Активист Мария Вьюшкова Украинадагы сугышта Русиядән асаба халыклар вәкилләренең диспропорциональ рәвештә күп үлү тенденциясе саклануы һәм азсанлы халыклар очрагында фаҗига булуын белдерә.
Башкортстан белән Татарстан да сугышта үлүчеләр саны ягыннан илдә беренче бишлеккә керә.
Бу хакта тулырак 👉Азатлык сәхифәсендә укый аласыз.
Иң кызыклы фикерләрне рәсемнәрдә👆 бирдек.
@azatliqradiosi

😡3🔥1😢1😭1
Русия армиясенең Харьковтагы күп катлы йортка һөҗүме аркасында ким дигәндә 30 кеше зарар күргән
Авиаһөҗүм фотоларын Украина президенты Владимир Зеленский чыгарды.
Һөҗүмдә бер подъездга зыян салынган, тугызынчы катта янгын чыккан. Бу хакта Харьков өлкә хакимияте башлыгы Олег Синегубов хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, ким дигәндә 30 кеше зарар күргән, җимерекләр астында тагын кешеләр булуы ихтимал.
Шәһәр мэры Игорь Терехов зарар күрүчеләр 33 кеше һәм алар арасында балалар да бар дип белдерде.

Telegram
Zelenskiy / Official
Триває рятувальна операція в Харкові. Російський удар авіабомбами. Пошкоджено звичайний житловий будинок, багатоповерхівку. Між 9-м та 12-м поверхами – пожежа й завали. На цей час відомо про майже 30 поранених, серед них діти. До порятунку людей залучені…
🤬4😢3🙏1
Ханты-Манси автоном бүлгесендәге Лянтор нефть техникумы студент Лилия Рәхмәтуллинаны яулыктан йөрү сәбәпле укуга кертми.
Хәзер аны Татарстанга укырга күчерергә телиләр, дип хәбәр итте мөселман адвокаты Руслан Нәгыев.
Лилиянең әтисе Илдус Рәхмәтуллин IslamNews агентлыгына сөйләвенчә, уку йорты җитәкчелеге мөслимә укырга кергәндә аның яулык киюенә каршы булмаган.
💬 Кызым кабул итү комиссиясенә яулыклы килеш үтте. Барлык документларда ул яулык белән фотога төшкән. Аның киеме мәсьәләсе җитәкчелек белән шунда ук сөйләшенде. Безгә яулыкка бәйле бернинди проблем булмаячагын әйттеләр. Лилияне, яхшы укучы буларак, имтихансыз кабул иттеләр, – дип сөйләгән кызның әтисе.
Уку елы башлангач уку йорты җитәкчелеге фикерен үзгәрткән. Лилия Рәхмәтуллинаның әти-әниләренә рәсми кисәтү юлланган. Анда мөслимәнең яңа кагыйдәләрне бозуы турында язылган. Техникум Югра дәүләт университеты ректорының 2024 елның 9 июлендә чыккан фәрманы белән кабул ителгән эчке тәртип кагыйдәләре төзәтмәләренә сылтана. Лянтор нефть техникумы исә университетның филиалы булып санала. Яңа тәртиптә дини кием, дини атрибутика, шул исәптән баш киеменнән йөрү тыела диелгән, дип яза медиа.
Шулай ук техникумнан җибәрелгән кисәтүдә 11 сентябрьдән башлап Лилия Рәхмәтуллинаның эчке тәртип кагыйдәләрен үтәмәү сәбәпле дәресләргә кертелмәячәге әйтелгән.
Хәзер Лилия башка уку йортына укырга керә һәм кире мәктәпкә дә кайта алмый, дип белдергән аның әтисе. Аның сүзләренә караганда, хәзер төбәктә барлык уку йортларына яулык киюне тыючы шундый күрсәтмәләр төшкән.
Тулырак ➡️ Азатлык сәхифәсендә укыгыз.

