Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Яңа уку елында Татарстанда мәктәпкә 500 меңнән артык укучы бара

Бу хакта Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов белдерде. Казан мәктәпләре ишекләрен 182 мең укучы өчен ачты.

Республикада 1 сентябрьгә 8,5 мең урынлы сигез яңа мәктәп ачалар.

@azatliqradiosi
🔥4🤣1
Шольц "Германия өчен альтернатива" фиркасен федераль җирләрдә хакимияткә уздырмаска чакырды

— "Германия өчен альтернатива" – Германиягә зыян сала. Ул икътисадны зәгыйфьләтә, җәмгыятьне бүлгәли һәм илебезнең яхшы абруен юкка чыгара", — дигән канцлер.


1 сентябрьдә Тюрингия һәм Саксониядәге сайлауларда "Германия өчен альтернатива" уңышка иреште. Бу Икенче дөнья сугышы чорыннан бирле Германиядә төбәк сайлауларында җиңеп чыккан беренче кискен уңчы фирка булырга мөмкин.

"Германия өчен альтернатива" фиркасе евроскептицизм һәм мигрантларга каршы риторика белән танылган. Аның аерым әгъзаларын расизм, исламофобия, ксенофобиядә гаеплиләр. Фирка Русиягә каршы чикләүләрдән баш тартырга чакыра.

Тулырак 👉 безнең хәбәрдә укыгыз.

@azatliqradiosi
🤡3👍2
🇹🇷Төркия БРИКСка керү өчен гариза тапшырган.

Гаризаны берничә ай элек, Төркиянең Европа берлегенә керүе белән бәйле сөйләшүләрдә алга китеш булмагач тапшырганнар.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Төркия

@azatliqradiosi
💩8❤3👏1
❗️Путин эш сәфәре белән Монголиягә килде.

Шул ук вакытта кайбер хокук яклаучылар Монголияне Русия президентын кулга алырга чакыра.

Әгәр Путинга Монголиягә килергә рөхсәт итсәләр, бу Монголиянең Халыкара җинаять мәхкәмәсен хуплаудан баш тартуын аңлатачак, дип ышандыра алар.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

@azatliqradiosi
💩7🌚2🤣2❤1✍1👍1
❗️Татарстаннан Думада элек депутат булып торган Елена Ямпольская "урыс теле туган телең булмаса, димәк, Русия дә синең өчен Ватан түгел" ди.

Бу фикерне Елена Ямпольская үзенең Telegram-каналында язып чыккан.

"Урыс теле — туган тел дигән сүз. Минемчә, урыс теле белән туган телне капма-каршы кую — дөрес түгел. Урыс теле туган телең булмаса, димәк, Русия дә синең өчен Ватан түгел"

ди ул.

Ямпольская 2021 елда Думага "Бердәм Русия" фиркасенең Татарстан исемлеге белән сайланды. Һәм шул ук елны Татарстан президенты атамасын юкка чыгару өчен тавыш бирде. Үзе 1971 елда Мәскәүдә туган, тамырлары белән — урыс һәм яһүд гаиләләреннән. Хәзер ул — Русия президенты киңәшчесе.

Кайбер татар активистлары бу сүзләрне экстремизмга тикшерергә мөмкин дип саный, әмма шул ук вакытта шикаять итәрлек инстанцияләр илдә калмаган дип уйлый.

@azatliqradiosi
🤬20🤮19🤣3🥱2🖕2👍1
Украинага каршы сугышып кайтканнар Башкортстан медицина университеты студентларын тактик медицина күнекмәләренә өйрәтәчәк.

Студентларны "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте сугышчылары өйрәтәчәген әйтмиләр. Әмма ☝🏻 Башкортстан түрәсенең сәхифәсендә чыккан фотоларда ике хәрбинең киемендә "Вагнер" шевроннары бар. Бер фотода ул шевронны буяп куйганнар.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
🤡8👍4🤮1
Мүнһенда Татарстан көне уңаеннан "Ядәч! Истә!" фильмын карау кичәсе узды

Чара 31 август кичендә узды, аңа 50гә якын кеше килде. Катнашучылар арасында алман кешеләре дә күп булды, ди оештыручылар. Кичәне "Алмания татарча" берләшмәсе оештырды.

