Башкортстаннан һәм Татарстаннан сугышта күп үлемнәр: бу — максатчан сәясәтме, әллә фәкыйрьлек нәтиҗәсеме?
Сугышта үлемнәр саны белән Башкортстан Русия күләмендә — беренче, Татарстан дүртенче урында тора. Ихтыярилар үлеме ягыннан да Башкортстан алда бара, ә Татарстан — икенче (Медиазона исемлеге).
Бу темага белгечләр белән сөйләшүне дәвам итәбез.
Бүгенге 👉 көн язмасын укыгыз.
@azatliqradiosi

— Кайберәүләр үзенең төп максаты булып сугышка мөмкин кадәр күбрәк кешене җибәрүне күрә. Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров бу мәсьәләдә Бурятия башлыгы Алексей Цыденовка нык охшаш — алар Украина сугышы үзләренең шәхси "пиар-проектлары" иткән. Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның да фронтка күбрәк кеше җибәрү узышында катнашырга үз максатлары бар, күрәсең.
— Бу кешеләрне башта фәкыйрьлеккә чумдыралар, шуннан соң аларга, украиннарны үтереп, акча эшләү мөмкинлеге тәкъдим итәләр.
Бу темага белгечләр белән сөйләшүне дәвам итәбез.
Бүгенге 👉 көн язмасын укыгыз.
@azatliqradiosi
Азатлык Радиосы
"Бурятиягә алмашка Башкортстанны куйганннар". Сугышта күп үлемнәр: бу — максатчан сәясәтме, әллә фәкыйрьлек нәтиҗәсеме?
Азатлык Радиосы Башкортстан һәм Татарстанның Украинадагы сугышта үлүчеләр саны ягыннан беренче урыннарда баруы турында белгечләр белән сөйләшүне дәвам итә. Башкортстан Русия күләмендә — беренче, Татарстан дүртенче урында тора. Ихтыярилар үлеме ягыннан да…
🤬8👍1🌚1
Хәтер көне уңаеннан дөнья буйлап йөгерү оештырыла
Акцияне "Алмания татарча" берләшмәсе башлап җибәрде. Алар #1552run һештэгы белән дөнья буйлап яшәгән кешеләрне оештырырга ниятли.
Теләгән кешеләр 12-13 октябрь көнне үзләре яшәгән шәhәрендә, авылында теләгән ераклыкта йөгерә ала диелә. Аннары махсус булдырылган 1552 сәхифәсендә теркәлеп кеше нинди араны йөгереп узганын хисап итеп куя ала дип аңлатыла. Тулаем 1552 километрны узарга дигән максат куелган.
Тулырак 👉 монда укыгыз.
#татарлар
@azatliqradiosi
Акцияне "Алмания татарча" берләшмәсе башлап җибәрде. Алар #1552run һештэгы белән дөнья буйлап яшәгән кешеләрне оештырырга ниятли.
— Октябрь ае – татар халкы тарихында фаҗигале эз калдырган ай. 1552 елда Явыз Иван гаскәрләре Казанны яулап ала, шул вакыттан татарлар үз дәүләтчелеген югалта. Ләкин халык хәтере гасырлар дәвамында саклана. — диелә таратылган мәгълүматта.
Теләгән кешеләр 12-13 октябрь көнне үзләре яшәгән шәhәрендә, авылында теләгән ераклыкта йөгерә ала диелә. Аннары махсус булдырылган 1552 сәхифәсендә теркәлеп кеше нинди араны йөгереп узганын хисап итеп куя ала дип аңлатыла. Тулаем 1552 километрны узарга дигән максат куелган.
Тулырак 👉 монда укыгыз.
#татарлар
@azatliqradiosi
👍16❤1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Башкортстаннан һәм Татарстаннан сугышта күп үлемнәр: бу — максатчан сәясәтме, әллә фәкыйрьлек нәтиҗәсеме? Сугышта үлемнәр саны белән Башкортстан Русия күләмендә — беренче, Татарстан дүртенче урында тора. Ихтыярилар үлеме ягыннан да Башкортстан алда бара,…
Азатлык ачык чыганаклардан Татарстаннан 2855 үлемне, Башкортстаннан 3160 үлемне табып раслый алды.
Соңгы 50 көндә Азатлык тагын меңнән артык үлем очрагын раслый алды.
Хакимият сугышта үлүчеләр санын әйтми. Шуңа журналистлар үлемнәр турында мәгълүматны рәсми хәбәрләрдән, социаль челтәрләрдән, башка чыганаклардан туплый. Чын саннар күпкә зуррак була ала.
#сугышта_үлүчеләр
#Татарстан #Башкортстан
@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
🤬3😭3❤1👎1
❗️Чаллыдагы экстремизмга каршы көрәш үзәгендә полиция "Азатлык" татар яшьләре берлеге активисты Рәфыйк Кәримуллинга Хәтер көне алдыннан кисәтү тапшырган.
Бу хакта берлекнең Telegram-каналында хәбәр ителә.
Шулай ук полиция бүлегендә булган вакытта активистны прокуратурага тагын бер кисәтү тапшыру өчен чакырганнар. Нинди кисәтү булуы әлегә хәбәр ителмәде, Кәримуллинның прокуратурага китүе әйтелә.
"Азатлык" татар яшьләре берлеге 15 октябрь көнне матәм митингы форматында Хәтер көнен үткәрергә ниятләгән иде. Хәтер көне урыны итеп Камал театры мәйданын, Тинчурин паркы бакчасын сорадылар. Әмма хакимиятләр моңа рөхсәт бирмәде.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Татарстан #татарлар

