Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның улы Искәндәр Әлмәткә, Нефть һәм газ сәнәгате эшчеләре көненә 1,5 млн сумлык (15 700 евро) Rolex Cosmograph Daytona сәгате тагып килгән.
Президент үзе исә шушы ук көнне Google-ның смарт-сәгатен - Pixel Watch таккан булган. Казанда алар 30 мең сум тирәсе тора.
▪️Татарстан президентының балигъ булмаган улы халык янына кыйбатлы киемнәрдән беренче тапкыр гына чыкмый. Мәсәлән быел җәй көне Казанда үткән Сабантуйга ул танылган брендлар - Cartier күзлеге белән Louis Vuitton-ның спорт аяк киемен киеп килгән иде. Андый күзлек Русиядә якынча 130 мең -140 мең сум тора. Ә аяк киеме - 1000-1200 доллар.
▪️Былтыр "116.ру" басмасы егетнең намазга 300 мең сумлык Louis Vuitton киемендә килүен язган иде.
@azatliqradiosi

😡11😁3🔥1🤣1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
❗️Татарстаннан Думада элек депутат булып торган Елена Ямпольская "урыс теле туган телең булмаса, димәк, Русия дә синең өчен Ватан түгел" ди. Бу фикерне Елена Ямпольская үзенең Telegram-каналында язып чыккан. "Урыс теле — туган тел дигән сүз. Минемчә, урыс…
Русия президенты киңәшчесе, моңа кадәр Думада Татарстаннан сайланган депутат булып эшләгән Елена Ямпольская "урыс теле туган телең булмаса, Русия дә синең өчен Ватан түгел" дип белдергән иде.
Ямпольскаяның мондый эчтәлектәге белдерүе белән чыгуы беренче тапкыр гына түгел. Узган елны Думада җәмәгать урыннарында урыс телен саклау һәм аннан инглиз һәм чит телләр куллануны чикләүне күзаллаучы канун өлгесе каралды. Бу канун өлгесе артында да Ямпольская тора иде.
Сәясәт белгече Руслан Айсин фикеренчә, депутатның бу белдерүе – яңа нәрсә түгел, бу Русиянең күптәннән килгән дәүләт сәясәтенә ярашлы күренеш.
💬Шуны онытмаска кирәк: Ямпольская – Путин киңәшчесе, ул аңа якын кешеләрнең берсе. Шуңа күрә бу белдерү дә килешеп, уйланып эшләнелә дип уйлыйм, бу бары тик бер кешенең белдерүе генә түгел”, ди ул.
Башкорт активисты Руслан Габбасов Ямпольская белдерүендә аптырарлык бернәрсә дә күрми.
💬Минем өчен бу зур яңалык булмады, чөнки әлеге сүзләр Русия җитәкчелегенең илдәге халыкларга карата алып барган телләр геноциды сәясәтенең бер чагылышы гына", ди ул.
Габбасов фикеренчә, бу Путинның хакимияткә килүеннән соң булган лингвоцидның өзлекле бер сәясәте.
Журналист Альберт Шакиров Ямпольская Русия президенты фикерен "киң итеп үзенчә эшкәртеп тапшыра" дип саный. Шәхси фикере генә булып калсын инде ул аның, ди ул. Бу хакта ул үзенең Telegram-каналында язып чыкты.
Тулырак 👉монда, ачылмаса👉 монда басыгыз.

Азатлык Радиосы
"Урыс теле туган телең булмаса, Русия дә синең өчен Ватан түгел": бу белдерү генәме яки сәясәтме?
Русия президенты киңәшчесе, моңа кадәр Думада Татарстаннан сайланган депутат булып эшләгән Елена Ямпольская "урыс теле туган телең булмаса, Русия дә синең өчен Ватан түгел" дип саный.
Бу фикерне Ямпольская үзенең Telegram-каналында язып чыкты.
"Урыс теле…

