Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
ХӘМӘСнең Израилгә һөҗүм итүенә бер ел: 97 кеше тотык булып кала бирә, Газзә сызыгында 41 меңнән артык кеше үлгән

Бер ел элек, 2023 елның 7 октябрендә АКШ белән Европа берлегендә террорчы дип табылган ХӘМӘС төркеме Израилгә һөҗүм итте. Һөҗүмдә Израилдә 1200 кеше үлгән иде, 250 кеше тотык итеп алынды һәм аларны Газзәгә алып киттеләр. Бүгенге көндә 97 кеше әле дә әсирлектә кала бирә.

ХӘМӘСнең һөҗүменә җавап итеп Израил Газзә сызыгында хәрби операция башлады, аның максаты - ХӘМӘСне тулысынча юк итү, дип белдерде.

Газзәнең ХӘМӘС контролендәге сәламәтлек саклау министрлыгы белешмәләренчә, Израил һөҗүмнәре аркасында Газзә сызыгында яшәүче 41 меңнән артык кеше һәлак булган. Нигездә бу - балалар һәм хатын-кызлар. Шулай ук 100 меңгә якын кеше җәрәхәтләнгән диелә.

БМО хисаплавынча, Газзә сызыгында яшәгән 1,9 миллион кеше өйләрен ташларга мәҗбүр булган. Газзәдә эшләүче халыкара оешмалар һәм шул исәптән БМО да андагы вазгыятьне һуманитар кризис дип тасвирлый. Ут, ягулык, су, азык-төлек, дарулар һәм беренче чиратта кирәкле башка тауарлар белән бәйле проблемнар бар.

Тулырак👉 монда укыгыз.

@azatliqradiosi
😢11👍1🔥1
❗️Казан активистларына БРИКС җыены узган чакта халык чаралары уздырырга ярамау турында кисәтүләр тапшырганнар.

Әгәр активист өйдә булмаса, аңа "канун бозарга ярамавы турында кисәтү" алу өчен прокуратурага барырга кушкан чакыру кәгазе калдыралар. Бу хакта "Йомшак көч" ("Мягкая сила") хәрәкәте әгъзасы хәбәр итте.

Казандагы Надеждин штабы җитәкчесе Дмитрий Румянцев бу кисәтүләрне Чаллы белән Алабугадагы сәясәтчеләргә, депутатларга һәм җәмәгать эшлеклеләренә дә тапшыралар, дип сөйли.

@azatliqradiosi
🤬13👍1💩1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 8 октябрь. Азатлык Радиосы эшен дәвам итә. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.

🔸Кичә кич Русия армиясенең Славянски һәм Одессага һөҗүм итүе нәтиҗәсендә ике шәһәрдә берешәр кеше һәлак булган. Бу хакта җирле хакимиятләр хәбәр итә. Славянскида бомба күпкатлы йортка һәм халык йөри торган юлга төшкән. Одессада порт корылмасына эләккән.

🔸Сочида Русия президенты Владимир Путинның "Бочаров ручей" резиденциясен сүткәннәр. Бу хакта "Проект" журналистлары яза. Дроннар һөҗүме сәбәпле Путин анда барырга курка дигән шикләр бар. Быел Путин анда бары тик бер генә очрашу үткәргән.

🔸Кытай хакимияте мәктәп укытучылары һәм бүтән дәүләт хезмәтендә эшләүчеләрнең чит ил паспортларын ала башлаган. Бу хакта Financial Times хәбәр итте. Паспорт җыю "чит илләргә шәхси сәяхәтләр белән идарә итү" чарасының бер өлеше булып тора.

🔸БРИКС вакытында Татарстан милли китапханәсе ябылып торачак. Казан Кирмәне дә бернинди экскурсияләр уздырмаячак.

🔸Русия футбол җыелмасы дуслык матчлары уйнар өчен футбол такымнары эзли. Элегрәк Таҗикстан, Пакыстан футболчылары Русия җыелмасы белән уйнаудан баш тартты. Хәзер Төркмәнстан һәм Бурунди такымнары белән уеннар оештыру турында сөйләшүләр бара.

