Ике айда Казанга бер миллион турист килгән
Туристлар иң еш бара торган урыннар элеккечә - Казан Кирмәне, Бауман урамы, Иске Татар бистәсе, Кремль яр буе, Шәһәр панорамасы музее, Ривьера аквапаркы һәм "Урам" экстрим-паркы, диелә.
Тулырак 👉 монда.

🥰4❤2👎2👍1😁1
Дуслар, кичә безнең журналист Алсу Кормаш, ниһаять, иреккә чыкты һәм бүген иртән озын юл узып гаиләсе белән очрашты.
Моннан тыш тагын 15 сәяси тоткын Русия төрмәләреннән чыга алды. Алар арасында без даими язып торган Лилия Чанышева да бар. Аларның гаиләләре, без дә, сез дә шатлык, сөенеч хисләрен кичерде. Бу вакыйганы безнең белән Telegram, Instagram, YouTube платформаларында күзәтеп бардыгыз. Рәхмәт!
Әмма, ни кызганыч, Русиядә төрмәләрендә әле шактый башкорт, татар утыруын дәвам итә.
Сәяси тоткыннарның иреккә чыгуы - атнаның иң мөһим һәм дулкынландыргыч вакыйгасы. Шуның белән эш атнасын тәмамлыйбыз һәм сезгә бу кичне Алсу Кормашны гаиләсе, АКШ президенты Джо Байден, вице-президент Камала Һаррис ничек каршы алган мизгелләрне карарга тәкъдим итәбез.
"Әйдә.Online" проекты хисле фоторәсемне дә туплады, бер уңайдан татарча да өйрәтергә онытмады.
Карагыз! Кулланыгыз! Башкаларга да күрсәтегез. Азатлык эшен иртәгә дә дәвам иттерәчәк.

Telegram
Әйдә! Online - Изучаем татарский
Безнең Алсу иректә ❤️❤️❤️
Алсу Курмашева, одна из авторов нашего проекта - на свободе. Выучим на татарском важные слова, которые сопровождали это долгожданное возвращение.

❤37👍4🤡3🙏2
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 3нче август. Азатлык Радиосы эшен дәвам итә. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.
🔹Төнлә Русиянең Ростов һәм Белгород өлкәләрендәге нефть базларына дроннар һөҗүм иткән, нефтебазаларда янгын чыккан. Ә Орёл өлкәсендә дрон торак йортка эләккән.
🔹 Мәскәүдә Тула өлкәсеннән сенатор Дмитрий Савельев 2 октябрьгә кадәр кулга алынган. Аны кеше үтерүгә әзерлек алып баруда гаеплиләр.
🔹Могадишо дәүләте башкаласы Сомали шәһәренең пляжында зур шартлау булган. 20-30 кеше һәлак булган дип хәбәр итә төрле медиалар.
🔹Татар җырчысы Сәидә Мөхәммәтҗанова Үзбәкстан телевидениесендә баручы "Ovoz" ("Аваз") конкурсының ярымфиналында чыгыш ясаячак. Ул финалга узамы-юкмы — моны тамашачылар тавыш биреп хәл итәчәк. Ярымфинал бүген Мәскәү вакыты белән кичке сәгать 7дә турыдан-туры эфирда башлана.
Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә кыймаган яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.
@azatliqradiosi

👍5✍3😁1🎅1
Русия белән көнбатыш илләр арасындагы тоткыннар алмаштыру нәтиҗәсендә иреккә чыккан сәясәтче Илья Яшин алмаштырудан баш тартып гариза язган булган.
Бу хакта ул Бонн шәһәрендә Deutsche Welle редакциясендә узган матбугат очрашуында сөйләде.
Яшин соңгы көннәрдәге вакыйгаларны алмаштыру буларак түгел, "аның ихтыярыннан тыш Русиядән канунсыз чыгару" дип атады.
— Ничек бар шулай әйтәм: хәзер иң зур теләгем — кайту. Беренче теләк булып һава аланына барып, билет алу һәм Русиягә кайту иде. Ләкин миңа шулай аңлаттылар: минем кайтуым киләчәктә [илләр арасында] барлык алмашыну мөмкинлекләрен юкка чыгарачак, — дип белдерде ул.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

