Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Русия хакимиятләре һава аланнарын дроннардан саклауга 11 млрд сум түгәчәк

2028 елга кадәр Русиянең барлыгы 31 зур һава аланын дроннардан саклаячаклар. Бу федераль объектларга да, хосусый милек булып саналучыларга да кагыла. Бу хакта хөкүмәтнең яңартылган федераль проекты әйтелә дип яза "Ведомости".

Русиянең Украина белән өченче ел дәвам иткән сугышында пилотсыз очкычлар моңарчы күрелмәгәнчә күп кулланыла.

Дроннар Татарстан белән Башкортстанга да килеп җитте. Дрон һөҗүме куркынычы сәбәпле, Казан һәм Уфа һава аланнары әледән-әле ябылып тора.

👉Туларак Азатлыкта укыгыз.
🤡2🤣2🔥1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Башкортстан гөрләп сайлауга әзерләнгәндә, "Баймак эше" кысаларында эзәрлекләүләр двам итә. Чираттагы гаепләнүче — Салават Йылкыбаев тарихы белән таныштырабыз Баймакта туган 33 яшьлек Салават Йылкыбаевны 17 гыйнварда — активист Фаил Алсыновка хөкем карары…
Салават Йылкыбаевка "Баймак эше"ндә гаепләү белдерелгән

Аны киңкүләм тәртипсезлекләр оештыруда һәм хакимият вәкиленә карата сәламәтлеккә куркыныч тудырмый торган көч куллануда гаеплиләр.

Хатыны әйтүенчә, бүген, 25 сентябрьдә тикшерү эшләре башланачак.

Салават Йылкыбаев — балигъ булмаган өч бала атасы һәм зур гаиләсендә бердәнбер туендыручы. Аны 17 гыйнварда, Баймактагы бер кафеда кичке аш ашап утырганда тоткарладылар.

▪️Баймакта протестлар башкорт активисты Фаил Алсыновка хөкем карары чыгарганда узды. Аннан соң 80ннән артык кеше кулга алынды. Алар инде 8 айлап СИЗОларда утыра.

👉Тулырак монда укыгыз.
🤬4
Иран ширкәте Татарстандагы суыткычлар заводын сатып алырга тели

Иранның Entekhab Group ширкәте Татарстандагы кытай Midea суыткычлар җитештерүче заводын сатып алу турында сөйләшүләр алып бара. Бу хакта "Коммерсантъ" яза.

Татарстандагы бу завод "Алабуга" махсус икътисади зонасында урнашкан. Аны 2020 елда Кытайның Midea ширкәте һәм Русиянең "Континент производственные решения" оешмасы бергәләп ачып җибәрде.

Кытай ягы ширкәткә 1 млрд сум кертте. Завод елына 350 ммең берәмлек техника чыгара ала. Беларуста яңа оешма төзи башлавы сәбәпле, 2024 елда ширкәте завод капиталыннан чыкты.

▪️Мәскәү Украинага сугыш башлаганнан соң Көнбатыш илләре Русиягә икътисади чикләүләр кертте, чит илнең күп брендлары илдән китте. Кайбер ширкәтләр урынына Кытай оешмалары килә башлады. Иран үзе дә санкцияләр астында.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз.
👍2👎2
❗️ Казанның "Мәрҗани" мәчетенә имам-хатыйб итеп мөфти урынбасары Равил Зөфәровны куйдылар

Зөфәровка 51 яшь, ул Норлат мәдрәсәсендә, ә соңрак Төркия белән Сүриянең дини оешмаларында белем алган. Ул Аксубай районы имам-мөхтәсибе дә булып тора, ә "Мәрҗани" мәчетенә килгәнче Казанның Кабан арты мәчете имам-хатыйбы булып хезмәт итте.

Узган атнада "Мәрҗани" мәчетенең элекке имам-хатыйбы Мансур Җәлалетдинов бу вазифадан җибәрелде һәм аның алга таба Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллинның урынбасары булып хезмәт итәчәге билгеле булды.

Җәлалетдинов Татарстаннан Украинадагы сугышта катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү мәсьәләләре урынбасары итеп куелды.

Тулырак 👉 безнең хәбәрдә укыгыз.

#татарстан

@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
👍2🤮2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Уфа журналисты Ольга Комлеваны сәяси тоткын дип таныдылар Ул "экстремист оешма эшчәнлеген оештыруда" гаепләнә, эш Коррупциягә каршы көрәш фонды белән бәйле. Комлева RusNews өчен аерым алганда Баймакта быел гыйнварда узган протест чараларын яктырткан иде.…
Уфа журналисты Ольга Комлева тикшерү изоляторында 3 ноябрьгә кадәр калачак

Бу хакта RusNews хәбәр итә. Бүген Мәскәү шәһәр мәхкәмәсе аны изоляторда тоту турында ике шикаять эшен карады.

