Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Олы террор һәм язмышлар. Төрмәдә чагында Хәсән Туфанны үлемнән хатынының кан бирүе генә коткара

Ил гизәр, укытучы, шагыйрь Хәсән Туфанның гомере кыл уртасында өзелә язган. 40 яшендә аны атып үтерергә дигән хөкем карары чыгаралар. Тик ул шуннан соң да тагын 40 ел яши.

16 төрмә һәм сөрген узып кайтканда аның хатыны - актриса Луиза Сәлиәскәрова исән булмый инде. Хәсән Туфанны репрессияләгәннән соң ул эшен югалта. Төрмәдәге иренә азык-төлек җибәреп бара алу өчен, кан бирә. Туфан үзе әйтүенчә, хатыны җибәргән шундый бер посылка ачлыктан шешенгән, үлеменә якынлашкан чагында аның гомерен саклап кала.

Казанга кайткач ул хатынының ридикюлен табып ала. Анда исә кан тапшыруы турында бер кочак квитанцияләр була. Репрессияләнгән язучының хатыны башка төрле акча эшли алмый...

Әдип язмышы турында тулырак Азатлыкта укыгыз:

👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтама.
💔10🔥3😭2👍1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Моннан ике ел элек — 2022 елның 21 сентябрендә — Владимир Путин Русиядә мобилизация игълан итте.

Хәзер Татарстан да, Башкортстан да Украинадагы сугышта һәлак булган ир-атлар белән Русия төбәкләре арасында ИҢ БЕРЕНЧЕ УРЫННАРДА тора.

Бу видеода мобилизацияләнеп һәлак булган татар-башкорт ирләрен искә алабыз.

Русия Украинага 2022 елның 24 февралендә бәреп керде. Дөньяның күпчелек илләре бу сугышны хөкем итте.

#сугыш #Башкортстан #Татарстан

@azatliqradiosi
😭4🔥2💩2
Мөфти Равил Гайнетдин Русия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе итеп сайланды

Мөфти Равил Гайнетдин киләсе биш елга Русия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе итеп сайланды. Ул Корылтайда бердән-бер намзәт буларак чыгарылды.

Тантанада 40 илдән дин һәм дәүләт эшлеклеләре, шул исәптән Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Равил Гайнетдингә 65 яшь. 1994 елда Русиянең Үзәк-Европа өлеше Диния нәзарәте рәисе, мөфти итеп сайлана. 1996 елда Русия мөфтиләр шурасын кора һәм аның рәисе була.

Русиянең Украина җирендә баскын сугыш алып баруын дин әһелләренең күпчелеге, шул исәптән мөфти Гайнетдин баштан ук хуплап килә.

Шул ук вакытта сугыш башлану белән Русиядә мәчетләргә, аеруча Гайнетдин җитәкләгән мөфтияткә караган мәхәлләләргә басым башланды. Моңа кадәр Мәскәү һәм Мәскәү өлкәләрендәге гыйбадәт йортларына куәт оешмасы вәкилләре даими рейдлар үткәрде.

Русия Диния нәзарәте Корылтае алдыннан Бөтендөнья урыс халык җыенының Хокук яклау үзәге җитәкчесе, үзен ислам белгече дип атаучы Роман Силантьев Русия Мөфтиләр шурасын һәм Русия мөселманнарының Диния нәзарәтен тыярга чакырды.

Белгечләр моны мөфтигә басым ясау һәм аны гына түгел, башка мөселман әһелләрен дә куркыту тырышлыгы дип бәяли.


👉Тулырак Азатлыкта укыгыз.
🔥3👎2👍1🤮1
Русиянең Украинада алып барган сугышында ике ел элек һәлак булган имам Руслан Вахитовның җәсәде табылган.

Аны якын араларда Омскига кайтарачаклар. Бу хакта 21 сентябрьдә Омски һәм Омски өлкәсе мөселманнары диния нәзарәте мөфтие Бота Бакулин хәбәр итте.

