Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Албаниядә яңа дәүләт булдырмакчылар: Ватикан кебек Бекташилар микродәүләте

2024 елның сентябрендә дөнья көтелмәгән бер яңалык турында фикер алыша башлады: Албания җирлегендә яңа бәйсез дәүләт барыкка килергә мөмкин. Сүз сепаратизм яки кайсыдыр территориягә дәгъва итү турында бармый. Яңа дәүләт булдыру тәкъдиме белән Албания хөкүмәте үзе чыкты. Ил премьер-министры Эди Рама Албания башкаласы Тиранада суфи Бекташи ордены өчен Ватикан кебек суверен микродәүләт булдыру планы турында сөйләде.

Албания мөселманнары дини идарәсе җитәкчелеге бу инициативага каршы чыкты. Оешма аны "илнең киләчәге өчен куркыныч прецедент" дип атады һәм үзләренең бөтен илдәге мөселманнар, шул исәптән Бекташиларның да мәнфәгатьләрен кайгыртып килүләрен һәм киләчәктә дә эшне шулай дәвам итәргә җыенуларын әйтте.

Әйтергә кирәк, җирле гореф-гадәтләрне исәпкә алган ислам моделе булдыру тырышлыклары Татарстанда да булды. Республикада "евроислам" җәелдерү тырышлыклары башланган иде. Аны Татарстанның Тарих институтының элекке башлыгы Рафаил Хәкимов уйлап таба.

Ул "Евроислам урта гасыр принципларына сукырларча иярү урынына тирә-яктагы һәр нәрсәгә тәнкыйди карарга" чакырды.

Мөфти Тәлгать Таҗетдин христиан һәм мөселманнар берлеге турында даими сөйләде. "Вся Уфа" телеканалына килеп, бүлмәләренә изге су да сипкән иде. Таҗетдиннең урыс попларының кулын үпкәне, чиркәүләрдә иконалар алдында баш иеп йөргәне, мөселман хатын-кызлары өчен яулыкның мәҗбүри булмавы турында "фәтвә"ләр чыгарганы, Олимпиада уеннарын Хаҗ белән чагыштырганы булды.

Тулырак ➡️Азатлык сәхифәсендә укыгыз.

#rfe_rl

@azatliqradiosi
❤3👍2
Аннексияләнгән Кырымдагы Кефе (Феодосия) шәһәрендә пилотсыз очкычлар һөҗүменнән соң инде икенче көн нефть ныгытмасы яна.

Меңнән артык кеше эвакуацияләнгән. Бу хакта шәһәрнең Русия куйган башлыгы Игорь Ткаченко хәбәр итте.

Аның әйтүенчә, Кара диңгез яр буенда һәм Якын Камыш (Ближние Камыши) тирәсендә яшәүче 1047 кешене вакытлыча яшәү пунктларына җибәргәннәр. Теркәлү үткәч һәм медицина хезмәткәрләре тикшергәч кешеләрне Кефенең кунакханәләренә һәм пансионатларына урнаштырганнар.

Тулырак 👉 Азатлык сәхифәсендә укыгыз.

@azatliqradiosi
🔥3🤬1
Уфада Салават Юлаев һәйкәлен ноябрьдә төзекләндерә башламакчылар.

Хәзерге вакытта аның документларын килештерү эшләре тәмамланып бара. Проектка күрә, һәйкәл үзе һәм аның нигезе дә төзекләндереләчәк. Бу эшкә уртача 300 миллион сум тотмакчылар.

Төзекләндерү эше якынча бер елга сузылыр дип фаразлана.

▪️Элегрәк Салават Юлаев һәйкәлен төзекләндерергә җыенулары билгеле булганнан соң шау-шу купкан иде. Һәйкәл бер алынса, урынына кире кайтарылмас дигән борчулар әйтелде.

▪️Салават Юлаев һәйкәле 1967 елның 17 ноябрендә куела. Уфаның визит карточкасы. Ул бик уңышлы җирдә урнашкан, һәйкәл торган кыядан Агыйдел елгасына һәм тирә-яктагы табигатькә манзара ачыла. Шуңа аны шәһәргә килүче туристлар үз итә. Һәйкәл Башкортстанның җиде могҗизасы исәбенә кертелгән, аның сурәте Башкортстанның гербына да төшерелгән.

@azatliqradiosi
👍4👎3
📺 ТНВның студиясе яңартылган

Аны бүген Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка күрсәткәннәр.

Яңа студия комплексында техник мөмкинлекләр арткан диелә. Хәзер ул циклорама (махсус фон), 23 диодлы уттан торучы яңа җиһазлар һәм 3 роботлаштырылган видеокамераны үз эченә алган. ТНВ төбәк телеканналлары арасында беренче булып виртуаль студия булдырган дип сөйләгәннәр Миңнехановка.