❤11👍4🔥3🤬2
Уфада Республика көне хөрмәтенә бәйрәм салюты атмаячаклар.
Бу карарны оештыру комитеты кабул итте, дигәннәр мэриядә, әмма сәбәпләрен әйтмәгәннәр.
Быел августта Украина кораллы көчләре Курски өлкәсенә бәреп кергәч, Башкортстан шәһәрләре бер-бер артлы бәйрәм чараларын кыскарта яки аларны уздырудан баш тарта башлады.
25 августта Уфа хакимияте 450 еллыкны үткәрүнең үзгәртелгән програмын чыгарды. Аңа ярашлы бәйрәм салюты аттыруны һәм элегрәк Ленин үзәк мәйданында уздырырга ниятләнгән өч көнлек күңел ачуларны үткәреп тормаска булдылар.
30 августта, Шәһәр көнен һәм Республика көнен бәйрәм иткәндә Татарстан башкаласы Казанда да салют ату булмаган иде.
Бу хакта 👉 безнең хәбәрдә укый аласыз.
#Башкортстан

🥱4
Татарстанның "Алабуга" икътисади зонасы яшь Африка хатын-кызларын пилотсыз очкычлар җитештерү заводына эшкә җыя. Кызлар ялганга һәм начар шартларга зарлана.
Бу хакта "Алабуга"ның документларын өйрәнеп һәм анда яшәүчеләр белән сөйләшеп, Associated Press яза.
Alabuga Start дигән релокация програмында Африка гына түгел, 88 илдән хатын-кызларга җыештыручы, эшче, машина йөртүче, официант булып эшләргә, 60 мең сумнан башланган хезмәт хакы түләргәтәкъдим итәләр. Хроник авырулары булмаган 18-22 яшьлек кызларга Русиягә кадәр бушлай билет, хостелда яшәү һәм медицина иминиятләштерүе вәгъдә ителә.
Тик Русия Украинадагы сугышта куллана торган дроннар җитештерүче заводта эшләячәкләрен кайберләре Татарстанга килеп җиткәч кенә белеп ала, диелә. AP белән сөйләшкән Африка хатын-кызлары 12 сәгатьлек эш көненә, гел күзәтү астында булуларына зарланган. Укытачаклары турындагы, хезмәт хакы күләме турындагы вәгъдәләрнең ялган икәнлеген әйткән. Тәндә кычыта торган таплар чыгаручы химикатлар белән эшләүгә дә зарланган.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Татарстан