Азатлык Радиосы
Ханты-Мансидагы техникум мөслимәне яулыктан йөргән өчен укуга кертми
Аның әти-әнисенә кисәтү ясалган.
🤬18👎4😱2👍1🌚1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 16нчы сентябрь. Азатлык Радиосы эшен дәвам итә. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.
🔹АКШның федераль эзләнүләр бюросы кичә Флорида штаты Уэст-Пал-Бич шәһәрендәге гольф кырында булган атышны Дональд Трампны үтерергә тырышу буларак бәяли. Кичә әлеге гольф кырында — атыш булган урыннан 400 метр ераклыкта — АКШның 45нче президенты да булган. Нәтиҗәдә 58 яшьлек Райан Рут тоткарланды. Беркем дә зыян күрмәгән дип хәбәр ителә.
🔹Төнлә Киев өстендә 20 пилотсыз очкыч бәреп төшерелгән дип хәбәр итә Украина хакимиятләре. Бу — сентябрь башланганнан бирле Русиянең Украина башкаласына сигезенче шундый һөҗүме, диелә. Бүгенге һөҗүмнән соң зыян күрүчеләр юк.
🔹Ә Русия ягы Украина төнлә Белгород шәһәренә һөҗүм иткән дип белдерә: 8 кеше яраланган, диләр.
🔹Башкортстандагы Сибай шәһәре мэры Азамат Юлдашбаев Украинадагы сугышка киткән. Ул хакта шәһәрнең башкарма комитет башлыгы урынбасары Сергей Озерцов хәбәр итте. Исегезгә төшерәбез: Сибайдан Украинадагы сугышта кимендә 45 ир-ат һәлак булган.
Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә кыймаган яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

👍3
⚡️Чиләбе мәктәбендә бер укучы чүкеч белән башкаларга һөҗүм иткән.
13 яшьлек малай 68нче мәктәпкә чүкеч алып килгән һәм башка укучыларга һөҗүм иткән. Нәтиҗәдә ике кыз-бала һәм бер ир-бала яраланган.
Һөҗүм иткән малайның исеме — Роман, ул коррекцион мәктәпкә йөри дип хәбәр итә Русия медиалары.

😢4😱1🤪1
Кичә АКШның элекке президенты, республиканнардан президентлыкка быелгы намзәт Дональд Трамп булган чакта Флорида штатындагы Уэст-Палм-Бич гольф кырында атыш килеп чыккан.
АКШның Тикшеренүләр федераль бюросы атышны сәясәтчегә булдырылмый калган һөҗүм буларак тикшерүен җиткерде.
Шикләнелүчене тоткарлаулары хәбәр ителә. Матбугат хәбәрләренә күрә, бу — 58 яшьлек Райн Рут. Ул моңарчы берничә тапкыр канун бозган булган.
2023 елда Рут "New York Times" газеты белән сөйләшкән. Әңгәмәсендә ул 2022 елда берничә ай Украинада булуын, Украина кораллы көчләрендә хезмәт итү өчен Әфган гаскәренең элекке солдатларын җыюын сөйләгән.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

👍2🔥1
Башкортстанның Сибай шәһәре мэры Азамат Юлдашбаев контракт төзеп Украинадагы сугышка киткән.
Аның белән бергә Сибай шәһәре һәм Хәйбулла районы хәрби комиссары Ринат Зәбиров, шулай ук Сибай депутаты Әхәт Асылбаев та сугышка киткән.
Сибай мэры Русиянең Украинага һөҗүмен иң башыннан бирле нык хуплап килде. 2022 елда ул ат суеп, итеннән казылыклар ясаттырып, хәрбиләргә "яңа ел бүләге" ясады. Корбан да чалдырган иде, шулай ук хәрбиләр өчен православ гыйбадәте дә үткәрттерде.
Шулай ук күптән түгел Украинага һөҗүмдә катнашучы хәрбиләргә җибәрү өчен халыктан мылтык җыя башлаган иде.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Башкортстан

💩15🎉2
Башкортстанга Украинадагы сугыштан чираттагы мәет кайтарылган.
2022 елда башланган сугышта Ишембай районыннан 37 яшьлек Салават Асылхуҗин һәлак булган.
Аны узган җомга Югары Эткол авылында җирләделәр.
Безнең хисапка күрә, Башкортстаннан бу сугышта кимендә 2914 ир үтерелгән. Шуларның кимендә 56сы — Ишембай районыннан. Бу саннар күпкә зуррак та була ала, чөнки хакимият үлемнәрнең чын санын яшерә.
Русия Украинага каршы сугышын 2022 елның 24 февралендә башлады. Бүген — әлеге сугышның 936нчы көне.

