Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Көн язмасы: Баймак протестларында катнашкан Заһир Мөхәммәдъяров АКШта сәяси сыену сораган

Баймактагы протестларда катнашканнан соң, полиция эзәрлекләвеннән качып, Русиядән китәргә мәҗбүр булган 27 яшьлек табиб Заһир Мөхәммәдъяровның иртәгә АКШта сәяси сыену сорау мәсьәләсе каралачак.

Хәзерге вакытта Заһир АКШның иммиграция төрмәсендә утыра.

Баймактагы протестлар узып ике айдан соң полиция хезмәткәрләре Мөхәммәдъяровның әниләренә килә, чөнки ул шунда теркәлгән була. Полиция вәкилләре Заһирның әнисенә улыгыз экстремизм һәм киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашу турында җинаять эшләре нигезендә эзләнә дигәннәр. Әлеге хәлләрдән соң Заһир илдән китәргә карар кыла.

Аның ничек чикне чыгуы, киләчәккә планнары, кичерешләре турында👉 Азатлык сәхифәсендә укыгыз. Ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
👍6❤2
Украинада сугыш башланганнан бирле Русиядә 27,5 мең бала онлайн укуга күчкән.

Моңа кадәр онлайн укуга күчүчеләр саны кисәк артуы коронавирус пандемиясе вакытында күзәтелгән булган.

Шул ук вакытта Русия мәгариф министрлыгы Русия мәктәпләреннән укытучыларның күпләп китүен теркәгән. Министрлык белешмәләренчә, узган елның гыйнварыннан сентябренә кадәр 193 меңнән артык мөгалим эштән китәргә гариза язган.

Тулырак👉 Азатлык сәхифәсендә укыгыз.

@azatliqradiosi
🔥2❤1👍1
Русия мәктәпләренә бер сыйныфка урысча начар белә торган өчтән дә артык мигрант баласын алмаска кушканнар.

Мәгариф министрлыгы бер тикшеренүгә сылтанган. Бу тикшеренүгә ярашлы, урыс телен начар аңлаучы балалар күп булса, бу мәгариф процессына тискәре йогынты ясый икән.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

@azatliqradiosi
😡10🤯3👍2🤡1
Лүбнәндә — янә шартлаулар. Кичә пейджерлар шартлаган булса, бүген портатив радиолар шартлаган.

Ул хакта Reuters агентлыгы һәм "Би-би-си" хәбәр итә. Шартлаулар Бәйрут янында һәм илнең көньягында булган, диелә. 3 кеше үтерелгән, 150ләп кеше яраланган дип яза җирле медиалар.

Исегезгә төшерәбез: кичә Лүбнәндә (Ливан) "Хизбулла" төркеме сугышчыларының пейджерлары шартлаган иде. Нәтиҗәдә 12 кеше (шул исәптән 2 бала) һәлак булган, 2800дән артык кеше яраланган. Ynet хәбәр итүенчә, пейджерлар читтән торып шартлатылган. "Хизбулла" һәм Лүбнән хакимияте һөҗүмдә Израилне гаепләде.

@azatliqradiosi
🤬5🔥3😁2👍1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Татарстанда "Хизб ут-Тәхрир" оешмасында катнашуда шикләнелгән дүрт мөслимә дә кулга алынды 39 яшьлек Ләйсән Садыйкова, 38 яшьлек Рания Вәисова, 37 яшьлек Алсинә Хәйруллина, 25 яшьлек Албина Вәлиәхмәтованы 16 ноябрьгә кадәр сак астында тоту карары чыкты дип…
Исегезгә төшерәбез: Казанда 4 мөслимә тоткарланды.

Куәт оешмалары аларны "Хизб ут-тәхрир" оешмасында катнашуда гаепли. Бу сәяси фирка Русиядә 2003 елдан бирле тыелган һәм террор оешмасы булып санала. Тоткарланган хатын-кызларның дүртесе дә кимендә 16 ноябрьгә кадәр изоляторда утырачак.

Бөтенесенең дә диярлек нәни балалары бар. Өй сагын гына сораган булсалар да, бүген узган мәхкәмә шушы үтенечләрен кире какты.

Ул хакта видео да ясадык. Аны безнең YouTube-каналда карагыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
😱5😢5❤1🤬1
Бүген — 18 сентябрь. Бу көнне 1915 елда Сөембикә манарасын төзекләндерү эшләре тәмамлана.

