Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Сугышка җәлеп итү дигәннән, бүгенге көнгә Азатлык радиосы Татарстаннан һәм Башкортстаннан кимендә 7342 үлемне раслый алды.

Бу мәгълүматны без ачык чыганаклардан, социаль челтәрләрдән җыябыз. Чын саннар күпкә зуррак була ала, бу без таба алган кешеләр генә.

Украина сугышындагы үлемнәр саны белән Башкортстан Русия буйлап – беренче, Татарстан икенче урында бара.

▪️Азатлык хисабында бу кешеләрнең исемнәрен, аларның нинди шәһәр-районнардан, ничә яшьтә булганын һәм башка мәгълүматны табып була. Сездә сугышта үлүчеләр турында мәгълүмат булса, аны шунда ук безгә җибәреп була.

#сугышта_үлүчеләр
#Татарстан #Башкортстан
@azatliqradiosi
👍2😭2🎉1🌭1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Бүген Керич бугазында ике Русия танкеры һәлакәткә дучар булды "Волгонефть 212" танкерында 13 экипаж һәм дүрт мең тоннадан артык мазут булган. Икенче "Волгонефть 239" танкерында 14 диңгезче һәм шул ук күләмдә мазут булган. Корабларның икесе дә зыян күргән.…
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы "Волгонефть 239" танкерының бөтен диңгезчеләрен коткарганын белдерде

Кичә Керич бугазында Русиянең ике танкеры һәлакәткә тарыды. Тугыз мең тоннага кадәр нефть аккан булырга мөмкин. Бу соңгы елларда Кара диңгездә булган иң зур экологик фаҗигаларнең берсе булырга мөмкин.

— Әгәр бу мазут икән, күп өлеше төпкә утырачак һәм балыкларның күпчелек төре өчен туклану урыны юк ителәчәк дигән сүз. Шулай ук мазут кошларга да үлем куркынычы тудыра, — дигән экологик оешма белгече Дмитрий Маркин.

Тулырак 👉 монда укыгыз.

@azatliqradiosi
😭2❤1👍1👎1🥴1
Балалар өчен "Әлифба" татар хәрефләрен өйрәнү кушымтасын хәзер тулысынча бушлай кулланып була.

Бу хакта үзенең Телеграм-каналында кушымта авторы Илдар Әюпов язды. Кушымтаның башкорт һәм урыс вариантларын да хәзер бушлай кулланып була.

Элегрәк без бу әсбаб турында хәбәр иткән идек. "Әлифба" әсбабы хәрефләрне һәм сүзләрне өйрәнергә ярдәм итә. Анда татарча төрле сүзләр тәкъдим ителә, балалар хәрефләрдән бу сүзләрне җыярга тиеш, һәр хәреф һәм сүзнең аудиосы да бар.

Ә сез балаларга татарча кушымталар уйнатасызмы?

#татартеле
@azatliqradiosi
🥰11❤6🎉2😍1
Башкортстанда Русия империясе байрагы белән фотога төшкән егетләрнең гафу үтенүеннән соң тикшерү башланган

Күптән түгел интернеттагы бер төркемдә дүрт егетнең (алар Бөрьян районыннан диелә) Русия империясе байрагы белән төшкән фотосы чыккан.

Бу хәл аерым башкорт активистлары тарафыннан тәнкыйтьләнгән.

Шуннан соң фотодагы егетләрнең гафу үтенгән видеосы чыкты. Берсе "бу байракның ни аңлатуын белмәдек" ди.

Соңрак әлеге гафу үтенү видеолары - егетләрне көч куллану белән куркыту нәтиҗәсендә чыккан дигән хәбәрләр таралды, дип җиткерә "Аспекты". Әлеге яңалыкка Украинадагы сугышны хуплаучы Z-пабликлар да битараф калмаган.

"Башкортстанда башкорт егетләре империя байрагы белән фотога төшкән. Тик аларны тотып алып, гафу үтенергә мәҗбүр иткән җирле нацилар да табылган...", дип язган ММА сугышчысы Макс Дивнич.

Тикшерү башланган. Башкортстан тикшерү комитеты инде белдерү белән чыкты.

Тулырак 👉Азатлык Радиосы сәхифәсендә.