▪️RusNews журналисты һәм активист Ольга Комлеваны 27 мартта Уфада тоткарладылар һәм 2 айга кулга алдылар. Аны ФБК эше нигезендә "экстремист оешма эшчәнлеген оештыруда" гаеплиләр. Оешма тыелганчыга кадәр Комлева Уфадагы Навальный штабы волонтеры иде.
😢6🤬1
Мәскәүнең Татар мәдәни үзәге каршында татар теле курслары башланган.

Бу хакта Мәскәү шәһәре татар милли-мәдәни автономиясе төбәк иҗтимагый оешмасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Дәресләр онлайн һәм офлайн форматларда үткәрелә, аларны укытучы Альбина Вәлиева алып бара. Дәресләрдән тыш, студентлар өчен татар телендә чаралар да оештырыла.

Үткән җомгада беренче татар шигърияте кичәсе дә узган.

🔻Офлайн укырга мөмкинлек булмаганда, Азатлыкның Әйдә!Online проекты татар телен үзаллы өйрәнергә мөмкинлек бирә. Аның Телеграм каналына язылып куегыз.

🔻Татар дөньясында төрле татар теле курслары турында монда укыгыз.

#татарлар

@azatliqradiosi
❤13🔥3👍1
Дума җенесне үзгәртү мөмкин булган ил ватандашларына Русиядән уллыкка бала алуны тыючы канунны беренче укылышта кабул итте

Русия Думасы рәисе Вячеслав Володин моны "балалык чорын һәм традицион кыйммәтләрне яклауга" юнәлтелгән дип белдерде.

Элегрәк Володин бу тыю Австралия, Австрия, Аргентина, Бельгия, Британия, Германия, Дания, Исландия, Испания, Италия, Канада, Норвегия, Финляндия, Швейцария, Эстония һәм башка илләргә кагылачак, дигән иде.

Тулырак 👉 монда укыгыз.

@azatliqradiosi
👍6🤡4💯1👀1
Азатлык Татарстан белән Башкортстанның бюджет керемнәрен һәм чыгымнарын, салымнарын чагыштырды. Без әзерләгән рәсемне карагыз ☝️

Бу хакта тулырак бүгенге көн язмасында укыгыз.

#Татарстан #Башкортстан

@azatliqradiosi
🤬4👀2🤔1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
"Татарстан! Татарстан! Синдер безнең яраткан туган Ватан. Татарстан! Татарстан! Яшә газиз туган ил, яшә, Ватан!" Алмаз Әсхәдулла көе, Рифат Сәлах сүзләре. "Алпар" төркеме башкаруында бу җыр ошыймы? Тиздән бу төркем турында яңа видеобыз да чыгачак. 😀 #Татарстан…
"Халкыбыз бердәм булсын! Кайда гына булмасын — Казандамы, Истанбулдамы, Төркиядәме, Европадамы, Америкадамы, Канададамы — бердәм булып, бергәләшеп яшәргә насыйп булсын!"

"Гасыр-гасырдан килгән ислам-дин, Аллаһ хозурдан безгә җиткез дин. Васыять иңдерешкәнчә Кубрат-ханыбыз, бер җодрык булып янә бергә булабыз."


Истанбулда "Алпар" татар фольклор төркеме чыгыш ясады. Шушы концерттан иң кызыклы мизгелләрне сезнең игътибарга тәкъдим итәбез. "Татарның музыка сәнгате — ул тальян гармун белән чикләнми, сувенир милләт түгелбез. Без — борынгы халык, безнең музыка уен кораллары да төрле, үзенчәлекле, катлаулы, тарихлы. Кубыз, думбыра, курайларда уйнавыбыз — төрки дөньяның бер өлеше икәнебезнең дәлиле", дип сөйләде төркемгә нигез салучы Алмаз Әсхәдулла.

Концерт азагында дөньяның төрле илләрендә яшәргә мәҗбүр татарларның иминлеге, бердәмлеге өчен дога да кылынды.

Безнең яңа видеоны карагыз.

#татарлар

@azatliqradiosi
❤12👍3🔥1
Сәлам, дуслар! Пәнҗешәмбе, 26 сентябрь иртәсе китергән хәбәрләргә күз салыйк:

🟠Донецк өлкәсенең Краматорск шәһәрендә Русия авиабомбаларыннан зыян күрүчеләр саны 19га җитте, ди җирле хакимият. 2 кеше һәлак булган. Төнлә Запорожьега һөҗүмдән 7 кеше зыян күргән диелә.

🟠АКШ Украинага 375 млн долларлык яңа хәрби ярдәм пакетын бүлеп бирүе турында игълан итте. Аңа ракетлар, авиабомбалар, калканлы машиналар керә.

