Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
❗️Чехия парламентының Югары пулаты (Сенат) әле генә 1944 елгы кырымтатар сөргенен геноцид акты дип таныды.

Совет хөкүмәте оештырган сөрген аркасында һәлак булган кырымтатарлар саны (төрле санауларга караганда) 195 меңгә җиткән булырга мөмкин.

Моңарчы бу сөргенне Украина, Латвия, Литва, Канада, Польша, Эстониянең рәсми хакимият вәкилләре дә геноцид дип таныган иде.

Фотода: кырымтатар халкы лидерларының берсе Мостафа Джемилев — Чехия парламентында.

#Кырым

@azatliqradiosi
👍19💯3🔥2
Башкортстанның хезмәт министры вазифасын башкаручы Ленара Иванова республикада ир-атлар җитмәүгә зарланды.

Бу хакта ул Уфада пробация үзәген ачу тантанасында әйтте.

Әлеге үзәк ирегеннән мәхрүм итү урыннарыннан чыккан элекке тоткыннарга торак, уку һәм эш мәсьәләләрендә ярдәм күрсәтү өчен булдырылган.

«Мин бу кешеләргә ярдәм итеп, җылытып, дөрес юлга бастырып, эш биреп, өйләндерергә телим, шуннан соң алар гадәти тормыш белән яшәсеннәр. Безгә нормаль ир-атлар коточкыч дәрәҗәдә кирәк. Ир-атлар җитми. Эшче куллар белән бездә гомумән катастрофа», — дип белдерде Иванова.

Иванова ирләр җитми дип зарланганда, Русия башлаган Украина сугышыннан Башкортстанга көн саен диярлек мәетләр кайтарыла. Әлеге сугышта иң күп үлүче ирләр нәкъ Башкортстаннан. Азатлык Радиосы алып барган исәпләүләргә күрә әлеге республикада ким дигәндә 3808 кеше һәлак булган.

Хакимиятләр үлүчеләр турында тулы мәгълүматны бирми – чынбарлыкта аларның саны күпкә зуррак була ала.

@azatliqradiosi
🤣5💩4👍2🌚1🙈1
Мәскәүдә Үзбәкстан соравы белән каракалпак активистын тоткарлаганнар, ул Русиягә сыену урыны сорап килгән булган

Активистның сыену урыны сораган гаризасын алмаганнар, куәт оешмасы вәкиле "бу безнең функция түгел", дигән.

Үзбәкстанда үзенә җинаять эшләре ачылгач Абдираманов Казакъстанга китте, әмма 2022 елның җәендә аны Үзбәкстан Конституциясенә Каракалпакстанны суверенитеттан мәхрүм итүче төзәтмәләр кертүгә каршы имзалар җыйган өчен тоткарладылар.

2023 елның гыйнварында ирне миграция кануннарын бозган өчен Кыргызстанга депортацияләделәр.

Кыргызстаннан Абдираманов Төркиягә очкан, шуннан соң Молдовага барып сыену урыны сорамакчы булган, әмма аны кире кайтарып җибәргәннәр. Берничә көн элек активистны Истамбулдан Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә депортацияләгәннәр һәм хәзер аңа Төркиягә, Казакъстанга, Кыргызстанга юллар ябык.

Аның Русиядән сыену урыны соравы - "чарасызлыктан иде", ди якыннары.

▪️Каракалпаклар - төрки халык, саннары якынча 600 меңләп исәпләнә. Күбесенчә Үзбәкстанның төньяк-көнбатышында урнашкан Каралпакстан автоном республикасында яшиләр. Республиканың үз гербы, байрагы, гимны, конституциясе, хөкүмәте бар.

▪️Каракалпакстан Үзбәкстан җирлегенең 40% били, төбәктә халыкның 7% - якынча 2 миллион кеше яши.

@azatliqradiosi
👎4👍3❤2🤬1😢1🙏1
Быел Татарстанда 22 мең пар өйләнешкән, 12 меңе — аерылышкан.