▪️2017 елда ТАИФ ширкәте ТНВ телеканалы өчен күпкатлы бина төземәкче иде. 2018 елда Рөстәм Миңнеханов үзе дә моны раслады. Соңрак бу проекттан баш тарттылар.

▪️Украина сугышы башлану белән ТНВ Русия пропагандасын алга сөрде. Алар даими төстә сугышка барырга өндәде, милли тапшыруларга да сугыш риторикасы үтеп керде.

📷Еду в Татарстан телеграм каналы

@azatliqradiosi
❤4💩2👍1🔥1
⚛️ Физика өлкәсендә Нобель бүләге нейрочелтәрләрне өйрәнгән өчен бирелә

Премиягә АКШтан Джон Һопфилд һәм Канададан Джеффри Һинтон лаек дип табылган.

Премия аларга ни өчен тапшырыла? Бу хакта татарча 👉 безнең сайтта укыгыз.

▪️ 1901 елдан бирле – физика өлкәсендә Нобель бүләге бирелә башлагач та, аңа 224 кеше, шул исәптән биш хатын-кыз лаек дип табылган.

@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
🔥4
2024 елның тугыз аенда Татарстанда мәгълүмати технологияләр өлкәсендә 25 меңнән артык җинаять теркәлгән.

Бу узган елның шушы чорыннан 45 процентка күбрәк. Әлеге саннарны Татарстан эчке эшләр министрлыгы түрәсе Рафаэль Мусаев җиткерде.

Киберкараклар халыкны нинди ысуллар белән талый?
👉 Безнең хәбәрдә укыгыз.

#Татарстан
@azatliqradiosi
🤬3😈1
Русия ширкәтләренең яртысыннан артыгы чит ил эшчеләренең җитмәве турында әйткән.

Русиянең сәнәгать һәм эшмәкәрләр берлеге мәгълүматынча, ширкәтләрнең өчтән икесе эшкә мигрантларны яллаганда авырлыкларга юлыга. Эш бирүчеләрнең 56 процентны мигрантлар арасыннан кирәкле белгечләрне таба алмый. 36 процент очракта урыс телен начар белгәнгә күрә эшкә ала алмый. Ширкәтләрнең 19 проценты кайбер төбәк җитәкчеләренең мигрантларны эшкә алу белән бәйле чикләүләр кертүенә зарланган.

Күптән түгел эшче куллар җитмәгәнгә күрә, Татарстанның хезмәт министрлыгы вәкилләре эшчеләрне җәлеп итү өчен Таҗикстанга барган иде. Аңа кадәр Үзбәкстанга бардылар.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов мигрантлардан башка икътисадны үстереп булмый дип белдерде. Шул ук вакытта республикада чит ил кешеләрен катгый контрольдә тотарга телиләр. Татарстан хөкүмәте мигрантларны социаль һәм мәдәни адаптацияләү өчен эшче төркем төзеде.

Тулырак 👉 монда укыгыз.

@azatliqradiosi
🤪4🔥1
❗️Discord мессенджеры Русиядә томаланган

Бу хакта Роскомнадзорга сылтанып ТАСС хәбәр итә. Оешма моны мессенджерның "канун таләбен бозуы" белән аңлаткан.

Бүген иртүктән Русиянең төрле төбәкләреннән кулланучылар Discord-ның эшләмәвенә зарлана.

Русия хакимияте сервер мәгълүматын илдә саклаудан һәм кулланучылар язышуларын хакимияткә бирүдән баш тарткан мессенджерларны тыя. Август аенда гына Роскомнадзор Русиядә Signal мессенджерын томалаган иде.
🙈2🤷1
Татарстан көллиятләре һәм югары уку йортлары БРИКС җыены аркасында читтән торып белем бирүгә күчкән

Казан федераль университеты яңа уку елын башлаганда ук читтән торып белем бирү белән башлады.

БРИКС җыены аркасында Казан мәктәпләрендә көзге ялларны да күчерделәр. Алар 21-28 октябрьдә үтәчәк.

Бу хакта 👉 монда укып була.

@azatliqradiosi
👎7🤡1
Эстония парламенты кырымтатар сөргенен геноцид акты дип танырга җыена

Шул хактагы белдерү өлгесе эшкәртүгә тапшырылган. Документта Русия аннексияләгән Кырымда кырымтатарларга карата "Совет берлегендә кулланылган" геноцид сәясәт алып баруын дәвам итә диелә.

Документта әйтелгәнчә, парламент кырымтатарларга карата геноцид сәясәт алып баруны хөкем итә. Бу сәясәт тоткарлаулар, җәфалаулар, кешеләрне урлаулар, туган телләрен өйрәнү һәм аны куллануны тыю рәвешендә алып барыла диелә.

👉 Безнең хәбәрдә тулырак укый аласыз.

#Кырым
@azatliqradiosi
👍15❤5🔥2
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 9нчы октябрь. Азатлык Радиосы эшен дәвам итә. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.