Ә сезнең фикерегезчә, Сөембикә манарасы Казан ханлыгы чорында төзелгәнме? Әллә Казанны урыслар басып алганнан соң салынганмы?

Ничек уйлыйсыз?

Тарихчылар арасында бу хакта уртак фикер һаман да юк.

#татарлар #Казан #Татарстан
🔥6🤔4👍2🕊1
❗️Җырчы Зөлфия Камалова вафат булган

Ул яман шеш авыруына каршы көрәште. Әмма җиңә алмады. Җырчы өендә, якыннары янында җан биргән.

Зөлфия Камалованың үлеме турында промоутер Александр Чепарухин язып чыкты. Берничә сәгать элек җырчының үлемен Азатлыкка аның белән аралашкан дусты да раслаган иде. Ул көндез өзелгән.

Бу 👉сылтамага басыгыз. Тулырак мәгълүмат шунда.

"Бизнес Online" фотосы

#югалту
😢52💔11😭8❤‍🔥2👍1
Пәнҗешәмбе, 19 сентябрь иртәсе китергән хәбәрләргә күз салыйк:

🔵Җырчы Зөлфия Камалова үлеме турында раслау хәбәре аның шәхси аккаунтларында чыкты. Җырчы 18 сентябрь кичендә үз өендә бакыйлыкка күчкән, аның янында кызы Зифа һәм ире Эндрю булган диелә.

🔵Ливанда икенче дулкын шартлауларда 20 кеше һәлак, тагын 450 кеше яраланган, ди хакимият. "Хизбулла" куллана торган рацияләр Бәйрутта һәм ил көньягында шартлаган дип хәбәр ителә.

🔵Украинаның Сум шәһәренә кичә кич һөҗүм аркасында шәһәрдә электр һәм су белән проблемнар күзәтелә, дип хәбәр итә җирле хакимият.

🔵Киләсе атна Камала Һаррис Вашингтонда Владимир Зеленский белән очрашырга җыена – Bloomberg һәм CNN. Зеленский белән очрашу мөмкинлеген Дональд Трамп та кире какмады.

🔵Русия хакимияте илдә канунсыз булган мигрантлар исемлеген төзергә җыена – Эчке эшләр министрлыгы. Реестрга эләгүдән соң мигрантлар банклар белән куллана алмаячак, өйләнү һәм балаларны мәктәпкә бирү дә мөмкин булмаячак.

Көн дәвамында Азатлык белән калыгыз!

@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
👍2🔥2❤1
Башкортстанда "Пруфы" интернет басмасы нәшере Рәүфә Рәхимовага гаскәрне "кимсетү" турында ачылган эшне мәхкәмә карый башлаган

Мәхкәмә утырышы 18 сентябрьдә башланган. Утырышны Рәхимованың чит илдә булуы сәбәпле 4 октябрьгә күчергәннәр.

Рәхимова үзенә яудырылган гаепләүләргә җавап итеп "шәхсән мин һәм редакция канун боза торган берни дә эшләмәдек" диде.

Башкортстанның "Пруфы" басмасы быел гыйнварда республика хакимиятләренең басымы турында җиткергән иде.

👉 Тулырак монда укый аласыз.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
🤬2🥱1
"Хәвефле кисәтү". Православ радикал Гайнетдин мөфтиятен тыюны сорый

Бөтендөнья урыс халык җыенының Хокук яклау үзәге җитәкчесе Роман Силантьев Русия Мөфтиләр шурасын һәм Русия мөселманнарының Диния нәзарәтен тыярга чакыра. Мөфтият бу белдерүгә әлегә җавап кайтармады.

Силантьев үз мөрәҗәгатендә мөфти Равил Гайнетдингә буйсынган оешмаларны "илдә иң криминальләшкән дини оешмалар" дип атый. Ул мөфти Гайнетдинне русофобиядә дә гаепли. Силантьевка Гайнетдиннең мигрантларны тырыш дип мактавы да ошамый.

Белгечләр моны мөфтигә басым ясау һәм аны гына түгел, башка мөселман әһелләрен дә куркыту тырышлыгы дип бәяли. Динчеләр арасында илдә 1937 ел җилләре исә башлавы турында әйтүчеләр дә бар.

Бу хакта Азатлыкның көн язмасында укыгыз.
VPNсыз сылтама монда.

