Азат Европа/Азатлык радиосына биргән беренче әңгәмәсендә Алсу Кормаш бу көннәрдә нинди хисләр кичергәне, беренче чиста суга шатлануы һәм үзенең бернинди нәфрәт тә тоймавы турында сөйләде.
Әңгәмәдән цитатларны тәкъдим итәбез.
Аны тулысынча монда укый аласыз.
Әңгәмәдән цитатларны тәкъдим итәбез.
Аны тулысынча монда укый аласыз.
👍2🥰2🔥1🤔1😢1
Башкортстанда "Көнбатыш йогынтысы" дип атап, таяк атта чабу ярышыннан баш тартканнар
15-16 августта Башкортстанның Баймак районында "Башкорт аты" фестивале үтәчәк. Чара кысаларында хоббихорсинг - бер очына уенчык ат башы кидереп куелган таякка атланып чабу ярышы да үтәргә тиеш иде. Тик аны "Көнбатыш йогынтысы" дип, уздырмаячаклар.
Башкортстан башлыгы хакимияте җитәкчесенең урынбасары, Украинага каршы сугышта булып кайткан Азат Бадранов аңлатуынча, ярышны үткәрүгә фермерлар каршы чыккан.
"Хоббихорсинг - Көнбатыш йогынтысы ул. Күпчелек фермерлар "махсус хәрби операцяне" (Украинага һөҗүмне Русия түрәләре шулай дип атый - ред.) хуплый һәм үзләре дә анда катнаша, шуңа күрә чара програмына хоббихорсингны кертүгә алар шикләнеп карый", дип аңлаткан түрә.
▪️Шул ук вакытта әле Русия Украинага бәреп кергәнче, 2021 елда Татарстанның Мәлләтамак авылында үткән Сабантуйда авыл халкы агач таякка атланып узышкан иде. Моны авылда атлар бетте дип аңлаттылар. Ул чакта бу ярышны Көнбатышның йогынтысы белән бәйләп тәнкыйтьләүче булмады.
👉Бу хакта тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.

🤣5🤡2
Париж 2024 көндәлеге. Бәһрәйн спортчысы Гөлнара Сәмитованың 16 ел торган рекордын яңартты
Парижда барган Олимпия уеннарында кичә Бәһрәйн атлеты Уинфред Йави киртә аша 3 чакрымга йөгерүдә (стипль-чез) алтын медаль яулады. Ул Чаллы кызы Гөлнара Сәмитованың 2008 елда Пекинда куйган олимпия рекордын (8:58.81) алты секундка яхшыртты (8:52.76).
Фотоларда: Уинфред Йави (2024) һәм Гөлнара Сәмитова (2008) Русия һәм Татарстан байраклары белән.
Илләр арасында беренче урынга АКШ җыелмасы чыкты. Икенчедә — Кытай, өченчедә — Австралия такымнары бара.
🇺🇸АКШ 🥇24 🥈31 🥉31 = 86
🇨🇳Кытай 🥇22 🥈22 🥉16 = 60
🇦🇺Австралия 🥇14 🥈12 🥉10 = 36
#париж2024 #paris2024
@azatliqradiosi

👍7❤2🎉1
Русия блогерлары Украина хәрбиләренең Курски өлкәсендәге берничә авылны яулап алуын җиткерде
▪️"Два майора" каналы язуынча 6 август киченә украин гаскәре Курски өлкәсенең 11 торак пунктына кергән, барлыгы 15 чакрымга алга киткәннәр.
▪️Төнлә Гончаровка белән Олешняда сугышлар барды, дип ышандыра Русия саклану министрлыгына якын булган "Рыбарь" Telegram-каналы. Канал язуынча, Олешняда Русия хәрбиләре тулы чолганышта калган диярлек.
▪️"Рыбарь" мәгълүматынча, Курски өлкәсенә Украинаның 400 хәрбие бәреп кергән, шулай ук ике меңләп хәрби чик буенда тора һәм операциягә булышырга мөмкин.
▪️"Два майора" исә Курски өлкәсенә Украина кораллы көчләре бригадасы үтеп кергән ди, димәк мең кешедән дә ким түгел. Бу хәбәрләр бәйсез чыганаклардан расланмаган.
▪️Русия саклану министрлыгы кичә кич украин хәрбиләре Курскидан кысып чыгарылды, дип хәбәр иткән иде, тик соңрак бу хәбәрне сөртте. Бүген көндез исә министрлык украин гаскәренең тагын да эчкә керүенә юл куелмады, Украин гаскәренең югалтулары күп дип белдерде. Дәлилләр китерелмәде.
▪️Курски өлкәсенә һөҗүм иткәндә украин хәрбиләре Русиянең кимендә ике "срочнигын" әсирлеккә алган. Әсирләр видеосын кичә украин Telegram-каналлары чыгарды. Элегрәк Русия президенты Владимир Путин чик буе районнарыннан мәҗбүри хәрби хезмәткә алынган солдатларны алып куярга кушкан иде.
Сугыш барганда Азатлык низаг тарафлары биргән мәгълүматны бәйсез рәвештә тикшерә алмый.
👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.