🤬16👍3❤1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
⚡️⚡️Куәт оешмалары вәкилләре Казандагы канунсыз пансионаттан 22 пенсионерны алып чыккан, аларның кайберләре богаулап куелган булган. Тентү үткәргән вакытта картлар йортында бер өлкәннең мәетен тапканнар, ул анда 2-3 тәүлек яткан булырга мөмкин. Бер ел эшләве…
⚡️Бүген Тикшерү комитеты Казандагы канунсыз пансионатта яшәгән бер әбигә бәйле җинаять эше ачкан
Әлеге карчык үләр алдыннан 100 миллион сумлык милкен билгесез кешеләргә яздырган, дип хәбәр итә 116.ru телеграм каналы.
Тикшерүчеләр фикеренчә, узган җәйдә “билгесез затлар” 76 яшьлек карчыкка үзләренең исеменә ышанычнамә (доверенность) имзалаттырган һәм шул юл белән аның милегенә ия булган.
Мәхкәмә бу килешүне канунсыз дип өзәргә тырышкан, әмма “билгесез затлар” хөкемдарга “карчык үз акылында булган” дигән ялган кәгазь тапшырган. Быел февральдә әби вафат булган һәм барлык милек билгесез кешеләр кулына күчкән.
Хәзер бу хәлне тикшерү башланган. Пансионат җитәкчесе дә тоткарланган.
Бер ел эшләве дәверендә биредә 20ләп өлкән үлгән.

🤯3
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 5нче сентябрь. Азатлык Радиосы эшен дәвам итә. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.
🔹КФУдагы Журналистика һәм медиакоммуникацияләр Югары мәктәбен Юлия Андреева җитәкли башлаган. Әлеге Югары мәктәпне (элеккечә әйткәндә, журфакны) моңарчы җитәкләгән Леонид Толчинский эшеннән киткән.
🔹АКШның Дҗорджия штатындагы мәктәптә атыш булган. 4 кеше (2 укучы һәм 2 укытучы) һәлак, 9 кеше яраланган.
🔹АКШның юстиция министрлыгы "Russia Today" телечелтәре хезмәткәрләре Константин Калашников белән Елена Афанасьеваны 10 млн долларны үзләштерүдә гаепли.
🔹Португал һөҗүмчесе Криштиану Роналду, Аргентина һөҗүмчесе Лионель Месси 2003 елдан бирле беренче тапкыр "Алтын туп" бүләгенең намзәтләр исемлегенә кертелмәде. Әлеге бүләкне "France Football" журналы тапшыра.
🔹Татарстан белән Һиндстан арасында турыдан-туры даими һава рейслары ачылырга мөмкин. Ул хакта Һиндстанның Русиядәге илчесе Винай Кумар белдерде. Аның сүзләренчә, Һиндстаннан яңа рейслар Казан һәм Сочига ачыла ала. Июль аенда Һиндстан Казанда һәм Екатеринбурда үзенең илчелекләрен ачарга тели дип белдергән иде Һиндстан премьер-министры Нарендра Монди.
Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә кыймаган яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

👍5
Кичә Американың Джорджия штатындагы мәктәп эчендә биредә укучы 14 яшьлек Колт Грей атыш ачкан.
Reuters хәбәр итүенчә, ике укучы һәм ике укытучы үлгән. Тугыз кешене ядрәдән алган яралар белән хастаханәләргә илткәннәр.
Атыш булган мәктәп Уиндер шәһәрендә, Атлантадан төньяк-көнчыгышка 80 чакрымда урнашкан.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

😱2😢2👍1
Быелгы сайлауда Хәбиров теледебатларда катнашмады, билбордларга фотоларын элмәде. Тоташ административ көч кулланганда актив агитация алып баруның кирәге калмады, дип саный сәясәт белгечләре.
Иртәгә, 6 сентябрьдә, Башкортстан башлыгы сайлавы башлана. Ул өч көн дәвам итеп, 8 сентябрь кичендә тәмамланачак. Шулай итеп халыкта ризасызлык уяткан Радий Хәбиров икенче мөддәткә барырга җыена. Сәяси күзәтүчеләр быелгы сайлауда көчле агитация кулланылмый, аның урынына хакимият үз кулындагы административ көчне файдалана дип саный.
Азатлык Радиосы иртәгә башланачак сәяси вакыйгада сайлау алды кампаниясе ничек алып барылуына күзәтү ясады һәм белгечләр белән сөйләште.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Башкортстан