Республикада туучылар саны да кими. ☝🏻

Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

Архив фотосы


#Татарстан

@azatliqradiosi
😱6
"Бу үзеннән үзе барлыкка килгән протест булмады"

Башкортстанның кеше хокуклары шурасы рәисәсе Зөлфия Гайсина Баймактагы протестларны "оештырган" кешеләрне ул вакыйгаларда зыян күргәннәрдән гафу үтенергә чакырды.

Ул хакта Гайсина үзенең Telegram-каналында язып чыкты. Зөлфия Гайсина берничә мәхкәмә утырышында катнашканын сөйләде, аның фикеренчә, быел гыйнвар аенда Баймакта булган вакыйгалар "үзеннән үзе барлыкка килмәгән".
"Оештыручылар барысын да җентекләп әзерләгән, хәтта боз кисәкләрен дә хәстәрләп куйган, кая хәрәкәт итәсен һәм хокук яклау хезмәткәрләренә кайчан һөҗүм итеп торасын әйтеп торган",

ди ул.

Февраль башында БР башлыгы Радий Хәбиров Зөлфия Гайсинага кеше хокуклары шурасы әгъзаларыннан махсус эшлекле төркем төзергә кушкан иде. Әлеге төркем "экстремистик элементларның коткысына бирелеп, мәхкәмә каршына баса ала торган кешеләргә бушлай юридик ярдәм күрсәтергә" тиеш иде.

🔸Хәбиров Баймактагы протестлар турында "экологик хокукларны яклыйбыз дигән сылтау белән йөзләгән кешене фетнәгә чакырганнар" дип фикер белдергән иде.

🔸2024 елның 17 гыйнварында Баймак район мәхкәмәсе башкорт активисты Фаил Алсыновны 4 елга хөкем итте. Хөкем карары чыгарыр алдыннан Баймакта берничә мең кеше җыелды, соңыннан мәхкәмә бинасы янында куәт оешмалары вәкилләре белән каршылыклар башланды.

Шушы протестлардан соң 85 кешегә карата төрле җинаять эшләре ачылды.

🔸Азатлык Радиосы Баймак эшенә караган барлык язмаларны 👉биредә җыеп бара. Керегез, укыгыз.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
💩3🤡1🌚1
Башкортстан полициясе "Пруфы" басмасы хуҗасы Рәүфә Рәхимованы "хакимияткә ихтирамсызлыкта" гаепләгән.

Рәхимованың адвокаты бу беркетмә "канунсыз һәм нигезсез" төзелгән дип саный.

Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
🙏2👍1🤣1
“Безне 37нче еллардагы кебек хөкем итәчәкләр”. Искәндәр Сираҗи тикшерү эшендә яңа үзгәрешләр турында әйтте.

Лингвистлар ул төшергән фильмда полиция хезмәткәрләренә карата тискәре караш булуны тикшерәчәкләр, диде журналист.

Бүген, 18 декабрьдә, "Сираҗи сүзе" газеты хуҗасы һәм баш мөхәррире, танылган журналист Искәндәр Сираҗи Тикшерү комитетының Татарстан идарәсенә күрсәтмәләр бирергә барган. Бу хакта ул "Сираҗи бәян итә" Telegram-каналында сөйләде.

Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Татарстан #татарлар

@azatliqradiosi
😢8💔3🙏2💯2❤1
Әйдә Подкастның яңасын күрдегезме әле?

Айнур белән Римма татар телен Азатлык Радиосында чыккан яңалыклар нигезендә өйрәнә. Алар Бәшәр Әсад режимының бәреп төшерелүе, 22 ел элек Мәскәүнең татарларга латин язуына күчүне тыюы, курьерларның хезмәт хаклары турында сөйләшә. Сәидә Мөхәммәтҗанова җырын да тикшерәләр, Ютубта татарча нәрсә карап булуы турында да фикер алышалар.

➡️Карамый калмагыз.
🔥9👍2❤1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 19нчы декабрь. Азатлык Радиосы эшен дәвам итә. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.

🔹Кичә кич Мурмански өлкәсендә поездлар бәрелеше аркасында һәлак булган кешеләрнең саны икегә җиткән. 31 кеше яраланган, аларның дүртесе — авыр хәлдә.

