Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Уфа студенты татар телен өйрәнү кушымтасын әзерләгән

Уфа фән һәм технологияләр университеты шәкерте Ләйсән Йосыпова (Катиева) бу проекты белән "Студент стартапы" бәйгесендә катнашкан һәм 1 миллион сумлык грант откан.

"Сәлам" дип аталган кушымта татар телен башлангыч дәрәҗәдә өйрәнүгә юнәлгән, ул уен форматында 36 тематик төркемнән тора диелә.

Кушымтаны Русиянең RuStore платформасында йөкләп алып була, аның PlayMarket яки AppleStore кибетләренә чыгу-чыкмавы билгесез.
❤10🔥6✍1
Уфадагы Көрәш сарае төзелешендә балигъ булмаганнарны 12шәр сәгать эшләтәләр

Бу хакта Mash Batash Telegram-каналы яза, аның журналистлары Уфадагы Нуреев урамында бара торган Көрәш сарае төзелешендә булып кайткан һәм анда каска кигән балаларның күп булуына хәйран калган.

Канал чыгарган видеода ике малай үзләренә 14-15 яшь булуын әйтә, төзелештә 12-14 сәгать эшлибез, ди. Шушы хезмәтләре өчен балаларга ике мең сумлап кына акча бирәләр.

Канунга ярашлы 16 яше тулмаганнарга көненә биш сәгать кенә эшләргә ярый.

Тулырак 👉 безнең сайтта укыгыз.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
😱3🤬3🤣1
Соңгы елда Русиядәге баланы мәктәпкә әзерләү чыгымнары 24%-ка арткан.

Хәзер уртача сумма күпме? Җавапны рәсемдә күрә аласыз ☝🏻

ВЦИОМ сораштыруына күрә, иң нык мәктәп формасы һәм аяк киемнәре кыйммәтләнгән (2023 елда 20,4 мең сум булган, быел исә - 24,9 мең сум).

Тулырак 👉 хәбәрдә укый аласыз.

@azatliqradiosi
😢2👍1
Уфада үсмерләр тимер юл станциясендәге платформга ут төрткән. Полиция аларны Telegram аша тапкан

26 август кичендә балалар "Дим-Жуково" станцияләре арасындагы Авдон тимер юл платформына ут төрткән. Аларның әти-әниләренә "балигъ булмаучыларны тәрбияләүдәге бурычларны тиешенчә үтәмәү" турында административ беркетмә төзегәннәр.

Полиция хезмәткәрләре үсмерләрнең бу гамәлләрен Telegram-ны күзәтеп барган чакта ачыклаган – мессенджерда тукталышка ут төртүнең видеосын чыгарганнар. Полиция ике баланың кем булуын ачыклаган.

Бу хакта 👉 монда укыгыз.

@azatliqradiosi
🔥2😢2
Мәскәүдә урыс теле һәм Русия халыклары телләренә ярдәм итү шурасы төзелә. Аннан нәрсә көтәргә?

Бу хакта зур язманы безнең сайтыбызда укый аласыз (VPNсыз сылтама). Кайбер мөһим фикерләрне уңайлы форматта, рәсемнәрдә тәкъдим итәбез.

#Татарстан

@azatliqradiosi
🤬8✍1
Русия тикшерү комитеты саклану министрының элекке урынбасары, гаскәр генералы Павел Поповка җинаять эше ачкан.

Аны акча белән хәрәмләшүдә шикләнәләр.

Мәхкәмә Поповны ике айга сак астына алды.

Тикшерү фаразынча, Попов саклану министрлыгында эшләгәндә, 2021-2024 елларда "Патриот" паркын үстерү, эшләтү һәм аңа хезмәт күрсәтү өчен җаваплы булган. Бу оешма ярдәмендә ул үз кесәсенә дә акча эшләгән диелә.

▪️Моңарчы зур күләмдә ришвәт алуда гаепләнеп (Җинаять кодексының 290 маддәсе, 6 өлеше) Русия саклану министры урынбасары Тимур Иванов һәм Русия саклану министрлыгының кадрлар баш идарәсе җитәкчесе, генерал Юрий Кузнецов кулга алынды.

Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
✍1
Бакчасарайда Федераль иминлек хезмәте (ФСБ) «Хизб ут-Тахрир» эше нигезендә 16 елга колониягә хөкем ителгән журналист Сейран Салиевның әнисеннән сорау алган

ОВД-Инфо хәбәр итүенчә, Зодие Салиеваның мобил телефонын алганнар һәм мәгълүматны таратмау турында кәгазь имзалатканнар.

“Без ФСБга иртәнге сәгать 8.00дә килдек һәм сәгать 14.45тә чыктык. Сөйләштеләр. Кем белән аралашуымны һәм кем белән элемтәдә торуымны тикшерделәр. Миңа 70 яшь, әлбәттә танышларым күп”, ди Салиева.

2017 елның октябрендә Русия куәт оешмалары Бакчасарайда кырым татарлары йортларында тентү уздырып Сейран Салиев, Тимур Ибрагимов, Марлен Асанов, Мемет Белялов, Сервер Зекирьяев һәм Эрнес Аметовларны тоткарлады. Алар Русиядә тыелган “Хизб ут-Тәхрир” оешмасында катнашуда гаепләнеп 19 елдан 13 елга кадәр колониягә хөкем ителде.

@azatliqradiosi
🤬3👍2👎1
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Татар милләте 1990 елда кебек янә мәйданга
чыга аламы? 2050 ел татар яшьләренә әйтер сүзең
бармы?


Моннан 4 ел элек (2020 елда) Азатлык
Радиосы Казанда татар яшьләренә — Татарстан
суверенитеты турындагы Декларациянең 30-еллыгы
уңаеннан — әнә шундый сораулар биргән иде .

Дүрт ел элек төшерелгән видеоны яңадан карап
китәргә тәкъдим итәбез.

#Татарстан

@azatliqradiosi
🔥8😢4❤2✍1
Бәйрәмең котлы булсын, Татарстан! 🐆

34 ел элек, 1990 елның 30 августында Татарстан суверенитеты турында Декларация кабул ителә. Бүген бу мөһим документның исеме генә калды, хакимият суверенитет сүзен телгә алырга да курка. Татарстанның хокуклары, яулап алган ирекләре 34 ел эчендә юк ителде.

Шуңа карамастан, 30 август дөнья буйлап сибелеп яшәүче татар халкының төп бәйрәме булып кала. Бу үткәннәрне искә төшереп, бүгенге көн турында уйланып, киләчәккә таба тиешле адымнарны күзаллау өчен мөһим көн.

Барлык язылучыларыбызны тәбриклибез һәм күңелле ял көнен телибез!
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
❤38🔥7🥰2