Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Русиянең Суджа шәһәре украин һөҗүме барышында утсыз, сусыз һәм элемтәсез калган

Курски өлкәсенең Суджа шәһәрендә ут, су һәм элемтә юк. Бу шәһәр янында инде икенче көн рәттән Русия белән Украина гаскәрләренең бәрелешләре бара. Бу хакта Суджада яшәүчеләрнең туганнары белән сөйләшеп, "Вёрстка" яза.

Басма язуынча, Суджада мобил элемтә югалган диярлек. Анда яшәүчеләр белән бары тик чыбыклы телефон аша гына сөйләшеп була. Күпчелек йортларда ут һәм су, шулай ук газ юк. Шәһәрдәге һәм аның тирә-ягындагы вазгыять турында бары тик аннан үз көче белән чыгып китә алганнар аша гына белеп була, диелә.

Басма әңгәмәдәшләре сөйләвенчә, шәһәрдән китүчеләр яшәп торырга урынны үзләре эзли. Курски хакимиятләре аларны кая да булса урнаштырырга ярдәм итми.

Курски губернаторы вазифаларын үтәүче Алексей Смирнов исә бүген, 7 августта өлкәдәге вазгыятьне контрольдә тотарлык диде һәм чик буендагы торак пунктлардан вакытлы яшәү урыннарына 600ләп кешенең эвакуацияләнүен белдерде.

Сугыш барганда Азатлык низаг тарафлары биргән мәгълүматны бәйсез рәвештә тикшерә алмый.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🔥3👏2🎉1
Көн язмасы: "Большевиклардан күп җәфа күреп үлде". Әхмәтзәки Вәлидинең әтисе Әхмәтша Вәлидовның тормышы һәм үлеме тарихы

1937 елның 20 декабрендә НКВДның Уфадагы тикшерү төрмәсендә Беренче башкорт республикасына нигез салган Әхмәтзәки Вәлидинең әтисен — Көзән авылының 77 яшьлек элекке имам-хатыйбы Әхмәтша Вәлидовны атып үтерәләр. Аңа кадәр аны Дәүләт сәяси идарәсе (ГПУ) оешмалары ике тапкыр кулга алып, Башкортстаннан сөрә. 1937 елда тоткарлануы — өченче һәм соңгы мәртәбә була.

Азатлык ачык чыганаклар һәм архив-тикшерү эше материаллары ярдәмендә Әхмәтша Вәлидовның биографиясен торгызырга тырышты.

Тарихи язманы 👉 безнең сайтта укый аласыз.
VPNсыз сылтама 👉 монда.
👍5
Париж 2024 көндәлеге. 12нче көн нәтиҗәләре

Парижда барган Олимпия уеннарында 3000 метрга киртәләр аша йөгерүдә (стипль-чез) бүген ирләр ярышты. Җиңүне Мароккодан Суфиан Әл-Баккали яулады. Американ Кеннет Рукс икенче, кенияле Абраһам Кибивот өченче килде (фотода).

Илләр ярышында беренче урында АКШ җыелмасы бара, икенчедә — Кытай, өченчедә — Австралия такымы.  

🇺🇸АКШ            🥇27 🥈35 🥉32 = 94
🇨🇳Кытай         🥇25 🥈23 🥉17 = 65
🇦🇺Австралия 🥇18 🥈12 🥉11 = 41


#париж2024 #paris2024

@azatliqradiosi
👍5🔥1🤡1
Хәерле иртә, дуслар! Дөньяда ниләр бар, ниләр юк - шул хакта кыскача.

🔸Белгород өлкәсенә һөҗүм аркасында ике кеше яралаган, дип белдерде өлкә губернаторы. Курскида исә 12 дрон, 6 ракет бәреп төшерелде дип хисап тотылды.

🔸 Курскида ВГТРКның хәрби корреспонденты Евгений Поддубный һәлак булган дип хәбәр кире кагылды, ул яраланган, тәне пешкән.

🔸 Мәскәү БМОдан Поддубныйга карата һөҗүмне оештырган Украина хәрбиләренең гамәлләрен хөкем итүне таләп итә.