🔹Русиянең Ростов өлкәсенә төнлә 30 пилотсыз очкыч һәм 3 ракет һөҗүм иткән дип белдерә өлкә хакимиятләре. Дроннар Воронеж өлкәсенә дә һөҗүм иткән дип хәбәр итте бу өлкәнең губернаторы Александр Гусев.

🔹Казанда чыршы базарлары ачылган, быел бу агачның бәясе гадәттә 1,5 мең сумнан башлана.

🔹Доллар курсы югарырак булу сәбәпле Татарстанда тау чаңгылары әсбапларының бәясе якынча 30%ка арткан.

🔹Валюталар курсы: $ = 102.78 сум; € = 108.51 сум; ¥ = 14.08 сум

Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә кыймаган яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

@azatliqradiosi
👍2✍1
Мәгърифәтче, язучы, журналист, галим Муса Акъегетнең тууына быел 160 ел тулды.

Гомеренең күп өлешен Истанбулда, Измир, Сивас шәһәрләрендә яшәп мәртәбәле шәхескә әйләнсә дә, татарча беренче роман язучы булса да, ни Төркиядә, ни Татарстан белән Башкортстанда аны искә алучы булмады. Фәнни конференцияләр, күргәзмәләр, аның турында чыккан тапшырулар да күренмәде.

Ул гомеренең күп өлешен Төркиядә, ул вакытта Госманлы империясендә уздыра. Биредә ул зур дәрәҗәгә ия булып, төрле җаваплы вазифаларны били. Муса Акъегет Истанбулның Сөләймания китапханәсенең беренче мөдире була. Бу халык өчен ачылган иң беренче китапханә була. Муса Акъегет шушы китапханәдәге эшне тәртипкә салучы буларак тарихта кала.

Әле дә Сөләймания мәчетенең китапханәсенә керсәң, аның беренче мөдире татар кешесе Муса Акъегет икәне турында мәгълүматка тап буласың. Әмма Муса Акъегетнең эшләре Төркия тарихында моның белән чикләнми. Ул икътисад турында беренче китаплар язучы буларак та билгеле.

Төркиядә аның тормышы, мирасы никадәр өйрәнелгән? Балалары һәм оныклары кайда, нишли? Ни өчен әлегәчә бу шәхеснең кабере табылмаган? Бу хакта Истанбулның Мимар Синан исемендәге сәнгать университеты профессоры, тарихчы Исмаил Төркоглы белән сөйләштек.

Әңгәмәне 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#татарлар #Төркия

@azatliqradiosi
❤11👍2
🚍Казанда кондукторсыз автобусларда юлчыларның 30 проценты акча түләми генә йөри.

"Юлчыны штраф күләме куркытмый, шуңа күрә ул куян булып йөри дә. Хәзерге вакытта штраф — 300 сум гына. Илнең башка шәһәрләрендә булган тәҗрибәдән күренгәнчә, штраф күләмен арттыру автобусларда билетсыз йөрүчеләрнең санын киметәчәк"

дип саный Казандагы 2нче юлчы автотранспорт оешмасы вәкиле.

Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
🤬9✍1😁1🤣1
☝🏻Рөстәм Миңнеханов муниципаль реформаны кабат тәнкыйтьләп чыкты.

"Әгәр дә кемнеңдер башка систем ясау теләге бар икән — эшләп карасыннар. Яхшырак булса — барып кайтырбыз, карарбыз, бу тәҗрибәне өйрәнербез. Тик ничек халыктан ерагаерга мөмкин инде?"

диде Татарстан президенты.

Миңнеханов Думаның Татарстаннан депутатларын әлеге мәсьәләдә республика карашларын активрак якларга чакырды.

Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
💯9👍4✍1
Путин Русия "Орешник" белән һөҗүм итсен өчен, Көнбатышка Украинадагы бер объектны сайлап алырга тәкъдим итте

Бүгенге туры элемтәдә вакытында Владимир Путин Русиянең яңа "Орешник" ракеты өстенлекләре турында телгә алды. Бу ракет атом шартлаткычы белән дә һөҗүм итә ала. Путин аның техник үзенчәлекләре белән мактанды һәм ракетның чын һөҗүм ясаган чагындагы мөмкинлекләрен күрсәтү өчен, һава һөҗүменнән саклану системы аны бәреп төшерергә тырышып карасын өчен, "Орешник" белән "Киевка һөҗүм итәргә" тәкъдим итте.

