Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
❗️Татарстан белән Башкортстаннан Украина сугышында үлүчеләргә кагылышлы тагын бер факт:

Азатлык Радиосы алып барган статистика соңгы атналарда Башкортстан белән Татарстанда үлемнәрнең артуын күрсәтә.

Соңгы дүрт атна эчендә ике республикага 575 үлем өстәлде. Ике төбәккә атна саен кимендә 143 кеше, ягъни, көн саен кимендә 20 кеше өстәлә дигән сүз.

Әйтергә кирәк, бу ачык чыганаклардан, социаль челтәрләрдән табылган исемнәр генә. Аларның күпчелеге кайтарып җирләнгән. Күпме исемнәр интернетка чыкмаган, күпме кеше яу кырында ятып калган - журналистлар белә алмый, ә рәсмиләр саннарны яшерә.

Үлүчеләр проектын моннан карагыз.
😢4👍1🔥1
"Азатлык сүзлеге" рубрикасында географик атамалар бар.

Татар матбугат чараларында әлеге илне Россия, Рәсәй дип тә язалар. Азатлык "Русия" дип атый.

#азатлыксүзлеге
@azatliqradiosi
❤5🔥3🤔1
"Алпар" татар фольклор төркеме Искешәһәр белән Истанбулда чыгыш ясады

Ике шәһәрдә дә Казаннан килгән музыкантлар борынгы төрки музыка уен кораллары һәм татар җырларының тарихлары белән таныштырды, остаханәләр оештырды.

— Татарның музыка сәнгате ул тальян гармун белән чикләнми, сувенир милләт түгелбез, без – борынгы халык, безнең музыка уен кораллары да төрле, үзенчәлекле, катлаулы, тарихлы. Кубыз, думбыра, курайларда уйнавыбыз – төрки дөньяның бер өлеше икәнебезнең дәлиле, — дип сөйләде "Алпар" төркеме солисты Алмаз Әсхәдулла.


Истанбулда музыкантларның татарлар белән очрашуын Истанбул татарларының "Идел-Урал" берләшмәсе оештырды. Концерт шәһәрнең Топкапы паркындагы Татарстан музей-йортында узды. Биредә татар тирмәсендә 70ләп кеше җыелды. Башлыча – татарлар. Араларында электән үк килеп урнашкан "иске" татарлар да, яңа мөһаҗирләр дә булды.

Концерт күмәкләшеп "Туган тел" җырын башкару белән һәм соңыннан дөньяга сибелеп яшәргә мәҗбүр булган татарларның иминлеге өчен дога кылынды.

👉 Тулырак безнең сайтта укыгыз.
VPN булмаса, монда басыгыз.
❤10🔥4
TikTok Русия Кремле контролендәге Sputnik агентлыгының 37 аккаунтын томалаган

Бу сәхифәләргә керү омтылышы вакытында "әлеге аккаунтларны табып булмый" дигән белдерү чыга. RT язуынча, TikTok аларга томалау сәбәбен аңлатмаган.

Элегрәк АКШ бу медиа төркеменә һәм аның җитәкчеләренә каршы чикләүләр керткән. АКШта аларны Русия күзләү хезмәтләренә эшләүдә гаепләделәр. АКШ дәүләт сәркатибе Энтони Блинкен сүзләренчә, бу медиалар бөтен дөнья буйлап "дезинформация кампанияләрендә" катнаша.

Тулырак 👉 безнең хәбәрдә укый аласыз.

@azatliqradiosi
👍4🔥3🤡1
Азатлык радиосы ачыклаганча, Русиянең Украинага каршы сугышында Татарстаннан кимендә 2692, Башкортстаннан кимендә 2962, ике республикадан кимендә 5654 кеше һәлак булган.

📝 Хакимиятләр үлүчеләр турында тулы мәгълүматны бирми, чынбарлыкта аларның саны күпкә зуррак була ала.

Сугышта үлүчеләр турында җентекле статистиканы безнең сайтта карый аласыз (VPNсыз сылтама).