🔸 Иран Тәһран өстеннән очышларны туктатты. Reuters язуынча, бу Иран белән Израил арасында мөнәсәбәтләрнең кискенләшүенә бәйле.

🔸 Американ җырчысы Тейлор Сфитның Венадагы концерты булмый калган. Полиция җырчының концертында шартлату оештырырга теләгән өч кешене тоткарлаган, аларның берсенә - 19 яшь. Алар ИГИЛ белән бәйле дип әйтелде.

🔸 Камчаткада Robinson боралагы һәлакәткә юлыккан. Боларалакта бер генә кеше булган, ул исән калган.

🔸 "Казан" халыкара һава аланында яңа терминалны төзү киләсе елда башланачак. Яңа терминал елына 4 млн кешегә хезмәт күрсәтә алачак. Ул әлеге 1 белән 1А терминалларына якын торачак, соңгыларына реконструкция ясалачак.

🔸 Башкортстанда Ямантау тавына менүче туристлар кире базага кайтканда аюга тап булган. Аюдан качып Инзер елгасын кичеп чыгарга уйлаганнар, ә яңгырдан соң аның дәрәҗәсе күтәрелгән, алар бата язган. Туристларга ярдәмгә коткаручылар килгән.

Менә шундый яңалыклар.
👍3🔥3
Украинада шор милләтеннән Семен Кискоров һәлак булган. Ул үзен җәзалаулары турында сөйләгән иде.

Аның үлеме турында "Сота" яза.

Семен белән аның абыйсы Геннадийны сугышта җәзалаганнар иде, алардан һөҗүмгә барырга таләп иткәннәр. Баш тартканга күрә кулларын богаулап агачка бәйләп тотканнар. Өч тәүлектән соң Геннадий җәзалауга түзә алмыйча ризалашкан.

Абыйлы-энеле Кискоровлар альтернатив хезмәт турында сораган, бу мөрәҗәгатьләре кире кагылган.

Алар хакында медиалар язгач, егетләргә басым көчәйгән. Хәрби бүлек башлыклары алардан үз сүзләреннән баш тартырга мәҗбүр иткән, медиада чыккан хәбәрләрне Украина провокациясе дип әйттергәннәр.

Шорлар - төрки халык. Алар Себердә яши. Шорларның саны нибары 10 мең кеше. Теелләрен белмиләр, милли исемнәрен кулланылмыйлар. Каты асимилляциягә дучар булган халык.

2023 елның азагында Кискоровлар шорларның күбесе сугышка куып китерелгәне, барысы да диярлек һәлак булуы турында сөйләгән иде.

Семен Кискоров ничек үлгән - мәгълүмат юк.

@azatliqradiosi
🤬10👍3😭3😢1
"Алты ай элек ашыгыч операция ясатырга туры килде, хәзер метастазлар белән көрәшәм. Гафу итегез, хәбәрләр начар, бик өметләндерерлек түгел".

Бу - җырчы Зуля Камалова сүзләре. Ул яман шеш чиренә каршы көрәшә, хастаханәдә ята.

Дөньяда иң танылган татар җырчысы тагын ниләр язган, нинди фикерләре белән бүлешкән?

Бу 👉 сылтамага басыгыз.
😢16🙏8
Русиядә YouTube белән хәлләр менә шундыйрак. Безнең каналдагы видеоларны карап булмый, башкалар белән дә шундый ук хәл диләр.
🤬15
📹 Youtube эшләмәсә, нишләргә?

Белгечләрнең киңәше бер генә: томалауны урап узу юлларын алдан өйрәнергә һәм ышанычлы VPN-хезмәтләрне йөкләп кую кирәк.

Без белгән һәм ышанган VPN-хезмәтләр:

🔸nThlink
🔸Psiphon
🔸Lantern
🔸Orbot
🔸HighLoad

Томалау очрагында файдалы киңәшләр
монда (VPNсыз сылтама).
🔥6
Ә Курскида ниләр булып ята?

Русиянең Курски өлкәсендә өченче көн рәттән сугышлар дәвам итә.

