Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Русия армиясе Киевка "Шахед"лар аткан. Югары Рада янында дрон калдыклары табылган

Русия армиясе шимбә иртәсендә Киевка "Шахед" дроннары аткан. Шәһәрдә ике шартлау тавышы ишетелде дип яза Украина медиасы.

Киев администрациясе башлыгы Сергей Полко хәбәр итүенчә, барлык дроннар да бәреп төшерелгән. Җимерелүләр һәм зыян күрүчеләр юк диелә.

Киев шәһәренең хәрби администрациясе белдерүенчә, дрон калдыклары дүрт җирдә табылган. Аның берсе - Югары Рада бинасы янында.

Бинага зыян килмәде дип белдерде Украина парламенты матбугат хезмәте.
👍7🔥1🤬1🙏1
Киләсе өч елда Татарстан бюджетын үтәү 50 млрд сумга кыенрак булачак

Бу хакта республиканың бюджет үтәлеше һәм киләсе өч елга бюджет өлгесен әзерләү киңәшмәсендә Татарстан финанс министры урынбасары Марат Фәйзрахманов белдерде.

Аның сүзләренчә, Русиядә кертелүче салым реформасыннан Татарстан югалтулар кичерәчәк.

— Салымнар үссә дә, бу Татарстанның берләштерелгән бюджеты керемнәрен арттыруга китермәячәк. Өстәмә җыелган сумма федераль бюджетка күчереләчәк. Шул ук вакытта республика бюджетына алар тискәре йогынты ясаячак, — диде ул.

2024 елның 8 аенда Татарстан берләштерелгән бюджеты кереме 400 млрд сумга якынлашкан. Шул ук вакытта республикадагы төп салымнарның берсе — табыш салымы 10,4 процентка кимегән. Бу нефть һәм нефть-химиясе тармагы торышына бәйле.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов нефтька бәйле кертелгән чикләүләр без көткән нәтиҗәләр бирми диде. Ул җитештерү сәнәгате индексы 101,5 процент үсеш күрсәтте, ләкин чикләүләр булмаса саннар күпкә зуррак булыр иде, дип өстәде Миңнеханов.

Тулырак Азатлык сайтында укыгыз. VPN-сыз ачыла: https://smarturl.click/z2eX8
🤬9👍2👏1
"Алтын мөнбәр" кинофестивалендә татар-башкорт кинолары бармы?

Казанда XX Мөселман кинофестивале башланды. Аның исеме дә янә кайтты: "Алтын мөнбәр"

Бүген "Алмаз синема Родина" кинотеатрында музыкант, музыка турында язучы журналист Рәдиф Кашаповның "Моң.Аңлатма" киносын күрсәтәләр. Ул документаль фильмнар бәйгесендә катнаша.

8 сентябрьдә шунда ук милли кино конкурсында катнашучы фильмнарны карап булачак.
Аерым алганда, анда режиссер Рәүф Кубаевның "Телсез күке", Солтан Сөнгатуллинның "Ак мәчет эзләреннән", Сергей Китаевның "Әминә" фильмнары күрсәтелә.

"Телсез күке" язучы Зөлфәт Хәким әсәренә нигезләнгән, фильмда Хәким үзе дә уйный.

Якшәмбе режиссер Салават Юзеевның "Гашыйклар тавы" күрсәтеләчәк. Ул тулы метрлы кино бәйгесендә катнаша.

Башкортстаннан Фәрзәнә Үтәрбаеваның "Йорт" фильмы күрсәтеләчәк. Ул конкурстан тыш програмда.

Кайсы кино кайчан булачагын "Алтын мөнбәр" сайтында карарга мөмкин.
❤3👍3🔥1🥰1👏1
Азатлык сүзлегендә "сайлау урыны" сүзтезмәсе.

Башкортстанда башлык сайлау дәвам итә, иртәгә Татарстанда Дәүләт шурасына депутатлар сайлаячаклар. Сайлау участогын Азатлык "сайлау урыны" дип яза.

#азатлыксүзлеге
❤7
Татар телендә сленг сүзләрне беләсезме?

Әйдә.Online проектының әлеге текст татар телен өйрәнүчеләр өчен, ләкин телне белүчеләргә кызык булыр дип уйлыйбыз.

Кәттә, сеңү, манчу, шылу...

➡️ https://www.azatliq.org/a/33104082.html
(VPN-сыз сылтама: https://smarturl.click/VDAGn)

Сез тагын нинди сүзләр кулланасыз?
👍10❤1
Ә бит Азатлык Радиосы Tik-Tokта да бар! 😃

👉 Безгә язылыгыз! Бергә булыйк!

@azatliqradiosi
❤12
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Мәскәү прокуратурасы рэпер Моргенштернга каршы җинаять эше ачуны таләп итә Уфада туып үскән Алишер Вәлиевны (Моргенштерн) «ят агент» таләпләрен үтәмәүдә гаепләмәкчеләр. Рэперны инде административ маддә нигезендә ике тапкыр штрафка тартканнар. Прокуратура…
❗️Рэпер Моргенштернга каршы җинаять эше ачканнар

Уфада туып үскән Алишер Вәлиевны (Моргенштерн) «ят агент» таләпләрен үтәмәүдә, аерым алганда интернетка чыгарган язмаларын "ят агент" дип тамгаламауда гаеплиләр.

