Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Башкортстанда Украинадагы сугыштан кайткан "Бердәм Русия" депутатын тикшерү изоляторына җибәргәннәр

Кичә, 16 декабрьдә Башкортстанда "Бердәм Русия" депутаты, Украинадагы сугышта катнашкан Алексей Локотченконы кулга алганнар. Бүген, 17 декабрьдә исә Уфаның Совет районы мәхкәмәсе аеруча зур күләмдәге ришвәтчелектә арадашчылык итү турындагы эш нигезендә аны 30 гыйнварга кадәр тикшерү изоляторына җибәргән.

Тикшерү фаразынча, Локотченко канунсыз банк эшчәнлеге турындагы җинаять эшендә гаепләнүче хатын-кызга җинаять эзәрлекләвен туктатырга булышырга тәкъдим иткән. Моның өчен 10,2 млн сум сораган.

Тулырак бу хакта укырга.

@azatliqradiosi

#Башкортстан
😁2
Яңа ел бәйрәменә "күчтәнәч" - балык консерваларына бәяләр артачак

Русиянең балык эшкәртүче өч ширкәте — "Русское море", "Балтийский берег" һәм"Европром" 16-18 декабрьдән үзләре җитештергән әйберләргә бәя үзгәрәчәген белдерде. Артуга таба, әлбәттә.

Җитештерүчеләр бәяләрнең кыйбатлануын балыкка кытлык булуы һәм чимал чыгымнарына бәянең артуы белән аңлата.

Киптерелгән балыклар, майдагы һәм тозлы судагы мидиялар, туралган кальмарлар, кылчыксыз сельдь балыгы хәзер ничә сум булачак дип уйлысыз?

👉 Монда кереп укыгыз.

@azatliqradiosi
👍2
Русия Думасы "ят агент"лар өчен махсус хисаплар булдыру турындагы канунны кабул итте.

"Ят агентлар"ның иҗади һәм интеллектуаль эшчәнлекләре өчен җибәрелгән акчалар шушы хисапка килеп барачак.

Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

@azatliqradiosi
👍2👎2
Татарстанда инфляция көчәйгән.

Бәяләр иң күбе җиләк-җимешләргә һәм яшелчәләргә арткан.

Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
✍2👏2🌚2
Башкортстандагы бер түрә сугыш дип Яңа елга төзеләсе боз шәһәрчегеннән баш тартырга тәкъдим иткән.

Куергазы районы башлыгы Юлай Ильясов мондый тәкъдим белән район халкына мөрәҗәгать иткән. Боз шәһәрчегенә тотыласы акчаны ул Украинада сугыша торган Русия хәрбиләренә җибәрергә кирәк дигән.

"Бу акчаларны "махсус хәрби операция"дә катнашучыларга җибәрергә кирәк. Якынча 500 мең сум бу. Ә үзәк мәйданда гирляндалар, ут фигураларын куйыйк. Шул җиткән. Таулар, Кыш бабай һәм Кар кызы сыннары кирәк түгел. Русия сугышкан вакытта андый нәрсәләр кирәкми",

— дип сөйләгән Ильясов.

Район халкы исә бу сүзләрен төрлечә кабул иткән.

"Балаларны бердәнбер бәйрәмнән дә мәхрүм итикме инде?"

— дип язган Сөләйман Л.

Ильясов үз чиратында балалар өчен оештырыла торган барлык бәйрәм чаралары да узачак дигән, үзгәрешләр фәкать боз шәһәрчегенә генә кагыла дип ышандырган.

"Бу карар, бәлки, дөрестер дә, әмма бу акча "СВО" сугышчыларына барып җитәрме икән соң? Әллә чираттагы тапкыр төрле түрә кесәләренә кереп калачакмы?"

— дип кызыксынган Юлия Ф.

Берничә сәгать узганнан соң, Ильясов боз шәһәрчеге тәки төзеләчәк дигән. Экономияләнәсе акчаны Украина сугышында катнашкан кешенең гаиләсенә җибәрмәкче булганнар — аларның йортлары янган булган. Тик соңрак бу гаиләгә акчаны Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров бүлеп биргәне ачыкланган.