@azatliqradiosi
🤮10🤯2😨2🌚1
Русия Саклану министрлыгының киңәйтелгән коллегиясендә чыгыш ясаган вакытта Русия президенты Владимир Путин 2024 ел Украинага каршы сугыштагы максатларга ирешүдә "үрнәк" ел булды, дип белдерде.

Аның сүзләренчә, Саклану министрлыгы белән көн саен меңнән артык ихтыяри контракт төзи.

▪️Русиянең Украинага каршы сугышында иң күп үлүчеләр Башкортстаннан. Ким дигәндә 3808 кеше һәлак булган.
Татарстаннан кимендә 3534 кеше үлгән. Хакимиятләр үлүчеләр турында тулы мәгълүматны бирми – чынбарлыкта аларның саны күпкә зуррак була ала.

Путин утырышта кораллар турында да сөйләде 👉монда укыгыз.

@azatliqradiosi
💩4🤮2🖕2
Европа берлегенең тышкы эшләр министрлары Русиягә 15нче чикләүләр җыелмасын раслады.

Чикләүләр исемлегенә Мордовия башлыгы Артем Здунов, җырчы Лариса Долина, Русия хәрбиләре. "Газпром" хезмәткәрләре, Кытай эшкуарлары, шулай ук Төньяк Кореянең баш штабы җитәкчесе урынбасары Ким Ён Бок белән саклану министры Но Кван Чхоль кергән.

Аерым алганда, Здунов Украинадан балаларны алып чыгуда һәм хәзерге вакытта чикләүләрдә булган "Беренчеләр хәрәкәте" белән элемтәләрдә гаепләнә. Долина - Русия саклану министрлыгы канаты астында узучы пропаганда чараларында катнашуда.

"Ютэйр" һава ширкәтенә дә чикләүләр кертелгән. Европа берлеге мәгълүматынча, ширкәт хәрбиләрне Украинаның басып алынган җирләренә һәм хәрби хәрәкәтләр барган урыннарга илткән. Чикләүләр исемлегендә "Упырь" дронын җитештерүче "Уралдронзавод" та бар.

Тулырак👉 Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз.

@azatliqradiosi
👏5🔥2❤1
15 декабрьдә Казанның хәзерге "Татмедиа" бинасы каршында үтерелгән журналистларны искә алдылар.

Әлеге чараны "Яблоко" фиркасенең Татарстан бүлеге оештырды.

Активистлар Икенче дөнья сугышында катнашкан Татарстан журналистлары һәм полиграфчылары хөрмәтенә куелган истәлек ташы янына җыелды. Алар соңгы елларда Русиядә һәлак булган журналистлар — Ирина Славина, Лариса Юдина, Юрий Щекочихин, Анна Политковская, Анастасия Бабурова, Орхан Джемаль, Михаил Бекетов һәм башкаларның фотоларын китергән иде. Активистлар аларга чәчәкләр куйды.

"Яблоко" фиркасенең Татарстан бүлеге рәисе Руслан Зиннәтуллин сүзләренчә, бүген дәүләт мәгълүмат кырын контрольдә тотарга тырыша. Ул чит ил басмаларында эшләгән журналистлар "ят агент" итеп танылуын, блогерлар һәм активистлар үз фикерләре өчен җинаять эшләре белән очрашуын әйтте.

"Әгәр 90нчы елларда аларны криминал юк итсә, хәзер — дәүләт структуралар", диде ул.

@azatliqradiosi
🔥5❤2👍2💯2
Хәерле иртә, дуслар! Дөньядагы хәлләр турында кыскача:

🔹 Мәскәүдә торак йорт подьездында шартлау булган, ике кеше һәлак булган. Һәлак булучыларның берсе генерал-лейтенант Игорь Кириллов һәм аның ярдәмчесе.

🔹 Украинадагы сугышны туктатып тору тәкъдиме Мәскәүне канәгатьләндерми, бу вакытта Киев коралланачак. Бу фикерне Русиянең БМОдагы вәкиле Василий Небензя әйтте. Аның фикеренчә, бу низагны юкка чыгаруда НАТО катнашырга тиеш түгел.

🔹 Төньяк Кореянең хәрбиләре Курски өлкәсендә югалтуларга дучар булган, дип саный АКШ белән Украина. Аларның күзләүләренең мәгълүматына күрә, Төньяк Корея хәрбиләре Суджан районында сугышкан. Якынча утызлап кеше һәлак булган һәм яраланган. Мәскәү дә, Пхеньян да бу хакта рәсми белдерү ясамады.