🔸Якшәмбе көнне вафат булган кардиохирург Ренат Акчурин 9 октябрьдә Мәскәүнең Троекуров зиратында җирләнәчәк.

Әлегә шулар. Бүген дә Азатлык Радиосы белән калыгыз.

@azatliqradiosi
👍6❤1
Төркиядә язучы Айзирәк Гәрәева-Акчураның мәкаләләре тупланган "Төркиядә табылган татар эзләре" ("Türkiye’de Bulunmuş Tatar İzleri") җыентыгы дөнья күрде.

Бу хакта автор үзенең социаль челтәрләрендә хәбәр итә.

Китап Төркиянең Конья шәһәрендә, «Atlas Akademi» нәшриятында басылган. Китапның әдәби мөхәррире – Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Сәлҗук университеты хезмәткәре Алсу Шәмсутова.

Китапка Гәрәева-Акчураның татар матбугатында басылган Төркия татарларына бәйле мәкаләләре, төрек теленнән тәрҗемәләре, моңа кадәр басылмаган язмалары, авторның иҗади эшчәнлегенә кагылышлы әңгәмәләрдән өзекләр тупланган. Автор бу китапны Төркиянең татарлар күп яшәгән шәһәрләрендә тәкъдим итәргә ниятли.

▪️Айзирәк Гәрәева-Акчура – Төркиядә яшәп иҗат итүче язучы, журналист. Өч ел элек аның татар мөһаҗирләренә багышланган нәфис әсәрләре тупланган "Ипекәй" китабы басылган иде.

@azatliqradiosi
👍11❤4
Булачак Русиядә яңа федератив килешү - федерациядән чыгу хокукын бирүне дә күз уңында тотарга тиеш.

Бу хакта сәясәтче Илья Яшин әйтте.

Хакимияткә килсә, һәм әгәр дә ниндидер төбәк Русиядән чыгарга теләсә үзенең нәрсә эшләячәге турында оппозиционер Варшауда, "Idel.Реалии" хәбәрчесенә сөйләде.

— Безгә федератив килешү кирәк. Яңасы, өр яңадан язылганы. Анда бу механизмнар да каралган булырга тиеш. Әмма моны эшләү өчен бернинди тенденцияләр күрмим. Татарстан яки нинди дә булса башка төбәкнең чынлап та аерылып чыгарга теләвен күрмим. Әмма бу механизмнар язылган булырга тиеш. Алар бөтен федерацияләрдә дә язылган. Канадада да, Германиядә дә - барлык федерацияләрдә бу язылган, дип мисаллар китерә Яшин.

"Idel.Реалии" хәбәрчесе Илья Яшиннан Русиянең "таркалуы"на мөнәсәбәте нинди булуын сораган, әгәр бер республика, мәсәлән Татарстан Яшинга Русиядән чыгарга теләвен әйтсә, нишләячәге турында фикерләрен белеште.

— Федерализм федерациядән чыгуның канунлы механизмнарын да күз уңында тота. Димәк, процедура канунда язылган булырга тиеш. Әгәр бу чынлап та кешеләрнең теләге икән, һәм әгәр бу канун нигезендә тормышка ашырылган процедура икән, әлбәттә, берәү дә беркемне дә тотып тормаячак, - дип җавап биргән Яшин. Ул хәзерге вакытта Русия кануннарында мондый процедуралар язылмаган, дип искәрткән. Русиядә хакимияткә килсә, такымы белән берлектә яңа федератив килешүдә бу механизмнарның да булуын күздә тотачакларын әйткән.