🟠АКШ Вәкилләр пулаты спикеры Майк Джонсон АКШта Украина илчесенең вазифасыннан китүен таләп итте. Ул Зеленскийның АКШ хәрби заводына сәфәренә бер республиканның да чакырылмавына ризасызлык белдерде.

🟠Израил Генштабы башлыгы Ливанда җир өсте операциягә әзерлек турында белдерде. Дүшәмбедән бирле Израил армиясе Ливанга авиаһөҗүмнәр ясый, Ливан хакимияте 600ләп үлүче турында хәбәр итә.

🟠Казанда БРИКС җыенына килгән барлык кешеләргә ПЦР-тест узу мәҗбүри булачак. Моның өчен һава аланында, Казан-Экспо һәм кунакханәләрдә махсус тестлау урыннарын ачарга җыеналар.

Көн дәвамында Азатлык белән калыгыз!

@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
👍1
Татарстанда нефтьчеләр салым түләүне киметкән

Татарстан нефтьчеләренең һәм нефть-химиясе тармагының керемнәре кимегән. "Татнефть" табыш салымын 15 млрд сумга азрак түләр дип көтелә.

Республика финанс министры Радик Гайзатуллин монда берничә сәбәп күрә. Узган ел долларның рубльгә карата кинәт артуы, быел нефть бәясе төшүе, ОПЕКның нефть табуны киметүе йогынты ясаган. "Мәсәлән, "Татнефть" нефть табуны 1 млн 300 мең тоннага азайтты", дип өстәде министр.

Тулырак 👉 безнең хәбәрдә укыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
👍6🔥1
Татар шоу-бизнесында баскын сугыш амбассадорлары 🎤☠️

Русиянең Украинадагы сугышына ярдәм итүче татар-башкорт сәхнә әһелләренең саны арта. Каршы дәшүчеләр юк диярлек, бөтенләй дәшмәүчеләр генә бар.

Хакимият татар сәнгатькәрләрен Русиянең Украинаны басып алу сәясәтендә катнаштыру эшен дәвам итә. Җырчылар йә "махсус операция"не хуплыйбыз дип чыгыш ясый, йә һуманитар ярдәм җыюда катнаша. Актив өндәүчеләрнең алгы сафында — Фирдүс Тямаев, Илсөя Бәдретдинова, Элвин Грей (Радик Юльякшин). Аларга Зәйнәп Фәрхетдинова, Раяз Фасыйхов, Филүс Каһиров, соңрак башкалар да кушылды.

Азатлык бу ышандыру сәясәтенең алдынгыларын — татар-башкорт сәхнә әһелләрен барлады.

🟠Язманы 👉 безнең сайтта укыгыз.
VPNсыз сылтама.
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
🤬8🤮5❤2👏1
❗️Башкортстаннан Украина сугышына китеп һәлак булган хәрбиләр саны 3 меңнән арткан.

Азатлык ачык чыганаклардан 3026 үлемне табып раслый алды. Татарстанда бу сан 2740ка җиткән.

Исегездә тотыгыз, хакимиятләр үлүчеләр турында тулы мәгълүматны бирми, чынбарлыкта аларның саны күпкә зуррак була ала. Сугышта үлүчеләр турында җентекле статистиканы безнең сайтта карый аласыз (VPNсыз сылтама).

#сугышта_үлүчеләр #Татарстан #Башкортстан
@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
😢3🎉2😱1
Путин: Русиягә гади корал белән һөҗүм ясалган очракта, ул атом коралы белән җавап бирә алачак

Иминлек шурасы утырышында Русия президенты Владимир Путин атом коралы ярдәмендә башкаларны тыеп тору дәүләт доктринасына үзгәрешләр кертергә тәкъдим итте. Ул хәрби куркынычлар исемлеген киңәйтергә кирәк дип саный.

Доктринаның яңа версиясендә Русиягә атом коралы белән генә түгел, гадәти корал белән көчле һөҗүм ясасалар да, җавап итеп атом коралы куллану күз уңында тотыла.

▪️Украина президенты офисы Андрей Ермак "Атом шантажыннан башка, Русиянең дөньяны куркытып тору өчен бернинди кораллары да юк. Бу коралларның берсе дә эшкә ярамаячак", дип белдерде.

▪️Шул ук вакытта Көнбатыш матбугаты Путинның бу белдерүләрен мөһим яңалык дип тапмады. Көнбатыш матбугатында бу яңалыкка беренче биттә урын бирелмәде. Путин Көнбатышка атом коралы белән беренче тапкыр гына янамый, дип искәртте Der Spiegel.

Тулырак 👉 безнең хәбәрдә укыгыз.

#сугыш

@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
🤡7👍3🔥1💩1
Татар активисты Швециянең Стокһолмдагы Русия илчеге каршында пикет оештырган

Урам чарасына үзләрен сөргендәге Татарстан хөкүмәте дип атаган оешма вәкиле Аида Габдрахманова чыккан.

