Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Уфадагы мәхкәмә "Пруфы" баш мөхәррире Марина Кәримовага 60 мең сум штраф салган

Июльдә басма "Баш мөфтинең күлләре, халыкның зарлары, Хәбиров "милләтчеләре". Башкортстанда ниләр майтарыла?" дигән башисем белән вакыйгаларга күзәтү чыгарган иде. Хәзерге вакытта язма "Пруфы" сайтыннан сөртелгән, әмма "Дзен"да калган. Марина Кәримованы һәм басманы шушы язма өчен гаеплиләр.

"Пруфы" нәшере Рәүфә Рәхимова басма өстеннән Роскомнадзорга әләкне июль аенда Хәбиров хакимияте башлыгы Максим Забелин язуын сөйләде. Аның фикеренчә, Башкортстан хакимиятләренең максаты - "Пруфы"ны лицензиясеннән мәхрүм итү.

Рәхимованың үзенә быел октябрь башына Русия гаскәрен "кимсетү"дә гаепләп 30 мең сум штраф салганнар иде.

Тулырак👉 монда укыгыз.

@azatliqradiosi
🥱2🤬1
Татарстанда мигрантларга ун өлкәдә эшләүне тыймакчы булалар

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов фәрманының шул хактагы өлгесе хәзерге вакытта коррупциягә каршы экспертиза үтә.

Әгәр документны кабул итсәләр, мигрантларга:

🔸куркыныч йөкләр ташуны;
🔸таксида эшләүне;
🔸финанс хезмәтләре күрсәтүне;
🔸иминиятләштерү өлкәсендә, дәүләтнеке булмаган пенсия фондларында эшләүне;
🔸финанс хезмәтләре һәм иминиятләштерү өлкәсендә ярдәмчел эшчәнлек алып баруны;
🔸хокук һәм бухгалтер хисабы өлкәсендә хезмәт куюны;
🔸ветеринариядә эшләүне;
🔸сак хезмәтендә булуны;
🔸комарлы уеннар, лотореялар оештыру һәм үткәрүне;
🔸компьютерлар, шәхси әйберләр һәм хуҗалык-көнкүреш әйберләре төзәтүне тыячаклар.

#Татарстан

@azatliqradiosi
👎7🤷‍♂2👍2🤡1
Бүген Русия Дәүләт думасы урыс телен белмәүче мигрант балаларын мәктәпкә алуны тыючы федераль канун өлгесен беренче укылышта кабул итте.

ТАСС хәбәр итүенчә, бу канун өлгесен барлык депутатлар да хуплаган, каршы тавыш бирүчеләр булмаган.

Хәтерләсәгез Татарстан Дәүләт шурасы бу өлгене хупламаган иде.

▪️25 ноябрьдә Русия Дәүләт думасында урыс телен белмәүче мигрант балаларын мәктәпкә алуны тыючы канун өлгесе әзерләнде. Аны дума рәисе Вячеслав Володин һәм бер төркем депутат тәкъдим итте.

▪️Шулай ук Урта Азиядән килүчеләрне Русиядә яшәргә өйрәтә торган адаптацион курс барлыкка килүе билгеле булды. Лекция дәвамында мигрантларны Русиядә яшәгәндә үзеңне ничек тотарга өйрәтәчәкләр. Лекцияне алып баручылар мигрантларга урыс телен белү мөһимлеген җиткерергә, таныш булмаган кешеләргә "брат", "сестра" сүзләрен кулланып эндәшү отышсыз икәнен аңлатырга тиеш. Шулай ук мигрантларга башка кешеләр янында туган телләрендә пышылдап сөйләшмәскә, чит кешеләрне тикшермәскә киңәш итәләр.

@azatliqradiosi
👎5👍2🤔1
Мөһаҗир башкортлар чит илдә кеше хокукларын яклау үзәге булдырды.

Омбудсмен БМО, Европа парламент, халыкара мәхкәмәләр белән эшләячәк.

