Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Быелгы сайлауда Хәбиров теледебатларда катнашмады, билбордларга фотоларын элмәде. Тоташ административ көч кулланганда актив агитация алып баруның кирәге калмады, дип саный сәясәт белгечләре.

Иртәгә, 6 сентябрьдә, Башкортстан башлыгы сайлавы башлана. Ул өч көн дәвам итеп, 8 сентябрь кичендә тәмамланачак. Шулай итеп халыкта ризасызлык уяткан Радий Хәбиров икенче мөддәткә барырга җыена. Сәяси күзәтүчеләр быелгы сайлауда көчле агитация кулланылмый, аның урынына хакимият үз кулындагы административ көчне файдалана дип саный.

Азатлык Радиосы иртәгә башланачак сәяси вакыйгада сайлау алды кампаниясе ничек алып барылуына күзәтү ясады һәм белгечләр белән сөйләште.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
🤬5😢3🌚1
Татарстанда уртача хезмәт хакы — аена 69 мең сум. Түрәләр шулай ди. Ышанасызмы?
Anonymous Poll
11%
Әйе, мин дә шул тирә алам
82%
Юк, ялган бу! Халык азрак ала!
7%
Күбрәк тә алабыз әле!
Татарстанда җинаятьләрне ачу күрсәткечен арттыру өчен ялган дәлилләр китергән ике полиция хезмәткәрен җәзадан азат иткәннәр.

Алар бер тоткынга 10 мең сум урлау турындагы җинаятьне үз өстенә алырга куша. Аңа кадәр бу эштә гаепле кешене ике ел буе ачыклый алмыйлар. Тоткынга шуның өчен тәмәке бирергә һәм җинаять эшен вакыты чыкты дип ябарга сүз биргәннәр — ул риза булган.

Тик менә эш материаллары мәхкәмәгә киткәч, ялган ачыкланган.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
🤬6👍1
Казанда заманында юкка чыга язган Ак мәчеткә ярымай куелды.

Соңгы 30 елда ул ташландык хәлдә иде.

Бу мәчет Яңа бистәдә урнашкан (Кызыл Татарстан урамы, 20нче йорт).

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
👍16🙏5
Радий Хәбиров Украинага һөҗүмдә катнашучы хәрбиләр белән күрешү өчен сугыш бара торган урынга килгән.

Ул анда Шәйморатов батальоны хәрбиләре белән очрашкан. Хәбиров очрашуның фотоларын үзенең Telegram-каналында чыгарды.

"Бу батальон төзелгән көненнән бирле сугышлардан чыкмый", дип искәрткән Башкортстан башлыгы.

▪️Башкортстан хакимиятләре Украинадагы сугышка җибәрү өчен хәрби төркемнәр төзеп, аларны фронтка юллаган арада, республикага кайткан мәетләр саны да арта гына бара.

▪️Азатлык хисабына күрә, республикадан бу сугышта кимендә 2846 кеше һәлак булган. Бу ачык чыганаклардан табылган мәгълүмат, әлеге кешеләрнең җәсәдләре кайтарып җирләнгән. Күпмесе кайтарылмаган, күпмесе хәбәрсез югалган һәм әсиргә төшкән - анысы билгеле түгел. Хакимиятләр чын саннарны яшерә.

@azatliqradiosi
👎4🤔4💩3🔥1
Бүген Ижау шәһәренең Ленин районы мәхкәмәсендә "Баймак эше"ндә гаепләнүче алты кешегә - Айтуган Малабаев, Вилүр Карачурин, Данис Үзәнбаев, Азат Мирзин, Фатих Әхмәтшин һәм Венер Яубасаровка ачылган җинаять эше белән бәйле утырыш үткән.

Җинаять эшенең асылын 18 сентябрьдә карый башлаячаклар. Журналистлар мәхкәмә утырышын ачык итүне сораган, үтенеч кире кагылган.

Адвокат моны дөрес түгел, ди.

💬Имештер эш материалларында Башкортстан ФСБсы хезмәткәрләренең белешмәсе бар, янәсе нинди дә булса протест чаралары үтәргә һәм аларга карата физик көч кулланырга мөмкиннәр", дип аңлата адвокат.