▪️Американың сугышны өйрәнү институты (ISW) көндәлек күзәтүендә әйтүенчә, украин хәрбиләре Курски өлкәсенең эченә таба ун чакрым алга киткән булырга мөмкин.

▪️8 август иртәсендә төбәк башлыгы вазифаларын үтәүче Алексей Смирнов һава һөҗүменә каршы чаралар өлкә күгендә җиде ракет һәм алты пилотсыз очкыч бәреп төшерде, дип белдерде. Төн эчендә берничә тапкыр ракет куркынычы тәртибе игълан ителгән.

▪️Русия саклану министрлыгына якын "Рыбарь" Telegram-каналы язуынча, украин хәрбиләре Суджаның көнбатыш өлешен яулап алган һәм хәзер бәрелешләр сызыгы Суджа дигән кечкенә генә елга ага торган дамба тирәсеннән уза. Русия ягыннан бу урынны нигездә "җирле ополчение отрядлары" саклый.

▪️Русиянең саклану министрлыгына тәнкыйди карашта торучы "Два майора" Telegram-каналы исә "вазгыять катлаулы", украин хәрбиләре "элегрәк бәяләнгәннән зуррак көчләрне" эшкә җигәчәк, дип искәртә.

▪️ "Два майора" белешмәләренә күрә, Украина кораллы көчләре Коренево бистәсенә килеп җиткән. Аларны анда "сугышып туктатканнар". Моны башка каналлар да хәбәр итә.

▪️Җирле хакимият мәгълүматына караганда, Курскида сивил кешеләр арасыннан 5 кеше һәлак булган, 31 кешегә зыян килгән.

Вазгыять турында тулысынча мәгълүмат 👉 монда.
🔥3👍2
🔺Тынычлык турында сүзләр өчен җинаять эше ачылган

"Теләсә нинди сугыш үлемнәрне, икътисади кризисны барлыкка китерә, шуңа күрә мин канкоешны туктату, тынычлык яклы. Кешенең иң зур кыйммәте —  аның гомере, аны сакларга кирәк. Мин Русиягә ышанам, ул чираттагы мәртәбә яктылыкка чыга алыр".

Бу сүзләрне укыдыгызмы? Моны пенсионер хатын, 63 яшьлек казанлы Ирина Никольская "Вконтакте"га язган. Һәм моның өчен аны җәзага тарттырырга җыеналар.

Ирина Никольскаяга тентү белән 6 август иртәсендә килгәннәр. Тикшерү эшләрен Русия гаскәрен кабат "дискредитацияләү" турындагы җинаять эше кысаларында (Җинаять кодексының 280.3 маддәсе) уздырганнар. Никольскаяның ике телефонын һәм компьютерын тартып алганнар.

Элегрәк, 2022 елның сентябрендә Ирина Никольскаяны гаскәрне "кимсетү"дә гаепләп, 30 мең сум штраф салган булганнар. Штрафны пенсиясеннән тотып калганнар.

Никольская һәм аның кебек активистлар турында мәгълүмат монда бар.

#Татартстан

@azatliqradiosi
👍3👎2🤯2
Юлия Навальная тоткыннар алмашу уңаеннан видео чыгарды

Юлия Навальная Русиянең 16 сәяси тоткынны, шул исәптән сәясәтчеләр Илья Яшин белән Владимир Кара-Мурза, Уфадагы Навальный штабының элекке җитәкчесе Лилия Чанышева, Азатлык журналисты Алсу Кормашның азат ителүе уңаеннан видео чыгарды.

"Әнкара, аннан Кельнга очкан очкычта минем ирем дә булырга тиеш иде. Без сезгә бу хакта ярты ел элек, аны Харп колониясендә үтерүләреннән соң сөйләгән идек. Германиядә гомерлеккә утыртылган ФСБ киллеры [Вадим] Красиковны нәкъ менә аңа алмашырга тиешләр иде..."


Ләкин...

"Навальный иреккә чыгар дигән уй гына да Путин өчен шул кадәр куркыныч булган ки, ул аны үтерде", ди ул.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.