❤10🤡8👍3🕊2
😱Уфада татар дин галиме Зыя Камали йортын җимергәннәр.
Бу хакта Русия тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне саклау җәмгыятенең Башкортстан бүлеге рәисе, активист Эльза Мәүлимшина язып чыкты. Әлеге хәл 1 август кичендә булган.
Мәүлимшина 1 августта бу объектны үзе сатып алырга һәм реставрация ясарга теләвен төзүчеләргә җиткергән булган. Аныңча, ул ризалык алган. Ләкин төнлә экскаваторлар белән йортны җимерә башлаганнар.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Башкортстан #татарлар

🤬20😢11😈2👍1
☝🏻Русия Думасына илдән киткән русияләрне эзәрлекләргә мөмкинлек бирүче канун өлгесе кертелде.
Җинаять эзәрлекләвенә эләккән русияләрне эзләү өчен Баш прокуратура чит дәүләтләрнең куәт оешмаларына ярдәм сорап мөрәҗәгать итә алачак.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
@azatliqradiosi
Җинаять эзәрлекләвенә эләккән русияләрне эзләү өчен Баш прокуратура чит дәүләтләрнең куәт оешмаларына ярдәм сорап мөрәҗәгать итә алачак.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
@azatliqradiosi
🤬9
Биробиджан СИЗОсында Украинадагы сугышка каршы чыккан пианист Павел Кушнир үлгән.
Кушнирга 39 яшь булган. Ул YouTubeтагы каналында Русиянең Украинада башлаган сугышына каршы видеолар чыгарган. Май аенда аны кулга алалар, шуннан соң ул СИЗОда утырган чакта ачлык игълан итә, судан баш тарта.
39-яшьлек пианист "ачлык аркасында һәм изолятордагы шартларга түзә алмыйча үлгән" ди аның эше белән танышкан "Русь сидящая" проекты җитәкчесе Ольга Романова.
Кушнир каналына 5 кеше язылган булган.

😢22👍2🤬2
Мәтин Өмәр: “Румыниядә татарлар дәүләттән басым күрми, ләкин катнаш гаиләләр саны арта”
Бүгенге көн язмасы Добруҗа җирлегендә яшәүче кырымтатарларның яшәеше, проблемнары, телне югалта барулары турында. Бу хакта без Румыния татары, тарихчы Мәтин Өмәр белән сөйләштек.
Әңгәмәне 👉 безнең сайтта укыгыз.
VPN булмаса, 👉 монда басыгыз.

— Төп проблем — телнең югалып баруы. Мәктәп булмаганга күрә, тел бетеп бара. Кырымтатарча бары өйдә сөйләшәләр. Балалар телне ата-аналардан, әби-бабаларыннан тагы да начаррак белә, — ди ул.
Әңгәмәне 👉 безнең сайтта укыгыз.
VPN булмаса, 👉 монда басыгыз.
Азатлык Радиосы
Мәтин Өмәр: “Румыниядә татарлар дәүләттән басым күрми, ләкин катнаш гаиләләр саны арта”
Румыния татары, тарихчы Добруҗа җирлегендә яшәүче кырымтатарларның яшәеше, проблемнары, телне югалта барулары турында Азатлык Радиосына сөйләде.
😢11❤5😁1
"Санта-Барбара" сериалын хәтерлисезме?
30 июльдә бу сериалның чыга башлавына 40 ел тулды. АКШта ул — 1984-1993 елларда, ә Русия телевидениесендә 1992-2002 елларда күрсәтелде.
Юбилее уңаеннан кичә Лос-Андҗелес шәһәрендә бу сериалда уйнаган актерлар сериалны яратып караган җанатарлар белән очрашу үткәрде. Күп кенә тамашачыларның мәхәббәтен яулаган Иден белән Круз янә бергә "кавышты". Сюжет буенча сериалның төп пары булып саналган Иден һәм Круз бергә калмаган иде (Иден акылыннан язып, гаиләсен ташлап Санта-Барбарадан качып киткән иде). Ә кичә бу геройларны уйнаган актерлар Марси Уокер һәм Әй Мартинез янә "кавышты". Марсига хәзер — 62, ә Әйга 75 яшь.
Фото белән видеоны соцчелтәрләрдән алдык.
Ә сез "Санта-Барбара"ны карадыгызмы? Хәтерлисезме?