▪️Илья Яшин - сәясәтче, элекке мунициаль депутат. Украинаның Буча шәһәрендә яшәүчеләрне күпләп үтерүләре турында стрим ясавы өчен, Русия гаскәре турында ялган мәгълүмат таратуда гаепле дип табылып, 8,5 елга ирегеннән мәхрүм ителде. Ул Русиядә калган һәм Украина белән сугышка ачыктан-ачык каршы чыккан берничә оппозиция сәясәтчесенең берсе. "Сәяси тоткыннарны хуплау. Мемориал" хокук яклау проекты аны сәяси тоткын дип таныды.

Тулырак 👉Азатлык сәхифәсендә укыгыз.

@azatliqradiosi
🔥9❤3👍1👎1🤔1
Албаниядә яңа дәүләт булдырмакчылар: Ватикан кебек Бекташилар микродәүләте

2024 елның сентябрендә дөнья көтелмәгән бер яңалык турында фикер алыша башлады: Албания җирлегендә яңа бәйсез дәүләт барыкка килергә мөмкин. Сүз сепаратизм яки кайсыдыр территориягә дәгъва итү турында бармый. Яңа дәүләт булдыру тәкъдиме белән Албания хөкүмәте үзе чыкты. Ил премьер-министры Эди Рама Албания башкаласы Тиранада суфи Бекташи ордены өчен Ватикан кебек суверен микродәүләт булдыру планы турында сөйләде.

Албания мөселманнары дини идарәсе җитәкчелеге бу инициативага каршы чыкты. Оешма аны "илнең киләчәге өчен куркыныч прецедент" дип атады һәм үзләренең бөтен илдәге мөселманнар, шул исәптән Бекташиларның да мәнфәгатьләрен кайгыртып килүләрен һәм киләчәктә дә эшне шулай дәвам итәргә җыенуларын әйтте.

Әйтергә кирәк, җирле гореф-гадәтләрне исәпкә алган ислам моделе булдыру тырышлыклары Татарстанда да булды. Республикада "евроислам" җәелдерү тырышлыклары башланган иде. Аны Татарстанның Тарих институтының элекке башлыгы Рафаил Хәкимов уйлап таба.

Ул "Евроислам урта гасыр принципларына сукырларча иярү урынына тирә-яктагы һәр нәрсәгә тәнкыйди карарга" чакырды.

Мөфти Тәлгать Таҗетдин христиан һәм мөселманнар берлеге турында даими сөйләде. "Вся Уфа" телеканалына килеп, бүлмәләренә изге су да сипкән иде. Таҗетдиннең урыс попларының кулын үпкәне, чиркәүләрдә иконалар алдында баш иеп йөргәне, мөселман хатын-кызлары өчен яулыкның мәҗбүри булмавы турында "фәтвә"ләр чыгарганы, Олимпиада уеннарын Хаҗ белән чагыштырганы булды.

Тулырак ➡️Азатлык сәхифәсендә укыгыз.

#rfe_rl

@azatliqradiosi
❤3👍2
Аннексияләнгән Кырымдагы Кефе (Феодосия) шәһәрендә пилотсыз очкычлар һөҗүменнән соң инде икенче көн нефть ныгытмасы яна.

Меңнән артык кеше эвакуацияләнгән. Бу хакта шәһәрнең Русия куйган башлыгы Игорь Ткаченко хәбәр итте.

Аның әйтүенчә, Кара диңгез яр буенда һәм Якын Камыш (Ближние Камыши) тирәсендә яшәүче 1047 кешене вакытлыча яшәү пунктларына җибәргәннәр. Теркәлү үткәч һәм медицина хезмәткәрләре тикшергәч кешеләрне Кефенең кунакханәләренә һәм пансионатларына урнаштырганнар.

Тулырак 👉 Азатлык сәхифәсендә укыгыз.

@azatliqradiosi
🔥3🤬1
Уфада Салават Юлаев һәйкәлен ноябрьдә төзекләндерә башламакчылар.

Хәзерге вакытта аның документларын килештерү эшләре тәмамланып бара. Проектка күрә, һәйкәл үзе һәм аның нигезе дә төзекләндереләчәк. Бу эшкә уртача 300 миллион сум тотмакчылар.