Бу хакта тулырак👉 Азатлык сәхифәсендә укыгыз.

@azatliqradiosi
🤬6👍1🌚1
❗️Энгел Фәттаховның җинаять эше Татарстандагы Тикшерү комитеты төбәк идарәсенең аеруча мөһим эшләр карала торган алтынчы бүлегенә тапшырылган.

Әлеге бүлек Чаллыда урнашкан.

Элегрәк эшне Минзәлә районара тикшерү бүлеге алып бара иде.

Сhelny-biz.ru язуынча, Фәттаховның үзен Чистай тикшерү изоляторына җибәргәннәр.

▪️Тикшерү мәгълүматынча, 2018 елда, Фәттахов Актанышта район башлыгы булып эшләгән чакта туган авылы Чишмәдә йортын төзекләндерә башлаган. Әлеге эшне бер төзелеш оешмасы ришвәт буларак башкарган диелә.

▪️2012 елда Энгел Фәттахов Татарстан мәгариф һәм фән министры вазифасына билгеләнгәч, татар телен үстерү эшенә алынды. 2017 елда республика мәктәпләрендә татар телен мотлак укыту калсын өчен көрәште. Моның өчен прокуратурадан кисәтүләр алды. Татар теле дәүләт теле буларак укытылмаячагы билгеле булгач, министр вазифасыннан алынды.

@azatliqradiosi
😢13🤬9👍1
Былтыр Европа берлегенең әгъза-илләрендә беренче тапкыр вакытлы яшәүгә рөхсәтне (ВНЖ) барлыгы 115 меңнән артык русияле алган.

Вакытлыча яшәүгә рөхсәтне иң күп биргән илләр арасында Германия, Испания һәм Кыпрыс бар.

Күптән түгел The Bell басмасы 2022 елдан башлап Русиядән күчеп киткән һәм кире кайтмаган кешеләрнең саны - кимендә 666 мең дип хәбәр иткән иде.

▪️Русия хакимиятләре Украинада сугыш башлангач күчеп китүчеләрнең саны турында мәгълүмат бирми, тик аларның күбесе кире кайтты дип ышандыра. Алар нигездә Федераль иминлек хезмәтенең (ФСБ) чик буе хезмәте белешмәләренә генә нигезләнә, ә анда чикне үтеп чыгуларның саны гына күрсәтелә.

@azatliqradiosi
👍3🤡2
Русия президенты киңәшчесе, моңа кадәр Думада Татарстаннан сайланган депутат булып эшләгән Елена Ямпольская "урыс теле туган телең булмаса, Русия дә синең өчен Ватан түгел" дип саный.

Белгечләр аның белдерүе артында Русия хакимиятенең илдәге халыкларга, милли телләргә карата алып барылган сәясәте ярылып ята, ди.

Бу хакта 👉монда укып була.

Сезгә уңайлы булсын дип карточкалар да ясадык.

@azatliqradiosi
👍4🤯1
Башкорт язучысы Айгиз Баймөхәммәтов Башкортстандагы элмәтакталарда инглиз телен чикләргә тәкъдим итә.

Бу хакта ул бүген Башкортстан парламентының фән, мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте һәм спорт комитеты утырышында әйтте, дип җиткерә "РБК".

Ул Русиянең күпчелек төбәкләрендә элмәтакталарда инглиз телен куллануны чикләү турында кануннар кертелде, дип аңлаткан.

"Бездә дә вазгыять шундый - башкорт теле генә түгел, урыс теле дә кысрыклап чыгарыла. Карл Маркс яки Мостай Кәрим урамыннан узганда башка бер илдәге кебек хис кала, андагы язулар гел инглизчә. Бездә башкорт кына түгел, урыс телен дә якларга кирәк, шуңа күрә бәлки башка төбәкләрнең тәҗрибәсен бездә дә кулланыргадыр? Чөнки бу бик үк әйбәт түгел", дигән Баймөхәммәтов.

▪️6 февральдә, Русия думасы икенче һәм өченче укылышта вазифаи затларның һәм ватандашларның урыс әдәби теле нормаларын үтәвен контрольдә тоту турында канун кабул итте.