👍3❤1
Русиядә студентларга дөнья тарихын укытмаска тәкъдим итәләр
Әлеге тәкъдимне Русия тышкы күзләү хезмәте җитәкчесе, Русия тарихи җәмгыяте башлыгы Сергей Нарышкин ясаган.
Аның фикеренчә, тарих фәне белән шөгыльләнми торган белгечлекләргә башка илләрнең тарихын укыту — аларга өстәмә йөкләмә генә булып тора.
"Гомуми тарих материаллары гел үзләштерелми, үзләштерелсә дә — начар үзләштерелә", дигән ул.
Башка илләрнең тарихларын сәясәт белгечләренә, төбәкләр белгечләренә һәм халыкара юристларга гына укытырга кирәк дип саный ул.
Бу тәкъдимен Нарышкин Русия мәгариф министрлыгы каршындагы тарихи белем бирүне үстерү шурасы утырышында ясаган.

Азатлык Радиосы
Русия тышкы күзләү башлыгы студентларга дөнья тарихын укытмаска тәкъдим итте
Аның әйтүенчә, тарих фәне белән шөгыльләнми торган белгечлекләргә башка илләрнең тарихын укыту - аларга өстәмә йөкләмә генә булып тора.
🤣6🤡4❤1
❗️Башкорт сәяси мөһаҗире Руслан Габбасовның энесен 5,5 елга колониягә хөкем иткәннәр
Бүген, 7 августта Екатеринбурдагы Үзәк бүлге хәрби мәхкәмәсе башкорт сәяси мөһаҗире Руслан Габбасовның энесе Рөстәм Фәрәретдиновка хөкем карарын игълан иткән.
Габбасов "Idel.Реалии"га әйтүенчә, аны биш ел ярымга кырыс тәртипле колониягә хөкем иткәннәр. Беренче ике ел ярымын ул төрмәдә утырырга тиеш булачак.
Фәрәретдиновны "террорчы эшчәнлеккә булышу"да (Русия Җинаять кодексының 205.1 маддәсе, 1 өлеше) гаепле дип тапканнар.
ФСБның Башкортстандагы идарәсе хезмәткәрләре аны былтыр ноябрьдә тоткарлаган иде.
Рөстәм Фәрәретдинов фотода сулда
👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
#Башкортстан

🤬7😢4👍2
⚡️Төркия Израильгә каршы Халыкара мәхкәмәгә бирелгән дәгъвага кушылды
Төркия тышкы эшләр министры Хакан Фидан үзенең социаль челтәрләрендә Газзәдәге геноцидны туктату өчен халыкара берлек Израильгә һәм аның тарафдарларына карата чаралар күрергә тиеш, дип белдерде. Хакан сүзләренчә, Израиль, җәзасызлыгы белән илһамланып, гаепсез фәләстиннәрне һаман да күбрәк үтерә.
▪️Берничә көн элек Төркиянең Karar газеты, Израильнең Газзә сызыгындагы гамәлләрен кискен тәнкыйтьләүгә карамастан, әлегә кадәр Төркия Израильгә каршы Халыкара мәхкәмәгә тапшырылган дәгъвага кушылмаган, дип язып чыкты.
▪️Узган елның декабрендә Көньяк Африка Израилне Газзәдә геноцид кылуда гаепләп БМО Халыкара мәхкәмәсенә дәгъва тапшырган иде. Төркия шушы дәгъвага кушылган җиденче ил булды.

