Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Көн язмасы: Баймак протестларында катнашкан Заһир Мөхәммәдъяров АКШта сәяси сыену сораган Баймактагы протестларда катнашканнан соң, полиция эзәрлекләвеннән качып, Русиядән китәргә мәҗбүр булган 27 яшьлек табиб Заһир Мөхәммәдъяровның иртәгә АКШта сәяси сыену…
Баймак протестларында катнашкан Заһир Мөхәммәдъяровка АКШта калырга рөхсәт иткәннәр.
Ләкин бу сәяси сыену статусы түгел.


Иммиграция мәхкәмәсе активистка withholding of removal (илдән чыгарып җибәрүдән баш тарту) статусы биргән. Мондый статусы булган кешене Америкадан депортацияли алмыйлар, чөнки мәхкәмә егеткә үз илендә канунсыз эзәрлекләнү яный дип тапкан.

Хәзер Заһир АКШта канунлы яши, укый, эшли ала.

Мөхәммәдъяров 2024 елның 17 гыйнварында башкорт активисты Фаил Алсыновка хөкем чыгарган вакытта Баймак районы мәхкәмәсе янында була. Ике айдан аны да полиция эзли башлый. Нәтиҗәдә ул Русиядән китәргә мәҗбүр була. Апрельдә егет Мексика чигеннән АКШка үтеп керә һәм сәяси сыену сорый. Ул Луизиана штатында иммиграция төрмәсендә утырды һәм мәхкәмә карарын көтте.

👉Хәбәрне тулырак Азатлыкта укыгыз.

👉Заһир турында күбрәк монда.
👍5
❗️Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Дәүләт шурасы рәисе итеп сайланды.

Рәислеккә ике намзәт тәкдим ителгән иде: "Бердәм Русиядән" Фәрит Мөхәммәтшин, КПРФтан - Хафиз Миргалимов.

Аноним тавыш бирүдә Миргалимовны 7 кеше яклады, 79 кеше каршы булды, 4 кеше тавыш бирүдән тотылып калды.

Мөхәммәтшин өчен 85 кеше тавыш бирде, 4 депутат каршы булды, тотылып калучылар булмады.

Марат Әхмәтов һәм Юрий Камалтынов Татарстан парламенты рәисе урынбасарлары итеп сайланды.

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан парламентын 30 елдан артык җитәкли, аңа быел 77 яшь тулды.

Узган ел рәислектән китү ихтималы турында белдергән иде, әмма соңрак "намусым һәм тәрбиям кушмый" дип китмәячәген әйтте.
💩13🤮4🤡2🔥1
Мобилизациягә 2 ел. Русиядә иң күп үлемнәр — Башкортстан белән Татарстанда

Украина сугышындагы үлемнәр саны белән Башкортстан Русия буйлап — беренче, Татарстан дүртенче урында бара. Сугышка үзе теләп киткәннәрнең үлеме ягыннан Башкортстан абсолют "рекорд" тота, ә Татарстан — икенче.

Сәясәт белгече Руслан Айсин Башкортстан белән Татарстаннан үлемнәрнең аеруча күп булуын Мәскәүнең махсус сәясәте белән аңлата.

— Мәскәү шул рәвешле асаба халыкларны бетерә, кешеләрне махсус кан-коешка батыра. Идел буе төбәкләренә аеруча зур "игътибар" бирелә. Мин моның максатчан сәясәт булуына инанам.

Мобилизациягә эләгүчеләр язмышлары мөшкел. Ул упкынга эләктең икән, аннан инде чыгып булмый. Путинга 5 мең кеше үлдеме, 500 мең кеше үлдеме, мөһим түгел, аңа җиңү һәм һөҗүм генә мөһим, ул шуның белән генә яши. Хәзер алар акчаны күпләп түлиләр, ихтыяриларны җәлеп итәргә тырышалар. Бу механизм эшләми башласа, мобилизациянең яңа дулкынын да көтеп була, - ди Айсин.