🤬5👏3👍1🌚1
Әдәбият өлкәсендә Нобель бүләгенә Көньяк Кореядан Хан Ган лаек дип табылды.
Нобель комитеты карарында Хан Ганга бүләкне "тарихи яраларга каршы торучы тирән шигъри проза" өчен бирүләре әйтелә.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
@azatliqradiosi
Нобель комитеты карарында Хан Ганга бүләкне "тарихи яраларга каршы торучы тирән шигъри проза" өчен бирүләре әйтелә.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
@azatliqradiosi
👍5❤1
Украинага бәреп керүдән файдага караганда зарар күбрәк дип күпме русияле саный?
Җавап рәсемдә 👆
Сугыштан файда күбрәк булды дип фикер йөртүчеләр 10%-ка кимегән – 38%тан 28%ка калган.
Тулырак 👉 монда укыгыз.
#сугыш

👍6🤡1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
❗️Журналист Искәндәр Сираҗи ачлык игълан итүен белдерде Бүген иртән тентүләрдән соң тоткарланган журналист һәм язучы Искәндәр Сираҗи Тикшерү комитетында ачлык игълан итүе турында белдерде. Бу хакта ул аның хатыны Эльмира Сираҗи социаль челтәрләрдә хәбәр итте.…
❗️Татар журналисты Искәндәр Сираҗи 48 сәгатькә кадәр сак астында кала.
Иреккә чыгу-чыкмау мәсьәләсе бүген хәл ителәчәк.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Татарстан #татарлар
@azatliqradiosi
Иреккә чыгу-чыкмау мәсьәләсе бүген хәл ителәчәк.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Татарстан #татарлар
@azatliqradiosi
🤬24😱4❤1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 11нче октябрь. Азатлык Радиосы эшен дәвам итә. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.
🔹Төнлә Русия Украинаның Одесса өлкәсенә һөҗүм иткән, нәтиҗәдә 4 кеше һәлак булган дип белдерә Украина ягы.
🔹Танылган алып баручы Татьяна Лазарева Русия хакимиятләре тарафыннан халыкара эзләүгә бирелгән. Украинага каршы алып барылган сугышны фаш итүче Лазареваны РФ хакимиятләре террорчылыкны аклауда гаепли.
🔹АКШның Флорида штатында "Милтон" өермәсе аркасында һәлак булган кешеләр саны 16га җиткән. 2,6 млн йорт утсыз калган.
🔹Дөнья банкының мөдирләр шурасы Украинага ярдәм итү буенча яңа фонд булдыруны хуплаган дип яза Reuters. Әлеге яңа фондка акчаларны АКШ, Канада һәм Япония бирәчәк.
🔹Башкортстанда бүген Республика көнен билгелиләр: 1990 елның 11 октябрендә Башкортстанның дәүләт суверенитеты турында декларация кабул ителә.
🔹Валюталар курсы: $ = 97.24 сум; € = 106.51 сум; ¥ = 13.69 сум
Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә кыймаган яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

👍2🔥1
Республика көнеме, әллә Мәскәүне канәгатьләндерү көнеме?
1990 елның 11 октябрендә Башкортстан Югары Шурасы республиканың суверенитеты турында декларация кабул иткән иде. Шуннан бирле бу көн республика һәм суверенитет бәйрәме буларак бәйрәм ителеп килде.
Быел исә бер төркем башкорт активисты 11 октябрьне Республика түгел, ә "колония көне" дип билгеләп узарга чакырды. Мәсәлән, эшен читтә алып барган "Башкорт милли комитеты" дигән оешма бу көнне шулай атап, игътибарны Башкортстанның бүгенге хәленә юнәлттерергә тели.
Азатлык Радиосы өчен язган комментарында журналист Ринат Мөхәммәтов "Башкортстан "суверенитеты"ның хәзерге төп символы — Украина сугышыннан туктамый кайтарылган мәетләр" дигән фикер белдерә.
дип яза ул.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#комментар #Башкортстан

