Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз. Бүген 24 ноябрь - якшәмбе. Азатлык эшен дәвам иттерә. Кыскача яңалыклар мондый:

🔸Төнлә Русия Киев, Сумы, Днепропетровски өлкәләренә дроннар җибәргән. Киев өлкәсенә ким дигәндә ун дрон һөҗүм иткән. Корбаннар һәм яраланучылар турында мәгълүмат юк.

🔸Шул ук вакытта Русия саклану министрлыгы Украина җибәргән 34 дронны бәреп төшерүен хәбәр итте. Дроннар Курски, Белгород, Липецки өлкәләренә һөҗүм иткән.

🔸Билгесез кеше Үрдүн башкаласы Амманда Израиль илчелеге янында ут ачкан. Ул полиция патруленә һөҗүм иткән, дип хәбәр итә Petra дәүләт мәгълүмат агентлыгы. Ут ачучы полиция тарафыннан атып үтерелгән, өч полиция хезмәткәре яраланган. Reuters хәбәр итүенчә, еш кына илчелек алдында Израилнең Газзә Сызыгындагы сугышына һәм гомумән Израилгә каршы демонстрацияләр уза. Үрдүн патшалыгы Израил белән дустанә мөнәсәбәтләрдә тора. Шул ук вакытта, Үрдүндә бик күп фәләстинле яши, аларның ата-бабалары Фәләстиннән Израиль дәүләте оешканнан соң киткән. Бу кешеләр Үрдүн белән Израил арасындагы дуслык килешүен хупламый.

🔸Бүген Русиядә Әниләр көне билгеләнә. Күпләр әниләренә бүләккә чәчәк, күчтәнәчләр ала. Сез котладыгызмы әле?

Ял көнегез матур узсын!

@azatliqradiosi
🔥3✍1
Duo Mong дуэтының беренче альбомы дөнья күрде

Һолландиядә яшәп иҗат итүче музыкантлар Алия Исхакова һәм Юлия Гобәйдуллинаның «The Essence» альбомына татар классик музыкасының скрипка һәм фортепиано өчен концерты тупланды. Әлеге альбом дөнья тамашачысын Фәрит Яруллин, Рөстәм Яхин, Алмаз Монасыйпов белән беррәттән яшь композиторлар Миләүшә Хәйруллина һәм Ильяс Камалның әсәрләре аша татар музыкасы мирасы белән таныштыра.

Альбом краудфандинг аша тупланган акча хисабына яздырылды. Халык ярдәме белән 7 мең евро акча җыелды. Узган атнада дуэтның беренче иҗат җимеше Роттердам шәһәрендәге концерт залында тәкъдим ителде, релиз хөрмәтенә уздырылган бердәнбер концертка килгән төрле милләт тамашачылары рухи азык кына түгел, милли ашлар белән дә хушланып кайтып китте. Кунакларга татар милли ризыклары белән чәй табыны тәкъдим ителде.

Яңа альбомдагы әсәрләрне Юлия Гобайдуллина (скрипка) һәм Алия Исхакова (фортепиано) башкара. Альбомны хәзер барлык музыкаль платформаларда тыңларга була.

@azatliqradiosi
🔥9👍6❤2
Көн язмасы: Ашарга яраксыз ризык: Русия колонияләрендә һәм тикшерү изоляторларында тоткыннар ничек туклана

Соңгы 10 елда Русиядә сәяси эзәрлекләү көндәлек күренешкә әйләнде. Русия президенты Владимир Путин режимы башлаган Украинадагы сугышның өченче елында сәясәтчеләр, журналистлар, активистлар режимны тәнкыйтьләгән өчен төрмәгә эләгә — һәм алар ачыктан-ачык төрмә көнкүреше турында сөйли башлады.

Русия колонияләрендә һәм изоляторларында ачтан үтермиләр, шул ук вакытта анда бирелгән ризыкны авыз тутырып туклану дип тә әйтеп булмый. Изелеп беткән ботка, "коры" баланда, каралган бәрәңге — даими ризык. Хәләл ризык кына ашаучыларга рәшәткә артында — тагын да авыр.