👉Азатлык Радиосының мобилизациягәгә ике ел тулу уңаеннан зур мәкаләсен безнең сайтта укыгыз.
Эксперптлар анализыннан тыш, анда күп төрле инфографика да бар.

👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтама, VPN-сыз ачыла.
👍4😱2🤬2😭2
Азатлык Радиосы журналисты Алсу Кормаш Матбугат иреге халыкара бүләген алды

Азатлык Радиосының татар-башкорт хезмәте журналисты Алсу Кормаш (Алсу Кормашева), Нигердан тикшеренүче-журналист Самира Сабу, фәләстин журналисты Шрук Әл Айла һәм Гватемала журналисты Куими де Леон Журналистларны яклау комитетының Матбугат иреге өчен халыкара бүләгенә ия булды.

🔹Алсу Кормаш 288 көн буе Русиядә тоткынлыкта булды. Аны Русиянең хәрби көчләре турында "фейклар" таратуда гаепләделәр. Җинаять эше Азатлык 2022 елда чыгарган "Нет войне" ("Бетсен сугыш") китабын чыгару өчен ачылган иде. Татарстан Югары мәхкәмәсе аны 6,5 елга ирегеннән мәхрүм итте. Әсирләрне алмашу барышында азат ителде.

🔹Самира Сабу — Нигерның иң танылган тикшеренүче журналистларвыннан берсе. Хөүкәт эшчәнлеге турындагы репортажлары аркасында ул кулга алуларга һәм мәхкәмә эзәрлекләүләренә дучар булган. Шул ук вакытта ул Актив гражданлык яклы блогерлар ассоциациясе президенты булып тора. Бу берләшмә сүз иреге һәм хатын-кызларның хокуклары өчен көрәшә.

🔹Шрук Әл Айла - Ain Media бәйсез продюсерлык ширкәтен җитәкли. Аның ирен - ширкәткә нигез салучыларның берсен Газзә сызыгындагы хәрби хәрәкәтләрне яктырткан чагында үтерәләр. Шулай ук ул Газзәдән репортажлар алып бара.

🔹Куими де Леон - экология һәм кеше хокуклары турында яктыртучы Prensa Comunitaria мәгълүмат агентлыгына нигез салучыларның берсе. Әлеге басмада эшләве аркасында, аңа Гватемаланың копоратив һәм хөкүмәт көчләре тарафыннан даими янаулар килә башлый. 2017 елда Леон Ruda дигән феминист дигитал журналга нигез сала. Ул җенси һәм репродуктив хокукларга багышлана.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз.
👍11❤3🔥3🥰1🤔1
Казанның "Мәрҗани" мәчетенең имам-хатыйбы эшеннән алынган Мансур Җәлалетдинов алга таба Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллинның урынбасары булып хезмәт итәчәк.

Ул Русиянең Украинага каршы сугышында катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү өчен җавап бирәчәк. Аның Галиев мәчете янындагы мөфтият бинасында үз бүлмәсе дә булачак, дип хәбәр ителә.

▪️12 сентябрьдә 64 яшьлек Мансур Җәләлетдиновның "Мәрҗани" мәчетендә имам-хатыйб вазифасыннан китүе билгеле булды. Ул гыйбадәтханәдә 29 ел хезмәт итте. Бу карар артында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов торуы ихтимал, диелде.

▪️Татарстан мөфтияте һәм мөфти Камил Сәмигуллин Русиянең Украинага каршы сугышы хуплады. Мобилизация башлангач, мөфтият сугышта катнашуны рөхсәт итүче фәтва да чыгарды. Диния нәзарәтенең "Зәкәт фонды" тарафыннан даими төстә һуманитар һәм акчалата ярдәм җыя. Мөфти Камил Сәмигуллин Русия баскынлыгындагы Украина шәһәрләренә сәфәрләр кыла.