❤12👍9😁3🔥1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 4нче август. Азатлык Радиосы эшен дәвам итә. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.
🔹Бурятия һәм Байкал аръягында су басуы аркасында 200ләп кешене эвакуацияләгәннәр. Сахалинның Невельский районында көчле яңгырлар яву сәбәпле гадәттән тыш хәл кертелгән.
🔹Истанбулда ХӘМӘСнең сәяси бюро башлыгы Исмәгыйль Хәниянең истәлегенә багышланган митингка берничә мең кеше чыккан. Кешеләр Фәләстинне Израил оккупациясеннән азат итүне таләп иткән. Хәния 31 июльгә каршы төндә Израил үткәргән операция нәтиҗәсендә Тәһранда юк ителде. АКШ һәм Европа берлеге илләре ХӘМӘСне террорчы оешма дип саный. Хәнияне яклаучылар ул, киресенчә, тынычлык өчен көрәшкән ди, шәһитләрчә һәлак булган дип уйлаучылар да бар. Төркия президенты Эрдоган да Хәниянең Израил көчләре тарафыннан үтерелүен хөкем итте, "сионистларның вәхшилеге бу" диде, Төркия алга таба да Фәләстингә ярдәм итеп торачак дип белдерде.
🔹Төнлә Лүбнән Израилнең төньягына берничә дистә ракет аткан. Лүбнәннең "Хезболла" хәрәкәте моңарчы үтерелгән командирлары Фәуд Шөкр өчен израилләр җавап бирәчәк дип белдерде.
🔹Иран да якындагы көннәрдә Израилгә һөҗүм итәргә җыена дип яза төрле медиалар. Кемдер һөҗүм — 10-12 августта, кемдер иртәгә үк булырга мөмкин дип фаразлый.
🔹Үзбәкстан телевидениесендәге "Ovoz" ("Аваз") конкурсында катнашучы татар җырчысы Сәидә Мөхәммәтҗанова финалга уза алмады. Аның көндәше Шөһримирза Ганиев 48,9% тавыш җыйды, Сәидә җыйган тавышлар исә нибары 3 процентка азрак — 45,6% булды.

👍7✍2
Ел башыннан Татарстанда табигый кимү — 45 процентка, Башкортстанда — 37 процентка арткан.
Башкортстанда, Татарстанга караганда, демографик упкын көчлерәк бара. ☝🏼
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Башкортстан #Татарстан

😢5👍2🤷♀1
Белгород өлкәсендәге йортка дрон килеп төшкән.
Шартлау нәтиҗәсендә бер хатын-кыз һәлак дип хәбәр итә өлкә хакимиятләре.
Исегезгә төшерәбез: Белгород өлкәсе Украина белән чиктәш. 2022 елның 24 февралендә Русия Украинага каршы сугыш башлады. Бүген — шушы сугышның 893нче көне.