Рэперны инде административ маддә нигезендә ким дигәндә дүрт тапкыр штрафка тартканнар иде. "Ят агент"лар кануны нигезендә елына ике тапкыр административ эш ачылганнан соң җинаять эше кузгатыла ала.

Моргенштерн гаепле дип табылса, аңа ике елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный. Тикшерү комитеты хәбәр итүенчә, хәзер рэперны эзләүгә игълан итмәкчеләр.

▪️2022 елны Моргенштерн "ят агент" дип танылды. Хәзерге вакытта ул Русиядән читтә яши.

@azatliqradiosi
🤣4👍2😢2
Татарстанда парламент сайлавы уза.

Иртән 2760 сайлау бүлгесе ачылды.

Республика халкы 100 депутат өчен тавыш бирә. Депутатларның яртысы (50 мандат) фирка исемлегеннән уза, икенче яртысы — бер мандатлы бүлгеләрдән.

Быелгы сайлауда 397 намзәт теркәлде. Сайлауга биш сәяси фирка үткәрелде. Бу — "Бердәм Русия", КПРФ, ЛДПР, "Гадел Русия" һәм "Яңа кешеләр" ("Новые люди").
Быелгы сайлау алды кампаниясе беренче тапкыр сугыш вакытында узды. Намзәтләр арасында бәхәсләшү дә, зур шигарләр күтәрү дә күренмәде.

Милли мәсьәләләрне дә күтәрүче, бу проблемның барлыгы турында әйтүче дә күренмәде.

Азатлык бу хакта язган иде. Тулырак👉 монда укып була.

@azatliqradiosi
👎6🤮2
7 сентябрь кичендә Газзә сызыгы белән солых урнаштыру һәм ХӘМӘС әсирлегендә булган тотыкларны азат итүне таләп итеп Тел-Авивта зур протест чарасы узды

Чараны оештырган тотыктагыларның гаиләләре форумы мәгълүматынча, чарага якынча 500 мең кеше чыккан. Алар сүзләренчә, бу Тел-Авивта узган иң зур чара. Моннан тыш илнең башка шәһәрләре урамнарына 250 меңләп кеше чыккан.

Протестлар шимбә саен уза. The Times of Israel язуынча, кичә беренче тапкыр бу чара хөкүмәткә каршы демонстрациядә катнашучылар белән берлектә оештырылган.

7 октябрьдән бирле Газзә сызыгында үтерелгән халык саны 40 меңнән артты. Бу Газзә сызыгы сәламәтлек саклау министрлыгы китергән саннар.

@azatliqradiosi
❤3🔥2
7 сентябрь Төркиянең Искешәһәр китап клубының чираттагы очрашуында Коньяда яшәүче татар активисты Рәхмәтулла Куртаранның Себердән килгән татарлар нигез салган Бөгрүделик авылы турындагы яңа китабы тәкъдим ителде.

Китапта татарларның Себердән Анадолуга күчү хәтирәләре, аларның үзләре белән алып килгән мәдәнияте һәм һиҗрәт хакында әңгәмәләр тупланган.

Искешәһәрләр белән очрашу башында Куртаран китапның язылу тарихын сөйләде, соңрак, китап клубындагы гадәт буенча, очрашуга килгәннәр китапның төрле өзекләрен чиратлап укыдылар, үз гаиләләренең һиҗрәт тарихлары белән бүлештеләр.

Чара турында тулырак 👉монда укый аласыз.

@azatliqradiosi
👍16
Казан федераль университетында (КФУ) студентларга сайлауда катнашулары турында хәбәр итәргә кушылган

Sota язуынча, КФУның филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты профессоры Венера Әминева уку чатларының берсендә Казанда теркәлгән студентлардан сайлауда катнашулары турында хисап сорап язган

Тавыш бирү турында хисап тотарга кирәк булачагын ул инде 6 сентябрьдә үк кисәтеп куйган.

🔺Бүген Татарстанда парламентка сайлау уза.

@azatliqradiosi
💊5🤮3👍1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Пенза өлкәсендә урнашкан Урта Әләзән авылы оешканга 343 ел тулды

Авыл 1681 елның 5 сентябрендә Темниковтан күчеп килгән татарлар тарафыннан оеша.

Дөньяда иң зур саналган татар авылында 10 меңләп кеше яши, 11 мәчет бар. Халык хәләл тормыш рәвеше алып бара.

Берничә ел элек Азатлык авылда булып кайткан иде. Авыл белән якынрак танышыйк.

@azatliqradiosi
❤10👍3
Атна вакыйгалары фотоларда

Күбрәк фотоларны➡️ Азатлык сәхифәсендә күрә аласыз.

@azatliqradiosi
😨4👍2🔥1