— Бу чараны без Татарстан көненә багышлыйбыз. Ул, чынлыкта, Татарстан республикасы Суверенитеты көне, шәхсән мин аны хәзер Татарстан, Республика көне буларак бәйрәм итәм, — диде чараны оештыручыларның берсе Айгөл Дәүләтшина.

Фильм караудан соң режиссер Байбулат Батулла белән җанлы дискуссия булды. Чара ахырында җырчы һәм блогер Булат Шәйми Taraf төркеменең "ikenche" альбомын тәкъдим итте.

🟠 Режиссер Байбулат Батулланың "Ядәч! Истә!" фильмы Русия прокатына узган елны чыкты. Ул 17,5 млн сум акча җыйды. Әлеге киноны төшерүдә Татарстаннан дәүләт ярдәме күрсәтелмәде. Күп кенә чит илдә фильмны күрсәтү чаралары үткәрелә.

@azatliqradiosi
👍17❤6🤔1
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
"Суверенитет — ул безнең өмет бәйрәме. Без киләчәктә ирекле булырбыз, үз дәүләтебездә яшәрбез дигән өмет — шул бәйрәм. Ә бездән шул өметне дә тартып алмакчы булалар. Бирмибез! Тукай әйткәнчә, китмибез! Китсәк тә, бирмибез. Бәйрәм үзебезнеке!"


АКШның Калифорния штатында "Мин татарча сөйләшәм!" акциясе узды, бу юлы ул Татарстан суверенитеты көненә багышланды.

#татарлар #Татарстан

@azatliqradiosi
🔥22👍2
Хәерле иртә, дуслар! Дөньяда ниләр булып ята бу - кыскача.

🔸 Запорожьега ракет һөҗүме аркасында ике кеше һәлак булган, аларның берсе - бала. Днепрда бер кеше һәлак булган, тагын алты кеше төрле җәрәһәтләр алган. Бу - җирле хакимиятләр мәгълүматы. Моннан тыш ракетлар һөҗүме турында Николаев өлкәсе хакимияте әйтте, Киев белән Черниговта да шундый ук хәл.

🔸 Тверьдә пилостыз очкычлар Мигалово хәрби һава аланына һөҗүм иткән. Атышлар, шартлау тавышлары ишетелгән дип язды җирле пабликлар, әмма рәсми белдерүләр булмады.

🔸 Сарытау хастаханәсендә җиде көн элек дроннар һөҗүме аркасында зыян күргән хатын вафат булган. Бер дрон шәһәрнең иң биек Volga Sky торак комплексына бәрелгән иде. Ул вакытта дүрт кеше көше җәрәхәтләнгән иде.

🔸 Казанда Киров дамбасында КамАЗ йөк машинасы трамвайга килеп бәрелгән. Корбаннар юк.

🔸 Башкортстанда Йомагуҗа сусаклагычы өстендә "Кызыл китап"ка кертелгән бөркетне күргәннәр.

Менә шундый яңалыклар.

@azatliqradiosi
👍4
Мәктәпләрдә пропаганда арта

Быел Русиянең мәктәп укучылары Мәскәү кремле уйлап тапкан пропаганда идеяләрен тыңлар өчен 1300 сәгать вакыт исраф итәчәк.

Сәгатьләр күләмен "Агентство" медиасы санаган. Чынында бу - рекордлы сан. Барлыгы ел дәвамында уку програмында 11 мең уку сәгатьләре каралган. Пропаганда сәгатьләре төрле сыйныфларда төрлечә. Башлангычта мондый дәресләр азрак, өлкән сыйныфтагылар өчен күбрәк каралган.

Медиа әйтүенчә, сәгатьләрнең саны артуы урта белем мәктәпләрендә Владимир Мединский язган тарих дәреслекләре буенча укый башлауга бәйле. Моннан тыш җәмгыять белемен укыткан мөгаллимнәргә яңа махсус киңәшләр бирелгән.