🤬5😢3🌚1
Татарстанда уртача хезмәт хакы — аена 69 мең сум. Түрәләр шулай ди. Ышанасызмы?
Anonymous Poll
11%
Әйе, мин дә шул тирә алам
82%
Юк, ялган бу! Халык азрак ала!
7%
Күбрәк тә алабыз әле!
Татарстанда җинаятьләрне ачу күрсәткечен арттыру өчен ялган дәлилләр китергән ике полиция хезмәткәрен җәзадан азат иткәннәр.
Алар бер тоткынга 10 мең сум урлау турындагы җинаятьне үз өстенә алырга куша. Аңа кадәр бу эштә гаепле кешене ике ел буе ачыклый алмыйлар. Тоткынга шуның өчен тәмәке бирергә һәм җинаять эшен вакыты чыкты дип ябарга сүз биргәннәр — ул риза булган.
Тик менә эш материаллары мәхкәмәгә киткәч, ялган ачыкланган.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Татарстан

🤬6👍1
Казанда заманында юкка чыга язган Ак мәчеткә ярымай куелды.
Соңгы 30 елда ул ташландык хәлдә иде.
Бу мәчет Яңа бистәдә урнашкан (Кызыл Татарстан урамы, 20нче йорт).
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
Соңгы 30 елда ул ташландык хәлдә иде.
Бу мәчет Яңа бистәдә урнашкан (Кызыл Татарстан урамы, 20нче йорт).
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
👍16🙏5
Радий Хәбиров Украинага һөҗүмдә катнашучы хәрбиләр белән күрешү өчен сугыш бара торган урынга килгән.
Ул анда Шәйморатов батальоны хәрбиләре белән очрашкан. Хәбиров очрашуның фотоларын үзенең Telegram-каналында чыгарды.
"Бу батальон төзелгән көненнән бирле сугышлардан чыкмый", дип искәрткән Башкортстан башлыгы.
▪️Башкортстан хакимиятләре Украинадагы сугышка җибәрү өчен хәрби төркемнәр төзеп, аларны фронтка юллаган арада, республикага кайткан мәетләр саны да арта гына бара.
▪️Азатлык хисабына күрә, республикадан бу сугышта кимендә 2846 кеше һәлак булган. Бу ачык чыганаклардан табылган мәгълүмат, әлеге кешеләрнең җәсәдләре кайтарып җирләнгән. Күпмесе кайтарылмаган, күпмесе хәбәрсез югалган һәм әсиргә төшкән - анысы билгеле түгел. Хакимиятләр чын саннарны яшерә.

👎4🤔4💩3🔥1
Бүген Ижау шәһәренең Ленин районы мәхкәмәсендә "Баймак эше"ндә гаепләнүче алты кешегә - Айтуган Малабаев, Вилүр Карачурин, Данис Үзәнбаев, Азат Мирзин, Фатих Әхмәтшин һәм Венер Яубасаровка ачылган җинаять эше белән бәйле утырыш үткән.
Җинаять эшенең асылын 18 сентябрьдә карый башлаячаклар. Журналистлар мәхкәмә утырышын ачык итүне сораган, үтенеч кире кагылган.
Адвокат моны дөрес түгел, ди.
💬Имештер эш материалларында Башкортстан ФСБсы хезмәткәрләренең белешмәсе бар, янәсе нинди дә булса протест чаралары үтәргә һәм аларга карата физик көч кулланырга мөмкиннәр", дип аңлата адвокат.
Бу хакта тулырак👉 Азатлык сәхифәсендә укыгыз.