💩6😢5
❗️Казанда халыкның торак-коммуналь хуҗалыгы бурычлары 4 млрд сумга якынлашкан.
Шулай ук 23 йорт җылылык сезонына әзер түгел. ☝🏻
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
Шулай ук 23 йорт җылылык сезонына әзер түгел. ☝🏻
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
👏4🤯1
Русия гаскәре турында ялган мәгълүмат тарату турындагы җинаять эше нигезендә колониядә утыручы RusNews журналисты һәм активист Мария Пономаренко ачлык игълан иткән.
Аны җиде шелтә нигезендә штраф изоляторына утыртканнар. Пономаренко үзе бу шелтәләр ялган дип ышандыра.
Журналистка яңа җинаять эше ачылган иде, бу эш белән бәйле мәхкәмә утырышында Пономаренко документлар астында аның исеменнән калдырылган имзаларның яртысы - ялган дип әйткән.
Тулырак 👉Азатлык сәхифәсендә укыгыз.

🙏3
Көн язмасы: Татарстаннан Төркиягә күченүчеләр башка илләргә китәргә мәҗбүр
2022 елда Русиядән йөзләрчә мең кеше китте, беренче дулкын Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, февраль-март аенда булса, икенче дулкын исә көз айларында, Русиядә мобилизация игълан ителгәч булды. Халык башлыча Русия белән чиктәш илләргә, виза кирәк булмаган дәүләтләргә юнәлде. Соңрак исә аларның бер өлеше кире Русиягә кайтты, кемдер күченгән илләрдә кала алган, башкалары исә яңа илләргә күченеп карады.
Китү өчен популяр юнәлешләр арасында Төркия бар. 2022 елның азагында бу илдә вакытлы яшәү рөхсәте белән 154 мең булган, дип яза Reuters. Тик 2022 елның декабреннән Төркиядә вакытлы яшәү өчен рөхсәтне бирү очраклары нык кимеде, мондый документны беренче тапкыр алучылар өчен ул бөтенләй диярлек бирелми башлады.
Шулай итеп, быел майга Төркиядә яшәү рөхсәте булган русияләр саны 96 мең кешегә калган, дип искәртә Reuters. Алга таба бу сан тагын да кимергә мөмкин.
Мобилизациядән соң Русиядән Төркиягә китеп, әмма анда яшәү рөхсәтен озайта алмаучылар белән сөйләшкән идек. Бүген шул теманы дәвам итеп чыгышлары белән Башкортстан һәм Татарстаннан булган, Төркиядән Германия һәм Көньяк-көнчыгыш Азиягә китәргә мәҗбүр булган ике егет тарихы белән таныштырабыз.
💬Төркия вакытлы яшәү рөхсәтен алу өчен сатып алынган торак бәясен гел күтәреп бара. Башта 75 мең доллар булса, хәзер торак бәясе 200 мең доллардан артык булырга тиеш. Бу коточкыч бәяләр, әлбәттә, моны бары тик иң бай кешеләр генә сатып ала ала. Кызганыч, минем фатирым бу таләпләргә туры килми булып чыкты, — дип сөйләде Азат.
Тулырак👉 монда, ачылмаса👉 монда басыгыз.