👍11🔥4👎3🤡1
Русиянең Суджа шәһәре украин һөҗүме барышында утсыз, сусыз һәм элемтәсез калган
Курски өлкәсенең Суджа шәһәрендә ут, су һәм элемтә юк. Бу шәһәр янында инде икенче көн рәттән Русия белән Украина гаскәрләренең бәрелешләре бара. Бу хакта Суджада яшәүчеләрнең туганнары белән сөйләшеп, "Вёрстка" яза.
Басма язуынча, Суджада мобил элемтә югалган диярлек. Анда яшәүчеләр белән бары тик чыбыклы телефон аша гына сөйләшеп була. Күпчелек йортларда ут һәм су, шулай ук газ юк. Шәһәрдәге һәм аның тирә-ягындагы вазгыять турында бары тик аннан үз көче белән чыгып китә алганнар аша гына белеп була, диелә.
Басма әңгәмәдәшләре сөйләвенчә, шәһәрдән китүчеләр яшәп торырга урынны үзләре эзли. Курски хакимиятләре аларны кая да булса урнаштырырга ярдәм итми.
Курски губернаторы вазифаларын үтәүче Алексей Смирнов исә бүген, 7 августта өлкәдәге вазгыятьне контрольдә тотарлык диде һәм чик буендагы торак пунктлардан вакытлы яшәү урыннарына 600ләп кешенең эвакуацияләнүен белдерде.
Сугыш барганда Азатлык низаг тарафлары биргән мәгълүматны бәйсез рәвештә тикшерә алмый.
👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
@azatliqradiosi
Курски өлкәсенең Суджа шәһәрендә ут, су һәм элемтә юк. Бу шәһәр янында инде икенче көн рәттән Русия белән Украина гаскәрләренең бәрелешләре бара. Бу хакта Суджада яшәүчеләрнең туганнары белән сөйләшеп, "Вёрстка" яза.
Басма язуынча, Суджада мобил элемтә югалган диярлек. Анда яшәүчеләр белән бары тик чыбыклы телефон аша гына сөйләшеп була. Күпчелек йортларда ут һәм су, шулай ук газ юк. Шәһәрдәге һәм аның тирә-ягындагы вазгыять турында бары тик аннан үз көче белән чыгып китә алганнар аша гына белеп була, диелә.
Басма әңгәмәдәшләре сөйләвенчә, шәһәрдән китүчеләр яшәп торырга урынны үзләре эзли. Курски хакимиятләре аларны кая да булса урнаштырырга ярдәм итми.
Курски губернаторы вазифаларын үтәүче Алексей Смирнов исә бүген, 7 августта өлкәдәге вазгыятьне контрольдә тотарлык диде һәм чик буендагы торак пунктлардан вакытлы яшәү урыннарына 600ләп кешенең эвакуацияләнүен белдерде.
Сугыш барганда Азатлык низаг тарафлары биргән мәгълүматны бәйсез рәвештә тикшерә алмый.
👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
@azatliqradiosi
Азатлык Радиосы
Курски өлкәсенең Суджа шәһәре украин һөҗүме барышында утсыз, сусыз һәм элемтәсез калган
Туганнары биредә яшәүчеләр белән бары тик чыбыклы телефон аша гына сөйләшә ала.
🔥3👏2🎉1
Көн язмасы: "Большевиклардан күп җәфа күреп үлде". Әхмәтзәки Вәлидинең әтисе Әхмәтша Вәлидовның тормышы һәм үлеме тарихы
1937 елның 20 декабрендә НКВДның Уфадагы тикшерү төрмәсендә Беренче башкорт республикасына нигез салган Әхмәтзәки Вәлидинең әтисен — Көзән авылының 77 яшьлек элекке имам-хатыйбы Әхмәтша Вәлидовны атып үтерәләр. Аңа кадәр аны Дәүләт сәяси идарәсе (ГПУ) оешмалары ике тапкыр кулга алып, Башкортстаннан сөрә. 1937 елда тоткарлануы — өченче һәм соңгы мәртәбә була.
Азатлык ачык чыганаклар һәм архив-тикшерү эше материаллары ярдәмендә Әхмәтша Вәлидовның биографиясен торгызырга тырышты.
Тарихи язманы 👉 безнең сайтта укый аласыз.
VPNсыз сылтама 👉 монда.

"Большевиклардан күп җәфа күреп үлде". Әхмәтзәки Вәлидинең әтисе Әхмәтша Вәлидовның тормышы һәм үлеме тарихы
1937 елның 20 декабрендә НКВДның Уфадагы тикшерү төрмәсендә Беренче башкорт республикасына нигез салган Әхмәтзәки Вәлидинең әтисен — Көзән авылының 77 яшьлек элекке имам-хатыйбы Әхмәтша Вәлидовны атып үтерәләр. Азатлык ачык чыганаклар ярдәмендә Әхмәтша Вәлидовның…
👍5
Париж 2024 көндәлеге. 12нче көн нәтиҗәләре
Парижда барган Олимпия уеннарында 3000 метрга киртәләр аша йөгерүдә (стипль-чез) бүген ирләр ярышты. Җиңүне Мароккодан Суфиан Әл-Баккали яулады. Американ Кеннет Рукс икенче, кенияле Абраһам Кибивот өченче килде (фотода).
Илләр ярышында беренче урында АКШ җыелмасы бара, икенчедә — Кытай, өченчедә — Австралия такымы.
🇺🇸АКШ 🥇27 🥈35 🥉32 = 94
🇨🇳Кытай 🥇25 🥈23 🥉17 = 65
🇦🇺Австралия 🥇18 🥈12 🥉11 = 41