🤬6👍1🌚1
❗️Энгел Фәттаховның җинаять эше Татарстандагы Тикшерү комитеты төбәк идарәсенең аеруча мөһим эшләр карала торган алтынчы бүлегенә тапшырылган.
Әлеге бүлек Чаллыда урнашкан.
Элегрәк эшне Минзәлә районара тикшерү бүлеге алып бара иде.
Сhelny-biz.ru язуынча, Фәттаховның үзен Чистай тикшерү изоляторына җибәргәннәр.
▪️Тикшерү мәгълүматынча, 2018 елда, Фәттахов Актанышта район башлыгы булып эшләгән чакта туган авылы Чишмәдә йортын төзекләндерә башлаган. Әлеге эшне бер төзелеш оешмасы ришвәт буларак башкарган диелә.
▪️2012 елда Энгел Фәттахов Татарстан мәгариф һәм фән министры вазифасына билгеләнгәч, татар телен үстерү эшенә алынды. 2017 елда республика мәктәпләрендә татар телен мотлак укыту калсын өчен көрәште. Моның өчен прокуратурадан кисәтүләр алды. Татар теле дәүләт теле буларак укытылмаячагы билгеле булгач, министр вазифасыннан алынды.

😢13🤬9👍1
Былтыр Европа берлегенең әгъза-илләрендә беренче тапкыр вакытлы яшәүгә рөхсәтне (ВНЖ) барлыгы 115 меңнән артык русияле алган.
Вакытлыча яшәүгә рөхсәтне иң күп биргән илләр арасында Германия, Испания һәм Кыпрыс бар.
Күптән түгел The Bell басмасы 2022 елдан башлап Русиядән күчеп киткән һәм кире кайтмаган кешеләрнең саны - кимендә 666 мең дип хәбәр иткән иде.
▪️Русия хакимиятләре Украинада сугыш башлангач күчеп китүчеләрнең саны турында мәгълүмат бирми, тик аларның күбесе кире кайтты дип ышандыра. Алар нигездә Федераль иминлек хезмәтенең (ФСБ) чик буе хезмәте белешмәләренә генә нигезләнә, ә анда чикне үтеп чыгуларның саны гына күрсәтелә.

Медиа: 2023 елда Европа берлеге илләре русияләргә вакытлыча яшәүгә 115 меңнән артык рөхсәт биргән
Вакытлыча яшәүгә рөхсәтне иң күп биргән илләр арасында Германия, Испания һәм Кыпрыс бар.
👍3🤡2
Русия президенты киңәшчесе, моңа кадәр Думада Татарстаннан сайланган депутат булып эшләгән Елена Ямпольская "урыс теле туган телең булмаса, Русия дә синең өчен Ватан түгел" дип саный.
Белгечләр аның белдерүе артында Русия хакимиятенең илдәге халыкларга, милли телләргә карата алып барылган сәясәте ярылып ята, ди.
Бу хакта 👉монда укып була.
Сезгә уңайлы булсын дип карточкалар да ясадык.

👍4🤯1
Башкорт язучысы Айгиз Баймөхәммәтов Башкортстандагы элмәтакталарда инглиз телен чикләргә тәкъдим итә.
Бу хакта ул бүген Башкортстан парламентының фән, мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте һәм спорт комитеты утырышында әйтте, дип җиткерә "РБК".
Ул Русиянең күпчелек төбәкләрендә элмәтакталарда инглиз телен куллануны чикләү турында кануннар кертелде, дип аңлаткан.
"Бездә дә вазгыять шундый - башкорт теле генә түгел, урыс теле дә кысрыклап чыгарыла. Карл Маркс яки Мостай Кәрим урамыннан узганда башка бер илдәге кебек хис кала, андагы язулар гел инглизчә. Бездә башкорт кына түгел, урыс телен дә якларга кирәк, шуңа күрә бәлки башка төбәкләрнең тәҗрибәсен бездә дә кулланыргадыр? Чөнки бу бик үк әйбәт түгел", дигән Баймөхәммәтов.
▪️6 февральдә, Русия думасы икенче һәм өченче укылышта вазифаи затларның һәм ватандашларның урыс әдәби теле нормаларын үтәвен контрольдә тоту турында канун кабул итте.
Тулырак👉 монда укыгыз.

💩16👍6🤡3😁1