@azatliqradiosi
💩5🥰3🔥2👍1🤔1
Ростислав Морзаголовка "ят агент" хисабын тапшырмаган өчен чираттагы беркетмә төзелгән

Башкортстан Җәмәгать пулатының элекке рәисе, Украинада сугыш башлангач Русиядән киткән һәм соңрак "ят агент" дип табылган Ростислав Морзаголовка "ят агент" эшчәнлеге тәртибен бозу маддәсе нигезендә беркетмә төзегәннәр (Административ хокук бозулар кодексының 19.34 маддәсе, 2 өлеше).

Административ эш турындагы мәгълүмат Уфаның Киров районы мәхкәмәсе сайтында чыккан. Моңа "ОВД-Инфо" игътибар иткән.

▪️Канунга ярашлы "ят агент"лар юстиция министрлыгына үзләренең эшчәнлеге турында даими хисап биреп торырга тиеш. Әлеге таләпләрне үтәмәүчеләр башта административ, аннары җинаять җаваплылыгына тартылырга мөмкин.

▪️Быел май аенда Морзаголовка каршы ике җинаять эше ачылган иде. Аны Русия гаскәре турында "ялган мәгълүмат" таратуда һәм ят агент статусы тамгасын куймауда гаеплиләр.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.

#Башкортстан
@azatliqradiosi
🤡1
⚡️Мәскәү мәхкәмәсе фашизм һәм нацизмнан зыян күрүчеләргә ярдәм итүче хәйрия фондын гамәлдән чыгарды

Ханс Вальц исемендәге "Бергәләп фашизмга каршы" (“Вместе против фашизма”) фонды 2016 елдан башлап элеккеге концлагерь тоткыннарына ярдәм итү белән шөгыльләнде, концлагерь аша узганнарның тормыш тарихын сөйләде, Русиядә һәм Европа илләрендә тематик күргәзмәләр уздырды.

Фонд башлыгы Александр Забара сүзләренчә, аларга чит илдән финанслану аркасында элек дә басым ясалган булган. Быел июнь аенда фонд башлыгына йә ул Юстиция министрлыгына фонд эшчәнлеге турында өстәмә документлар китерә, йә оешма мәхкәмә аша ябылачак дип кисәткәннәр. Забара документларны тапшырудан баш тарткан һәм Юстиция министрлыгы тиздән Тимирязев мәхкәмәсенә фондны юкка чыгару таләбе белән мөрәҗәгать иткән, дип хәбәр итә SOTA телеграм-каналы.

Мәхкәмә фашизм һәм нацизмнан зыян күрүчеләргә ярдәм итүче "Бергәләп фашизмга каршы" исемле хәйрия фондын гамәлдән чыгарырга һәм юридик затлар исемлегеннән алып ташларга дигән карар чыгарды. 

@azatliqradiosi
🤡4🤬3👍2
Русия тышкы күзләү башлыгы Нарышкин алмашу нәтиҗәсендә илгә кайткан шымчылар "ял итеп алгач, эшләрен дәвам итәчәк" диде

"Хезмәттәшләребезне каршы алдык, алар туган җирләрендә. Аларга бераз ял итеп алырга һәм эшләрен дәвам итәргә кирәк булачак", диде ул.


1 августта булган тоткыннар алмашында АКШ, Германия, Польша, Словения һәм Норвегия Русиягә сигез Русия ватандашын тапшырды. Алар арасында ФСБ хезмәткәре, кеше үтерүдә гаепләнгән Вадим Красиков, ирле-хатынлы шымчылар Артем һәм Анна Дульцевлар, ГРУ агентлары Павел Рубцов һәм Михаил Микушин, ФСБ хезмәткәре Вадим Конощенок һәм акча урлауда гаепләнгән ике хакер — Владислав Клюшин һәм Роман Селезнев бар иде.

Һава аланында аларны президент Владимир Путин каршы алды һәм дәүләт бүләкләре тапшырачагын әйтте.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🤡3👍2💩1😈1
Татарстан медиасының җинаять эшендә гаепләнгән һәм сугышка киткән элекке мөхәррире кулсыз калган

Татарстанның "Реальное время" басмасының элекке баш мөхәррире һәм җинаять эшендә гаепләнүче Сергей Кощеев Украинадагы сугышта кулсыз калган. Бу хакта басма үзе хәбәр итте.

