Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алмаз Хөсәенов Русия төзелеш министры урынбасары булачак.
Хөсәенов Вадим Васильев урынына киләчәк, Васильев Русия төбәк үсеше департаменты мөдире булып эшләргә китә диелә.
Шулай итеп, 36 яшьлек Алмаз Хөсәенов Русия төзелеш минстры Ирек Фәйзуллин такымына күчә, дип яза "Бизнес-online". Ирек Фәйзуллин да — Татарстаннан, татар. ☝🏻
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi

😐6🎃3💩2🤷♂1❤1👎1🖕1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
⚡️⚡️Иярченнән төшерелгән фотоларда "Суджа" газ үлчәү станциясенең җимерелгәне күренә.
Фотолардан күренгәнчә, станциянең бер өлеше — 9-10 августта, ә бер өлеше 10-11 августта җимерелгән. 11 августта төшерелгән фотода административ биналарының берсенең тулысынча диярлек җимерелгәне күренә. Шулай ук, газ үлчәүче җиһаз урнаштырылган мәйданчыкка да зыян килгәне күренә.
Исегезгә төшерәбез: бүген иртән "Газпром" "Суджа" газ үлчәү станциясе аша Европага газ гадәти рәвештә тапшырыла дип белдергән иде.
Украина гаскәре Русиянең Курски өлкәсенә 6 августта бәреп керә башлады. РФ медиасы ул хакта сак кына яза. Берничә мең дистә кешенең эвакуацияләнгәне турында хәбәрләр килә. РФ саклану министрлыгы бар да тәртиптә ди.

🎉7🔥1👏1
Болгариянең тикшеренүче журналисты Христо Грозев Көнбатыштагы хәбәр оешмаларына мөрәҗәгать итте һәм аларны Русиядә эшләүче бөтен хәбәрчеләрен чакыртып кайтарырга чакырды.
Хәбәрчеләргә Русиядә кулга алыну яный, Кремль киләчәктә аларны тоткыннар белән алмашуларда кулланырга мөмкин, дип саный ул.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
@azatliqradiosi
Хәбәрчеләргә Русиядә кулга алыну яный, Кремль киләчәктә аларны тоткыннар белән алмашуларда кулланырга мөмкин, дип саный ул.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
@azatliqradiosi
✍3👍3🤡1
Алматыда татар йортын тартып алырга телиләр. Бүгенге көн язмасы бу хакта
Казакъстанның Алматы шәһәрендә урнашкан "Идел" татар-башкорт мәдәният үзәге бинасыз калырга мөмкин. Хәзерге вакытта ике катлы бина тирәсендә бәхәсләр кызганнан кыза бара.
Бер якта — прокуратура. Алар әлеге бина үз вакытында канунсыз төстә сатылган дип саный. Икенче якта — бу "канунсыз" килешүгә катнашы булмаган хәзерге бинаның хуҗасы — татар эшмәкәре. Ул — милексез, татарлар — йортсыз һәм җирсез калырга мөмкин. Инде ике мәхкәмәне оттырганнар. Бинаның язмышы ярты ел эчендә Югары мәхкәмәдә хәл ителәчәк.
Азатлык Алматы татарлары белән сөйләште.
(VPN булмаса, монда басыгыз)

Азатлык Радиосы
"Бу — безне талау". Алматыда татар йортын тартып алырга телиләр
Моның артында аерым көчләрнең бизнес мәнфәгате ята дип саныйлар. Татарстан бу хәлләрдән хәбәрдар, ләкин әлегә бернинди җавап булмаган.
😱4🤬4👍1😁1
Башкортстан Курски өлкәсеннән эвакуацияләнгәннәрне үзендә кабул итәргә әзер булуын белдерде
Бу хакта бүген хөкүмәт киңәшмәсендә республика башлыгы Радий Хәбиров әйтте. Быел апрельдә ул Башкортстанның Белгород өлкәсеннән 500 баланы кабул итәчәген дә әйткән иде.
Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 11 августка биргән мәгълүматына күрә, Курски өлкәсеннән 84 мең кеше эвакуацияләнгән.
Тулырак 👉 монда укыгыз.
#Башкортстан

👎5🤣5💩4👍2🥱1🖕1
Курски өлкәсе губернаторы: төбәкнең 28 торак җире Украина хәрбиләре контролендә
Төбәктән 120 меңнән артык кеше киткән, тагын 180 мең кешене эвакуацияләү кирәк, ди җирле хакимият.
Владимир Путин чикне үтеп кереп Украина "киләчәктә тынычлык турындагы сөйләшүләрдә үз урынын яхшыртырга тели, тик аның белән сөйләшүләр алып бару турында сүз дә була алмый", диде.
Русия хакимияте тынычлык турындагы килешү өчен шартлар арасында тулысынча Русия таләпләренә ризалашуны таләп итә.
Бу хакта 👉 безнең сайтта укыгыз.