Түрәләр укытучыларга җәмгыять белеме дәресләрендә Русиядәге сәяси корылышны, күп балалы гаиләләренең өстенлеге һәм Көнбатышның деструктив идеологиясе турында сөйләргә киңәш иткән. Моңа гына 272 сәгать вакыт бүленәчәк. Киләсе елда хакимият бу дәресне "Русиянең дөньяда иң яхшы ил" булуын исбатлаучы курска әйләндерергә тели.

Укыр өчен менә сылтама.

@azatliqradiosi
💩13👍2❤1
Фаил Камаевны СИЗОдан чыгармаганнар

Татарстан Югары мәхкәмәсе Тукай районы башлыгы Фаил Камаевны сак астында тоту вакытын озайту турындагы карарны үз көчендә калдырган. Бүген мәхкәмә булган. Августта Чаллы шәһәр мәхкәмәсе аны 18 октябрьгә кадәр сак астында тоту карары чыгарган иде.

Адвокаты Фәнил Кадыйров Камаевны йорт сагына җибәрүне сораган. Камаев үзе дә мәхкәмәгә тикшерүдән качарга җыенмавын әйткән. "Минем хатыным онкология белән авырый, үзем дә чирлим. Зинһар, минем чикләү чарасын үзгәртегез!", дип сораган.

Хәбәр тулысынча 👉 монда.

#Татарстан
🤬11
🔺Татарстанда депутатлар сайлавы: кемне төшереп калдырганнар, кемне алга сөрәләр?

Көн язмасын тәкъдим итәбез. Ул Татарстан Дәүләт шурасына депутатларны сайлавы турында. Моңа 5 көн вакыт калды. 8 сентябрьдә республика халкы 100 депутат өчен тавыш бирәчәк. Алар парламентта киләсе биш ел дәвамында эшләргә тиеш булачак. Азатлык Радиосы фиркаләрнең һәм намзәтләрнең сайлауга ничек әзерләнүенә күзәтү ясады.

Быелгы сайлау алды кампаниясе беренче тапкыр сугыш вакытында уза. Илдә ирек шөрепләре ныклап борылгангамы, агитация бик тыныч бара. Намзәтләр арасында бәхәсләшү дә, зур шигарләр күтәрү дә күренми. Мәсәлән, Дәүләт шурасына 2019 елда узган сайлауда әле татар телен укыту мәсьәләләре кебек сораулар күтәрелгән иде.

Бу юлы милли мәсьәләләр ябык темага әверелгән сыман, аларны күтәрүче дә, бу проблемның барлыгы турында әйтүче дә күренми. ТВдә эш көннәрендә теледебатлар оештыру мөмкинлеге булуына карамастан, быел ул дустанә төстә атнасына бер генә тапкыр оештырыла.

Быелгы сайлауда 397 намзәт теркәлде. Бу һәр депутат кәнәфиенә дүрт кеше дәгъва кыла дигән сүз. Сайлауга биш сәяси фирка үткәрелде. Бу — "Бердәм Русия", КПРФ, ЛДПР, "Гадел Русия" һәм "Яңа кешеләр" ("Новые люди").

Татар сүзен җиткерүчеләр буламы?

Милли кадрлардан язучы Ркаил Зәйдулла депутат кәнәфиен саклап калачак. Моннан тыш, "Әкият" курчак театры режиссеры Илгиз Зәйниев һәм Халыклар дуслыгы йорты җитәкчесе (элегрәк милли мәсьәләләргә бәйле вазифаларда эшләде) Ренат Вәлиуллин парламентка киләчәк. Дөнья татар конгрессы башкарма хакимияте җитәкчесе Данис Шакировның да депутат булу ихтималы бар. Ул әлегә исемлектә 45нче булып бара. Әгәр дә КПРФтан сайлауга өч кеше генә узса, яки "Бердәм Русия" исемлегеннән берәрсе төшерелсә, ул очракта Шакиров та Дәүләт шурасында утырачак.

Соңгы чакырылышта депутат булып утырган Камал театры актеры Рамил Төхфәтуллин "Бердәм Русия" исемлегеннән төшеп калган.