Кощеевның кулы өзелгән һәм тәне ярчыклар белән җәрәхәтләнгән диелә. Хәзерге вакытта аның аңында булуы, Ростов өлкәсендәге һоспиталдә ятуы әйтелә.

Кощеев Русия саклану министрлыгы белән контрактын 28 июньдә генә имзалаган иде. Ул җинаять эшендә гаепләнде, мәхкәмә карар чыгарырга җитешкәнче Украинага каршы сугышырга китеп барды.

Кощеевның гаепләүләре "Проверенный бизнес" интернет-порталы белән бәйле. Бу порталны Татарстан прокуратурасы һәм республиканың икътисад министрлыгы ясаган иде. Сайтта эшмәкәрләр күзәтүче оешмалардан киңәшләр таба алыр дип фаразланды. Сайтның баш мөхәррире итеп Кощеевны куйдылар.

Кощеевны шушы проект эшчәнлегенә бүлеп бирелгән федераль акчаларны урлауда гаеплиләр. Тикшерү фаразынча, 2019 елда ул Татарстан эшкуарлыгына бушлай киңәшләр биргән кыяфәт ясап 6,9 млн сум урлаган. Ә 2020 елда үзенең иптәше - эшмәкәр Әнвәр Айнетдинов белән "җинаятьчел сүз куешып" тагын 7,3 млн сум үзләштергән.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.

#Татарстан
@azatliqradiosi
🎉7👍3
Австралиядә яшәүче татар җырчысы Зөлфия Камалова яман шешкә каршы көрәшәм дип белдерде

"Гафу итегез, хәбәрләр начар, бик өметләндерерлек түгел" дип яза ул соцчелтәрләрендә.


Зөлфия үзенең иҗатын яратучылардан медицина чыгымнарын капларга ярдәм дә сораган.

#татарлар
@azatliqradiosi
🙏11💔6
Көн язмасы: Татарстан шәһәрләрендә татар теле ни хәлдә?

Мәрҗани исемендәге Тарих институты белгечләре Татарстанның сәнәгать шәһәрләре — Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт һәм Яшел Үзәндә татар теленең торышын өйрәнгән.

Бу дүрт калада да миллилек югары дәрәҗәдә саклана, ди белгечләр. Аеруча Казан белән чагыштырганда шундый нәтиҗәгә килгәннәр.

Татарларда милли хис, урысларга караганда, бер ярым тапкырга югарырак. Шул ук вакытта татарларның 25-30% телнең кулланылышы җитәрлек дәрәҗәдә түгел дип уйлый.

Кайсы өлкәләрдә татар теле ничек кулланыла? Татарлар, урыслар белән чагыштырганда, татар теленә нинди мөнәсәбәттә? Азатлык шушы тикшеренү нәтиҗәләрен өйрәнде.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.

#Татарстан
@azatliqradiosi
🔥4❤3😢3
Париж 2024 көндәлеге. 13нче көн нәтиҗәләре

Хатын-кызлар арасында 400 метрга киртәләр аша йөгерүдә җиңүне американ атлеты Сидни Маклафлин-Леврон яулады (фотода). Финалда ул дөнья рекордын да яңартты (50.37). Бу Сиднинең инде өченче олимпия алтыны. 

Ирләр арасында сөңге атуда җиңүне Пакстаннан Аршад Надим яулады (фотода). Бер уңайдан ул олимпия рекордын да куйды (92.97 м). 

Илләр ярышында беренче урында АКШ җыелмасы бара, икенчедә — Кытай, өченчедә — Австралия такымы.  

🇺🇸АКШ            🥇30 🥈38 🥉35 = 103
🇨🇳Кытай         🥇29 🥈25 🥉19 = 73
🇦🇺Австралия 🥇18 🥈14 🥉13 = 45


Париждагы Олимпия уеннары 11 август якшәмбе тәмамлана.

#париж2024 #paris2024

@azatliqradiosi
👍2