#сугышта_үлүчеләр

#Татарстан
#Башкортстан
@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
😢5😭2🔥1🎉1
Казакъстанда Украинадагы сугышны тәнкыйтьләгән Русия ватандашы тоткарланган, аңа экстрадиция яный

Эшкуар Евгений Наказненко Украинадагы сугышны тәнкыйтьләп видеолар чыгарган, моның өчен ул Русия Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан халыкара эзләүгә игълан ителгән.

"ОВД-Инфо" мәгълүматына күрә, Наказненконы Алматы һава аланында тоткарлаганнар. Аннан ул эшләре буенча Төркиягә очарга җыена иде. Ул эзләүдә булганын белмәгән һәм качарга тырышмаган диелә.

Мәхкәмә карары нигезендә, эшкуар Алматы вакытлы тоту изоляторына 40 тәүлеккә җибәрелгән. Милләте белән Евгений Наказненко украин, аның Русия ватандашлыгы бар. 2007 елдан ул Казакъстанда яшәгән, анда ул Oxford Team чит телләр өйрәнү мәктәбенә нигез салган.

Бу хакта 👉 безнең сайтта укыгыз.

@azatliqradiosi
😢5😁1🙏1
77 яшендә шәрыкъ белгече Сәлим Гыйләҗетдинов вафат булган

Аның белән хушлашу иртәгә 10.00 сәгатьтә "Казан нуры" мәчетендә узачак, дип яза Татар-информ. Мәрхүмне Мөселман зиратына җирләячәкләр.

Галим Татарстан фондларында сакланган фарсы кулъязмаларын өйрәнә, аларның тасвирламасын чыгара. Өч китаптан торган хезмәттә XI гасырдан алып XX йөзгә кадәр татарның фарсы телендәге язма мирасы эшкәртелеп нәшер ителде. Ул шулай ук татар телендә Коръән сүзлеген әзерли башлаган булган диелә.

Фото: "Гасырлар авазы" журналы
😢12🔥1
Казанда Камал театрының яңа бинасы төзелеше һәм Ваһапов фестивале, 77 яшьлек Фәрит Мөхәммәтшиннең кабат Татарстан Дәүләт шурасы рәисе итеп сайлануы, Супер Ай күренеше, дөньяда Мәүлид ән-Нәби көнен бәйрәм итүе...

Атна вакыйгаларын фотосурәтләр ярдәмендә тупладык. Аны безнең фотогалереядә карагыз.

@azatliqradiosi
🔥7👍2
Бу атна танылган татар җырчысы Зөлфия Камалова вафат булды. Азатлыкның Әйдә! Online проекты җырчы истәлегенә багышлап, аның кайбер җырларын туплады ❤️

Әйдәгез, бергәләп аларны тыңлап, моңланып алыйк! Азатлык сезгә имин кичләр тели, иртәгә эшебезне дәвам итәчәкбез. Исән-сау булыгыз, кадерле укучылар!

https://t.me/eydetat/3503
❤13💔10😢3❤‍🔥1🔥1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 23 сентябрь, дүшәмбе, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸
Русиянең Запорожьега һөҗүм аркасында 16 кеше ярланган. 13 күпкатлы йортка, мәктәпләргә, машиналарга, гаражларга һәм шәхси йортларга зыян килгән дип белдерде җирле хәрби хакимият башлыгы Иван Федоров.

🔸Белгород өлкәсе Губкин шәһәренә дроннар һөҗүмендә өч күпфатирлы йортка зыян килгән. Ростов өлкәсендә дрон калдыклары басуга төшкән, янгын башланган.

🔸Краснояр краенда бер гаилә авыл кибетеннән алынган ризык ашап агуланган. 6, 11, 12, 13 яшьлек дүрт бала үлгән, әти-әнисе авыр хәлдә хастаханәдә ята.

🔸Төркиянең Невшеһир төбәгендә микроавтобус әйләнгән, 18 кеше, шул исәптән 15 турист яраланган. Алар арасында 9 русияле булган. Аларның гомеренә куркыныч янамый, хастаханәгә берсен дә салмаганнар.

@azatliqradiosi
👍1