Ни өчен? Укыйбыз.

➡️ Төп сәхифә
➡️
Көзге сәхифә

#Татарстан

@azatliqradiosi
😢6🤬3👍1🤡1
Тәбрис Яруллин Татарстанның Милли китапханәсеннән киткән.

Китапханә яңа бинага күченү белән ул мөдир урынбасары булды. Яңа эш урыны - Казанның Мәскәү базары. Ул арт директор вазифасында булачак. Мәскәү базары урыны яңа җәмәгатьчелек урынына әйләнәргә тиеш, яңа җитәкчелек шундый максат куйган. Казандагы милли бизәкле, түбәтәй формасында ясалган базарның яңа хуҗасы -Валерий Аржинт.

Тәбрис Яруллин китапханәгә кадәр Дөнья татар яшьләре форумын җитәкләгән иде. Аның җитәкчелегендә форум зур уңышка иреште, ул абруйлы, үз сүзен әйтә алган оешмага әверелде. Ул төрле җәмгыять оешмаларын берләштерүгә ирешә алды.

2017 елда татар теленә һөҗүм башлангач та форум татар телен яклап төрле белдерүләр ясады, чаралар оештырды.

2019 елда ул барлык иҗтимагый вазифалардан китүен һәм Татарстан Дәүләт шурасына сайлауда катнашмаячагын белдергән иде. Ул моны үз теләге белән аңлатса да, җәмәгатьчелек моңа ышанмады. Форум шурасы Миңнехановка ачык хат белән чыкты, интернетта "Мин/без Тәбрис Яруллин" дигән өндәмәләр таратылды.

Тулырак 👉 монда.
😢17❤2👍2👏2🥱1
Башкортстанда "теләнмәгән оешманы" финанслау турында җинаять эше ачылган

Эшне 2 сентябрьдә Благовар районара мәхкәмәсе теркәгән. Бу хакта "ОВД-Инфо" яза. Гаепләнүченең исеме яшерелгән. Бу — Русиядә "теләнмәгән" дип табылган оешманың эшчәнлеген финанслау яки аңа акча җыю турындагы маддә нигезендә ачылган дүртенче җинаять эш.

Июль башында шушы ук маддә нигезендә Башкортстанда яшәүче Альбина Мәгъдиевага да җинаять эше ачылган булган. Аны нәрсә өчен эзәрлекләүләре әйтелми.

Тулысы белән укыйм дисәгез, 👉 монда басыгыз.
😱3👍2👎1
Украинада сугышчылар халыктан балык тоту ятьмәләрен дә сорый башлаган

Балыкчылар ятьмәлер кирәклеге турында Башкорстанның "Безнекеләр өчен бәйлибез, тегәбез" хәрәкәте үз социаль челтәрләрендә чыгарган.

"Сугышка балыкчылар кулланган ятьмәләр кирәк, бәлки, кемдәдер артык ятьмә бардыр яки сатып алып җибәрә аладыр?» дип мөрәҗәгать иткәннәр. Кытайда җитештерелгән ятьмәләр кирәкми дигәннәр.

▪️Моңа кадәр Башкортстанның Сибай шәһәре хакимият башлыгы Украинага һөҗүмдә катнашучы хәрбиләргә җибәрү өчен халыктан мылтык җыйган иде.

▪️ Башкортстанның төрле районнарында хатын-кызларны җәлеп итеп сугышчыларга кирәк дип ятьмә үрде, токмач кисте, оекбашлар бәйләүләр оештырылды.

▪️ Русиядә сугышка киткән ирләрне матди-техник яктан начар тәэмин итүләренә дәлилләр шактый булды. Мобилизация вакытында да алар экипировканы үз акчаларына сатып алырга кушуларыннан зарланды, ятаклары да булмаган казармаларның видеоларын төшерде, тутыккан корал бирүләре турында сөйләде.

▪️ Русия түрәләре "армия тиешенчә тәэмин ителгән" дип кабатлап тора. Ә халык сугышка киткәннәргә һуманитар ярдәм җыеп җибәреп торудан туктамый: эчке киемнәрдән алып, бронежилетларга кадәр җыялар. Хәтта мәктәп укучыларын да ятьмәләр бәйләргә җәлеп иттеләр.