🔹Төнлә Русиянең берничә өлкәсендә дроннар бәреп төшерелгән дип хәбәр итә җирле хакимиятләр. Брянски өлкәсендә — 12 пилотсыз очкыч, Ростов өлкәсендә — 10 дрон, Краснодар төбәгендә бер пилотсыз очкыч юк ителгән, диелә.

🔹"Русия почтасы" Төркиягә акча күчерә башлаган. Хәзер Русиядән Төркиянең 25 шәһәренә, шул исәптән курорт урыннарына да акча күчерү мөмкинлеге бар дип ышандыралар.

🔹АКШның Флорида штаты губернаторы Рос Десантис "Милтон" давылы якынлашып килү сәбәпле халыкны кичекмәстән эвакуацияләнергә чакырган. Имин урынга качып китегез дигән хәбәрләр 5,5 млн кешегә җибәрелгән дип яза медиа чаралары.

🔹Кичә Казанда 22 градус җылы булган. Бу — 101 ел дәвамында теркәлгән иң югары күрсәткеч. Моңа кадәр 8 октябрьдә мондый җылы һава торышы 1923 елда булган.

🔹Валюталар курсы: $ = 96.11 сум; € = 105.69 сум; ¥ = 13.58 сум

Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә кыймаган яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

@azatliqradiosi
🔥5👍4❤‍🔥1
Журналист Искәндәр Сираҗи өендә кабат тентү узган.

Аны Тикшерү комитетына алып киткәннәр.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Татарстан #татарлар

@azatliqradiosi
🤬18👍2🔥1
Журналист Фәридә Корбангалиеваны Русия гаскәре турында "фейклар" таратуда гаепләнүе өчен халыкара эзләүгә биргәннәр.

Бу хакта үзендәге документларга таянып хәбәр иткән "Новости" агентлыгы журналистның шулай ук "террорчылыкны акларга чакыру"да гаепләнүен дә искәртә.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Татарстан #татарлар

@azatliqradiosi
🤬13😁2👍1🔥1👏1
Украинага багышланган "Рамштайн" очрашуы булмаячак. Ул хакта Азатлык Радиосына НАТОдагы ике чыганак хәбәр иткән.

АКШта "Милтон" давылы көчәю сәбәпле президент Джо Байден Германиягә килмәскә булган.

Саммит Германиядә 10-13 октябрьдә узарга тиеш иде. Әлеге җыенда дөньяның 20ләп лидеры катнашырга теләк белдергән иде. Украина президенты Владимир Зеленский исә үзенең "җиңү планы"н тәкъдим итәргә җыенган.

Ноябрьдә Киевта узарга тиешле икенче "тынычлык" саммитын да Украина ягы билгесез вакытка кичектереп торырга карар кылган.

Германиягә килергә җыенган Байден "Милтон" давылына әзерлек чараларын күрү сәбәпле юлга кузгалмаска булган, диелә Ак Йорт тараткан хәбәрдә.

🔸"Рамштайн" форматындагы очрашулар Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан бирле үткәрелә. Аларны шулай ук Украинаны саклау буенча Контакт төркеме дип тә атыйлар. Бу очрашуларда дөньяның 50ләп ил вәкилләре, шул исәптән хәрби өлкә түрәләре дә катнаша.

@azatliqradiosi
👍4👎4🙏3😁2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Журналист Искәндәр Сираҗи өендә кабат тентү узган. Аны Тикшерү комитетына алып киткәннәр. Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз. #Татарстан #татарлар @azatliqradiosi
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Искәндәр Сираҗи чыгара торган "Сираҗи сүзе" газеты офисында да тентү булган.

Ул хакта журналистның хатыны Эльмира Сираҗи үзенең Telegram-каналында хәбәр итте.

"Бөтен техника, компьютерларның систем блокларын алып киткәннәр" дип язды ул үзенең каналында шушы видеоны чыгарып.

#Татарстан

@azatliqradiosi
🤬20
Төркия балаларга көч куллануда шикләнеп Discordны томалаган.

Discord мессенджерын 19 яшьлек егет ике кызны үтергәннән соң томаларга булганнар, дип яза Reuters.

Кичә, 8 октябрьдә, Discordны Русиядә дә томалаганнар иде.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Төркия

@azatliqradiosi
👎10🔥1
Химия өлкәсендә Нобель бүләге аксымнар белән бәйле ачышлар өчен бирелә

Химия өлкәсендә 2024 елгы Нобель бүләге аксымнарның компьютер дизайны һәм аларның өч үлчәмле структурасын алдан фаразлау өчен АКШтан Дэвид Бейкерга, Британиядән Демис Һассабис һәм Джон Джамперга бирелә. Бу хакта бүген, 9 октябрьдә Нобель комитеты игълан итте.

Тулырак Азатлыкта укыгыз.
👍4