Татарстаннан Төркиягә күченүчеләр башка илләргә китәргә мәҗбүр
Мобилизациядән соң Русиядән Төркиягә китеп, әмма анда яшәү рөхсәтен озайта алмаучылар белән сөйләшүне дәвам итәбез. Бу язмада - чыгышлары белән Башкортстан һәм Татарстаннан булган, Төркиядән Германия һәм Көньяк-көнчыгыш Азиягә китәргә мәҗбүр булган ике егет…
😢5🤔3🤬2🤣1
Русия президенты Владимир Путин чираттагы мәртәбә Русия кораллы көчләрендәге хезмәткәрләр санын арттыру турында фәрман имзалады.
Фәрманга күрә, аларның саны 2 398 130 кеше булырга тиеш, шуларның 1,5 миллионы - хәрбиләр.
Моңа кадәр Путин Русия кораллы көчләрендәге хезмәткәрләр санын арттыру турындагы фәрманны былтыр декабрьдә имзалаган иде. Ул чакта хәрбиләрнең саны 1 млн 320 мең кеше булырга тиеш диелде.
Шул рәвешле, хәзер Русиянең хәрбиләре саны 180 меңгә артачак.
Гаскәргә өстәмә кешеләрне нәрсә бәрабәренә җыячаклары фәрманда әйтелми. Элегрәк Кремльдә хәзерге вакытта мобилизацияне яңадан башлау мәсьәләсе каралмый, дип белдергәннәр иде. Хакимият вәкилләре гаскәргә язылучы ихтыярилар саны җитәрлек, дип ышандыра.
▪️1,5 миллион кеше - Русиядәге халыкның бер процентлабын тәшкил итә. Русиянең совет чорыннан соң булган тарихының күп өлешендә Кораллы көчләрдәге хәрбиләр саны күпкә азрак булган - бер миллион кеше тирәсе. Украинада сугыш башлангач аларның саны кинәт арта башлады.

Путин штаттагы хәрбиләрнең санын 1,5 миллионга җиткерде
Ул имзалаган яңа фәрманга күрә, хәзер Русиянең хәрбиләре саны 180 меңгә артачак, ә Кораллы көчләрдәге сивил штат элеккегечә калачак.
💩7👍2❤1⚡1🤬1🎉1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Казанда урысча яңа нәфис фильм төшерелә: ул "Туда" дип атала.
Сюжет буенча Вера исемле туташ таксига утырып Мәскәүдән Уфага бара, Казанда яшәүче әнисендә дә туктап ала...
Казандагы күренешләр Шамил Усманов урамындагы хрущёвкалар янында төшерелгән.
Ә менә татар киносына бирелгән акчалар елдан-ел кими дисәк тә ялгыш булмас...

😢7🤮4👎1
Дүрт елга ирегеннән мәхрүм ителгән башкорт активисты Фаил Алсыновның улы Искәндәр әтисен яклап яңа клип чыгарган.
Анда мондый сүзләр бар:
Меңләгән халык җыелды әтиемне якларга.
Яклап калып булмады шул -
күпләр инде зинданда.
Әтиемне җибәрегез!
Ул моңа лаек түгел.
Куштау, Ирәндек тауларын, җир асты байлыкларын,
Тирән сулы елгаларын халкы белән яклады.
Беркемне дә рәнҗетмәде, беркемне дә кумады.
Башлык курка үз халкыннан.
Әтием минем көчле.
Урыннарын алмаштырсак, дөреслек булыр төсле.
Искәндәргә 11 яшь, ул Уфада башкорт гимназиясенең 5нче сыйныфында укый.
▪️17 гыйнварда "Башкорт" оешмасының элекке җитәкчесе, Куштауны яклаган активист Фаил Алсыновны Баймактагы мәхкәмә "нәфрәт һәм дошманлык уяту"да гаепле дип табып, дүрт ел колониягә хөкем итте. Аның өстеннән әләкне нәкъ менә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров язган иде.
▪️Активистны хуплау өчен ул чакта төрле бәяләмәләргә күрә 5-10 мең кеше килгән иде.
▪️Баймак мәхкәмәсе бинасы каршында узган протестлардан соң, Башкортстан эчке эшләр министрлыгы "киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру һәм аларда катнашу" һәм "хакимият вәкиленә карата көч куллану" дигән маддәләр нигезендә җинаять эше ачты.
▪️"Аспекты" белешмәләренә күрә, "Баймак эше"ндә гаепләнеп 85 кеше тоткарланган. Аларның күпләре СИЗОда утыра, кайберләре мәхкәмә каршына басты.
Видео: Однажды в Башкирии

Однажды в Башкирии | Уфа
▶️ Сын башкирского активиста Фаиля Алсынова* (внесен в список террористов и экстремистов) Искандер выпустил клип в поддержку отца
Напомним, Фаиль Алсынов* (внесен в список террористов и экстремистов) был приговорён баймакским федеральным судьёй Элиной Тагировой…