Сак астыннан азат ителгән сәяси тоткыннар сөйләвенчә, иректән посылкалар алу һәм төрмә кибетләреннән берничә тапкыр кыйммәткә ашамлыклар алу — азмы-күпме яхшы туклануның бердәнбер ысулы. Әгәр кешегә аерым диета кирәк икән — аңа бөтенләй ирешерлек түгел.

"СИЗОда һәм колониядә икмәк — кирпеч формасында. Мин берничә ел утырган "Матросская тишина" изоляторында ипи ашарлык түгел иде. Ул артык чи. Әгәр дә ипи йомшагын кул белән кыссаң, ул пластилин кебек изелә. Ипинең катысын кисеп, ашарлык булсын һәм аннары эчне күпертмәсен өчен, аны киптерәләр иде", дип сөйли элекке сэяси тоткын Иван Асташин.

Хәләл ризык кына ашаучы мөселманнарга аеруча да кыен.

Бу хакта тулырак 👉Азатлык Радиосының көн язмасында укыгыз.

#rfe_rl

@azatliqradiosi
😱4🤬3❤2
24 ноябрьгә Азатлык Радиосы ачык чыганаклардан Казаннан кимендә 502 үлемне табып раслый алды.

Казаннан сугышка китеп һәлак булучыларның иң зур төркеме (кимендә 166 кеше) – 35-45 яшь аралыгында.

🔴Кимендә 137 кеше – 25-35 яшьтәгеләр.

🔴Кимендә 135 кеше – 45 яшьтән олырак

🔴Без тапкан 29 кеше – 24тән яшьрәк.

Сүз ачык чыганакларда табылган үлемнәр турында бара, чынлыкта саннар күпкә зуррак була ала.

Тулырак ➡️Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз.

@azatliqradiosi
😢4🎉2🌭1💔1
Менә мондый фотолар күргәндә, башыгызга нинди уйлар килә? 🤔

#сугыш
💩23🤡5😡3😁2❤1🖕1
🇨🇳Кытайга барырга телисезме? Тиздән Казанда Кытайга виза бирә башлаячаклар.

Бу хакта Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина хәбәр итте.

Русиянең Украинага каршы сугышы башланганнан соң Татарстанга Кытай белән элемтәләрне ныгытырга туры килде. Татарстанга Кытай делегацияләре килү күбәйде, Татарстан президентының Кытайга сәфәрләре дә ешайды. Мәсәлән, бу атнада Рөстәм Миңнеханов Кытайның Сычуань вилаятенә барып кайтты. Шулай ук Казанда 13-15 ноябрьдә икенче тапкыр "Ростки" форумы узды.

Сентябрь азагында Казан-Шанхай арасында туры очышлар башланды.

▪️Татарстанның Кытайга таба борылуы турында бүген Идел.Реалиида чыккан язмада да укый аласыз.

@azatliqradiosi
👎7🥴5👍3❤1🤣1👻1
23 ноябрь – татар шагыйре, меценат Дәрдмәнд (Закир Рәмиевнең) туган көне.

Азатлык Радиосы шагыйрь тормышыннан кызыклы фактлар белән танышырга чакыра.

🔵Уралда табылган 50 тонна алтынның 5 тоннасы Рәмиевләр приискында чыга. Бертуган Закир һәм Шакир Рәмиевләр 20 алтын приискага ия була. Алар Русиянең алтын патшалары дигән исемгә лаек була. Алтын табылган җирләрне аларның әтисе Мөхәммәтсадыйк электән сатып алган була.

🔵Табылган алтын исәбеннән күпсанлы мәчет, мәдрәсә, хастаханәләр булдыралар. Атаклы “Шура” журналын, “Вакыт” газетасын чыгаралар. Татар-башкорт балаларын Казанга, Оренбур, чит илләргә укырга җибәрәләр, укулары өчен түлиләр.

🔵Шагыйрь Октябрь революциясен кабул итми. Инкыйлаб турында “шайтан кан төкерде” дип яза.

🔵Яңа хакимият Рәмиевнең алтын приискаларын, милеген тартып ала, ә аның моңа исе китми. Ул татарның киләчәге нинди булыр дип борчыла.

