Тоткыннарны алмаштыру турында бу сәгатькә ниләр билгеле?
🟠 Кешеләрне алмаштыру Әнкара шәһәрендә бара. Алмашта 7 илдән 26 тоткын катнаша, дип хәбәр итә Төркиянең NTV каналы.
🟠 Русиягә 10 кеше китәчәк, Германиягә - 13, АКШка - 3 тоткын юл тотачак, дип яза, TRT Haber.
🟠 Алмашуның нинди стадиядә булуы әлегә билгеле түгел.
🟠 Бу вакыйгалар расланса, бу Русия һәм Көнбатыш арасында тарихта иң зур алмашынуларның берсе булачак.
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
🙏10👍5😁1
"Пол Уилан, Эван Гершкович, Алсу Кормашева ниһаять өйләренә кайта", диелә белдерүдә.
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
❤63👍12🔥4👎3👏2🤮2❤🔥1😁1💩1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
— Бүген АКШның өч ватандашы һәм Грин-карта иясе өйләренә кайта. Бу кешеләр — нахакка төрмәгә ябылган Пол Уилан, Эван Гершкович, Алсу Кормашева белән Владимир Кара-Мурза.
Иреккә чыгу килешүе — дипломатик каһарманлык. Тулаем алганда без Русиядән 16 кешене азат итү турында килештек. Алар арасында Германиянең 5 ватандашы, Русиянең җиде ватандашы бар. Бу ирләр, хатын-кызлар Русиядә берничә ел дәвамында гаделсез тотык булып төрмәдә утырды.
Алар барысы да билгесезлектә яшәде, авыр сынаулар аша узды. Бүген бу туктатылды. Мин теләктәшлек белдерүчеләргә рәхмәт белдерәм, — диелә АКШ президенты Джо Байден белдерүендә.
👉 Безнең хәбәрне укыгыз.
Азатлык Радиосы
Русия һәм Көнбатыш илләре арасында тоткыннар алмашы кысаларында Алсу Кормашева азат ителде
АКШ ватандашларыннан Русия Алсу Кормашеваны, Эван Гершковичны һәм Пол Уиланны азат итте. Бу хакта хәбәрне Ак йорт раслады.
❤30🔥4🎉4👍2😁1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
— Бүген АКШның өч ватандашы һәм Грин-карта иясе өйләренә кайта. Бу кешеләр — нахакка төрмәгә ябылган Пол Уилан, Эван Гершкович, Алсу Кормашева белән Владимир Кара-Мурза. Иреккә чыгу килешүе — дипломатик каһарманлык. Тулаем алганда без Русиядән 16 кешене…
YouTube
Азатлык Радиосы журналисты Алсу Кормаш иреккә чыкты
Русия һәм Көнбатыш илләре арасында тоткыннар алмашы кысаларында Азатлык Радиосы журналисты Алсу Кормаш азат ителде.
Игътибар! Русия хакимиятләре Азат Европа / Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешмалар" исемлегенә кертте. РФ кануннарына күрә, бу видеоны уртаклашкан…
Игътибар! Русия хакимиятләре Азат Европа / Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешмалар" исемлегенә кертте. РФ кануннарына күрә, бу видеоны уртаклашкан…
❤23⚡2😁1
Джо Байден Ак йортта чыгыш ясады
Ак йортта Алсу Кормашеваның ире Павел Буторин, ике кызы Бибисара белән Мириям да бар иде. Мириям 2 августта туган көнен билгели. Аңа 13 яшь тула.
Байден Алсу Кормашеваның кечкенә кызы Мириямне кочаклап, туган көне белән котлады. "Туган көн" җырын башкарды.
Бу - иң зур бүләк, диде Байден һәм шаяртып "13 яшьтә егетләр турында уйларга иртәрәк" әле диде.

❤31😁4🤩3💩3👍1
Эван Гершкович, Алсу Кормашева һәм Пол Уиланның иректә беренче фотосы
Фотоны Х социаль челтәрендә журналист Петр Сауэр чыгарды.
Фотоны Х социаль челтәрендә журналист Петр Сауэр чыгарды.
🥰27❤14🕊5👍3💩3
1 август көнне Азатлык радиосының татар-башкорт хезмәте журналисты Алсу Кормашева азат ителде, ул өенә кайта. Бу Русия белән Көнбатыш илләр арасында тоткыннар алмашы нәтиҗәсендә мөмкин булды.
Азатлык Алсуның кулга алынуын һәм тоткынлыкта вакытын фотолар аша искә төшерә.
Тулы фотогалереяне 👉 безнең сайтта карагыз.
Азатлык Алсуның кулга алынуын һәм тоткынлыкта вакытын фотолар аша искә төшерә.
Тулы фотогалереяне 👉 безнең сайтта карагыз.
❤47🔥9🥰6😁1💩1
Алсу Кормаш гаиләсе белән күреште ❤️
Якынча 1,5 сәгать элек Эван Гершкович, Пол Уилан һәм Алсу Кормашева белән очкыч Эндрюс базасында утырды.
Алсуны башта АКШ президенты Джо Байден сәламләде, шуннан соң вице-президент Камала Һарис аңа берничә сүз әйтте. Һәм, ниһаять, Алсу гаиләсен кочаклый алды.
AFP трансляциясеннән өзекләр.

❤34👍5❤🔥2💔2😁1😢1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
"Сәлам, әни!"
Ак йорт кичә азат ителгән тоткыннарның туганнары белән беренче сөйләшүләре видеосын чыгарды. Алсу, Эван, Пол, Владимир әле Әнкарада иделәр, алмашу инде узды.
Алсуның кызлары Бибисара белән Мириям Ак йортның түгәрәк бүлмәсенә саф татарча "Сәлам, әни!" сүзләрен яңгыратты. Алар бер-берсе белән узган елның октябреннән сөйләшә алмады.
"Мин төрмәдә үлермен дип уйлаган идем. Чынбарлыкка ышанмыйм", диде якыннары белән сөйләшүдә сәясәтче Владимир Кара-Морза.

❤37😭7👍3❤🔥2😁1