🔥11👍6❤3😢3
Хәерле иртә, дуслар! Азатлык эшен дәвам итә һәм иртәнге якта сезгә дөньяда ниләр бар, ниләр юк - шул хакта кыскача хәбәр итәбез.
🔸Русия гаскәрләре Украинаның Сумы шәһәренә һөҗүм оештырган дип белдерде җирле хәрби хакимият. Шәһәрдә унлап шартлау булган. Нинди зыян салынган - хәбәр юк.
🔸 Русия Саклану министрлыгының мәгълүматларына күрә, Брянски өлкәсендә 15, Курски өлкәсендә бер дрон бәреп төшерелгән.
🔸 Адвокат Элман Пашаевны тоткарлаганнар. Аннан акча белән хәрәмләшүдә шикләнәләр. Тикшерүчеләр уйлавынча, адвокат блогер Елена Блиновскаяның ирен акча төртеп проблемнарны хәл итеп була дип ышандырган.
🔸 Британия Украинага еракка атучы ракетларны Русия ягына атарга рөхсәт итмәячәк. Моңа АКШның ризалыгы кирәк дип сөйләгән The Times медиасына чыганак. Медиа язуынча, АКШ моңа БМОның генераль ассамблеясе вакытында фатиха бирә алырга мөмкин.
🔸 Европа Берлеге Украинага АКШтан тыш 40 млрд евро кредит бирә ала, дип яза Financial Times. Акчаны ел азагына кадәр бирә алу ихтималы бар.
🔸 Русиядә Starlink иярчененең аналогын булдырыр өчен кимендә 445 млрд сум акча кирәк. Бу хакта РБК яза.
🔸 Анапада тиктокер Даня Милохинның үги әтисе яшәгән йортына Молотов коктейлле шешә ыргытканнар. Янгын чыккан. Шешәгә "Даня Милохин СВОга китсен, гаиләсе - җәһәннәмгә!" дип язылган. Блогер 2022 елның октябрендә Русиядән китте.
🔸 Амур ягында Robinson R66 боралагы һәлакәткә эләккән. Анда өч кеше булган. Аларны эзлиләр.
🔸 Ел башыннан Татарстаннан авиабилетлар 70%ка, ә ай башыннан 20%ка арткан.
🔸 Башкортстанда соңгы атнада тугыз кеше югалган. Мондый хәбәрләр саны арткан.
Сишәмбе иртәсендә менә шундыйрак хәбәрләр. Имин, күңелле көн телибез!

👍4👏2
Татарстанның Минзәлә районында археологлар таш гасырга караган 9 каберлектә казу эшләрен тәмамлаган
Бу каберлекләр Мисыр пирамидаларыннан 1,5 мең елга борынгырак, ди белгечләр. Каберлекләр узган елны табылган иде.
Бер ел дәвамында барган казулар нәтиҗәсендә
борынгы уклар очлары, болан, кондыз, кабан дуңгызы, байбак, балык тешләреннән ясалган муенсалар, чигә бизәкләре табылган.
Бу - Таш гасырга караган табылдыклар. Ул вакыттагы кешеләр әле тимерне эшкертә белмәгән.
Археологлар бер кабердә балалы хатын күмелгән дип аңлата. Бала 4-5 яшь тирәсендә. Икенчесе - өлкән кешенең сөякләре.
Моннан тыш археологлар Минзәләдә урта гасырга караган һәм XIX гасырга караган биналар калдыкларына тап булган.
Татарстанның мәдәни мирасны саклау комитетының матбугат үзәге фотосы.
#татарстан

👍12🔥4👻1
❗️Энгел Фәттахов төрмә хастаханәсенә эләккән
Ул йөрәге авыртуга зарлана.
"Минем йөрәгем авырта. Зинһар, җибәрегез мине. Адвокатларыма ышанам. Алар сорагач, баш тартмадым инде, килдем", дип аңлаткан бүгенге мәхкәмә утырышында. Бүген, 17 сентябрьдә аның сак астында тоту белән бәйле чикләү чарасын озайту утырышы үткән.
Тагын ниләр булган мәхкәмәдә? Кайда ята Фәттахов? Барысы да 👉 монда.

💔9❤5👍1