Һөҗүм итү өчен һәдәф булачак объектны ул АКШка һәм Көнбатышның башка илләренә сайлап алырга тәкъдим итте, алар Киевка хәрби ярдәм күрсәтә.

▪️Путин Русиянең берничә әзер "Орешник" ракеты бар дип ышандыра. Көнбатыш белгечләре моңа шикләнә һәм ракет әле тулысынча эшләнеп бетмәгән ди.

@azatliqradiosi
💩8💊4👍2🤯1🤬1🤡1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2024 елга нәтиҗәләр ясый башлыйбыз. Беренче нәтиҗә — 👉харитада. @azatliqradiosi
2024 елга нәтиҗәләр ясауны дәвам итик.

Игътибарыгызга тагын бер хаританы тәкъдим итәбез. Бу юлы Украина дроннары Русиянең нефть челтәренә ясаган һөҗүмнәрне искә төшерик.

Быел бу пилотсыз очкычлар тарихта беренче тапкыр Татарстан җиренә дә барып җитте...

@azatliqradiosi
👏4🤬1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Путин Русия "Орешник" белән һөҗүм итсен өчен, Көнбатышка Украинадагы бер объектны сайлап алырга тәкъдим итте Бүгенге туры элемтәдә вакытында Владимир Путин Русиянең яңа "Орешник" ракеты өстенлекләре турында телгә алды. Бу ракет атом шартлаткычы белән дә һөҗүм…
Владимир Путин туры эфир вакытында Татарстан җитәкчелеген мактады һәм Казан турында сөйләде.

— Без Миңтимер Шәрипович белән Казанның читендә җир астында яшәүчеләрнең йортларына кереп йөргән идек. Татар халкының үзенчәлегенә сокландым. Йортлары пөхтә, өстәлләрендә чәк-чәк куелган, чисталык һәм тәртип хөкем сөрә иде. Хәзер инде мондый җир йортлар юк — Казан зур үсештә. Метросы бар, шәһәр заманча, искиткеч. Рөстәм Нургалиевич Шәймиев башлаган эшләрне уңышлы дәвам итә. Татарстанда сәләтле халык, төрле милләт вәкилләре бергә дус, тату яши, — диде ул.

▪️2000 елда Владимир Путин хакимияткә килгәннән соң, Татарстан 1990нчы елларда яулаган суверенлык казанышларының шактыеннан колак какты.

▪️2017 елда Татарстан белән Мәскәү арасындагы вәкаләтләрне бүлешү шартнамәсе озайтылмады. Сәяси яктан республика башкалар кебек үк урта хәлле төбәк статусында калды.

▪️2017 елда Татарстан мәктәпләрендә татар телен укыту ихтыярига күчерелде. Тел кризисы Русия президенты Владимир Путинның "ана теле булмаган телне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл" дигән сүзләреннән соң башланды.

▪️Русиянең Украинага каршы сугыш башлавыннан соң Татарстан дәүләтчелегенә һөҗүм көчәйде. 2023 ел башында Татарстан Конституциясе туракланды һәм президент атамасы бетерелде.

▪️Путин чорында Татарстан Мәскәүгә үзендә җыелган салымнарны арттырдылар. Ельцин чорында республика керемнәрнең яртысын үзендә калдырса, хәзер — елына карап 30-35 процентын гына куллана ала.

@azatliqradiosi
💩9🤮5🤬1🤡1
Башкортстан парламенты 2025 елга республика бюджетын дүрт млрд сум дефицит белән кабул итте.

2025 елга кабул ителгән бюджетта керемнәр — 337,5 млрд сум, чыгымнар — 341,5 млрд сум, дефицит — дүрт млрд сум.

Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
👍2🤡2
😳Татарстан авылларында сыер асраучылар кимегән.