🔵Закир Рәмиев 1921 елның 9 октябрендә Орскида юклыкта үлә. Аны җирләргә дә кеше аз килә. Татар зиратына җирлиләр, әмма совет хакимияте бу җирне бульдозерлар белән актарып, Дәрдмәнднең дә, башкаларның да сөякләрен чыгарып ташлый. Анда завод төзелә.

🔵Дәрдмәнднең кабере юк.

🔵Дәрдмәнд хатыны белән 9 бала тәрбияли. Кызыл террор елларында аларның улы Искәндәр эзәрлекләнә башлый. Ул Сталин лагеренә биш елга ябыла, чыгарга ун көн кала мәрхүм була.

🔵Искәндәр Рәмиевнең улы Бәшир Рәмиев техник фәннәр докторы дәрәҗәсенә җитә. Ул - СССРда беренче компьютер уйлап чыгаручы.

🔵Закир Рәмиевнең энесе Шакирның кызы Камилә – сәясәтче Садри Максудиның хәләл җефете. Садри Максуди һәм Камилә Рәмиевләрнең кызлары Адилә Төркиядә хатын-кызлардан беренче илчесе була. Төркиядәге танылган галимәләр Гөнүл Пултар һәм Гөлнур Үчок - татар миллионер һәм зыялы Рәмиевләрнең нәсел кешеләре.

Болар сезнең өчен яңалык булдымы? Бу безнең Instagram сәхифәбездән. Анда кызыклы мәгълүмат күп. Рәхим итегез.

@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
👍18❤7🔥3😢2
"Кырымда сөргенлек дәвам итә. Бик күп кешене төрмәгә хөкем итеп, еракка алып китәләр."

Кырымтатар халкы мәҗлесе башлыгының урынбасары Нариман Джелял Русия Украинадан аннексияләгән Кырымда "астыртын депортация" әле дә дәвам итә дип саный.

👉Безнең яңа видеоны карагыз.

#Кырым

@azatliqradiosi
💔7😢6⚡1🤬1💯1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 25нче ноябрь. Азатлык Радиосы эшен дәвам итә. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.

🔹Литва башкаласы Вилнүстә торак йортка DHL ширкәтенең йөк ташучы очкычы килеп төшкән. Очкычта 4 кеше булган: ике пилот һәм тагын ике хезмәткәр. Пилотларның берсе исән калган дип яза Reuters һәм Delfi.

🔹Кичә кич Антальядә Сочидан килгән очкыч яна башлаган. "Азимут" һава ширкәтенә караган Sukhoi Superjet 100 очкычында 91 кеше булган, берсе дә зыян күрмәгән.

🔹Русиянең Брянски өлкәсендә төнлә — 6, Курски өлкәсендә — 7, ә Калуга өлкәсендә 8 дрон бәреп төшерелгән дип хәбәр итә җирле хакимиятләр. Зыян күрүчеләр юк дип ышандыралар.

🔹Румыниядә президент сайлауларында бәйсез намзәт Кэлин Дҗордҗеску беренче урынга чыккан. Ул 22,59% тавыш җыйган. Премьер-министр Марчел Чолаку 19,55% тавыш җыйган. Сайлауларның икенче туры 8 декабрьдә узарга тиеш.

🔹Валюталар курсы: $ = 102.58 сум; € = 107.43 сум; ¥ = 13.94 сум

Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә кыймаган яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

@azatliqradiosi
✍1🔥1
Бүген иртән Вилнүстә Boeing 737-400 йөк ташучы очкычы килеп төшкән.

Очкыч Германиянең Лейпциг шәһәреннән Литва башкаласы Вилнүскә юл тоткан булган, әмма һава аланында утырырга тырышканда һәлакәткә юлыгып Жирно урамындагы икекатлы торак йортка килеп төшкән.

Пилотларның берсе һәлак булган, очкычтагы калган 3 кеше — исән.

Boeing килеп төшкән йортта барлыгы 12 кеше яши, аларның берсенә дә зыян килмәгән дип хәбәр ителә.

@azatliqradiosi
😢6🔥2💔1
Ә кичә кич Антальягә Сочидан килеп яна башлаган Русия очкычы турында тулырак 👉 монда яздык.