🔸Башкортстан Украинадагы сугышта һәлак булган ирләр саны белән Русия республикалары һәм төбәкләре арасында иң беренче урында тора. Азатлык Радиосы ачыклаганча, БРда бу сугышта кимендә 3 885 ир үтерелгән. Куергазы районыннан һәлак булучылар саны — кимендә 29.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
💩7❤3👍1🤣1
Дума "Талибан"ны террорчылар исемлегеннән чыгаруга бер адым ясады.

Русия хакимиятләре мәхкәмә террорчы дип тапкан оешмаларның исемлеген алып бара. Әлегә кадәр бу исемлеккә кергән оешмаларны аннан чыгару механизмы юк иде. Бүген кабул ителгән канун өлгесенә ярашлы, оешмаларны исемлектән мәхкәмә карары белән чыгара алалар.

Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

@azatliqradiosi
😁7👍2🤡2✍1❤1
🇨🇳Казан халкы кытай ризыкларын башка шәһәрләр белән чагыштырганда икеләтә күбрәк ярата.

Ул хакта "Яндекс. Еда" ресторан бизнесы җитәкчесе Александра Артюшкина хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, Казанда яшәүчеләр Русиянең башка шәһәрләре белән чагыштырганда, татар ризыкларын — 4,2 тапкыр, кытай ашларын — 2 тапкыр, сумсаны — 2,2 тапкыр, пылауны 1,5 тапкыр ешрак ала.

Татарстан башкаласында популяр дип саналган ризыкларга бургерлар, бәрәңге ризыклары, тавык, салат һәм пицца да кергән. Шулай ук, Казан халкы американ, итальян, япон һәм өйдә пешерелә торган ризыкларга өстенлек бирә икән.

2024 елда ризыкка заказ бирүче кулланучылар саны 30%ка арткан. Ел азагына таба бу үсеш 48%ка җитәчәк дип фаразлана.

Менә шундый хәлләр. Ә сез заказга ризык алганда, гадәттә ниндине аласыз?


#Татарстан

@azatliqradiosi
🤮8💩2🤗2🤡1
☝🏾2025 елда Татарстаннан Мәккәгә хаҗ юлламасы бәясе 458 мең сумнан башланып 1,3 млн сумга кадәр җитәчәк.

Юлламаларның бәясе кунакханә төренә һәм башка уңайлыкларга бәйле булачак.

Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
😱14🤬3👍1😢1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучылар. Бүген 18 декабрь, чәршәмбе. Азатлык Радиосы үз эшен дәвам итә. Көнне гадәттәгечә кыскача хәбәрләрдән башлыйбыз.

1️⃣Чәршәмбегә каршы төндә Украина дроннар белән Дондагы Ростовка һөҗүм иткән. Җирле Telegram каналлар хәбәр итүенчә, барлыгы өч шартлау тавышы ишетелгән. Алар камералар төшергән видеоларны китерә. Шул ук вакытта Русия саклану министрлыгы Белгород, Брянкски һәм Курски өлкәләрендә дүрт дронның бәреп төшерелүен хәбәр итте. Ростов турында хисапта сүз юк.

2️⃣Русия армиясе Украинаның Донецки һәм Русиянең Курски өлкәсенә һөҗүмнәрне көчәйтте, дип белдерде Украина кораллы көчләре баш хәрби җитәкчесе Александр Сырский. Шулай ук ул Төньяк Корея хәрбиләренең дә сугышта катнашуын раслады. Аның сүзләренчә, әлеге сугышчылар зур югалтуларга дучар булган. Мәскәү бу хәбәрне әлегә шәрехләмәде.

3️⃣Димәшктән 40 чакрым ераклыктагы Эль-Кутайфеда Бәшәр Әсад режимы вакытында үтерелгән ким дигәндә 100 мең кеше җирләнгән күмәк каберлек ачыкланган. Мәетләр арасында АКШ, Британия һәм башка ил ватандашлары да бар. Reuters-ка АКШта баш фатиры урнашкан “Сүриядәге гадәттән тыш хәлләр” оешмасы җитәкчесе Муаз Мостафа хәбәр итүенчә, мондый каберлекләр Сүриядә тагын бар, хокук яклаучыларга ким дигәндә шундый биш күмәк каберлекнең булуы билгеле.

4️⃣Керич бугазында һәлакәткә очраган ике Русия танкерыннан аккан нефть продуктлары дельфиннар өчен мөһим булган Кара диңгез зонасына тарала. Хайваннар агуланырга мөмкин. Интернетта кайбер кошларның мазутка буялган фотолары да таралды. Экологлар әлеге хәлләргә борчылу белдерә. Шул ук вакытта дүшәмбе көнне шул ук районда өченче танкерның да хәвеф сигналы бирүе билгеле булды.