"Бүген имамның улы шалтыратты һәм әтисенең җәсәде табылу турында әйтте. Догалар укып, аны гәүдәсен җиргә иңдерербез", диде ул.

Омски өлкәсенең Тәвриз районы имамы, өлкә мөфтие урынбасараы Руслан Вахитов сугышка ихтыяри булып киткән. 2022 елның октябрендә аның үлеме турында хәбәр ителде.

Вахитов 1969 елда Омски өлкәсенең Тәвриз районы Тау авылында туган. Әфганстанда хезмәт иткән. Армиядән кайткач Башкортстанда "Галия" мәдрәсәсендә укыган.

Кызыл Хач халыкара комитеты Украинада сугыш башланганнан бирле 23 мең кешене эзли. Бу быел май аена булган сан. 2023 елның февралендә Татарстанның "Алга" батальоны тар-мар ителде, аның 17 сугышчысы кырда ятып калды. Алар үлгән дип танылды, ләкин җәсәдләре алып кайтылмады.
🤮4😢3❤1👍1
Русиядә мобилизация башлануга ике ел тулган көнне кайбер саннарны карыйк.

Әлеге инфографикада Русиядә мобилизациягә эләгеп һәм Украинадагы сугышка ихтыяри барып үлүчеләр саны күрсәтелгән. Башкортстан һәм Татарстан беренче урыннарда.

Бу ачык чыганаклардан җыелган мәгълүмат, чынлыкта саннар зуррак.

Тулырак аналитиканы Азатлыкта укыгыз.
😢5👍3😭2🔥1🫡1
❗️Татарстан белән Башкортстаннан Украина сугышында үлүчеләргә кагылышлы тагын бер факт:

Азатлык Радиосы алып барган статистика соңгы атналарда Башкортстан белән Татарстанда үлемнәрнең артуын күрсәтә.

Соңгы дүрт атна эчендә ике республикага 575 үлем өстәлде. Ике төбәккә атна саен кимендә 143 кеше, ягъни, көн саен кимендә 20 кеше өстәлә дигән сүз.

Әйтергә кирәк, бу ачык чыганаклардан, социаль челтәрләрдән табылган исемнәр генә. Аларның күпчелеге кайтарып җирләнгән. Күпме исемнәр интернетка чыкмаган, күпме кеше яу кырында ятып калган - журналистлар белә алмый, ә рәсмиләр саннарны яшерә.

Үлүчеләр проектын моннан карагыз.
😢4👍1🔥1
"Азатлык сүзлеге" рубрикасында географик атамалар бар.

Татар матбугат чараларында әлеге илне Россия, Рәсәй дип тә язалар. Азатлык "Русия" дип атый.

#азатлыксүзлеге
@azatliqradiosi
❤5🔥3🤔1
"Алпар" татар фольклор төркеме Искешәһәр белән Истанбулда чыгыш ясады

Ике шәһәрдә дә Казаннан килгән музыкантлар борынгы төрки музыка уен кораллары һәм татар җырларының тарихлары белән таныштырды, остаханәләр оештырды.

— Татарның музыка сәнгате ул тальян гармун белән чикләнми, сувенир милләт түгелбез, без – борынгы халык, безнең музыка уен кораллары да төрле, үзенчәлекле, катлаулы, тарихлы. Кубыз, думбыра, курайларда уйнавыбыз – төрки дөньяның бер өлеше икәнебезнең дәлиле, — дип сөйләде "Алпар" төркеме солисты Алмаз Әсхәдулла.


Истанбулда музыкантларның татарлар белән очрашуын Истанбул татарларының "Идел-Урал" берләшмәсе оештырды. Концерт шәһәрнең Топкапы паркындагы Татарстан музей-йортында узды. Биредә татар тирмәсендә 70ләп кеше җыелды. Башлыча – татарлар. Араларында электән үк килеп урнашкан "иске" татарлар да, яңа мөһаҗирләр дә булды.

Концерт күмәкләшеп "Туган тел" җырын башкару белән һәм соңыннан дөньяга сибелеп яшәргә мәҗбүр булган татарларның иминлеге өчен дога кылынды.

