Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Һаррис һәм Трамп беренче тапкыр дебатларда очрашты. Ниләр турында сөйләштеләр?

Дебатлар 90 минут барды, алар 5 ноябрьдә узасы сайлаулар алдыннан иң әһәмиятлесе дип санала.

🔸Русиянең Украинага каршы сугышы турында сөйләшкәндә Дональд Трамп президент булгач бу сугышка бик тиз нокта куячакмын дип кабатлады.

Һаррис Трамп сугышны "бирелеп" тәмамларга җыена диде. Аның әйтүенчә, АКШ тырышлыгы белән 50 ил Украинага ярдәм итәргә берләшкән, шуңа күрә Украина ирекле һәм демократик ил булып кала бирә, диде.

🔸Икътисад турында сөйләшкәндә Камала Һаррис "мөмкинлекләр икътисады" корырга һәм кече эшмәкәрлеккә ярдәм итәргә җыенуын әйтте. Шул ук вакытта Трампның "Бернинди планы да юк", чөнки ул "үз мәнфәгатьләрен яклый", диде.

Дональд Трамп Һаррисны "марксист" һәм тарихтагы "иң начар вице-президент" дип атады. Элекке президент икътисадтагы вазгыятьне коточкыч дип белдерде һәм югары инфляциягә дә ишарә ясады.

🔸Миграция мәсьәләсендә сөйләшкәндә Камала Һаррис үзен чик аша наркотиклар һәм корал ташучы халыкара оешмаларны эзәрлекләгән бердәнбер кеше дип белдерде.

Трамп илнең хәзерге җитәкчеләрен АКШка миллионлаган мигрантны үткәрделәр дип гаепләде.

🔸Демократлар да, республиканнар да дебат нәтиҗәләреннән канәгать дип белдерде.

🔸Поп җырчы Тейлор Свифт дебатларны караганнан соң Камала Һаррис өчен тавыш бирергә карар кылдым дип язды.

👉Тагын ниләр турында бәхәсләшүләр, дебаттан соң сораштырулар нинди нәтиҗәләр күрсәтүен Азатлыкта укыгыз.

#azatliqradiosi #rfe_rl
🔥6
Милли активтистлар удмурт галиме Альберт Разинны искә алу пикетлары уздырды

10 сентябрьдә Разинны искә алырга фаҗига урынына Ижауга дистәдән артык кеше җыелды. Алар арасында Казаннан да татар милли хәрәкәте вәкилләре бар иде.

Татар иҗтимагый үзәге рәисе Фәрит Зәкиев Төркиядә Разин истәлегенә пикетка чыкты. "Разинның бу гамәле удмурт халкының бетүенә, теленең юкка чыгуына каршылыгы иде, моның өчен бүтән юл күрмәде", диде Зәкиев.

Польша башкаласы Варшауда милли-азатлык хәрәкәтләре активистлары да Удмуртия галимен искә алып пикет уздырды. Анда Татарстан, Бурятия, Якутия һәм Черкесия вәкилләреннән тыш, Беларус оппозициясе вәкилләре дә катнашты.

9 сентябрьдә Вашингтонда, Ак йорт каршында "Азат Удмуртия" хәрәкәте активисты Артем Медведев та пикет үткәрде.

Биш ел элек, 10 сентябрь көнне Ижауда Удмуртия парламенты каршында галим, удмурт милли хәрәкәте активисты Альберт Разин удмурт телен яклап үзенә ут төртте. Аны коткара алмадылар, ул шул ук көнне хастаханәдә җан бирде.

Тулырак Азатлыкта укыгыз.
🔥9🕊5❤2👍1🫡1
Русиядә бөтен авырлы хатын-кызларны психологка җибәрмәкчеләр

Русия сәламәтлек саклау министрлыгы көмәнле хатын-кызларны йөклелек чорында ике тапкыр психологка җибәрергә тәкъдим итә.

Министрлыкта аңлатуларынча, психолог белән киңәшләшү – баланы карында йөртү һәм тудыру белән бәйле уңай фикерләр булдыру өчен кирәк. Шулай ук хатын-кызларда күкрәк сөте белән имезүгә уңай караш уяту өчен дә. Моннан тыш, психологлар бала тапканнан соң була торган депрессиягә һәм баладан баш тартуга каршы профилактика белән шөгыльләнәчәк.

Моңарчы бала төшерергә теләгән хатыннарны гына психологларга җибәрә иделәр.

Русиядә балалар туу дәрәҗәсе 1990 елгы минимумга төшкән. Росстат мәгълүматларына караганда, 2024 елның беренче ярты елында барлыгы 599,6 мең бала туган. Бу былтырга шушы чор белән чагыштырганда 16,6 меңгә әзрәк.