Очкычта барлыгы 95 кеше булган, корбаннар юк диелә. "Известия" мәгълүматынча, очкыч юлчылары һава ширкәтенә күмәк дәгъва бирмәкче була — алар "төтен суладык" ди һәм "Азимут"тан "тиешле ярдәм" таләп итә.

@azatliqradiosi
🤣3👎1🔥1😢1
Казан янындагы лицейда укучыларның әти-әниләре бойкот игълан иткән.

Биредә балалар ОРВИ белән күпләп авырый башлаган, шул сәбәпле кайбер сыйныфларны читтән торып укуга күчергәннәр. Ә кайберләрендә исә балаларга бөтен дәресләрне дә бер бүлмәдә генә укырга тәкъдим итәләр, читтән торып укуга күчермиләр. Ата-аналар моңа риза булмыйча балаларын мәктәпкә җибәрмәгән. 🤷‍♀️

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
🔥3⚡2👍2✍1🆒1
Казандагы мәхкәмә Татфондбанкның элекке җитәкчесе Роберт Мусинны вәкаләтләрен явыз максатларда файдалану турындагы эш нигезендә 6,5 елга хөкем иткән.

Моңа кадәр бирелгән җәзасын да исәпкә алганда, ике җинаять өчен ул 12,5 ел гомуми тәртипле колониядә утырачак.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
🔥2👀2✍1❤1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Ә кичә кич Антальягә Сочидан килеп яна башлаган Русия очкычы турында тулырак 👉 монда яздык. Очкычта барлыгы 95 кеше булган, корбаннар юк диелә. "Известия" мәгълүматынча, очкыч юлчылары һава ширкәтенә күмәк дәгъва бирмәкче була — алар "төтен суладык" ди һәм…
❗️"Азимут" һава ширкәтенең тагын бер "Сухой Суперджет 100" очкычы ашыгыч рәвештә Красноярскига төшеп утырган.

Уфадан Красноярскига очкан шушы очкычның гидравлика белән проблемнары килеп чыккан.

Бу хәл кичә иртән булган. Минеральные Воды — Уфа — Красноярски маршруты буенча очып барган очкычта алдагы шассида проблем килеп чыга, экипаж Красноярскида ашыгыч рәвештә утырырга карар кыла. Очкыч җиргә җирле вакыт белән 11:45тә төшеп утыра: юлчылар да, экипаж та зыян күрмәгән.

Шулай итеп, бер көн эчендә "Азимут" һава ширкәтенең ике очкычы гадәттән тыш хәлгә юлыга: берсе — Красноярскида, икенчесе — Антальядә. Очкычларның икесе дә — Русиядә җитештерелә торган "Сухой Суперджет 100".

@azatliqradiosi
🔥3👀3👍1👏1😢1
"Татарларны, башкортларны һәм башка милләтләрне тезләндерделәр".

Хабаровскиның гыйбадәт йортында ОМОН җомга намазын өзгән. Мигрантларны исә Русия гимнын җырларга мәҗбүр иткәннәр.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

@azatliqradiosi
🤬13
2024 елның 9 аенда Казанда уртача хезмәт хакы 89,3 мең сумга җиткән.

Бу узган елдан — 21 процентка (инфляцияне исәпкә алганда — 12 процентка) күбрәк. Әлеге саннарны бүген Казан башкарма хакимиятенең җитәкче урынбасары Илдар Шакиров мэрия киңәшмәсендә китерде.

Хезмәт хаклары өлкәләргә карап бер-берсеннән шактый аерыла. Иң күбе финанс тармакта эшләүчеләр ала — аена уртача хезмәт хакы 121,5 мең сум. IT һәм фән өлкәсендә — 121,1 мең сум, медицина һәм социаль хезмәт күрсәтүдә — 77,2 мең сум, мәгарифтә — 64,5 мең сум тәшкил итә.

Кече һәм урта эшкуарлыкта эшләүче хезмәткәрләрнең уртача хезмәт хакы исә бары 35,4 мең сум гына булган. Бу Казандагы уртача хезмәт хакыннан — 2,5 тапкырга азрак.

Бу саннарга ышанасызмы?

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
👍2🤣2✍1💯1👀1