@azatliqradiosi
🤡2😁1🤯1🤮1
⚡️Бүген, 20 сентябрь иртәсендә Казанда яшәүче журналист Наилә Муллаева янына Экстремизмга каршы көрәш хезмәткәрләре килгән.

Алар аңа БРИКС җыены алдыннан митинглар турындагы канунны бозарга ярамавы турында кисәтү тапшырган.

Бу хакта журналист BIRDS басмасына хәбәр иткән

Экстремизмга каршы көрәш үзәге вәкилләре Муллаеваның соңгы ике елда ничек яшәвен, октябрьдә нишләргә җыенуын сораштырган. Куәт оешмалары вәкилләренең килүе булачак җыен белән бәйле дип фаразлана.

▪️2023 елның маенда Казанда Наилә Муллаевада һәм тагын берничә активистта Русия гаскәрен "кимсетү" турындагы җинаять эше нигезендә тентүләр үтте.

@azatliqradiosi
🤬8🤡1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
❗️Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Дәүләт шурасы рәисе итеп сайланды. Рәислеккә ике намзәт тәкдим ителгән иде: "Бердәм Русиядән" Фәрит Мөхәммәтшин, КПРФтан - Хафиз Миргалимов. Аноним тавыш бирүдә Миргалимовны 7 кеше яклады, 79 кеше каршы булды, 4 кеше тавыш…
"Фәрит Мөхәммәтшин, мин сезгә үз намзәтегезне алырга тәкъдим итәм. Мин дә сайлаудан чыгам"

Татарстан Дәүләт шурасы рәисенә КПРФ намзәте Хафиз Миргалимов бүгенге утырышта шулай диде.

Миргалимов сүзләренчә, бүген Татарстан кануннарына ревизия ясарга вакыт җитте, чөнки күп кенә карарлар эшләми. Ул оппозициягә күбрәк сүз бирүне һәм Фәрит Мөхәммәтшиннан рәис вазифасыннан китүне сорады.

— Фәрит Мөхәммәтшин, мин сезгә үз намзәтегезне алырга тәкъдим итәм. Мин дә сайлаудан чыгам. Монда Дәүләт шурасы рәисе булып эшли алучы яшь депутатлар бар, — диде Миргалимов.


Мөхәммәтшин аңа җавап кайтарды:

— Хафиз Миргалимовтан соңгы биш елда мин синең чыгышыңны берәр кайчан туктаткан булдымы, дип сорадым. Беркайчан да. Гәрчә аның тарафыннан кайбер популистик һәм тормышка ашмас тәкъдимнәрне ишетергә мөмкин иде. Аны туктатып та булыр иде. Без сабыр гына тыңладык һәм карарны күпчелек тавыш белән кабул иттек.


Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов "без бөтенебез бер көймәдә" дип, бергә тату гына эшләргә чакырды.

Бүген Фәрит Мөхәммәтшин кабат Дәүләт шурасы рәисе итеп сайланды.

Тулырак Азатлыкта укыгыз.
🔥5🤣5🤡4👏2❤1👍1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Азатлык Радиосы журналисты Алсу Кормаш Матбугат иреге халыкара бүләген алды Азатлык Радиосының татар-башкорт хезмәте журналисты Алсу Кормаш (Алсу Кормашева), Нигердан тикшеренүче-журналист Самира Сабу, фәләстин журналисты Шрук Әл Айла һәм Гватемала журналисты…
Алсу Кормаш Журналистларны яклау комитеты карарына фикер белдерде

— Журналистларны яклау комитеты (CPJ) тарафыннан танылуым минем өчен зур әһәмияткә ия. CPJ мине азат итү кампаниясен уздыруда төп рольне уйнады, моның өчен мин чиксез рәхмәтле. Күренекле өч журналист белән янәшә басып тору - минем өчен зур дәрәҗә, аларның батырлыгы һәм чыдамлыгы мине илһамландыруын дәвам итә, дип белдерде Кормаш.