Илдә абортларга каршы кампания бара дип әйтергә мөмкин. Хакимиятләр хатын-кызның абортка хокукларын чикләү чаралары турында актив фикер алыша.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз.
🤣7🤡2👎1
Башкортстанда 50 мең сум өчен 700ләп кеше үзенең танышын Украинадагы сугышка җибәргән

Сентябрьнең ун көне эчендә генә дә танышлары 200 кешене контракт төзергә алып килгән.

Республикада ДОСААФ идарәсе "Рекрут" проекты кысаларында Украинадагы сугышка җибәрү өчен кешеләр җыя. Моның өчен башкортстаннар идарәгә танышларын китерә, алары исә хәрби хезмәткә контракт төзи. Шуннан соң танышын китерүчеләргә 50 мең сум бирәләр.

Башкортстанда ике ай эчендә шундый 700ләп гариза кабул иткәннәр. Башинформ язуынча, Басма язуынча, ДОСААФ хезмәткәрләре авылдан-авылга йөреп, ирләрне контракт төзергә кыстый.

Шул ук вакытта, "Медиазона" белән BBC мәгълүматынча, Украинада һәлак булучылар саны ягыннан Башкортстан беренче урынга чыкты. Алар арасында аеруча ихтыярилар нык күп диелә. Азатлык саннары "Медиазона" саннарыннан да күбрәк. Азатлык ачыклаганча, Русиянең Украинага каршы сугышында Башкортстаннан кимендә 2866, кеше һәлак булган. Бу журналистлар ачык чыганаклардан таба алган мәгълүмат кына.

Тулырак Азатлыкта укыгыз.
🤬6👍2😨1
Һәвәскәр тәрҗемәче ярдәмендә Telegram интерфейсы татарчага тәрҗемә ителгән

Telegram мессенджеры интерфейсы татар теленә тәрҗемә ителгән. Аны һәвәскәр тәрҗемәче, инженер Илгиз Җиһангиров башкарган.

Шул ук вакытта бүген Telegram-ның көйләүдәге рәсми телләр арасында татар теле юк. Мессенджерны әлегә сылтама аша гына татарчалаштырып була.

Хәзер Җиһангиров башкарган тәрҗемә эшенә Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре кушылачак.

Бүген Telegram мессенджерында Татарстаннан 525 чат һәм төркемнәр бар, шуларның 181е татар телендә алып барыла, диде Җиһангиров.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз.
👍11🔥3❤1
Рәҗәп Эрдоган: "Кырымны Украинага кайтару – халыкара хокук таләбе"

Бу хакта Төркия президенты Кырым платформасының 4нче саммитында катнашучыларга видеомөрәҗәгатьтә белдерде.

Ул Әнкараның Украина территориаль бөтенлеге, суверенитеты һәм бәйсезлеген элеккечә хуплавын да искәртте.

Эрдоган быелгы саммитның кырымтатар халкы сөргененең 80 еллыгына туры килүен дә искә алды. "Үз ватаныннан көчләп сөрелгән кырымтатарлар фаҗигасеннән яралар 80 ел узгач та төзәлми", диде ул.

@azatliqradiosi
❤12😁3🔥2🤡2🤷‍♂1👍1
Казан танк училищесының элекке җитәкче урынбасарын үтерүдә шикләнелүче егет аны Украинадагы сугышка җибәрүне сораган

Шикләнелүче – 1993 елгы Даниил Алмазов. Тикшерү фаразынча, элегрәк алар арасында низаг булган һәм Алмазов курьер булып кыланып, Хахинның фатирына үтеп кергән.

Күптән түгел Русиядә тикшерүчеләрнең гаепләнүчеләрне Украинадагы сугышка барырга кыстый башлавы билгеле булды.

Тулырак 👉 монда укый аласыз.

@azatliqradiosi
🤮3👍1🔥1
Башкортстан мәктәбендә тәмәке тартучылар һәм буллинг белән көрәшү өчен бәдрәфләргә камералар куйганнар

Әти-әниләр балаларының камерадан оялуын, бәдрәфкә кермәвен сөйли. Бу хәл белән прокуратура кызыксынган.

Мәктәп җитәкчелеге исә камера мәктәп мөдире бүлмәсенә юнәлтелгән, дип ышандыра.

Тулырак 👉 безнең хәбәрдә.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
🤡7👎4
Төрки дәүләтләр оешмасы уртак төрки әлифбаны кабул итте

9-11 сентябрьдә Төрки дәүләтләр оешмасы төзегән гомуми төрки дөнья әлифбасы комиссиясенең өченче утырышы узды.

Очрашу нәтиҗәсе буларак 34 хәрефтән торган уртак төрки әлифба проекты турында килешенде. Әлифба төрки телләрдә булган төрле фонемаларны чагылдыра диелә.

Тулырак 👉 безнең сайтта укыгыз.