🔹Көньяк Корея Русия белән Төньяк Кореянең кайбер шәхесләре һәм ширкәтләренә карата чикләүләр кертүен белдерде.

🔹 Чечня башлыгы Сүриядәге Бәшәр Асәд режимын бәреп төшерүче көчләр белән уртак тел табарга, аларны террорчылар исемлегеннән чыгарырга тәкъдим итте.

🔹 АКШның Висконсин штатында бер укучы мәктәптә ут ачкан. Кимендә ике кеше һәлак булган, атучы бала үзен дә атып үтергән.

Әлегә менә шулар. Бергә булыйк, безне укыгыз. Туган телдә оператив һәм мөһим мәгълүмат.

@azatliqradiosi
👍1🔥1
Көн язмасын тәкъдим итәбез. Ул Башкорстанның Учалы төбәгенә багышлана.

Учалыга — сәяхәт. Башкортстанда ир-егетләр иң күп үлгән районнарның берсе бүген ничек яши?

Башкортстан Русия төбәкләре арасында Украинадагы сугышта үлгән хәрбиләр саны белән беренче урында бара. 17 декабрьгә булган мәгълүматларга күрә, республикада кимендә 3 808 ир-ат үлгән. Үлемнәр аеруча авыл һәм кече шәһәрләрдә күп күзәтелә. Бу уңайдан, Азатлык Радиосы әлеге районнарны барларга һәм андагы тормышны яктыртырга булды. Зур югалтулар кичерүче районнар бүген ничек гомер итә, ни сәбәпле аннан ир-атлар сугышка китә? Бу сорауларга җавап эзләп карыйк.

Беренче язмабыз — Учалы районына багышлана. Ни өчен беренче карашка бай һәм актив дип тоелган районнан ир-атлар күпләп сугышка китә? Әлеге төбәккә күзәтү ясау барышында халыкның керемнәре арасында зур тигезсезлек булуы, вахта ысулы белән эшләүчеләр катламы оешуы һәм сугыш пропагандасының көчле икәне ачыкланды.

Соңгы җанисәп мәгълүматларына караганда, биредә 70 мең 171 тирәсе кеше яши. 2022 елда башланган Украина сугышында инде кимендә 127 учалы кешесе үлгән. Бу халыкның 0,18 проценты дигән сүз.

Үлемнәрнең өчтән бере — Учалы шәһәренә, икенче өлеше — авылларга туры килә, өченче өлеше — үлгән ир-атларның чыгышы билгеле түгел.

Биредә берничә татар авылы бар. Алар арасында иң зуры — Ахун авылы. Анда 2,5 мең кеше яши. Башкорстанның халык артисткасы Нәзифә Кадыйрова белән популяр язучы Зифа Кадыйрова чыгышлары белән шушы җирлектән.

Авыллар арасында иң күп үлем нәкъ менә татар авылы — Ахунга туры килә. Башка җирлекләрдә 1-2 үлем туры килсә, Ахунда — 8 үлем туры килә: шуларның икесе контракт төзегән, икесе — мобилизациягә эләккән, калган дүртесе турында мәгълүмат юк.

Яки менә Кудаш исемле кечкенә авыл. Бу халык саны 400гә дә тулмаган кечкенә генә бер сала. Ләкин! Авылдан 12 кеше Украина сугышына киткән. Аларның күпчелеге контракт төзүчеләр.

Ни өчен китә сугышка бу ирләр? Акча дипме, әллә пропагандага бирелү бармы? Бусы да, тегесе дә бар дип ачыклана. Моңа өстәп әле ирләр өчен туган-тумача, якыннар ни уйлар дигән фикер дә мөһим, шул кеше сүзе белән сугышка чыгып китүчеләр байтак. Социологлар әйтә моны. Югыйсә Учалы районы протестлар еш узган төбәк.

Тулырак укырга тәкъдим итәбез.

👉 Төп сәхифә
👉
Көзге сәхифә

@azatliqradiosi

#Башкортстан #сугышта_үлүчеләр
😢4👍3❤1
Илшат Гафуровның тикшерү изоляторында утыруы 2025 елның 20 апреленә кадәр озайтылды

Бу карарны бүген Мәскәүнең мәхкәмәсе чыгарды. Ул кеше үтерүгә котыртуда шикләнелә.