🤯4👍2🤬2
Узып баручы атна дәвамында Азатлыкның YouTube-каналында Русия төрмәсеннән иреккә чыккан журналист Алсу Кормаш, эш базарында татар телен белү соралган вакансияләр, Татарстанда булган гарасат, Украина сугышына һәм ислам диненә бәйле төрле хәбәрләргә карата шактый фикерләр яуды.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#халыкфикере
@azatliqradiosi
"Ак Йортның Овал офисында Алсу Кормаш кызларының "Сәлам, Әни, Әни!" дип (әйтүләрен) ишеткәч, мин еладым, телебезне ишеткәч."
"Минем иң ачу чыгара торган кеше категориясе ул — барысын да аңлый торган, әмма урыс телендә җавап бирә торган. Ник бөтесен дә аңлагач татар телендә җавап бирә алмыйлар икән соң алар?!?!"
"Дөньяда чегән дигән халык бар. Аларның илләре дә, әлифбалары да юк. Шуңа карамастан барысы да үз телләрендә сөйләшә. Сәбәбе — аларда урыс каны юк. "Тән тартмаса да кан тарта" — ул безгә карый, хәзер тән дә тарта."
"Һава торышы тиз үзгәрә, чөнки Җир планетасында урманнар әз калды. Калган иң зур Себер һәм Амазон урманнарын аяусыз рәвештә кистеләр һәм кисеп бетереп баралар. Урманнар күп дымны тота. Икенче сәбәп — Җирдә бик күп кешеләр, аларның машиналары һәм заводлары. Планетаның җылынуы тагы да күбрәк дымны атмосферага, һавага күчерә."
"Татарлар, сезгә мөрәҗәгать итәм. Бу безнең сугыш түгел. Җибәрмәгез туганнарыгызны бу фикерсез сугышка!!!"
"Халыкара рус телендә барысы да нәсыйхәт аңлый, Дин-Исламга файдалы бит! Мәчетләрдә түләүсез татар теле курсларына җыелмадылар."
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#халыкфикере
@azatliqradiosi
Азатлык Радиосы
Азатлык һәм YouTube: “Ак Йортта Алсу кызларының "Сәлам, Әни” дип әйтүләрен ишеткәч, мин еладым”
Атна дәвамында Азатлыкның YouTube-каналында Русия төрмәсеннән иреккә чыккан журналист Алсу Кормаш, эш базарында татар телен белү соралган вакансияләр, Татарстанда булган гарасат, Украина сугышына һәм ислам диненә бәйле төрле хәбәрләргә карата шактый фикерләр…
👍9❤3😁2✍1
Русия Үзәк банкы Чаллының 400-еллыгына багышлап көмеш тәңкәләр сугачак.
Тик шунысы бар: Чаллыга 400 ел элек нигез салынган дигән фикер тарихчыларда бәхәсләр уятып килә. ☝🏻 Ак калага 400 генә ел түгел бит инде диләр...
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Татарстан

🤔5👍2🔥2✍1😁1
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Украинага тапшырылган беренче F-16 очкычлары инде оча да башлаган.
Илнең президенты Володимир Зеленский бу вакыйганы болай тасвирлады:
Украинага биреләсе 79 F-16 очкычның әлегә нибары 10ы гына тапшырылган, дип яза The Economist.
Русия Украинага каршы сугышын 2022 елның 24 февралендә башлады. Шуннан бирле украиннар үз дәүләтләрен Русия басымыннан якларга тырыша, Көнбатышның күп кенә илләре Украинага теләктәшлек белдерә, хәрби техника белән ярдәм итә.
Шул ук вакытта Русия сүзләренә дә колак салырга кирәк диючеләр бар. Мәсәлән, Маҗарстан президенты Виктор Орбан июль башында солых сөйләшүләре максатлары белән хәтта Мәскәүгә дә барган. Аның сүзләренчә, Русия белән Украина арасындагы яңа солых сөйләшүләре быел ел азагында булырга мөмкин.
@azatliqradiosi
Илнең президенты Володимир Зеленский бу вакыйганы болай тасвирлады:
"Бу мөмкин түгел, булмас бу!" дигән сүзләрне еш ишеттек... ...Әмма хәзер бу — чынбарлык."

❤7👍2😢2