Сәбәбе — сөткә булган түбән бәяләр һәм терлек асрау чыгымнары артуы.

Тулырак 👉Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
😢16
❗️Русия мөселманнары Диния нәзарәтенең (ДУМ РФ) голамәләр шурасы күпхатынлыкны, ягъни дүрт хатын алырга рөхсәт итте, әмма ир барлык хатыннарына карата гадел һәм тигез карашта булырга тиеш.

Бу хакта РИА Новости агентлыгына шура рәисе урынбасары һәм Мәскәү мөфтие Илдар Аляутдинов белдерде.

Аның сүзләренчә, бу карар голамәләр шурасының киңәйтелгән утырышында кабул ителгән һәм махсус фәтва рәвешендә чыккан.

Аляутдинов аңлатуынча, ир-атларга икенче, өченче яки дүртенче хатын белән никах укыту билгеле бер шартларда рөхсәт ителә. Мисал өчен хатынның сәламәт булмау сәбәпле балага уза алмавы, бала тудыру яше чыгуы, хатын-кызның бала табарга теләмәве һәм башкалар.

Әлбәттә мондый рөхсәт бары тик дини кагыйдәләр кысаларында гына гамәлдә, чөнки Русиянең дөньяви кануннары күпхатынлылыкны тыя.

Берничә ел элек Азатлык Радиосы күпхатынлылык турында Казандагы "Туган авылым" мәчете имамы Нурулла (Илнар) Зиннәтуллин белән сөйләшкән иде.

“Икенче никахка беренче хатынның ризалыгы кирәк түгел. Беренче хатын риза булса гына икенчене алырга ярый дип әйткән булалар. Беркайчан да нормаль хатын-кыз иренә икенче хатын алырга ризалык бирми. Шуңа шәригатьтә беренче хатынның ризалыгы кирәкми, беренче хатынга хәбәр итү кирәк. Ләкин анысы да мәҗбүри түгел. Икенче хатын белән никах укысаң ул дөрес була. Әмма ихтирам, әдәп йөзеннән әлбәттә беренче хатынга әйтергә кирәк.
Аннары Аллаһ рөхсәт иткән әйберне хатын-кыз тыю дөрес булмас иде. Шуңа әгәр ул каршы булса Коръәнгә каршы барган кебек килеп чыга. Монда иман сынала да инде”, диде ул.

Тулырак 👉Азатлык Радиосы сәхифәсендә укыгыз.

@azatliqradiosi
👍8😁8🔥3🤯2🤡2❤1👎1
Хәерле җомга иртәсе! Бу сәгатькә төп хәбәрләр – безнең күзәтүдә:

🔵Русия гаскәре Киевка баллистик ракетлар белән һөҗүм иткән. Шәһәрдә берничә шартлау булган, янгыннар турында хәбәрләр бар. Кимендә бер кеше зыян күргән.

🔵АКШ Конгрессы дәүләт финанславы турында канун өлгесен кабул итә алмады. Иртәгә, 21 декабрь шатдаун, ягъни дәүләт оешмаларның эштән туктавы башланырга мөмкин.

🔵Якутиядә изоляторда чыккан янгында биш хәрби һәлак булган, элегрәк аларны хәрби урыннарны үз ихтыярлары белән калдыруда гаепләгәннәр иде. "Ирекле Якутия" фонды бу изоляторда яраланганнан соң фронтка кайтырга баш тартучыларны газаплыйлар дип хәбәр иткән иде.

🔵2024 елда Роспотребнадзор Татарстанда 16 кафены япкан. Бу оешмаларда төрле кагыйдә бозулар табылган, кайберәүләрендә кешеләр агуланган диелә.

🔵Бу ялларда Башкортстанда көчле температура үзгәреше көтелә, дип кисәтә синоптиклар. Шимбә көнне һава -23° градус салкынга кадәр төшергә мөмкин, якшәмбе исә кинәт 0, -5° градуска кадәр менергә мөмкин.

Алга таба да мөһим вакыйгалар турында хәбәр итеп торырбыз, безнең белән калыгыз!

@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
👍2