@azatliqradiosi
❤12🔥3
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Башкортстанның яраланган хәрбиен хәрби хезмәттән азат итүдән баш тартканнар Василий Сидоркин сугышта яраланган һәм дәваланган. Аны "вакытлыча яраксыз" дип табып, ял биргәннәр. Хезмәт урынына вакытында килмәгәч, эзләүгә биреп, кире кайтарганнар. Сидоркин медицина…
Башкортстан хәрбиенең һоспиталдә аягын кискәннәр, әмма хәрби хезмәткә яраксыз дип тапмаганнар

Башкортстан Дәүләт җыены депутаты Әлфит Нигъмәтҗанов "ВКонтакте"дагы сәхифәсендә Украинадагы сугышта катнашучы хәрбинең хокуклары бозылуы турында язып чыкты.

Постта әйтелгәнчә, Башкортстан хәрбие 2022 елның апрелендә саклану министрлыгы һоспиталендә дәваланган. Тик иргә яраланган өчен иминиятләштерү түләүләре булмаган, чөнки хәрби-табиб комиссиясе хәрбинең ни дәрәҗәдә яралануы турында белешмә бирмәгән.

Һоспиталдә ирнең бер аягының тездән аскы өлешен кисеп атканнар, әмма табиблар аны хәрби хезмәткә яраксыз дип тапмаган. Хәзер ирне хезмәткә яраксыз дип табу өчен хәрби-табиб комиссиясе уздыру мәсьәләсе турында сөйләшкәннәр.

👉Хәбәрне тулырак Азатлыкта укыгыз.

Башкортстанның яраланган хәрбиләрен хәрби хезмәттән азат итүдән баш тартулары, яралы килеш тә "хезмәткә яраклы" дип табулары турында Азатлык моңарчы да язган иде. Василий Сидоркин тарихы монда, ә Илназ Хәбибрахмановныкы - монда.
👍2🤡2😭2🔥1
7-27 октябрь көннәренә Казан дәүләт техник тикшеренү университетының (КНИТУ-КАИ) берничә тулай торагыннан студентларны чыгарачаклар.

Тулай торакларда студентларның бер өлешенә генә калырга рөхсәт иткәннәр. Бу — Русиянең ерак төбәкләреннән килеп укучылар, чит ил студентлары, университетның партнер-ширкәтләрендә эшләүчеләр һәм БРИКС җыенын оештыруда катнашучылар. Калган студентларны өйләренә кайтарып җибәрәләр.

Бүген университет җитәкчелеге әлеге вазгыятькә аңлатма бирде.

Тулырак👉 Азатлык сәхифәсендә укыгыз.

@azatliqradiosi
Олы террор һәм язмышлар. Төрмәдә чагында Хәсән Туфанны үлемнән хатынының кан бирүе генә коткара

Ил гизәр, укытучы, шагыйрь Хәсән Туфанның гомере кыл уртасында өзелә язган. 40 яшендә аны атып үтерергә дигән хөкем карары чыгаралар. Тик ул шуннан соң да тагын 40 ел яши.

16 төрмә һәм сөрген узып кайтканда аның хатыны - актриса Луиза Сәлиәскәрова исән булмый инде. Хәсән Туфанны репрессияләгәннән соң ул эшен югалта. Төрмәдәге иренә азык-төлек җибәреп бара алу өчен, кан бирә. Туфан үзе әйтүенчә, хатыны җибәргән шундый бер посылка ачлыктан шешенгән, үлеменә якынлашкан чагында аның гомерен саклап кала.

Казанга кайткач ул хатынының ридикюлен табып ала. Анда исә кан тапшыруы турында бер кочак квитанцияләр була. Репрессияләнгән язучының хатыны башка төрле акча эшли алмый...