Бу хакта Азатлык Радиосында тулырак укырга була, шулай ук иң кызыклы фикерләрне туплап карточкалар ясадык.

@azatliqradiosi
👍5✍1❤1🔥1
Сүриядә 24 ел идарә иткән Бәшәр Әсад режимын җимерү бара, сугыштан качканнар кире кайтырга җыена

Элекке президент Мәскәүгә качып китте, ә Сүрия халкы аның идарә символларын җимерә башлады.

Эчке сугыш аркасында Сүриядән күрше илләргә качып киткән качакларның күбесе дә инде ил чигендә тора: бу кешеләр ватаннарына кайтырга тели.

👉Безнең яңа видеоны карагыз.

*Бу видеода күрсәтелгән саннар рәсми вә ачык чыганаклардан алынды.

@azatliqradiosi
🎉4🔥2😢1
Сәлам, дуслар! 11 декабрь, чәршәмбе иртәсенә билгеле булган төп хәбәрләр белән танышыйк:

🟠Русиянең Запорожьега һөҗүменнән 6 кеше һәлак булган, 22 кеше яраланган – Украинаның гадәттән тыш хәлләр хезмәте. Һөҗүм 10 декабрь көнне булган, хосусый клиника һәм күрше биналар җимерелгән.

🟠Төнлә Украина Таганрогтагы авиазаводка ракет белән бәргән – Astra. Бина зыян күргән диелә. Моннан тыш дроннар белән Брянскидагы оешмага һөҗүм ясалды, ди өлкә губернаторы. Зыян күрүчеләр юк диелә.

🟠АКШ Русия нефте экспортына чикләүләрне кырыслата ала – Bloomberg. Элегрәк Байден идарәсе ягулык кыйбатлана алу ихтималы сәбәпле бу адымга бармаган иде, хәзер нефть бәясе төшкәч, позиция үзгәрә диелә.

🟠Татарстан хастаханәләрендә "электрон медицина карталары" кертелде. Анда республиканың һәр кешесе турында бөтен авырулар тарихы сакланачак дип көтелә.

🟠Яңа мең сумлык акча өчен тавыш бирү бүген тәмамлана. Беренче урында юлчылар ташучы "Метеор" теплоходы бара, икенче урында – Казандагы Игенчеләр сарае, өченче урында – Уфадагы Салават Юлаев һәйкәле.

Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк!
@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
👍3
Комментар: "Татарның латин язуына күчүен тыю федерализмга каршы һөҗүм булып тора"

2002 елның 11 декабрендә Русиядә федерация дип саналган ил өчен бик сәер "Бердәм графика нигезләре турында" дигән канун кабул ителде. Әлеге канунда Русиядәге бар дәүләт телләре, шул исәптән, милли республикалардагы да, фәкать кирил язуын гына кулланырга тиеш дигән шарт кертелде.


Азатлык өчен язган комментарында журналист Ринат Мөхәммәтов бүген бу вакыйгаларны искә төшерә. Моннан 22 ел элек Мәскәү татарларга латин язуына күчүне тыйды, ә татар милләте исә бу тыю белән ризалашырга мәҗбүр булды.

Язманы 👉 безнең сайтта укыгыз.
VPNсыз сылтама 👉 монда.

#Татарстан
@azatliqradiosi
🔥7💯2
Русиянең Украинага каршы башлаган сугышында керекларның соңгы вәкилләреннән берсе һәлак булган

Кереклар – Русиядәге палеоазиат халыкларның берсе. 2002 елгы җанисәптә үзен кереклар дип – 8 кеше, 2010 елда – 4 кеше яздырган булган.

— Бәлки дә бу Җир шарындагы соңгы керек булгандыр. Кешеләрне ашаучы ил үзенең халыклар турында ничек "кайгырта" белүен күрсәтә: хәтта юкка чыгып бара торган этносларны да "кул астындагы чималга" әйләндерә. "Артык" кешеләр, "артык" этнослар...", — дип язган "Русь сидящая" хокук яклау проекты җитәкчесе Ольга Романова.