Төзекләндерү эше якынча бер елга сузылыр дип фаразлана.

▪️Элегрәк Салават Юлаев һәйкәлен төзекләндерергә җыенулары билгеле булганнан соң шау-шу купкан иде. Һәйкәл бер алынса, урынына кире кайтарылмас дигән борчулар әйтелде.

▪️Салават Юлаев һәйкәле 1967 елның 17 ноябрендә куела. Уфаның визит карточкасы. Ул бик уңышлы җирдә урнашкан, һәйкәл торган кыядан Агыйдел елгасына һәм тирә-яктагы табигатькә манзара ачыла. Шуңа аны шәһәргә килүче туристлар үз итә. Һәйкәл Башкортстанның җиде могҗизасы исәбенә кертелгән, аның сурәте Башкортстанның гербына да төшерелгән.

@azatliqradiosi
👍4👎3
📺 ТНВның студиясе яңартылган

Аны бүген Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка күрсәткәннәр.

Яңа студия комплексында техник мөмкинлекләр арткан диелә. Хәзер ул циклорама (махсус фон), 23 диодлы уттан торучы яңа җиһазлар һәм 3 роботлаштырылган видеокамераны үз эченә алган. ТНВ төбәк телеканналлары арасында беренче булып виртуаль студия булдырган дип сөйләгәннәр Миңнехановка.

▪️2017 елда ТАИФ ширкәте ТНВ телеканалы өчен күпкатлы бина төземәкче иде. 2018 елда Рөстәм Миңнеханов үзе дә моны раслады. Соңрак бу проекттан баш тарттылар.

▪️Украина сугышы башлану белән ТНВ Русия пропагандасын алга сөрде. Алар даими төстә сугышка барырга өндәде, милли тапшыруларга да сугыш риторикасы үтеп керде.

📷Еду в Татарстан телеграм каналы

@azatliqradiosi
❤4💩2👍1🔥1
⚛️ Физика өлкәсендә Нобель бүләге нейрочелтәрләрне өйрәнгән өчен бирелә

Премиягә АКШтан Джон Һопфилд һәм Канададан Джеффри Һинтон лаек дип табылган.

Премия аларга ни өчен тапшырыла? Бу хакта татарча 👉 безнең сайтта укыгыз.

▪️ 1901 елдан бирле – физика өлкәсендә Нобель бүләге бирелә башлагач та, аңа 224 кеше, шул исәптән биш хатын-кыз лаек дип табылган.

@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
🔥4
2024 елның тугыз аенда Татарстанда мәгълүмати технологияләр өлкәсендә 25 меңнән артык җинаять теркәлгән.

Бу узган елның шушы чорыннан 45 процентка күбрәк. Әлеге саннарны Татарстан эчке эшләр министрлыгы түрәсе Рафаэль Мусаев җиткерде.

Киберкараклар халыкны нинди ысуллар белән талый?
👉 Безнең хәбәрдә укыгыз.

#Татарстан
@azatliqradiosi
🤬3😈1
Русия ширкәтләренең яртысыннан артыгы чит ил эшчеләренең җитмәве турында әйткән.

Русиянең сәнәгать һәм эшмәкәрләр берлеге мәгълүматынча, ширкәтләрнең өчтән икесе эшкә мигрантларны яллаганда авырлыкларга юлыга. Эш бирүчеләрнең 56 процентны мигрантлар арасыннан кирәкле белгечләрне таба алмый. 36 процент очракта урыс телен начар белгәнгә күрә эшкә ала алмый. Ширкәтләрнең 19 проценты кайбер төбәк җитәкчеләренең мигрантларны эшкә алу белән бәйле чикләүләр кертүенә зарланган.