Гафуровның адвокаты аннан күп сораулар алынды, 2002 елда ук аның катнашы юклыгы әйтелде, шул сәбәпле җинаять эше ачылмаганын искә төшереп, аны бүген изоляторда тоту канунсыз дип сөйләгән.

Адвокат Гафуровны өйгә җибәрелүен сораган, Мәскәүнең Миус мәйданындагы фатирына өй сагына тотылуын үтенгән.

Укырга сылтама.

@azatliqradiosi
😢3🤬2
Башкортстанда Украинадагы сугыштан кайткан "Бердәм Русия" депутатын тикшерү изоляторына җибәргәннәр

Кичә, 16 декабрьдә Башкортстанда "Бердәм Русия" депутаты, Украинадагы сугышта катнашкан Алексей Локотченконы кулга алганнар. Бүген, 17 декабрьдә исә Уфаның Совет районы мәхкәмәсе аеруча зур күләмдәге ришвәтчелектә арадашчылык итү турындагы эш нигезендә аны 30 гыйнварга кадәр тикшерү изоляторына җибәргән.

Тикшерү фаразынча, Локотченко канунсыз банк эшчәнлеге турындагы җинаять эшендә гаепләнүче хатын-кызга җинаять эзәрлекләвен туктатырга булышырга тәкъдим иткән. Моның өчен 10,2 млн сум сораган.

Тулырак бу хакта укырга.

@azatliqradiosi

#Башкортстан
😁2
Яңа ел бәйрәменә "күчтәнәч" - балык консерваларына бәяләр артачак

Русиянең балык эшкәртүче өч ширкәте — "Русское море", "Балтийский берег" һәм"Европром" 16-18 декабрьдән үзләре җитештергән әйберләргә бәя үзгәрәчәген белдерде. Артуга таба, әлбәттә.

Җитештерүчеләр бәяләрнең кыйбатлануын балыкка кытлык булуы һәм чимал чыгымнарына бәянең артуы белән аңлата.

Киптерелгән балыклар, майдагы һәм тозлы судагы мидиялар, туралган кальмарлар, кылчыксыз сельдь балыгы хәзер ничә сум булачак дип уйлысыз?

👉 Монда кереп укыгыз.

@azatliqradiosi
👍2
Русия Думасы "ят агент"лар өчен махсус хисаплар булдыру турындагы канунны кабул итте.

"Ят агентлар"ның иҗади һәм интеллектуаль эшчәнлекләре өчен җибәрелгән акчалар шушы хисапка килеп барачак.

Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

@azatliqradiosi
👍2👎2
Татарстанда инфляция көчәйгән.

Бәяләр иң күбе җиләк-җимешләргә һәм яшелчәләргә арткан.

Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
✍2👏2🌚2
Башкортстандагы бер түрә сугыш дип Яңа елга төзеләсе боз шәһәрчегеннән баш тартырга тәкъдим иткән.

Куергазы районы башлыгы Юлай Ильясов мондый тәкъдим белән район халкына мөрәҗәгать иткән. Боз шәһәрчегенә тотыласы акчаны ул Украинада сугыша торган Русия хәрбиләренә җибәрергә кирәк дигән.

"Бу акчаларны "махсус хәрби операция"дә катнашучыларга җибәрергә кирәк. Якынча 500 мең сум бу. Ә үзәк мәйданда гирляндалар, ут фигураларын куйыйк. Шул җиткән. Таулар, Кыш бабай һәм Кар кызы сыннары кирәк түгел. Русия сугышкан вакытта андый нәрсәләр кирәкми",

— дип сөйләгән Ильясов.

Район халкы исә бу сүзләрен төрлечә кабул иткән.

"Балаларны бердәнбер бәйрәмнән дә мәхрүм итикме инде?"

— дип язган Сөләйман Л.

Ильясов үз чиратында балалар өчен оештырыла торган барлык бәйрәм чаралары да узачак дигән, үзгәрешләр фәкать боз шәһәрчегенә генә кагыла дип ышандырган.

"Бу карар, бәлки, дөрестер дә, әмма бу акча "СВО" сугышчыларына барып җитәрме икән соң? Әллә чираттагы тапкыр төрле түрә кесәләренә кереп калачакмы?"

