This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Моннан 34 ел элек ТАССР (Татария)
Татарстанга әйләнә: Казанда республиканың дәүләт
суверенитеты турында Декларация кабул ителә.
2020 елда Азатлык Радиосы үтенече белән шушы
декларациянең текстын татар яшьләре укыган иде.
Дүрт ел элек төшерелгән видеоны яңадан карап
китәргә тәкъдим итәбез.
Бәйрәм котлы булсын, хөрмәтле укучыларыбыз! 😀👍
#Татарстан
@azatliqradiosi

❤🔥18❤1
Быел Татарстан Республикасы көненә уздырылган бәйрәм чараларында кешеләр әзрәк катнашкан.
Кичә бәйрәмгә бөтен республикада 500 меңләп кеше чыккан. Бу былтыргы белән чагыштырганда, 20% әзрәк.
Казанда бәйрәм итүчеләр саны 12% кимрәк булган. 2023 елда 330 мең кеше катнашкан булса, быел - 290 мең кеше.
Бәйрәмдә нинди кызыклы чаралар булды соң? Азатлык фотогалереясендә карагыз.
👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтама.

🤔5🔥2👍1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
"Кешеләр гадәти булмаганны ярата". Амстердамдагы Казан кызлары дөньяга татар моңын таныта "Әйдә, безгә уйнарга кирәк, биредә татар музыкасын җәелдереп карыйк", дидем ди Амстердамда дусты Юлия Гобәйдуллина белән иҗат итүче Алия Исхакова. Казан кызлары Нидерландта…
Duo Mong татар дуэтының беренче альбомын яздыру өчен халык ярдәме белән 6 мең евродан артык акча җыелган
Нидерландта яшәп иҗап итүче Duo Mong дуэтының беренче альбомын яздыру өчен караудфандинг ярдәме белән 6 мең евродан артык акча җыелган
"Альбомда иң абруйлы татар композиторларының музыкасы, үткәндәге һәм хәзерге татар классик музыкасының асылы тәкъдим ителәчәк", ди музыкантлар. Җыентыкны чыгаруга барлыгы 10 мең евро кирәк булачак.
Яңа альбомны тәкъдим итү концертлары ноябрьгә планлаштырылган.
👉Хәбәрне тулырак Азатлыкта укыгыз.
👉Дуэт кызлары белән әңгәмә биредә.

Азатлык Радиосы
Duo Mong татар дуэтының беренче альбомын яздыру өчен халык ярдәме белән 6 мең евродан артык акча җыелган
Альбомда иң абруйлы татар композиторларының музыкасы, үткәндәге һәм хәзерге татар классик музыкасының асылы тәкъдим ителәчәк, ди музыкантлар.
❤11👍1
Урыс җырчысы Полина Гагаринага Башкортстанның халык артисты исеме бирелгән
Гагарина Уфаның 450 еллыгына җырлау өчен Башкортстанга килгән иде.
Республика башлыгы Радий Хәбиров җырчыга әлеге мактаулы исем бирү турында фәрман имзалаган.
Бүген Уфада бәйрәм концертларында Гагаринадан тыш, Олег Газманов, Андрей Воробъев, "Пицца" төркеме, Алсу җырлаячак. Гүзәл Уразова, Ришат Төхвәтуллин, Элвин Грей, Зәйнетдин төркеме һәм башка артистлар чыгышлары көтелә.
"Коммерсантъ" язуынча, артистларны чакыру өчен генә дә 71 млн сум чамасы акча түгелгән.
Гагарина һәм Элвин Грей гонорарның бер өлешен Русиянең Украина алып барган сугышына бирәбез дип белдерде.

💩18🤮8❤1👍1
Forwarded from Әйдә! Online – Изучаем татарский
Встречайте новый формат нашего Әйдә Подкаст! 🎧
Теперь изучаем татарский через новости, мемы, песни и многое другое. Слушайте первый выпуск нового варианта, надеемся вам понравится 🤞
Слушайте наши подкасты в Яндекс.Музыке, Spotify, на нашем сайте, в Ютубе и в Телеграме:

👍12🔥8
Хәерле иртә, хөрмәтле укучылар. Бүген 1 сентябрь, көзнең беренче көне. Азатлык үз эшен дәвам итә.
Якшәмбегә каршы төндә Русиянең һава һөҗүменнән саклану системы (ПВО) 158 дронны бәреп төшергән.
Илнең саклану министрлыгы хәбәр итүенчә, Курски өлкәсе күгендә - 46, Брянски өлкәсендә - 34, Воронежда - 28, Белгородта - 14, Рязань өлкәсендә - 8, Мәскәү шәһәрендә - ике, Мәскәү өлкәсендә - җиде, Калугада - биш, Липецкида - дүрт, Тула өлкәсендә - өч, икешәр дрон Тамбов һәм Смоленски өлкәләрендә, Орел, Тверь һәм Иваново өлкәләрендә берешәр дрон юк ителгән.
Мәскәү өлкәсендә дроннар Кашир район электр станциясенә һөҗүм итәргә тырышкан. Мәскәү шәһәрендә пилотсыз очкычның нефть эшкәртү заводының бер бинасына эләгүеннән соң янгын чыккан.