5️⃣Кырымда мобил интернетны сүндерә башлаячаклар. Җирле хакимият бу “халыкның иминлеген тәэмин итү” өчен кирәк дип аңлатты. Башка мәгълүмат әлегә юк.

6️⃣“Башкортстан” телевидение һәм радиоширкәте мөдире Рөстәм Зәрафетдинов "бөтен интернетны контрольдә тотарга” чакырды. Бу хакта ул кичә Башкортстан дәүләт корылтаеның парламент тыңлауларында әйтте. Зәрәфетдинов һичьюгы Русия мессенжерларын кулланучыларны булса да Госуслуги аша теркәлеп кертергә кирәк ди.

7️⃣Казанда халыкны ислам диненә өндәү белән шөгыльләнүче имам-вәгазьчеләр слёты башланды. Анда Татарстаннан 35 яшькә кадәрге аеруча актив имамнар чакырылган. Бу чара вәгазьләү эшчәнлеге белән шөгыльләнүче имамнар әзерләүгә юнәлдерелгән, дип хәбәр итә Татарстан мөселманнары Диния Нәзарәте.

Әлегә шулар. Көн дәвамында Азатлык Радиосы белән калыгыз. Без татар телендә мөһим хәбәрләр, риясыз һәм һөнәри стандартларга нигезләнеп әзерләнгән материаллар бирү эшебезне дәвам итәбез.

@azatliqradiosi
👍2🔥1
Көн язмасы: Татарстанда татар тарихын "Русия дәүләтен саклаучы" буларак өйрәнүне көчәйтәләр

Татарстан Фәннәр академиясе татар тарихын бүгенге Русия сәясәтенә ярашлы итеп өйрәнүне көчәйткән. Хәзер милли тарихта татарларны "Русия дәүләтен саклауга керткән өлеше" һәм "Русия цивилизациясен булдыручылар" буларак күрсәтергә тырышалар. Бу хакта 17 декабрьдә Казанда узган Татарстан Фәннәр академиясенең еллык киңәшмәсендә сөйләштеләр.

Татарстан Фәннәр академиясенең вице-президенты Айнур Тимерханов сүзләренчә, 2023 елда академиягә кушылган Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтында "Ватан хезмәтендә татарлар" дигән зур фәнни програм гамәлгә ашырыла.

💬 Ул татар халкының Русия дәүләте чикләрен формалаштыруга, үстерүгә һәм саклауга керткән өлешен өйрәнүгә багышланган. Бу аеруча махсус хәрби операция (Русия хакимияте Украинага каршы алып барган сугышны шулай дип атый — ред.) шартларында һәм 2025 елда Бөек ватан сугышында җиңүнең 80-еллыгын бәйрәм итү алдыннан аеруча әһәмияткә ия, — диде ул.

Шулай ук Тарих институты тарихчылары ярдәмендә эшләнгән Татарстан тарихы дәреслеген телгә алды. Моңа кадәр галимнәр дәреслек Мәскәү кушуы белән милли тарихны түгел, төбәк тарихын күрсәтеп язылды дип сөйләгәннәр иде.

Тарихчылар Русия дәүләтен куәтләү өчен кулланылса, тел белгечләренә — кытлык. Бу аспирантура өлкәсендә чагыла.

Бу хакта тулырак ➡️Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз.

@azatliqradiosi
💩7🤮3✍1👍1
🎸Русиядә Көнбатыш җырларын тыярга тәкъдим итәләр

Әлеге тәкъдим белән Русия Думасы депутаты Андрей Луговой чыккан.

"Минемчә музыка — пропаганда, яшьләргә йогынты ясый торган әйбер. Эчке эшләргә тыкшыну фактларын тикшерү комиссиясендә бу мәсьәләне аерым өйрәнербез, дип уйлыйм. Чит илнең катнашы булмасын. Яки 20 проценттан да артмасын. Юкса болай итеп без сезнең белән ерак китә алмаячакбыз", дип белдергән ул.

▪️Депутат Андрей Луговой — Совет берлеге КГБсы һәм Русия ФСБсының элекке офицеры, Русия кануннарын кырыслаткан күп санлы канун өлгеләренең автордашы.