Әдип язмышы турында тулырак Азатлыкта укыгыз:

👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтама.
💔10🔥3😭2👍1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Моннан ике ел элек — 2022 елның 21 сентябрендә — Владимир Путин Русиядә мобилизация игълан итте.

Хәзер Татарстан да, Башкортстан да Украинадагы сугышта һәлак булган ир-атлар белән Русия төбәкләре арасында ИҢ БЕРЕНЧЕ УРЫННАРДА тора.

Бу видеода мобилизацияләнеп һәлак булган татар-башкорт ирләрен искә алабыз.

Русия Украинага 2022 елның 24 февралендә бәреп керде. Дөньяның күпчелек илләре бу сугышны хөкем итте.

#сугыш #Башкортстан #Татарстан

@azatliqradiosi
😭4🔥2💩2
Мөфти Равил Гайнетдин Русия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе итеп сайланды

Мөфти Равил Гайнетдин киләсе биш елга Русия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе итеп сайланды. Ул Корылтайда бердән-бер намзәт буларак чыгарылды.

Тантанада 40 илдән дин һәм дәүләт эшлеклеләре, шул исәптән Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Равил Гайнетдингә 65 яшь. 1994 елда Русиянең Үзәк-Европа өлеше Диния нәзарәте рәисе, мөфти итеп сайлана. 1996 елда Русия мөфтиләр шурасын кора һәм аның рәисе була.

Русиянең Украина җирендә баскын сугыш алып баруын дин әһелләренең күпчелеге, шул исәптән мөфти Гайнетдин баштан ук хуплап килә.

Шул ук вакытта сугыш башлану белән Русиядә мәчетләргә, аеруча Гайнетдин җитәкләгән мөфтияткә караган мәхәлләләргә басым башланды. Моңа кадәр Мәскәү һәм Мәскәү өлкәләрендәге гыйбадәт йортларына куәт оешмасы вәкилләре даими рейдлар үткәрде.

Русия Диния нәзарәте Корылтае алдыннан Бөтендөнья урыс халык җыенының Хокук яклау үзәге җитәкчесе, үзен ислам белгече дип атаучы Роман Силантьев Русия Мөфтиләр шурасын һәм Русия мөселманнарының Диния нәзарәтен тыярга чакырды.

Белгечләр моны мөфтигә басым ясау һәм аны гына түгел, башка мөселман әһелләрен дә куркыту тырышлыгы дип бәяли.


👉Тулырак Азатлыкта укыгыз.
🔥3👎2👍1🤮1
Русиянең Украинада алып барган сугышында ике ел элек һәлак булган имам Руслан Вахитовның җәсәде табылган.

Аны якын араларда Омскига кайтарачаклар. Бу хакта 21 сентябрьдә Омски һәм Омски өлкәсе мөселманнары диния нәзарәте мөфтие Бота Бакулин хәбәр итте.

"Бүген имамның улы шалтыратты һәм әтисенең җәсәде табылу турында әйтте. Догалар укып, аны гәүдәсен җиргә иңдерербез", диде ул.

Омски өлкәсенең Тәвриз районы имамы, өлкә мөфтие урынбасараы Руслан Вахитов сугышка ихтыяри булып киткән. 2022 елның октябрендә аның үлеме турында хәбәр ителде.

Вахитов 1969 елда Омски өлкәсенең Тәвриз районы Тау авылында туган. Әфганстанда хезмәт иткән. Армиядән кайткач Башкортстанда "Галия" мәдрәсәсендә укыган.

Кызыл Хач халыкара комитеты Украинада сугыш башланганнан бирле 23 мең кешене эзли. Бу быел май аена булган сан. 2023 елның февралендә Татарстанның "Алга" батальоны тар-мар ителде, аның 17 сугышчысы кырда ятып калды. Алар үлгән дип танылды, ләкин җәсәдләре алып кайтылмады.
🤮4😢3❤1👍1
Русиядә мобилизация башлануга ике ел тулган көнне кайбер саннарны карыйк.