Ул татар һәм башкорт активистларына карата террорны туктатуны һәм Чаллыда яшәүче татар активисты Зиннур Әһлиуллинга ачылган җинаять эшен ябу таләп иткән.

Тулырак 👉 монда укый аласыз.

@azatliqradiosi
❤14🔥3👍2
Мәскәүдә Татарстаннан күчеп килүчеләрнең "Мәскәү татарлары" клубы оешкан

Аның җитәкчесе итеп Русия думасының Татарстаннан булган депутаты Айрат Фәррахов сайланган. Ул элек мондый берләшмә юк иде, беренче айларда Мәскәүдә эшләү авыр булды дигән.

Клубның низамнамәсендә әйтелгәнчә, аның максаты – татарстанлылыкны саклау. "Иң мөһиме – бөтен татарстаннарга, шул исәптән студентларга да булышу. Мәсәлән "Югары икътисад мәктәбе"ндә (ВШЭ) генә дә республикадан 800 кеше белем ала. Алар татар телендә сөйләшергә, берләшергә тели", дигән Фәррахов.

Бу хакта 👉 безнең хәбәрдә укыгыз.

@azatliqradiosi
👍5🤡5🔥1
Сугыштан кайткан хәрбиләр ничә кешене үтергән дип уйлыйсыз?

Журналистлар мондый очракларны санап чыккан, җавап рәсемдә ☝️

Сугышка колонияләрдән китүчеләр башка хәрбиләргә караганда ешрак үтерә һәм хатын-кызларга карата җинаятьләрне ешрак кыла, дип искәртелә.

"Верстка" искәртүенчә, Украинадагы сугыштан кайтучыларга күп очракта "махсус хәрби операциядә" катнашкан өчен, хөкем карарларын йомшарталар.

👉 Безнең хәбәрдә тулырак укып була.

#сугыш
@azatliqradiosi
😱6👍1🔥1
Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә яшәүчеләр һаваның пычрак булуына зарланып Путинга мөрәҗәгать иткән

"Без, Стәрлетамакта яшәүчеләр гади генә бер әйбер телибез – чиста һава суларга", диелә мөрәҗәгатьтә. "Стәрлетамак, сула" хәрәкәте активисты Вадим Искәндәров әйтүенчә, 2024 елда шәһәрдә яшәүчеләр һава сыйфатына зарланып 2500ләп рәсми мөрәҗәгать калдырган.

— Кайбер кешеләр шәһәрләребездән күчеп китәргә мәҗбүр, шул исәптән онкология белән дә авыручыларның артуы күзәтелә, нәтиҗә буларак – туучылар кими, вакытыннан алда үлүчеләр арта", — дип зарлана Стәрлетамакта яшәүчеләр.


Тулырак 👉 монда укыгыз.

#Башкортстан
@azatliqradiosi
🤡4🔥3
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Cаранскиның Ленин районы мәхкәмәсе адвокат Марат Ашимовны тагын бер айга сак астында калдырган. IslamNews язуынча, мәхкәмә утырышы 22 август көнне узган. Элегрәк Ашимовның гаиләсе аны иреккә чыгаруны сорады. ▪️Марат Ашимов акча белән бәйле хәрәмләшү нигезендә…
⚡️Мөселман адвокаты Марат Ашимовны иреккә чыгарганнар.

Бу хакта адвокат Руслан Нәгыев белдерде.

Шул ук вакытта җинаять эше әлегә ябылмаган.

▪️Марат Ашимов 21 майдан сак астында тикшерү изоляторында утырды. Аны акча белән бәйле хәрәмләшүдә гаеплиләр. Адвокат үзе куәт хезмәткәрләрен махсус провокация оештыруда гаепләгән иде.

@azatliqradiosi
🔥9❤2
📍Казанда җирле югары уку йортларының берсендә укучы студентны Русия байрагын мәсхәрә итүдә гаеплиләр.

Тикшерү фаразынча, ул кешеләр янында байракны берничә кисәккә ертып ташлаган.

Моннан тыш, тикшерүчеләр 2023 елда егет "ябык һәм радикаль Telegram-каналда утырган", анда дошманлык яки нәфрәт тудыруга, шулай ук милләте ягыннан кешенең абруен төшерүгә юнәлдерелгән фикерләр калдырган дип белдерә.

Бер комментарында егет урысларны хайваннар белән чагыштырган, аларны үтерергә һәм печәргә кирәк дигән, диелә.

▪️Байракны мәсхәрәләгән өчен егетне бер елга кадәр ирегеннән мәхрүм итергә, ә дошманлык уяткан өчен алты елга кадәр колониягә җибәрергә мөмкиннәр, дип искәртелә.

@azatliqradiosi
🔥2❤1