🔥4👍1🤣1
Беслан фаҗигасенә 20 ел
2004 елның 1 сентябрендә чечен сугышчылары Төньяк Осетиянең Беслан шәһәрендәге мәктәптә 1100ләп укытучыны, укучыны һәм аларның туганнарын тотык итеп алды.
Чечня бәйсезлеге өчен сугышучылар тотыкларны азат итү өчен Чечнядән Русия хәрбиләрен чыгаруны таләп итте. Әмма Русия хакимиятләре бернигә карамастан мәктәпкә һөҗүм башлады, нәтиҗәдә 330дан артык тотык, шул исәптән 186 бала һәлак булды.
Русия тарихында корбаннар саны буенча бу теракт иң зурысы булып кала бирә.
Бәйсез тикшерүчеләр бик начар башкарылган коткару операциясенә тәнкыйть белдерде.

😭17❤2👎1💔1
Русия Федерация шурасында Татарстан хөкүмәтеннән билгеләнгән сенатор Александр Терентьев Русияне эчтән җимерергә телиләр дип саный.
Бу хакта ул 29 августта Казанда узучы Бөтенрусия милли мәгълүмат чаралары форумында белдерде.
Хәзер халыкларның "ялган милләтче структуралар булдырыла", дип белдерә ул. Аныңча, бу хәрәкәтне Русиядән күптән чит илгә киткән вәкилләр тәкъдим итә. Сенатор сүзләренчә, Русиягә каршы мәгълүмати сугыш шулай алып барыла.
▪️Александр Терентьев — Русия Федерация шурасында Татарстан хөкүмәтеннән билгеләнгән сенатор. 2013-2022 елларда Татарстан президенты идарәсе җитәкчесе урынбасары булып эшләде, 2006-2022 елларда президент идарәсендә Татарстандагы эчке сәясәт өчен җавап бирде.
▪️Терентьев президент идарәсендә Татарстандагы эчке сәясәт өчен җаваплы булганда татар теленә һөҗүм башланды, ләкин телне яклап бернинди чаралар күрелмәде. Бары Терентьев киткәч кенә, узган елны "Татар теле укытучылары берләшмәсе" оешты. Гәрчә бу хакта сүз 10 ел дәвамында барды, хәтта аның низамнамәсе дә төзелгән иде, ләкин Татарстан президенты хакимиятенең эчке эшләр идарәсе аңа ризалыгын бирмәде.
▪️2022 елда Дөнья татар конгрессының Украина сугышын хуплап язган резолюциясе Терентьев җитәкчелегендә әзерләнгән, дип белдергән иде Азатлыкның берничә чыганагы.
▪️Соңгы дистә елда Татарстандагы милли һәм дини мәсьәләләр, матбугат Терентьев җитәкчелегендә контрольдә тотылды дип саныйлар.
▪️Русия Украинага һөҗүм иткәннән бирле, Русия Федерациясенә кергән республикалар һәм өлкәләр — аннан аерылып чыгып — үзләренең мөстәкыйль, бәйсез дәүләтләрен булдырырга яки торгызырга тиеш дигән фикерләр ишетелә башлады.

Татарстаннан билгеләнгән сенатор: Русияне эчтән җимерергә телиләр
Ул Русияне какшатуда чит илдәге милли хәрәкәтләрне гаепләде.
🤣8🤡5✍2🎉2❤1👍1🤮1
Азатлык YouTube: "ТНВ һәм БСТ пропагандага әйләнеп бетте"
Узган атнада Азатлык YouTube-нда Татарстан көне, ТНВ һәм БСТ телеканаллары контенты, АКШта президент сайлау намзәтләре турында сөйләштеләр.
Кешеләрдә бәйрәм хисе дә бар, дәүләтчелек югалуга үкенеч тә, җитәкчеләрне гаепләүләр дә сизелә.
"Азатлык юк. Кая карама сатлык. Ялган байлар, Миңнеханов, сатлык депутатлар, артистлар, маңкортлар" дип язган бер укучы.
Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

👍8💯7🔥3
🖋Бу атнада Азатлык Радиосы тагын ниләр язды?
Исегезгә төшерәбез.
➡️"Башта тырышып тараттылар, хәзер мәктәпкә укытучылар эзлиләр"
➡️"Татар теленә басым дәвам итәчәк, Татарстанның төбәкләргә йогынтысы кимиячәк"
➡️Дуров тоткарлануыннан соң Telegram-га нидер яныймы? Төп сорауларга белгечләр фикере
➡️Заманча технология яисә күзләү куркынычымы? Казан метросында "йөз белән түләү" кертелә
➡️"Суверенитет — халык таләбе булды". Мәйданда торучылар 1990 ел вакыйгаларын искә ала

🔥3
Якшәмбе көнне Украина чиге буенда урнашкан Белгородка ракет һөҗүме ясалган.
Җирле җитәкчеләр хәбәр итүенчә, җәрәхәтләнүчеләр бар. Бу соңгы өч көндә инде икенче һөҗүм.
Белгородта һава кисәтүе Русия хәрбиләренең Харьковка һөҗүм итүеннән соң бер сәгать узгач башланган. Якшәмбе көнне Украинаның Харьковка һөҗүме нәтиҗәсендә 30дан артык кеше җәрәхәтләнде.
Белгород губернаторы Вячеслав Гладков сүзләренчә, өлкәдә барлыгы сигез кеше яраланган. Шуларның икесе - балалар. Baza телеграм каналы 12 кеше яралануын яза.

🔥4😨2