Тулырак👉 монда укыгыз.

@azatliqradiosi
💩16👍6🤡3😁1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
"Озак яшисем килә" ди бу әбекәй һәй Сәйфи Кудашның булса кирәк үзгәртелгән шигырен укый.

(Сүз "Гомер сөрәсем килә" дигән шигыре турында бара.)

Шәп укый бит? Сезгә ошыймы? 😀

#татарлар

@azatliqradiosi
❤29👍6❤‍🔥5😁2🔥1
Җомга иртәсен нинди хәбәрләр белән башлыйбыз?

🔵Русиядә өч көнлек сайлаулар башланды, 21 төбәктә башлыкларны сайлыйлар. Башлыкны сайлау Башкортстанда да башланды, административ көчне куллану турында элегрәк язган идек.

🔵Русия янә дроннар белән Львовка һөҗүм иткән. Җирле хакимият сүзләренчә, дүрт йөк машинасы зыян күргән. Чәршәмбе һөҗүме аркасында 7 кеше һәлак булган иде.

🔵Тула өлкәсендә "Пластик" заводында янгын чыккан, ут 2 мең дүрткел метрга таралган булган. Янгын инде сүндерелгән, зыян күрүчеләр турында хәбәрләр юк.

🔵Казанда юл хәрәкәте тәртибе контроленә ясалма интеллектны җәлеп итмәкчеләр. Ясалма интелектны инде электросамокатта кагыйдә бозучыларны танырга өйрәтә башлаганнар.

🔵Танылган Linkin Park музыкаль төркеме торгызылуы турында игълан итте. Төркем яңа вокалист һәм җырны тәкъдим итте һәм дөнья турына чыгачагын әйтте.

Көн дәвамында Азатлык белән калыгыз!

@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
👍2
Башкортстанда республика башлыгын сайлыйлар, Корылтайга өстәмә сайлау һәм җирле шураларга сайлаулар үтә.

Радий Хәбиров икенче мөддәткә барырга җыена. Сәяси күзәтүчеләр быелгы сайлауда көчле агитация кулланылмый, аның урынына хакимият үз кулындагы административ көчне файдалана дип саный.

Быел хакимиятләр сайлау кампанияләренә Украинага каршы сугышкан кешеләрне җәлеп итәргә тырыша. Владимир Путин аларны Русиянең "чын элитасы" дип атаган иде.

Башкортстанда яшәүчеләрне сайлаулар вакытында "диверсия кылырга ярамавы турында" да кисәтәләр.

Сайлау турында тулырак – безнең хәбәрдә.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
🤡3🤣3👍1👎1
✈️ Павел Дуров Франция дәгъваларын "көтелмәгән нәрсә" дип атады

Дуров Франциядә тоткарланганнан соң, үзенең каналында беренче постын чыгарды. Ул булган хәлләрне "шаккаттыргыч" дип атый. Чөнки "Telegram-ның Европа берлегендә рәсми вәкиле бар, ул мөрәҗәгатьләргә җавап бирә", ди Дуров.

Ул Telegram-да җинаятьчеләр белән көрәшү чараларын күрергә вәгъдә иткән.

Тулырак 👉 безнең хәбәрдә укыгыз.
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
🤣1
Елена Ямпольская. Кемнең сүзен сөйли, артында кем тора?

Соңгы өч елда Елена Ямпольская медиада иң еш телгә алынган шәхесләрнең берсенә әверелде. Ул әле бу, әле теге вакыйгага, күренешкә карата фикерен белдерә.

Сугышны хуплый. Сугышка каршыларны камчылый. Элекке журналист, депутат сугышны хупламаучы артистларны барлап аларның чыгышларына киртә куярга да өнди, ә хәзер инде туган телләр турында акыл йөртә.

Ямпольскаяның сүзенә каршы дәшәрлек көч табылмау нәрсәгә бәйле? Куркалармы аңардан яки башка сәбәпме? Ни өчен моңа кадәр Татарстаннан Думага сайлаттырылган Елена Ямпольяскаяга Казанның теше үтми?

👉 Бу хакта Азатлыкның көн язмасында укыгыз.
VPN-сыз
сылтама.
💯8👍4