— дип кызыксынган Юлия Ф.

Берничә сәгать узганнан соң, Ильясов боз шәһәрчеге тәки төзеләчәк дигән. Экономияләнәсе акчаны Украина сугышында катнашкан кешенең гаиләсенә җибәрмәкче булганнар — аларның йортлары янган булган. Тик соңрак бу гаиләгә акчаны Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров бүлеп биргәне ачыкланган.

🔸Башкортстан Украинадагы сугышта һәлак булган ирләр саны белән Русия республикалары һәм төбәкләре арасында иң беренче урында тора. Азатлык Радиосы ачыклаганча, БРда бу сугышта кимендә 3 885 ир үтерелгән. Куергазы районыннан һәлак булучылар саны — кимендә 29.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
💩7❤3👍1🤣1
Дума "Талибан"ны террорчылар исемлегеннән чыгаруга бер адым ясады.

Русия хакимиятләре мәхкәмә террорчы дип тапкан оешмаларның исемлеген алып бара. Әлегә кадәр бу исемлеккә кергән оешмаларны аннан чыгару механизмы юк иде. Бүген кабул ителгән канун өлгесенә ярашлы, оешмаларны исемлектән мәхкәмә карары белән чыгара алалар.

Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

@azatliqradiosi
😁7👍2🤡2✍1❤1
🇨🇳Казан халкы кытай ризыкларын башка шәһәрләр белән чагыштырганда икеләтә күбрәк ярата.

Ул хакта "Яндекс. Еда" ресторан бизнесы җитәкчесе Александра Артюшкина хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, Казанда яшәүчеләр Русиянең башка шәһәрләре белән чагыштырганда, татар ризыкларын — 4,2 тапкыр, кытай ашларын — 2 тапкыр, сумсаны — 2,2 тапкыр, пылауны 1,5 тапкыр ешрак ала.

Татарстан башкаласында популяр дип саналган ризыкларга бургерлар, бәрәңге ризыклары, тавык, салат һәм пицца да кергән. Шулай ук, Казан халкы американ, итальян, япон һәм өйдә пешерелә торган ризыкларга өстенлек бирә икән.

2024 елда ризыкка заказ бирүче кулланучылар саны 30%ка арткан. Ел азагына таба бу үсеш 48%ка җитәчәк дип фаразлана.

Менә шундый хәлләр. Ә сез заказга ризык алганда, гадәттә ниндине аласыз?


#Татарстан

@azatliqradiosi
🤮8💩2🤗2🤡1
☝🏾2025 елда Татарстаннан Мәккәгә хаҗ юлламасы бәясе 458 мең сумнан башланып 1,3 млн сумга кадәр җитәчәк.

Юлламаларның бәясе кунакханә төренә һәм башка уңайлыкларга бәйле булачак.

Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
😱14🤬3👍1😢1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучылар. Бүген 18 декабрь, чәршәмбе. Азатлык Радиосы үз эшен дәвам итә. Көнне гадәттәгечә кыскача хәбәрләрдән башлыйбыз.

1️⃣Чәршәмбегә каршы төндә Украина дроннар белән Дондагы Ростовка һөҗүм иткән. Җирле Telegram каналлар хәбәр итүенчә, барлыгы өч шартлау тавышы ишетелгән. Алар камералар төшергән видеоларны китерә. Шул ук вакытта Русия саклану министрлыгы Белгород, Брянкски һәм Курски өлкәләрендә дүрт дронның бәреп төшерелүен хәбәр итте. Ростов турында хисапта сүз юк.

2️⃣Русия армиясе Украинаның Донецки һәм Русиянең Курски өлкәсенә һөҗүмнәрне көчәйтте, дип белдерде Украина кораллы көчләре баш хәрби җитәкчесе Александр Сырский. Шулай ук ул Төньяк Корея хәрбиләренең дә сугышта катнашуын раслады. Аның сүзләренчә, әлеге сугышчылар зур югалтуларга дучар булган. Мәскәү бу хәбәрне әлегә шәрехләмәде.