▪️Аерым алганда ул "суверен интернет" турындагы канунны әзерләүчеләрнең берсе булды, "ят агентлар" һәм теләнмәгән оешмалар, шулай ук Русия гаскәре турында фейклар тараткан өчен милекне конфискацияләү турындагы канун өлгеләренең кабул ителүенә йогынты ясады.

▪️Британиядә Луговойны ФСБның элекке офицеры Александр Литвиненконы үтерүдә гаеплиләр.

@azatliqradiosi
🤣5🤮4👍2💩2🌚1
📍Русия тикшерү комитеты һәм Федераль Иминлек хезмәте (ФСБ) генерал Игорь Кириллов белән аның ярдәмчесен үтерүдә шикләнелүчене тоткарлаулары турында хәбәр итте.

ФСБ белдерүенчә, ул Үзбәкстан ватандашы, аны Украина махсус хезмәтләре яллаган ди Федераль иминлек хезмәте. Тикшерү комитеты белдерүенчә, аңа 100 мең доллар түләргә вәгъдә иткәннәр.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз.

@azatliqradiosi
👎5🔥1🤬1🙏1🤡1
Татарстанда республиканың хөкемдарлар квалификация коллегиясе рәисенең улын тоткарлаганнар

Сүз Радик Гыйлмановның улы Марат Гыйлманов турында бара. Аңа каршы "террорчылыкны аклау" турында җинаять эше ачылган.

Тулырак 👉Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз.

@azatliqradiosi
❗️Чехия парламентының Югары пулаты (Сенат) әле генә 1944 елгы кырымтатар сөргенен геноцид акты дип таныды.

Совет хөкүмәте оештырган сөрген аркасында һәлак булган кырымтатарлар саны (төрле санауларга караганда) 195 меңгә җиткән булырга мөмкин.

Моңарчы бу сөргенне Украина, Латвия, Литва, Канада, Польша, Эстониянең рәсми хакимият вәкилләре дә геноцид дип таныган иде.

Фотода: кырымтатар халкы лидерларының берсе Мостафа Джемилев — Чехия парламентында.

#Кырым

@azatliqradiosi
👍19💯3🔥2
Башкортстанның хезмәт министры вазифасын башкаручы Ленара Иванова республикада ир-атлар җитмәүгә зарланды.

Бу хакта ул Уфада пробация үзәген ачу тантанасында әйтте.

Әлеге үзәк ирегеннән мәхрүм итү урыннарыннан чыккан элекке тоткыннарга торак, уку һәм эш мәсьәләләрендә ярдәм күрсәтү өчен булдырылган.

«Мин бу кешеләргә ярдәм итеп, җылытып, дөрес юлга бастырып, эш биреп, өйләндерергә телим, шуннан соң алар гадәти тормыш белән яшәсеннәр. Безгә нормаль ир-атлар коточкыч дәрәҗәдә кирәк. Ир-атлар җитми. Эшче куллар белән бездә гомумән катастрофа», — дип белдерде Иванова.

Иванова ирләр җитми дип зарланганда, Русия башлаган Украина сугышыннан Башкортстанга көн саен диярлек мәетләр кайтарыла. Әлеге сугышта иң күп үлүче ирләр нәкъ Башкортстаннан. Азатлык Радиосы алып барган исәпләүләргә күрә әлеге республикада ким дигәндә 3808 кеше һәлак булган.

Хакимиятләр үлүчеләр турында тулы мәгълүматны бирми – чынбарлыкта аларның саны күпкә зуррак була ала.

@azatliqradiosi
🤣5💩4👍2🌚1🙈1
Мәскәүдә Үзбәкстан соравы белән каракалпак активистын тоткарлаганнар, ул Русиягә сыену урыны сорап килгән булган

Активистның сыену урыны сораган гаризасын алмаганнар, куәт оешмасы вәкиле "бу безнең функция түгел", дигән.

Үзбәкстанда үзенә җинаять эшләре ачылгач Абдираманов Казакъстанга китте, әмма 2022 елның җәендә аны Үзбәкстан Конституциясенә Каракалпакстанны суверенитеттан мәхрүм итүче төзәтмәләр кертүгә каршы имзалар җыйган өчен тоткарладылар.

2023 елның гыйнварында ирне миграция кануннарын бозган өчен Кыргызстанга депортацияләделәр.