Кайчандыр чын федерализм һәм төрле халыкларның һәм төбәкләрнең үзбилгеләнүе өчен көрәш символы булган, гайре көчле һәм хәтта гайрәтле милли республика — Башкортстан — елдан-ел гап-гади Уфа губернасына әверелә бара. Хәзер ул — Романовлар чорындагы кебек — Мәскәү түрәләренең милитаристик һәм экспансионист амбицияләрен канәгатьләндерер өчен аларны җирле "туп ите" белән дә тәэмин итә башлады
дип яза ул.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#комментар #Башкортстан
@azatliqradiosi
Азатлык Радиосы
Республика көнеме, әллә Мәскәүне канәгатьләндерү көнеме?
1990 елның 11 октябрендә Башкортстан Югары Шурасы республиканың суверенитеты турында декларация кабул иткән иде. Шуннан бирле бу көн республика һәм суверенитет бәйрәме буларак бәйрәм ителеп килде. Быел исә бер төркем башкорт активисты 11 октябрьне Республика…
❤7👍2🥴1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
⚡️Татарстанда ике автобус бәрелешкән: 2 кеше һәлак булган, 8 кеше имгәнгән.
Каза Минзәлә янында булган дип хәбәр итә җирле Telegram-каналлар. Автобусларның берсе Уфадан Чаллыга юл тоткан.
#Татарстан
@azatliqradiosi
Каза Минзәлә янында булган дип хәбәр итә җирле Telegram-каналлар. Автобусларның берсе Уфадан Чаллыга юл тоткан.
#Татарстан
@azatliqradiosi
😢16🤯2
Казан активистына ике кисәтүне Хәтер көнендә намаз кылырга бармакчы булган өчен тапшырганнар.
"Азатлык" татар яшьләре берлеге 15 октябрь көнне матәм митингы форматында Хәтер көнен үткәрергә ниятләгән иде. Хакимиятләр рөхсәт итмәде. Активистлар намаз кылуны шушы чара урынына уздырмакчы булган.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Татарстан #татарлар
@azatliqradiosi
"Азатлык" татар яшьләре берлеге 15 октябрь көнне матәм митингы форматында Хәтер көнен үткәрергә ниятләгән иде. Хакимиятләр рөхсәт итмәде. Активистлар намаз кылуны шушы чара урынына уздырмакчы булган.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Татарстан #татарлар
@azatliqradiosi
🤬6👍2🔥2
Башкортстанда Украина сугышын хуплаучы һәм Баймак вакыйгаларын кимсетүче фильм төшерүгә 14,3 млн сумлык грант бирелгән.
Башкортстан башлыгы Радий Хәбировның кино өлкәсендә грантлар кайсы фильмнар өчен биреләчәге билгеле булды. Биш кино арасында Украина сугышы һәм Баймак вакыйгасына багышланган фильм бар.
Мәсәлән, "Бер җәядән очкан уклар" (башкортчасы: "Бер яндан осҡан уҡтар") дип аталган әлеге фильм тулы метражлык тасма булачак. Аңа бюджеттан 14,3 млн сум каралган. Шулай ук өстәмә финанслар да каралган. Фильмның чыгымнары 17,4 миллионга төшәчәк. Кино 80 минутка исәпләнгән. Аның сценарий авторы дип Зөһрә Буракаева күрсәтелгән. Фильмны "Центр развития искусств "Импульс" оешмасы төшерәчәк.

🤮12🌚2❤1👏1
Русия ТВ алып баручысы Татьяна Лазареваны халыкара эзләүгә биргән.
РФ төбәкләренә пилотсыз очкычлар һөҗүме белән бәйле әйткән сүзләре өчен аны террорчылыкны аклауда гаеплиләр.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
@azatliqradiosi
РФ төбәкләренә пилотсыз очкычлар һөҗүме белән бәйле әйткән сүзләре өчен аны террорчылыкны аклауда гаеплиләр.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
@azatliqradiosi
🤬10✍2🔥1
Сүрия Усманова Фәндәс Сафиуллин каберенә таш куюны сорый
Татарстанның элекке депутаты, җәмәгать эшлеклесе Сурия Усманова Казанның Курган зиратында Татарстан һәм Русия Думасының элекке депутаты, җәмәгать эшлеклесе Фәндәс Сафиуллин каберен зиярәт кылган һәм аңа таш кую мәсьәләсен күтәргән.
«Фәндәс абыйның каберенә таш куелмаган. Хатыны Рәзинә ханым һәм аларның балаларын гаепләргә ашыкмагыз. Алар үзләре булдыра алган кадәр, гади генә ташны күптән куярга җыенганнар иде, мин туктатып тордым. Татар халкының яраткан депутатының каберендә аның дәрәҗәсенә тәңгәл килешле таш-монумент торырга тиеш дип саныйм», дип язган Сурия ханым Вконтактеда.
Таш куюны сорап ул төрле урыннарга хатлар да язып караган, әмма ярдәм таба алмаган.
Чагыштыру өчен Фәндәс Сафиуллин янында күмелгән Каминский фамилияле кешенең кабер ташы фотосын китергән.
Фәндәс Сафиуллин 3 ел элек дөнья куйды.
▪️Әлеге фотоларда күпсанлы Русия байраклары да күренә. Күрәсең, ул урыннарда Русиянең Украинага каршы сугышында һәлак булучылар җирләнгән.