🎉6👍2❤1✍1👎1
Сездә YouTube ачыламы, видеоларны карап буламы?
Тагын бер кат ышанычлы VPN-хезмәтләр турында хәтерләтәбез:
🔸nThlink
🔸Psiphon
🔸Lantern
🔸Orbot
🔸HighLoad
Томалау очрагында файдалы киңәшләр монда (VPNсыз сылтама)

❤5👍2🤗1
Башкортстанның Чишмә районында Алтын Урда чорына караган җирлек өйрәнелә.
Казу эшләрен Русия фәннәр академиясенең Уфа федераль тикшеренү үзәгенә караган Тарих, тел һәм әдәбият институты алып бара. Казу барышында ачыкланган табылдыкларны җирле археологлар башкорт тарихы белән бәйләп аңлатырга тырыша. ☝🏼
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Башкортстан
@azatliqradiosi
Казу эшләрен Русия фәннәр академиясенең Уфа федераль тикшеренү үзәгенә караган Тарих, тел һәм әдәбият институты алып бара. Казу барышында ачыкланган табылдыкларны җирле археологлар башкорт тарихы белән бәйләп аңлатырга тырыша. ☝🏼
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Башкортстан
@azatliqradiosi
😁8👍4✍2🤡2
Истанбулда яшәүче татарлар Сабантуй-пикникка җыелды.
Төркиянең иң зур шәһәрендә яшәүче милләттәшләр татар ашларыннан табын корды, бер-берсе белән аралашты, рәхәтләнеп күңел ачты.
📹 Видеоны карагыз
#Төркия #татарлар

Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
YouTube
Истанбулдагы татарлар Сабантуй-пикникка җыелды
Истанбулда яшәүче татарлар Сабантуй-пикникка җыелды. Төркиянең иң зур шәһәрендә яшәүче милләттәшләр татар ашларыннан табын корды, бер-берсе белән аралашты, рәхәтләнеп күңел ачты.
Игътибар! Русия хакимиятләре Азат Европа / Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешмалар"…

👍10❤4🔥1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 13нче август. Азатлык Радиосы эшен дәвам итә. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.
🔹Русиянең Воронеж өлкәсендә очкыч тибындагы украин дроны бәреп төшерелгән дип белдерде өлкә хакимиятләре. Ә Белгород өлкәсеннән Украина белән чиктәш урыннардан 11 мең кеше эвакуацияләнгән.
🔹2025 елда Казан Беренче Ислам Яшүсмер уеннарын кабул итәчәк. Ул хакта мөфти Равил Гайнетдин белдерде.
🔹АКШ президентына намзәт Дональд Трамп эшкуар Илон Маскка интервью биргән, "мин җиңсәм, Владимир Путин белән мөнәсәбәтләрне җайларга өметләнәм" дип белдергән.
🔹Төркиянең Искешәһәр каласында 18 яшьлек егет пычак һәм балта белән шәһәр паркында ял итүчеләргә һөҗүм иткән, 5 кешене яралаган.
🔹"Fitch" агентлыгы Израилнең эмитент дефолты рейтингын "А+" дәрәҗәсеннән "А" дәрәҗәсенә төшергән, ил икътисады өчен фараз "тискәре" буларак тасвирлана. Сәбәбе — Газзә сызыгындагы вакыйгалар һәм Иран аркасындагы билгесезлек.
Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә кыймаган яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