@azatliqradiosi
🤮13🔥2😁2👍1💩1🍌1
Узган төндә Җир шарында Супер Ай дип аталган күренешне күзәтергә мөмкин иде. Күрдегезме?

Бу күренеш тулган Ай белән Айның Җиргә иң якын булган мизгеле бергә туры килгәндә була. Супер Ай – Айның гадәттәгедән зуррак һәм яктырак булып күренүе.

Төрле илләрдән матур сурәтләргә күз салыйк.

#фәнфәсмәтән

@azatliqradiosi
👍9🥰3
❗️"Медиазона" мөхәррире: сугышта үлүчеләр арасында татар-башкорт исемнәре бик күбәйде

Украинадагы сугышта үлүчеләрне барлаганда, хәзер Татарстаннан һәм Башкортстаннан исемнәр бик күп. Бу хакта Азатлык белән сөйләшүдә Медиазона мөхәррире Дмитрий Трещанин белдерде. Ул Русия ягыннан үлгән хәрбиләр исемлеген җыю белән шөгыльләнә.

— Үлемнәр турында хәбәрләр агымын тикшергәндә, бу бик яхшы күренә: берсе артыннан берсе Башкортстан һәм Татарстан кешеләренең некрологлары бара. Сугыш башында Дагыстаннан үлемнәр күп күзгә ташлана иде, хәзер исә гел татар-башкорт исемнәре чыгып бара, гел Маратлар һәм Марсельләр, — дип сөйләде Трещанин.


Медиазона исемлегенә күрә, Башкортстан – сан ягыннан иң күп үлүче булган төбәк. Журналистлар бу республикадан 2705 үлем очрагын табып, аны раслый алды. Төбәкләр арасында дүртенче урында Татарстан (2259) бара. Бу журналистлар ачык чыганаклардан тапкан мәгълүмат кына, чын саннар тагын да зуррак, ди алар.

Медиазона мөхәррире белән сөйләшүне һәм Башкортстан белән Татарстаннан үлемнәр саны белән беренче урыннарда баруы турында зур язманы җомга көнне Азатлыкта укыгыз.

#Башкортстан #Татарстан #сугыш

@azatliqradiosi
😱6👍2😢2😨1
Татарстанда чүп яндыру заводын ачуны тагын бер елга кичектерәләр

Хәзер аны 2026 ел ахырына кадәр кулланылышка кертү ниятләнә. Бу хактагы карарны Русия премьер-министры Михаил Мишустин имзалаган.

Казан янында чүп яндыру заводы 2020 елда төзелә башлады.

Тулырак 👉 безнең хәбәрдә укыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
👍4🔥1
WSJ: Саклану министрлыгы Путинга яңадан сайланып куелуыннан файдаланып, яңа мобилизация үткәрүне тәкъдим иткән

Шул рәвешле саклану министрлыгы Русиянең фронттагы югалтуларын капларга исәпләгән диелә.

WSJ әңгәмәдәше әйтүенчә, Путин бу тәкъдимне кире каккан. Ул сугышка бары тик үз ихтыяры белән контракт имзалаучылар гына китүен телим дип әйткән. Басма язуынча, Кремльдә 2022 елда узган мобилизация вакытында барлыкка килгән проблемнар турында хәтерлиләр.

Әмма ярты елдан соң хәрбиләр җитмәве проблемы көчәя, шуның аркасында илнең хәрби җитәкчелеге мобилизация уздыруны сорый, дигән басманың бу фикер алышулар белән таныш булган өч чыганагы.

Бу хакта 👉 безнең сайтта укый аласыз.

#сугыш

@azatliqradiosi
💩11❤1
Польша тышкы эшләр министры "Кырымда гадел референдум" уздырырга тәкъдим итте.

БМО миссиясе референдумны әзерләү белән шөгыльләнә һәм ярымутрауның канунлы яшәүчеләре кем булуын билгели алыр иде, дигән Радослав Сикорский.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Кырым

@azatliqradiosi
👎4👍2
😳2024 елның җиде аенда Башкортстанда 16-61 яшьлек ирләр арасында үлүчеләр саны кинәт арткан.

Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда ирләр арасында үлем очраклары 18,2 процентка күбәйгән.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
Мөселман адвокаты Марат Ашимов эше яңадан каралачак.

Ул май аеннан бирле тикшерү изоляторында тотыла.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#татарлар

@azatliqradiosi
💔6❤1👍1🔥1😱1