👍11👎2😢1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
❗️Татар журналисты Искәндәр Сираҗи 48 сәгатькә кадәр сак астында кала. Иреккә чыгу-чыкмау мәсьәләсе бүген хәл ителәчәк. Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз. #Татарстан #татарлар @azatliqradiosi
❗️Журналист Искәндәр Сираҗи тикшерү изоляторыннан чыгарылган.
Бу хакта адвокат Талия Черновага сылтанып "Реальное время" яза.
Чернова сүзләренчә, Сираҗи шәхси мәгълүматны тарату белән бәйле җинаять эшендә шикләнелүче булып кала.
Эш нидән гыйбәрәт соң? Басма мәгълүматынча, Искәндәр Сираҗиның YouTube каналында чыккан 55 минутлык видеомөрәҗәгатендә ике кешенең шәхси мәгълүматлары күренгән. Бу видеода сүз Ибраһим Зәкиев эше турында бара. Зәкиев кеше үтерүдә гаепләнеп, тоткарланган иде, әмма аны присяжныйлар азат итте.
Имеш, видеода Зәкиевны үтерүдә гаепләгән ике кешенең – Сабиров һәм Сафиуллинның фотолары һәм видеолары күренгән. Бу ике кеше, Сираҗи шәхси мәгълүматларыбызны чыгарды дип, тикшерү комитетына шикаять иткән.
Искәндәр Сираҗи ике көн элек тоткарланган иде.
Тулырак Азатлык Радиосында укыгыз.

❤8🔥6👍2🙏1
🇰🇿 Азатлык сүзлеге шәлкемендә Казакъстан иленең татарча язылышына да игътибар итик.
Безнең "Азатлык сүзлеге" сәхифәсендә бик күп кызыклы сүзләр җыелган, кереп карагыз!
#азатлыксүзлеге
@azatliqradiosi
Безнең "Азатлык сүзлеге" сәхифәсендә бик күп кызыклы сүзләр җыелган, кереп карагыз!
#азатлыксүзлеге
@azatliqradiosi
👍10❤4🔥1
Чит илләрдә Башкортстан республикасы көне уңаеннан протест чаралары узды.
АКШ, Франция, Литва, Төркиядә башкорт, татар, казакъ активистлары "11 октябрь - Башкортстанреспубликасы колониясе көне" дигән шигар тотып торды. Моннан тыш, алар Баймакта Фаил Алсыновны яклаганнан соң тоткарланган кешеләрнең портретларын да алып чыкты.
1990 елның 11 октябрендә Башкортстан Югары Шурасы республиканың суверенитеты турында декларация кабул итте. Шуннан бирле бу көн республика һәм суверенитет бәйрәме буларак бәйрәм ителеп килде.
Быел исә бер төркем башкорт активисты 11 октябрьне Республика түгел, ә "колония көне" дип билгеләп узарга чакырды. Эшен читтә алып барган "Башкорт милли комитеты" дигән оешма бу көнне шулай атап, игътибарны Башкортстанның бүгенге хәленә юнәлттерергә тели.
Тулырак Азатлыкта укыгыз.
АКШ, Франция, Литва, Төркиядә башкорт, татар, казакъ активистлары "11 октябрь - Башкортстан

🔥16👍1