@azatliqradiosi
👍16🔥2🤡1
Татарча аудиокитаплар тыңлыйсызмы? 🎧📚

Татар телен өйрәнүчеләр өчен Әйдә! Online проектыбыз Гаяз Исхакыйның "Кәҗүл читек" әсәре текстын һәм аудиосын әзерләде ❤️ Бик матур яңгырый, тыңларга киңәш итәбез!

Әсәрнең бераз җиңеләйтелгән текстын монда таба аласыз (VPNсыз сылтама)
❤14
Лилия Чанышева азат ителгәннән соң беренче тапкыр ире Алмаз Гатин белән очрашты

Очрашу Европа һава аланнарының берсендә узды диелә.

Чанышева 1 август көнне Русия белән Көнбатыш илләр арасында алмашта катнашкан. Русиядә Уфадагы Навальный штабының элекке башлыгы "экстремистик җәмгыять" оештыру гаебе белән 9,5 ел колониягә хөкем ителгән иде.

Чанышева белән Гатинның танышу һәм мәхәббәт тарихы турында, Гатинның төрмәдәге хатыны өчен көрәшүе турында элегрәк язган идек.
❤13🎉3👍2🥱2❤‍🔥1😭1
Сәлам, дуслар! 12 сентябрь, атнакич иртәсен нинди хәбәрләр белән башлыйбыз?

🔵Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров рәсми төстә яңа мөддәтенә кереште. Уфада инаугурация чарасы узды.

🔵Русия төнлә дроннар белән Украинага һөҗүм итте, һава кисәтүе бөтен ил буйлап диярлек яңгырады. Сум өлкәсендә кимендә 13 кеше яраланган дип хәбәр ителә.

🔵Русия саклану министрлыгы Белгород, Курск һәм Брянск өлкәләрендә 5 украин дронын бәреп төшерүен хәбәр итә. Зыян күрүчеләр турында хәбәрләр юк.

🔵СИЗОда утыручы бизнес-тренер Аяз Шабутдиновның 355 укучысы аны чыгарырга сораган. Имзаларны яклау ягы тәкъдим иткән, әмма мәхкәмә Шабутдиновны СИЗОда калдырырга карар кылган.

🔵Британия Украинага Русиядәге һәдәфләргә Storm Shadow канатлы ракетлары белән һөҗүм итәргә рөхсәт биргән, ләкин моның турында ачыктан игълан ителмәячәк – The Guardian.

🔵Трамп белән Һаррис дебатлары вакытында Кремль ботлары активлашты – Antibot4Navalny төркеме. Алар инглизчә Трампны яклаган хәбәрләрне күпләп яудырды.

🔵Мәскәүдә 69 яшендә журналист, Русия президенты каршында Кеше хокуклары шурасының элекке әгъзасы Николай Сванидзе вафат.

Азатлык эшен дәвам итә, безнең белән булыгыз, хәбәрләребезне танышларыгызга, дусларыгызга да сөйләгез!

@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
🔥4✍1
Медиа: Мансур Җәләлетдинов "Мәрҗани" мәчетеннән китә

Бу хакта "БИЗНЕС Online" үз чыганакларына сылтанып хәбәр итә. 29 ел "Мәрҗани" имам-хатыйбы булган Җәләлетдинов рәсми төстә үз теләге белән китә диелә. Шул ук вакытта медиа чыганаклары төп сәбәпне Татарстан җитәкчелегенең имамга карата ризасызлыгы белән бәйли.

Җәләлетдиновны эштән алу карары 29 августта Рөстәм Миңнеханов һәм Миңтимер Шәймиев җитәкчелегендә делегациянең "Мәрҗани" мәчетен төзекләндерүдән соң карарга килгәннән соң туган булуы ихтимал. Җитәкчелек гыйбадәтханәдә башкарылган эштән канәгать калмаган, дип яза медиа. Миңнеханов Җәләлетдиновка карата "алыштыргысыз кешеләр юк" дип шелтә дә белдергән, янәсе.

Мансур Җәләлетдинов үзе бу хәбәрне расламаган. Аның эштән алынуына Татарстан мөфтияте әзер булмаган. Хәзерге вакытта алар аңа башка вазифа әзерли диелә.

Җәләлетдинов урынын кем алачагы әлегә билгеле түгел.

Бу хакта 👉 безнең сайтта укыгыз.

@azatliqradiosi
👍6🤬2
Радий Хәбиров Башкортстан башлыгы вазифасының яңа мөддәтенә кереште:

🟠Хәбиров башкорт һәм урыс телләрендә ант китерде. Башкортстанның күп милләтле халкына хезмәт итәргә, кеше хокукларын сакларга, Башкортстан конституциясен үтәргә вәгъдә итте.