Әлеге инфографикада Русиядә мобилизациягә эләгеп һәм Украинадагы сугышка ихтыяри барып үлүчеләр саны күрсәтелгән. Башкортстан һәм Татарстан беренче урыннарда.

Бу ачык чыганаклардан җыелган мәгълүмат, чынлыкта саннар зуррак.

Тулырак аналитиканы Азатлыкта укыгыз.
😢5👍3😭2🔥1🫡1
❗️Татарстан белән Башкортстаннан Украина сугышында үлүчеләргә кагылышлы тагын бер факт:

Азатлык Радиосы алып барган статистика соңгы атналарда Башкортстан белән Татарстанда үлемнәрнең артуын күрсәтә.

Соңгы дүрт атна эчендә ике республикага 575 үлем өстәлде. Ике төбәккә атна саен кимендә 143 кеше, ягъни, көн саен кимендә 20 кеше өстәлә дигән сүз.

Әйтергә кирәк, бу ачык чыганаклардан, социаль челтәрләрдән табылган исемнәр генә. Аларның күпчелеге кайтарып җирләнгән. Күпме исемнәр интернетка чыкмаган, күпме кеше яу кырында ятып калган - журналистлар белә алмый, ә рәсмиләр саннарны яшерә.

Үлүчеләр проектын моннан карагыз.
😢4👍1🔥1
"Азатлык сүзлеге" рубрикасында географик атамалар бар.

Татар матбугат чараларында әлеге илне Россия, Рәсәй дип тә язалар. Азатлык "Русия" дип атый.

#азатлыксүзлеге
@azatliqradiosi
❤5🔥3🤔1
"Алпар" татар фольклор төркеме Искешәһәр белән Истанбулда чыгыш ясады

Ике шәһәрдә дә Казаннан килгән музыкантлар борынгы төрки музыка уен кораллары һәм татар җырларының тарихлары белән таныштырды, остаханәләр оештырды.

— Татарның музыка сәнгате ул тальян гармун белән чикләнми, сувенир милләт түгелбез, без – борынгы халык, безнең музыка уен кораллары да төрле, үзенчәлекле, катлаулы, тарихлы. Кубыз, думбыра, курайларда уйнавыбыз – төрки дөньяның бер өлеше икәнебезнең дәлиле, — дип сөйләде "Алпар" төркеме солисты Алмаз Әсхәдулла.


Истанбулда музыкантларның татарлар белән очрашуын Истанбул татарларының "Идел-Урал" берләшмәсе оештырды. Концерт шәһәрнең Топкапы паркындагы Татарстан музей-йортында узды. Биредә татар тирмәсендә 70ләп кеше җыелды. Башлыча – татарлар. Араларында электән үк килеп урнашкан "иске" татарлар да, яңа мөһаҗирләр дә булды.

Концерт күмәкләшеп "Туган тел" җырын башкару белән һәм соңыннан дөньяга сибелеп яшәргә мәҗбүр булган татарларның иминлеге өчен дога кылынды.

👉 Тулырак безнең сайтта укыгыз.
VPN булмаса, монда басыгыз.
❤10🔥4
TikTok Русия Кремле контролендәге Sputnik агентлыгының 37 аккаунтын томалаган

Бу сәхифәләргә керү омтылышы вакытында "әлеге аккаунтларны табып булмый" дигән белдерү чыга. RT язуынча, TikTok аларга томалау сәбәбен аңлатмаган.

Элегрәк АКШ бу медиа төркеменә һәм аның җитәкчеләренә каршы чикләүләр керткән. АКШта аларны Русия күзләү хезмәтләренә эшләүдә гаепләделәр. АКШ дәүләт сәркатибе Энтони Блинкен сүзләренчә, бу медиалар бөтен дөнья буйлап "дезинформация кампанияләрендә" катнаша.

Тулырак 👉 безнең хәбәрдә укый аласыз.

@azatliqradiosi
👍4🔥3🤡1