөкүмәтенә һәм Алсуны азат итү хакына армый-талмый эшләгән һәркемгә рәхмәтен белдерде.

— Алсу АКШ журналисты булганга гына тоткарланды, чынлыкта исә ул Русиягә гаиләсен күрер-кайгыртыр өчен генә кайткан иде. Ул бернинди начарлык кылмады, шуңа да гаделсез мөнәсәбәткә, гаиләсе, яраткан кешеләре, хезмәттәшләре белән мәҗбүри аерылышуга лаек түгел, — диде ул.

CBSNews каналы язуынча, тоткыннарны алмашу барлыгы 24 кешегә карый. Алар арасында Азатлык журналисты Алсу Кормаш та бар, моны американ рәсмиләре раслады, дип белдерә CBSNews.
👍21❤6👏3😁1😢1
Медиа: оппозиция сәясәтчесе Илья Пономарёвның Киев янындагы йортына пилотсыз очкыч зыян китергән

Пономарёв үзе яраланган, тик гомеренә куркыныч янамый диелә. Аның хатыны да яраланган.

Оппозиционер бу хәлне инде бишенче тапкыр үзенә һөҗүм омтылышы дип бәяли.

Бу хакта 👉 безнең хәбәрдә укыгыз.

@azatliqradiosi
🤯5😁2
Тоткыннарны алмаштыру турында бу сәгатькә ниләр билгеле?

🟠Кешеләрне алмаштыру Әнкара шәһәрендә бара. Алмашта 7 илдән 26 тоткын катнаша, дип хәбәр итә Төркиянең NTV каналы.

🟠Русиягә 10 кеше китәчәк, Германиягә - 13, АКШка - 3 тоткын юл тотачак, дип яза, TRT Haber.

🟠Алмашуның нинди стадиядә булуы әлегә билгеле түгел.

🟠Бу вакыйгалар расланса, бу Русия һәм Көнбатыш арасында тарихта иң зур алмашынуларның берсе булачак.
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
🙏10👍5😁1
❗️❗️❗️Ак йорт Азатлык радиосының татар-башкорт хезмәте журналисты Алсу Кормашеваның азат ителүен раслады

"Пол Уилан, Эван Гершкович, Алсу Кормашева ниһаять өйләренә кайта", диелә белдерүдә.
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
❤63👍12🔥4👎3👏2🤮2❤‍🔥1😁1💩1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
❗️❗️❗️Ак йорт Азатлык радиосының татар-башкорт хезмәте журналисты Алсу Кормашеваның азат ителүен раслады "Пол Уилан, Эван Гершкович, Алсу Кормашева ниһаять өйләренә кайта", диелә белдерүдә.
— Бүген АКШның өч ватандашы һәм Грин-карта иясе өйләренә кайта. Бу кешеләр — нахакка төрмәгә ябылган Пол Уилан, Эван Гершкович, Алсу Кормашева белән Владимир Кара-Мурза. 

Иреккә чыгу килешүе — дипломатик каһарманлык. Тулаем алганда без Русиядән 16 кешене азат итү турында килештек. Алар арасында Германиянең 5 ватандашы, Русиянең җиде ватандашы бар. Бу ирләр, хатын-кызлар Русиядә берничә ел дәвамында гаделсез тотык булып төрмәдә утырды.

Алар барысы да билгесезлектә яшәде, авыр сынаулар аша узды. Бүген бу туктатылды. Мин теләктәшлек белдерүчеләргә рәхмәт белдерәм, — диелә АКШ президенты Джо Байден белдерүендә. 


👉 Безнең хәбәрне укыгыз.
❤30🔥4🎉4👍2😁1
⚡️Лилия Чанышева да азат ителде

"Алмашу булды. Без тиздән Лилия Чанышеваны иректә күрәчәкбез", диелә аңа багышланган телеграм-каналда.

Чанышева башка сәяси тоткыннар белән бергә Кёльн шәһәренә оча. Бу хакта "Эхо"га аның ире Алмаз Гатин белдерде.
❤39🎉7👍6👎1😁1🥱1
Джо Байден Ак йортта чыгыш ясады

Ак йортта Алсу Кормашеваның ире Павел Буторин, ике кызы Бибисара белән Мириям да бар иде. Мириям 2 августта туган көнен билгели. Аңа 13 яшь тула.

Байден Алсу Кормашеваның кечкенә кызы Мириямне кочаклап, туган көне белән котлады. "Туган көн" җырын башкарды.

Бу - иң зур бүләк, диде Байден һәм шаяртып "13 яшьтә егетләр турында уйларга иртәрәк" әле диде.
❤31😁4🤩3💩3👍1
Эван Гершкович, Алсу Кормашева һәм Пол Уиланның иректә беренче фотосы

Фотоны Х социаль челтәрендә журналист Петр Сауэр чыгарды.
🥰27❤14🕊5👍3💩3