👉 Тулырак безнең сайтта укыгыз.
VPN булмаса, монда басыгыз.
❤10🔥4
TikTok Русия Кремле контролендәге Sputnik агентлыгының 37 аккаунтын томалаган

Бу сәхифәләргә керү омтылышы вакытында "әлеге аккаунтларны табып булмый" дигән белдерү чыга. RT язуынча, TikTok аларга томалау сәбәбен аңлатмаган.

Элегрәк АКШ бу медиа төркеменә һәм аның җитәкчеләренә каршы чикләүләр керткән. АКШта аларны Русия күзләү хезмәтләренә эшләүдә гаепләделәр. АКШ дәүләт сәркатибе Энтони Блинкен сүзләренчә, бу медиалар бөтен дөнья буйлап "дезинформация кампанияләрендә" катнаша.

Тулырак 👉 безнең хәбәрдә укый аласыз.

@azatliqradiosi
👍4🔥3🤡1
Азатлык радиосы ачыклаганча, Русиянең Украинага каршы сугышында Татарстаннан кимендә 2692, Башкортстаннан кимендә 2962, ике республикадан кимендә 5654 кеше һәлак булган.

📝 Хакимиятләр үлүчеләр турында тулы мәгълүматны бирми, чынбарлыкта аларның саны күпкә зуррак була ала.

Сугышта үлүчеләр турында җентекле статистиканы безнең сайтта карый аласыз (VPNсыз сылтама).

#сугышта_үлүчеләр

#Татарстан
#Башкортстан
@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
😢5😭2🔥1🎉1
Казакъстанда Украинадагы сугышны тәнкыйтьләгән Русия ватандашы тоткарланган, аңа экстрадиция яный

Эшкуар Евгений Наказненко Украинадагы сугышны тәнкыйтьләп видеолар чыгарган, моның өчен ул Русия Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан халыкара эзләүгә игълан ителгән.

"ОВД-Инфо" мәгълүматына күрә, Наказненконы Алматы һава аланында тоткарлаганнар. Аннан ул эшләре буенча Төркиягә очарга җыена иде. Ул эзләүдә булганын белмәгән һәм качарга тырышмаган диелә.

Мәхкәмә карары нигезендә, эшкуар Алматы вакытлы тоту изоляторына 40 тәүлеккә җибәрелгән. Милләте белән Евгений Наказненко украин, аның Русия ватандашлыгы бар. 2007 елдан ул Казакъстанда яшәгән, анда ул Oxford Team чит телләр өйрәнү мәктәбенә нигез салган.

Бу хакта 👉 безнең сайтта укыгыз.

@azatliqradiosi
😢5😁1🙏1
77 яшендә шәрыкъ белгече Сәлим Гыйләҗетдинов вафат булган

Аның белән хушлашу иртәгә 10.00 сәгатьтә "Казан нуры" мәчетендә узачак, дип яза Татар-информ. Мәрхүмне Мөселман зиратына җирләячәкләр.

Галим Татарстан фондларында сакланган фарсы кулъязмаларын өйрәнә, аларның тасвирламасын чыгара. Өч китаптан торган хезмәттә XI гасырдан алып XX йөзгә кадәр татарның фарсы телендәге язма мирасы эшкәртелеп нәшер ителде. Ул шулай ук татар телендә Коръән сүзлеген әзерли башлаган булган диелә.

Фото: "Гасырлар авазы" журналы
😢12🔥1
Казанда Камал театрының яңа бинасы төзелеше һәм Ваһапов фестивале, 77 яшьлек Фәрит Мөхәммәтшиннең кабат Татарстан Дәүләт шурасы рәисе итеп сайлануы, Супер Ай күренеше, дөньяда Мәүлид ән-Нәби көнен бәйрәм итүе...

Атна вакыйгаларын фотосурәтләр ярдәмендә тупладык. Аны безнең фотогалереядә карагыз.

@azatliqradiosi
🔥7👍2