Кыргызстаннан Абдираманов Төркиягә очкан, шуннан соң Молдовага барып сыену урыны сорамакчы булган, әмма аны кире кайтарып җибәргәннәр. Берничә көн элек активистны Истамбулдан Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә депортацияләгәннәр һәм хәзер аңа Төркиягә, Казакъстанга, Кыргызстанга юллар ябык.

Аның Русиядән сыену урыны соравы - "чарасызлыктан иде", ди якыннары.

▪️Каракалпаклар - төрки халык, саннары якынча 600 меңләп исәпләнә. Күбесенчә Үзбәкстанның төньяк-көнбатышында урнашкан Каралпакстан автоном республикасында яшиләр. Республиканың үз гербы, байрагы, гимны, конституциясе, хөкүмәте бар.

▪️Каракалпакстан Үзбәкстан җирлегенең 40% били, төбәктә халыкның 7% - якынча 2 миллион кеше яши.

@azatliqradiosi
👎4👍3❤2🤬1😢1🙏1
Быел Татарстанда 22 мең пар өйләнешкән, 12 меңе — аерылышкан.

Республикада туучылар саны да кими. ☝🏻

Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

Архив фотосы


#Татарстан

@azatliqradiosi
😱6
"Бу үзеннән үзе барлыкка килгән протест булмады"

Башкортстанның кеше хокуклары шурасы рәисәсе Зөлфия Гайсина Баймактагы протестларны "оештырган" кешеләрне ул вакыйгаларда зыян күргәннәрдән гафу үтенергә чакырды.

Ул хакта Гайсина үзенең Telegram-каналында язып чыкты. Зөлфия Гайсина берничә мәхкәмә утырышында катнашканын сөйләде, аның фикеренчә, быел гыйнвар аенда Баймакта булган вакыйгалар "үзеннән үзе барлыкка килмәгән".
"Оештыручылар барысын да җентекләп әзерләгән, хәтта боз кисәкләрен дә хәстәрләп куйган, кая хәрәкәт итәсен һәм хокук яклау хезмәткәрләренә кайчан һөҗүм итеп торасын әйтеп торган",

ди ул.

Февраль башында БР башлыгы Радий Хәбиров Зөлфия Гайсинага кеше хокуклары шурасы әгъзаларыннан махсус эшлекле төркем төзергә кушкан иде. Әлеге төркем "экстремистик элементларның коткысына бирелеп, мәхкәмә каршына баса ала торган кешеләргә бушлай юридик ярдәм күрсәтергә" тиеш иде.

🔸Хәбиров Баймактагы протестлар турында "экологик хокукларны яклыйбыз дигән сылтау белән йөзләгән кешене фетнәгә чакырганнар" дип фикер белдергән иде.

🔸2024 елның 17 гыйнварында Баймак район мәхкәмәсе башкорт активисты Фаил Алсыновны 4 елга хөкем итте. Хөкем карары чыгарыр алдыннан Баймакта берничә мең кеше җыелды, соңыннан мәхкәмә бинасы янында куәт оешмалары вәкилләре белән каршылыклар башланды.

Шушы протестлардан соң 85 кешегә карата төрле җинаять эшләре ачылды.

🔸Азатлык Радиосы Баймак эшенә караган барлык язмаларны 👉биредә җыеп бара. Керегез, укыгыз.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
💩3🤡1🌚1
Башкортстан полициясе "Пруфы" басмасы хуҗасы Рәүфә Рәхимованы "хакимияткә ихтирамсызлыкта" гаепләгән.

Рәхимованың адвокаты бу беркетмә "канунсыз һәм нигезсез" төзелгән дип саный.

Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
🙏2👍1🤣1
“Безне 37нче еллардагы кебек хөкем итәчәкләр”. Искәндәр Сираҗи тикшерү эшендә яңа үзгәрешләр турында әйтте.

Лингвистлар ул төшергән фильмда полиция хезмәткәрләренә карата тискәре караш булуны тикшерәчәкләр, диде журналист.

Бүген, 18 декабрьдә, "Сираҗи сүзе" газеты хуҗасы һәм баш мөхәррире, танылган журналист Искәндәр Сираҗи Тикшерү комитетының Татарстан идарәсенә күрсәтмәләр бирергә барган. Бу хакта ул "Сираҗи бәян итә" Telegram-каналында сөйләде.

Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Татарстан #татарлар

@azatliqradiosi
😢8💔3🙏2💯2❤1