3️⃣Димәшктән 40 чакрым ераклыктагы Эль-Кутайфеда Бәшәр Әсад режимы вакытында үтерелгән ким дигәндә 100 мең кеше җирләнгән күмәк каберлек ачыкланган. Мәетләр арасында АКШ, Британия һәм башка ил ватандашлары да бар. Reuters-ка АКШта баш фатиры урнашкан “Сүриядәге гадәттән тыш хәлләр” оешмасы җитәкчесе Муаз Мостафа хәбәр итүенчә, мондый каберлекләр Сүриядә тагын бар, хокук яклаучыларга ким дигәндә шундый биш күмәк каберлекнең булуы билгеле.

4️⃣Керич бугазында һәлакәткә очраган ике Русия танкерыннан аккан нефть продуктлары дельфиннар өчен мөһим булган Кара диңгез зонасына тарала. Хайваннар агуланырга мөмкин. Интернетта кайбер кошларның мазутка буялган фотолары да таралды. Экологлар әлеге хәлләргә борчылу белдерә. Шул ук вакытта дүшәмбе көнне шул ук районда өченче танкерның да хәвеф сигналы бирүе билгеле булды.

5️⃣Кырымда мобил интернетны сүндерә башлаячаклар. Җирле хакимият бу “халыкның иминлеген тәэмин итү” өчен кирәк дип аңлатты. Башка мәгълүмат әлегә юк.

6️⃣“Башкортстан” телевидение һәм радиоширкәте мөдире Рөстәм Зәрафетдинов "бөтен интернетны контрольдә тотарга” чакырды. Бу хакта ул кичә Башкортстан дәүләт корылтаеның парламент тыңлауларында әйтте. Зәрәфетдинов һичьюгы Русия мессенжерларын кулланучыларны булса да Госуслуги аша теркәлеп кертергә кирәк ди.

7️⃣Казанда халыкны ислам диненә өндәү белән шөгыльләнүче имам-вәгазьчеләр слёты башланды. Анда Татарстаннан 35 яшькә кадәрге аеруча актив имамнар чакырылган. Бу чара вәгазьләү эшчәнлеге белән шөгыльләнүче имамнар әзерләүгә юнәлдерелгән, дип хәбәр итә Татарстан мөселманнары Диния Нәзарәте.

Әлегә шулар. Көн дәвамында Азатлык Радиосы белән калыгыз. Без татар телендә мөһим хәбәрләр, риясыз һәм һөнәри стандартларга нигезләнеп әзерләнгән материаллар бирү эшебезне дәвам итәбез.

@azatliqradiosi
👍2🔥1
Көн язмасы: Татарстанда татар тарихын "Русия дәүләтен саклаучы" буларак өйрәнүне көчәйтәләр

Татарстан Фәннәр академиясе татар тарихын бүгенге Русия сәясәтенә ярашлы итеп өйрәнүне көчәйткән. Хәзер милли тарихта татарларны "Русия дәүләтен саклауга керткән өлеше" һәм "Русия цивилизациясен булдыручылар" буларак күрсәтергә тырышалар. Бу хакта 17 декабрьдә Казанда узган Татарстан Фәннәр академиясенең еллык киңәшмәсендә сөйләштеләр.

Татарстан Фәннәр академиясенең вице-президенты Айнур Тимерханов сүзләренчә, 2023 елда академиягә кушылган Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтында "Ватан хезмәтендә татарлар" дигән зур фәнни програм гамәлгә ашырыла.

💬 Ул татар халкының Русия дәүләте чикләрен формалаштыруга, үстерүгә һәм саклауга керткән өлешен өйрәнүгә багышланган. Бу аеруча махсус хәрби операция (Русия хакимияте Украинага каршы алып барган сугышны шулай дип атый — ред.) шартларында һәм 2025 елда Бөек ватан сугышында җиңүнең 80-еллыгын бәйрәм итү алдыннан аеруча әһәмияткә ия, — диде ул.

Шулай ук Тарих институты тарихчылары ярдәмендә эшләнгән Татарстан тарихы дәреслеген телгә алды. Моңа кадәр галимнәр дәреслек Мәскәү кушуы белән милли тарихны түгел, төбәк тарихын күрсәтеп язылды дип сөйләгәннәр иде.

Тарихчылар Русия дәүләтен куәтләү өчен кулланылса, тел белгечләренә — кытлык. Бу аспирантура өлкәсендә чагыла.

Бу хакта тулырак ➡️Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз.

@azatliqradiosi
💩7🤮3✍1👍1