Бу хакта 👉 монда укыгыз.

@azatliqradiosi
😱8😢1
Азатлыкта "2024 ел шәхесе" өчен тавыш бирү дәвам итә! Тавышыгызны бирергә өлгерегез 🙌

Telegram-да барган сораштыруда беренче урында Фаил Алсынов бара. Икенче урынга Рузил Миңнекаев чыкты, өченче урында – Алсу Кормаш.

Ә менә сайттагы тавыш бирүдә беренче урында Фәрит Зәкиев бара. Тавыш бирү сайтта да бара, анда да тавышыгызны бирә аласыз.

Безнең исемлеккә кермәгән тагын нинди шәхесләрне тәкъдим итәр идегез? Комментарийларда языгыз!

#ел_шәхесе
@azatliqradiosi
👍2🤪2
❗️Русия думасы мигрант балаларын урыс телен белмәгән килеш мәктәпкә алуны тыю турында канун кабул итте.

Канун 2025 елның 1 апреленнән гамәлгә керә.

Яңа канунга ярашлы, мәктәпкә укырга кергәнче балалар башта тест узарга тиеш.

Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

@azatliqradiosi
🤬9👎5👍2
Татарстанда кулдан язылган Коръәнне язу эшләре тәмамланган, тиздән аны бастырып чыгарачаклар

Бу хакта Малайзия башкаласы Куала-Лумпурда узучы "Русия – Ислам дөньясы" стратегик күрү төркеме утырышында чыгыш ясаганда Камил Сәмигуллин әйтте. Кулдан язылган Коръән – Татарстан мөселманнары диния нәзарәтенең проекты булып тора, ул 2022 елда башланган иде.

"Хәзер без аны тулысынча язып бетердек, аны тикшереп, бастырып чыгаруга әзерләү эшләре бара. Бу безнең каллиграфларның, Коръән-хафизларның казанышы", дигән ул.


Бу хакта тулырак 👉 монда.

@azatliqradiosi
👏4🥴2👍1
❗️Кырымда билгесез затлар кырымтатар Джафер Аблямитов йортына бәреп кергән һәм аны билгесез якка алып киткән. Аблямитовка 65 яшь.

Ул хакта "Крым. Реалии" басмасы хәбәр итә. Басма Кырымтатар халкы Мәҗлесе башлыгы Рефат Чубаров сүзләренә сылтанып, бу хәл әле 19 ноябрьдә үк булган дип яза.

Чубаров сүзләренчә, бәреп кергән кешеләрнең дүртесе — хәрби киемнән, тагын икесе кара киемнән киенгән булган. Машиналарында бернинди номер булмаган. Чубаров бу билгесез затлар Аблямитовның кайбер шәхси әйберләрен дә алып киткән дип сөйләгән.

"Шуннан бирле Джафер Аблямитовның туганнары аның кайда икәнен белми. Туганнары полициягә дә мөрәҗәгать иткән, әмма бу бернинди нәтиҗә бирмәгән"

ди Чубаров.

Русия Кырымны 2014 елда Украинадан аннексияләде. Шуннан бирле анда яшәүче кырымтатарларда даими рәвештә тентүләр уза. Русия куәт оешмалары һәм хакимиятләре еш кына аларны "Украина белән элемтәләрдә" яисә "террорчылык эшчәнлегендә" гаепли. Хокук яклаучылар һәм Украина хакимиятләре бу гаепләүләрне сәясәткә бәйли.

#Кырым

@azatliqradiosi
🤬6😢3👍2💔1
Татарстанда хәләл экспортының үсешен тоткарлаучы сәбәпләрнең берсе — халыкара хәләл сертификат алуда кыенлыклар булуы.

Ул хакта бүген республиканың авыл хуҗалыгы министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов матбугат очрашуында белдерде.

Аныңча, бу аеруча "гарәп-мөселман дөньясы илләре" базарына чыгуда кыенлыклар тудыра.

Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
🤬3🤔1