🟠Үзенең чыгышында Путинга рәхмәт укыды, "ул миңа ышаныч күрсәтте һәм Башкортстан башлыгы вазифасына баруымны хуплады", диде. Ул алдагы биш елда Башкортстан хакимиятенең иң төп бурычы – "Русия президенты Владимир Путин куйган дәүләт максатларына ирешү", дип белдерде.

🟠Инаугурация тантанасына Украинадагы сугышта катнашучылар да килгән. Хәбиров аларга да рәхмәт әйткән. Төп бурыч дип ул Украинага һөҗүм итүгә ярдәмне атаган. Бу сугышка Башкортстан "лаеклы өлешен кертә" дигән.

"Медиазона" белән BBC мәгълүматынча, Украинада һәлак булучылар саны ягыннан Башкортстан беренче урында тора. Алар арасында аеруча ихтыярилар нык күп диелә.

🟠Сайлаулар буенча бәйсез эксперт Ренат Факиев Радий Хәбировны республиканың легитим җитәкчесе дип атау мөмкин түгел дип белдерде. "Безнең мәгълүматларга күрә, сайлауда катнашучылар саны да, Хәбировка бирелгән тавышлар саны да якынча ике тапкыр арттырылган. Аның чын күрсәткече — 80% түгел, 40% тирәсе, — дип аңлатты ул.

Тулырак безнең хәбәрдә укыгыз.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
🤮7💩5
Киевта кырымтатар халкы геноциды корбаннары истәлегенә мемориал ачылды

Киевның Тынычлык бакчасында кырымтатар халкы геноциды корбаннарының истәлегенә мемориал ачу тантанасы кичә узды.

Мемориал кырымтатар халкы тарихындагы өч фаҗигале чорга багышланган: Русия империясенең 1783 елда Кырымны аннексияләве, 1944 елдагы сөргенлек һәм 2014 елдагы басып алу, дип белдерде Украина президенты Владимир Зеленский.

Тулырак 👉 монда укыгыз.

@azatliqradiosi
💔18👍3🔥1
"Удмурт теле өчен көрәшүчеләр юк". Туган телен яклап үз-үзенә кул салган Альберт Разин үлеменә биш ел

Ижауда һәм Русиядән читтә милли активистлар биш ел элек туган телен яклап үз-үзенә ут төрткән удмурт галиме Альберт Разинны искә алды. Азатлык Разин фаҗигасе, удмурт теленең бүгенге торышы турында удмурт активисты белән сөйләште.

"[Разинның үзенә кул салганнан соң] Удмуртиянең берничә шәһәр һәм бистәләрендә удмурт телле берничә сыйныф ачылды. Башка берни дә булмады. Мәктәпләрдә удмурт телен атнага ике сәгать укыталар дип беләм. Уңай динамика һич мөмкин түгел", ди ул.


Азатлыкта көн язмасын укыгыз (VPNсыз сылтама).

@azatliqradiosi
💔13😢6❤1👍1
Русиядә авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр саны иң зур күрсәткечләргә җиткән

Гыйнвар-август айларында күпме мондый җинаять кылынганын рәсемнән белә аласыз ☝️

Ә менә сәбәпләре нәрсәдә? Белгечләр алар арасында – Украинадагы сугыштан элекке тоткыннарның кайтуын һәм канунсыз корал әйләнеше күләменең артуын атый.

Тулырак монда укыгыз.

#Русия #сугыш_йогынтысы

@azatliqradiosi
😱5🔥2🤬1
Татарстанның гигиена һәм эпидемиология үзәге җитәкчесе тоткарланган

49 яшьлек Елена Сизова бу төнне вакытлыча тоту изоляторында үткәргән. Якында тикшерү комитеты аңа чикләү чарасы билгеләүне сорап мәхкәмәгә мөрәҗәгать итәчәк. Бу хакта чыганакларына таянып, "Бизнес Online" яза.

Августта Гигиена һәм эпидемиология үзәгендә эшләүче билгесез хезмәткәрләргә җинаять эше ачылуы да хәбәр ителде. Куәт оешмалары вәкилләре 1,6 млн сум урлануын ачыкланган.

Тулырак монда укыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
😳Казандагы балалар паркында мәгълүмат язылган такталарны татарча дип белеп, кырымтатар телендә ясаганнар.

Әмма кырымтатарчага тәрҗемәсе дә хаталы булган. Хәзерге вакытта белгечләр макетларны алмаштыру белән шөгыльләнә.

Мәсәлән, "оружие" сүзен "корал" дип түгел, "силя" дип язганнар. Ә "ладья" сүзен "зур көймә" дип түгел, "къарылгъач" дип язганнар.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

ТАТАРстан башкаласы Казанда мондый хәл ничек мөмкин соң? Ничек уйлыйсыз?

#Татарстан

@azatliqradiosi
🤣12🙈9🤬5👍1🤡1🖕1