Күптән түгел эшче куллар җитмәгәнгә күрә, Татарстанның хезмәт министрлыгы вәкилләре эшчеләрне җәлеп итү өчен Таҗикстанга барган иде. Аңа кадәр Үзбәкстанга бардылар.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов мигрантлардан башка икътисадны үстереп булмый дип белдерде. Шул ук вакытта республикада чит ил кешеләрен катгый контрольдә тотарга телиләр. Татарстан хөкүмәте мигрантларны социаль һәм мәдәни адаптацияләү өчен эшче төркем төзеде.

Тулырак 👉 монда укыгыз.

@azatliqradiosi
🤪4🔥1
❗️Discord мессенджеры Русиядә томаланган

Бу хакта Роскомнадзорга сылтанып ТАСС хәбәр итә. Оешма моны мессенджерның "канун таләбен бозуы" белән аңлаткан.

Бүген иртүктән Русиянең төрле төбәкләреннән кулланучылар Discord-ның эшләмәвенә зарлана.

Русия хакимияте сервер мәгълүматын илдә саклаудан һәм кулланучылар язышуларын хакимияткә бирүдән баш тарткан мессенджерларны тыя. Август аенда гына Роскомнадзор Русиядә Signal мессенджерын томалаган иде.
🙈2🤷1
Татарстан көллиятләре һәм югары уку йортлары БРИКС җыены аркасында читтән торып белем бирүгә күчкән

Казан федераль университеты яңа уку елын башлаганда ук читтән торып белем бирү белән башлады.

БРИКС җыены аркасында Казан мәктәпләрендә көзге ялларны да күчерделәр. Алар 21-28 октябрьдә үтәчәк.

Бу хакта 👉 монда укып була.

@azatliqradiosi
👎7🤡1
Эстония парламенты кырымтатар сөргенен геноцид акты дип танырга җыена

Шул хактагы белдерү өлгесе эшкәртүгә тапшырылган. Документта Русия аннексияләгән Кырымда кырымтатарларга карата "Совет берлегендә кулланылган" геноцид сәясәт алып баруын дәвам итә диелә.

Документта әйтелгәнчә, парламент кырымтатарларга карата геноцид сәясәт алып баруны хөкем итә. Бу сәясәт тоткарлаулар, җәфалаулар, кешеләрне урлаулар, туган телләрен өйрәнү һәм аны куллануны тыю рәвешендә алып барыла диелә.

👉 Безнең хәбәрдә тулырак укый аласыз.

#Кырым
@azatliqradiosi
👍15❤5🔥2
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 9нчы октябрь. Азатлык Радиосы эшен дәвам итә. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.

🔹Төнлә Русиянең берничә өлкәсендә дроннар бәреп төшерелгән дип хәбәр итә җирле хакимиятләр. Брянски өлкәсендә — 12 пилотсыз очкыч, Ростов өлкәсендә — 10 дрон, Краснодар төбәгендә бер пилотсыз очкыч юк ителгән, диелә.

🔹"Русия почтасы" Төркиягә акча күчерә башлаган. Хәзер Русиядән Төркиянең 25 шәһәренә, шул исәптән курорт урыннарына да акча күчерү мөмкинлеге бар дип ышандыралар.

🔹АКШның Флорида штаты губернаторы Рос Десантис "Милтон" давылы якынлашып килү сәбәпле халыкны кичекмәстән эвакуацияләнергә чакырган. Имин урынга качып китегез дигән хәбәрләр 5,5 млн кешегә җибәрелгән дип яза медиа чаралары.

🔹Кичә Казанда 22 градус җылы булган. Бу — 101 ел дәвамында теркәлгән иң югары күрсәткеч. Моңа кадәр 8 октябрьдә мондый җылы һава торышы 1923 елда булган.

🔹Валюталар курсы: $ = 96.11 сум; € = 105.69 сум; ¥ = 13.58 сум

Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә кыймаган яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

@azatliqradiosi
🔥5👍4❤‍🔥1
Журналист Искәндәр Сираҗи өендә кабат тентү узган.

Аны Тикшерү комитетына алып киткәннәр.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Татарстан #татарлар

@azatliqradiosi
🤬18👍2🔥1