▪️ Башкортстан Украинага сугышчыларны җибәрү эшен дәвам иттерә. Республикага ирләр мәетләре дә бер-бератлы кайтарыла. Азатлык исәпләүләренә күрә, кимендә 2800 кеше һәлак булган.

▪️ Бу проектта Азатлык Путин башлаган сугышта Башкортстан белән Татарстаннан һәлак булучыларны ачык чыганаклардан эзләп бәремтекләп җыеп утыра.
🤬3👍2🤮2🙏1
Татарстанда студентларны һәм пенсионерларны эшкә күбрәк ала башлаганнар

2024 елның августы ахырына Татарстанда "Avito" сервисында пенсионерларны эшкә чакырып 14 мең, ә "студентлар өчен" дигән искәрмә белән 23 меңнән артык вакансия чыккан.

2024 елның беренче яртысында Татарстанда тәкъдим ителә торган уртача хезмәт хакының күләме – 66 мең 239 сум. Узган елгы күрсәткечләрдән бу 15 процентка арткан.

Тулырак 👉 монда укыгыз.
🤔3👍1
"Гафу итегез, безнең куллар бәйләнгән". Монголия хакимиятенән чыганак Путинны кулга алмауларын аңлаткан

Монголия хакимияте вәкиле Politico белән сөйләшүдә Монголиянең Русиядән энергетик бәйлелектә булуын әйтте, шулай итеп ул Халыкара җинаять мәхкәмәсе ордеры кушканча Владимир Путинны тоткарлый алмауларын аңлатты.

Аның сүзләренчә, Монголия хакимияте барлык дипломатик мөнәсәбәтләрдә даими рәвештә нейтральлек сәясәтенә тугры кала.

Элегрәк Путинны кулга алу өндәмәсе белән Европа берлеге, Украина вәкилләре, шулай ук Human Rights Watch (HRW) белән Amnesty International (AI) оешмалары мөрәҗәгать итте. Путинны тоткарларга сорап петицияне Русиянең сугышка каршы җәмәгать эшлеклеләре дә имзалаган.

@azatliqradiosi
🤡6🤣3🤬2❤1👍1😢1
Татарстан премьер-министры Алексей Песошин баскынлыктагы Луһанскиның Рубежное һәм Лисичански шәһәрләренә барган

Сәфәрне ул Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы белән башкарган диелә. Русия басып алган чакта җимерелгән бу шәһәрләрне төзекләндерү өчен Татарстан җаваплы.

Миңнехановның Telegram-каналында чыккан хәбәргә күрә, Песошин Рубежноедагы мәктәпне карап чыккан. Аның белән бергә республиканың вице-премьеры Фәнил Әгълиуллин һәм Рубежноега Мәскәү куйган мэр Сергей Хортив та булган.

Русия Украинадан басып алынган җирләргә еш кына төрле төбәкләрне җаваплы итеп билгели.

Бу хакта тулырак укыгыз.

@azatliqradiosi
💩13✍2❤1🤮1
Татарстан дигитал үсеш министры түрәләргә чит ил смартфоннарын куллануны канун белән тыярга тәкъдим итә

"Канун кабул итәргә кирәк: әгәр дәүләт өлкәсендә эшлисең икән, Русия смартфоннарын кулланачаксың!", дип саный Айрат Хәйруллин.

Былтыр мартта Русия президенты хакимиятенең эчке сәясәт блогы хезмәткәрләренә дә март ахырына кадәр iPhone-нарын башка маркадагы һәм башка операция системы урнаштырылган смартфоннарга алыштырырга кирәк булачагы хәбәр ителгән иде.

Мөгаен Кремль үзенең хезмәткәрләренә яңа "имин" смартфоннар сатып алыр, диелде. Түрәләргә айфон кулландырмау янәсе иминлекне кайгыртып эшләнә.

Бу хакта 👉 монда укый аласыз.

@azatliqradiosi
💩5🤣5