👍5🔥1🤡1
Хәерле иртә, дуслар! Дөньяда ниләр бар, ниләр юк - шул хакта кыскача.
🔸Белгород өлкәсенә һөҗүм аркасында ике кеше яралаган, дип белдерде өлкә губернаторы. Курскида исә 12 дрон, 6 ракет бәреп төшерелде дип хисап тотылды.
🔸 Курскида ВГТРКның хәрби корреспонденты Евгений Поддубный һәлак булган дип хәбәр кире кагылды, ул яраланган, тәне пешкән.
🔸 Мәскәү БМОдан Поддубныйга карата һөҗүмне оештырган Украина хәрбиләренең гамәлләрен хөкем итүне таләп итә.
🔸 Иран Тәһран өстеннән очышларны туктатты. Reuters язуынча, бу Иран белән Израил арасында мөнәсәбәтләрнең кискенләшүенә бәйле.
🔸 Американ җырчысы Тейлор Сфитның Венадагы концерты булмый калган. Полиция җырчының концертында шартлату оештырырга теләгән өч кешене тоткарлаган, аларның берсенә - 19 яшь. Алар ИГИЛ белән бәйле дип әйтелде.
🔸 Камчаткада Robinson боралагы һәлакәткә юлыккан. Боларалакта бер генә кеше булган, ул исән калган.
🔸 "Казан" халыкара һава аланында яңа терминалны төзү киләсе елда башланачак. Яңа терминал елына 4 млн кешегә хезмәт күрсәтә алачак. Ул әлеге 1 белән 1А терминалларына якын торачак, соңгыларына реконструкция ясалачак.
🔸 Башкортстанда Ямантау тавына менүче туристлар кире базага кайтканда аюга тап булган. Аюдан качып Инзер елгасын кичеп чыгарга уйлаганнар, ә яңгырдан соң аның дәрәҗәсе күтәрелгән, алар бата язган. Туристларга ярдәмгә коткаручылар килгән.
Менә шундый яңалыклар.

👍3🔥3
Украинада шор милләтеннән Семен Кискоров һәлак булган. Ул үзен җәзалаулары турында сөйләгән иде.
Аның үлеме турында "Сота" яза.
Семен белән аның абыйсы Геннадийны сугышта җәзалаганнар иде, алардан һөҗүмгә барырга таләп иткәннәр. Баш тартканга күрә кулларын богаулап агачка бәйләп тотканнар. Өч тәүлектән соң Геннадий җәзалауга түзә алмыйча ризалашкан.
Абыйлы-энеле Кискоровлар альтернатив хезмәт турында сораган, бу мөрәҗәгатьләре кире кагылган.
Алар хакында медиалар язгач, егетләргә басым көчәйгән. Хәрби бүлек башлыклары алардан үз сүзләреннән баш тартырга мәҗбүр иткән, медиада чыккан хәбәрләрне Украина провокациясе дип әйттергәннәр.
Шорлар - төрки халык. Алар Себердә яши. Шорларның саны нибары 10 мең кеше. Теелләрен белмиләр, милли исемнәрен кулланылмыйлар. Каты асимилляциягә дучар булган халык.
2023 елның азагында Кискоровлар шорларның күбесе сугышка куып китерелгәне, барысы да диярлек һәлак булуы турында сөйләгән иде.
Семен Кискоров ничек үлгән - мәгълүмат юк.

🤬10👍3😭3😢1
"Алты ай элек ашыгыч операция ясатырга туры килде, хәзер метастазлар белән көрәшәм. Гафу итегез, хәбәрләр начар, бик өметләндерерлек түгел".
Бу - җырчы Зуля Камалова сүзләре. Ул яман шеш чиренә каршы көрәшә, хастаханәдә ята.
Дөньяда иң танылган татар җырчысы тагын ниләр язган, нинди фикерләре белән бүлешкән?
Бу 👉 сылтамага басыгыз.

😢16🙏8