👍5👎1
Украина хәрбиләре Курски өлкәсенә үтеп кергәннән бирле Русиянең 30 "срочнигы" әсирлеккә эләккән булырга мөмкин.
Бу хакта"Вёрстка" басмасына Украинаның "Хочу найти" дәүләт проектында сөйләгәннәр.
Украина кораллы көчләренең даими хәрби бүлекчәләре Курски өлкәсенең Суджа районына 6 августта үтеп керде.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
@azatliqradiosi
Бу хакта"Вёрстка" басмасына Украинаның "Хочу найти" дәүләт проектында сөйләгәннәр.
Украина кораллы көчләренең даими хәрби бүлекчәләре Курски өлкәсенең Суджа районына 6 августта үтеп керде.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
@azatliqradiosi
👍4🎉3🕊3😭2🥰1🤬1
Чаллыдагы татар театры режиссеры Олег Кинҗәгулов "соңгы вакытта урыс тамашачысы күбәйде" дип белдерде.
Моның сәбәбен ул театрның ихлас уйнавы һәм халыкка якын булган тема күтәрүе белән аңлатты.
ди ул.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
Моның сәбәбен ул театрның ихлас уйнавы һәм халыкка якын булган тема күтәрүе белән аңлатты.
"Элек "Мастеровые"га йөргән тамашачы безгә килә башлады. Ни өчен? Әгәр дә син спектакльне, театрдагы рухны ихлас тотасың икән, спектакльдә уйнаган артистның темасы халыкка ниндидер тойгы ясый икән, тамашачының җавабы шундук күренә. Алар һәммәсе сезнең спектакльләр җанлы, матур, җылы дип әйтә"
ди ул.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
👍6🤔3👎1🤮1
❗️Югары мәхкәмә Энгель Фәттаховны тикшерү изоляторында калдырды.
Чаллы мәхкәмәсе аны 21 сентябрьгә кадәр тикшерү изоляторында калдырган иде, бу карарны Югары мәхкәмәгә шикаять иттеләр.
Шикаять итсәләр дә, Югары мәхкәмә барыбер Фәттахов 21 сентябрьгә кадәр изоляторда калырга тиеш дип карар кылды.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
Чаллы мәхкәмәсе аны 21 сентябрьгә кадәр тикшерү изоляторында калдырган иде, бу карарны Югары мәхкәмәгә шикаять иттеләр.
Шикаять итсәләр дә, Югары мәхкәмә барыбер Фәттахов 21 сентябрьгә кадәр изоляторда калырга тиеш дип карар кылды.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
🤬18👎7👍2😁1🎉1
Казан башкарма комитеты YouTubeны томалауга каршы митинг үткәрергә рөхсәт итми.
Чараны 20 августта Тинчурин бакчасында үткәрмәкчеләр иде.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
Чараны 20 августта Тинчурин бакчасында үткәрмәкчеләр иде.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
🤬16😎5
Татарстан Малайзия белән хәләл өлкәсендә хезмәттәшлек корырга җыена.
Республика үз тауарларын Малайзиядә сатарга тели.
Исегезгә төшерәбез:
✔️Бер яктан, Татарстан хәләл тармагын үстерү өчен аерым эшләр башкара. Республикада бу темага төрле чаралар уза, ислам банкингы сынала, хәләл туклану оештырыла.
❌Икенче яктан, хәләл өлкәне үстерүдә зур проблемнар бар. Татарстандагы Русия колонияләрендә мөселманнарга итсез меню булмауга зарланалар, Тикшерү комитеты мәктәпләрдә хәләл туклануга күчүне тикшерә һәм башка кыенлыклар күзәтелә.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
Республика үз тауарларын Малайзиядә сатарга тели.
Исегезгә төшерәбез:
✔️Бер яктан, Татарстан хәләл тармагын үстерү өчен аерым эшләр башкара. Республикада бу темага төрле чаралар уза, ислам банкингы сынала, хәләл туклану оештырыла.
❌Икенче яктан, хәләл өлкәне үстерүдә зур проблемнар бар. Татарстандагы Русия колонияләрендә мөселманнарга итсез меню булмауга зарланалар, Тикшерү комитеты мәктәпләрдә хәләл туклануга күчүне тикшерә һәм башка кыенлыклар күзәтелә.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
🤔4🔥2
Башкортстанда Украинадагы сугышта булган 34 хәрби муниципаль депутатлыкка намзәт итеп тәкъдим ителгән.
Элегрәк Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров депутатлар сайлавына һәр муниципалитеттан "һичшиксез "махсус хәрби операция"дә катнашучылар, аннан сугышып кире кайтканнар да эләксен", дип кушкан иде.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Башкортстан
@azatliqradiosi
Элегрәк Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров депутатлар сайлавына һәр муниципалитеттан "һичшиксез "махсус хәрби операция"дә катнашучылар, аннан сугышып кире кайтканнар да эләксен", дип кушкан иде.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Башкортстан
@azatliqradiosi
💩13🤮5
Татарстан Дәүләт шурасы Русиядә эчкечелектән мәҗбүри дәвалауны кире кайтарырга тәкъдим итә.
Дәүләт шурасы Совет берлеген мисалга китерә: анда дәваланырга үзе барырга теләмәгән эчкечеләргә мәхкәмә карары нигезендә мәҗбүри дәвалану билгеләнгән, ди.
Кем елына өч тапкыр исерек килеш җинаять кыла — шул кешене эчкечелектән мәҗбүри дәваларга тәкъдим ителә.

👍6😁4🤡3🍾2👎1🔥1